5 апрель 2026 яңалыклары
-
5 апрель 2026 - 17:00
Шәхесләр чираты
Беркөнне озын буйлы бер абый кереп, әйберләр ала башлады. Сөйләшүе матур – бу йә укытучы, йә язучыдыр инде дип уйлыйм. Аларның сөйләшүләре бөтенләй аерылып тора бит. Түзмәдем, тәки сорадым... -
5 апрель 2026 - 15:00
Тукай исеме
Онытылса юллар, ачылмаса ишек, Ачкыч булыр – Тукай исеме. -
5 апрель 2026 - 13:00
Ана догасы (хикәя)
Җылы мич янындагы сәкедә сугыштан яраланып кайткан егет ята. Әни карчык ястү намазын укый. Укып тәмам итә дә сорый: – Габдрахманым, Гомәрем кайсы якта? – Әнә, көнбатышта, – ди егет. Ана улы күрсәткән якка борыла да озын-озак итеп дога кыла. – Әмирем кайда? – Япониядә ул, әни, көнчыгышта. Карчык инде шул якка карап укый. Төннәр буена шулай, таңнар беленгәнче... -
5 апрель 2026 - 11:00
Шикләнү
Алай ансат кына ясап булмас безнең ише бәндә сыңарын. Күрә торып, бидгать чиген узма – иманыңа сыймас омтылыштан әүвәл мөэминнәрчә син арын. -
5 апрель 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (ахыры)
Урман эченнән чыгып, бер ир-ат боларга каршы килә башлады. Гөлшат күзләренә ышанмыйча торды – аның каршысына әтисе килә иде. Бер ел буе күрмәгән әтисе беренче карашка бераз картайган кебек тоелса да, шул ук элеккеге бик яраткан әтисе иде. Араларында күпме аңлашылмаучанлыклар булса да, Гөлшат бөтен дөньясын онытып, әтисен барып кочаклады. Икесенең дә күзләрендә яшь тәгәреп чыкты.