Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Сагыш үзе дәште миңа

Мин сагышның үзен күрдем бүген... Соры төстә күлмәк кигән дә Төне буе күзгә йокы кертми, И-и сөйләнеп йөрде тирәмдә...

Тәнзилә Шамил кызы Галимуллина 1990 елны Балтач
районы Нөнәгәр авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне
тәмамлагач, Түбән Кама муниципаль институтында
белем ала. Мәктәп елларыннан каләм тибрәтә,
«Алтын каләм» бәйгеләрендә мактаулы урыннар яулый,
студент чагында Саҗидә Сөләйманова стипендиаты
була. Узган елны «Яңа исем» проектында катнаша
һәм шигырьләре «Казансу» альманахында дөнья күрә,
«Иделем акчарлагы» (2025) әдәби бәйгесендә өченче
урынны яулый. «Язмышым бүләге» исемле тәүге
шигырьләр җыентыгы басылып чыга.
Хәзерге вакытта Тәнзилә Казанда гомер итә, ире белән өч кыз тәрбияли,
мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Мин сагышның үзен күрдем бүген...
Соры төстә күлмәк кигән дә
Төне буе күзгә йокы кертми,
И-и сөйләнеп йөрде тирәмдә:
«Сагынасыңмы? Сагын, сагын әйдә!
Күзләреңнән тамсын яшьләрең.
Кадерләрен той әле, той менә
Аның кочагында яшәүнең!
Үткәннәрнең татлы минутларын
Искә алып, бераз юан син.
Күңел түрләреңдә йоклап яткан
Яшь чакларың кабат уянсын.
Ялгыз калган җаның бер уйлансын,
Шигырьләргә күчсен хисләре.
Сөйгән ярлар ерак киткән чакта
Үтмәс була төне, кичләре...»

Тәнзилә Галимуллина

 

«КУ» 04, 2024

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев