Яңа исемнәр
Яңгыр яуганда
Бер танышым: «Теләк телә, – диде – Ишеп-ишеп яңгыр яуганда.
Бер танышым: «Теләк телә, – диде –
Ишеп-ишеп яңгыр яуганда.
Күкләр белән бергә елаганда,
Кабул була алар һаман да».
Елый-елый теләк телим хәзер
Тамчыларга мин дә кушылып.
Шул минутта чынга ашкан кебек
Оча күңел гүя кош булып.
Сулыш ала, бушап кала җаным,
Ихлас, изге һәрбер теләгем.
Күкләр генә аңлый кебек ул чак
Җирдә миңа ниләр кирәген.
Тәнзилә Галимуллина
«КУ» 04, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев