Яңа исемнәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
25 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Киләсе атналарда безгә Казаннан комиссия килергә мөмкин. Ул комиссия Әхмәтшин Рүзәл эшен тикшерергә дип килә. Хәтерегезгә төшерәм, ул баланы без Казанга күчергән идек, ул бездән реанимация бүлегенә күчкәч, дүрт көннән соң аңына килмичә үлгән. -
24 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Тәнзилә, мин нинди диагноз куярга да белмим, ә баланың хәле күзгә күренеп начарлана, Фәимә апа да юк, ичмасам, киңәшләшергә. – Нинди баланың хәле начарланды? – Тәнзилә, күп сорау бирәсең, шалтырат тизрәк. -
23 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Алайса, түшәмнәр ишелеп төшкәнне көтәбезме? Сез бит миңа үзегез, ярдәм кирәк булса, кулымны сузармын дип сүз бирдегез. Ә хәзер акча юк, планга кермәгән, дисез! Сез күпчелек ир-чиновникларга охшагансыз, сүзегездә тормыйсыз, – дип, Гөлшат кызулыгыннан үзе дә нәрсә әйткәнен аңламыйча телефон трубкасын куйды. -
22 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
Гөлшат сигез ел элек мәрхүм булган әбисен күргәндәй булды һәм, үзе дә сизмәстән, каршысында пәйда булган әбине кочаклап алды. Наилә апа бу ят кыз аны кочаклар дип һич тә көтмәгән иде. Ул да кызны кочаклап, аркасыннан сөйде. Шулай берничә минут басып торганнан соң: – Наилә апа, гафу ит, алдымда яраткан әбиемне күргәндәй булдым, ни эшләгәнемне үзем дә аңламыйча калдым, – дип, Гөлшат оялуыннан кызарып чыкты. -
21 март 2026 - 11:00
Көнчелек
Көнләшмә, дус! Мин үзем дә синнән Бөртеккә дә артык түгелмен. Көнләшмә, дус! Шул чагыңда синдә Яхшы кеше йөзен күрермен. -
21 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (повесть)
Гөлшат республиканың берәр ерак районындагы үзәк хастаханәгә эшкә җибәрүләрен үзе сорады. Үткәне белән бернәрсә дә бәйләп тормасын өчен, ул хәтта кесә телефонын да алмады. Әтисенә дә, эзләмәүләрен үтенеп, язу гына калдырды. -
14 март 2026 - 15:00
Әбием догасы
Үпкәләп карый күк яшь тулган күземә Әбием тәсбихе намазлык өстендә... -
14 март 2026 - 11:00
Кар җылысы
Моңа кадәр ничек белмәгәнмен Кайнарлыгын җиһан карының. -
12 март 2026 - 11:00
Яр буенда торам кораб көтеп...
Агачлары бөре ярган чакта Минем җанда яфрак коела. Яңарумы, әллә ямь югалу, Әллә аңлау тормыш нужасын. -
10 март 2026 - 15:00
Яздым йөрәгемә гариза
Галиҗәнап йөрәгемә яздым бүген гариза: «Бер генә көн булыйм маңкорт, була күр берүк, риза!» -
3 март 2026 - 11:00
Кызу-кызу педаль әйләндерәм...
Кызу-кызу педаль әйләндерәм, Эшләнәсе эшләр бихисап! -
7 февраль 2026 - 11:00
Үткәннәргә кайтып булса
Үткәннәргә кайтып булса әгәр, Кагар идек койма тактасын. Хыялларга тәртип салыр идек, – Хатирәләр аунап ятмасын! -
30 гыйнвар 2026 - 15:00
Чулмансу
Ак күбекләр сальса бии шашып – Аяк чылатсам да ярларында... -
29 гыйнвар 2026 - 11:00
Бул син!
Бул син бер көй, юлда тыңлап йөрер, Бер исем бул хәтеремдә калган. Мин – кырыслык. Ә син йомшаклык бул, Тәңгәллек бул мине яулап алган. -
28 гыйнвар 2026 - 11:00
Туган һәр таң рәшә кебек...
Яшьнәп яшә, чөнки гомер безгә Тик бер тапкыр гына бирелә!