Әллә заман, әллә мин үзгәрдем – усалландым кебек
Сыгылмыймын давылда да, канат ныгыган! Үтте инде ул заманнар – абынып егылган.
Әллә заман, әллә мин үзгәрдем – усалландым кебек.
Тормышның һәр сынавына карыйм хәзер көлеп.
Сыгылмыймын давылда да, канат ныгыган!
Үтте инде ул заманнар – абынып егылган.
Җилләрнең дә (каршысына!) барамын атлап.
Яши белмим (җай чыкканча!) кемнедер кабатлап!
Кеше сүзе – кешенеке. Минеке түгел.
Усалланса да, сафлыгын җуймады күңел!
Беләм, кемдер тешләгәнгә кемдер тез чүгәр.
Кемдер җанының карасын чыгарып түгәр
Һәм сүгәр. Ә үзенең гаебен – аклар.
Соң тамчы сөюен шулай «Мин» диеп таплар.
...Яши белеп яшәмәсәң – нигә ул яшәү?
Сүзләр тансык бу заманда алтындыр – дәшмәү!
Әллә заман, әллә мин үзгәрдем…
Гөлинә Шәйхи
"КУ" 03, 2024
Фото: архивтан
Фотода автор үзе.
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев