Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шикләнү

Алай ансат кына ясап булмас безнең ише бәндә сыңарын. Күрә торып, бидгать чиген узма – иманыңа сыймас омтылыштан әүвәл мөэминнәрчә син арын.

Кешесыман роботларны камилләштерү
юнәлешендә эшләүче якташым Р.га


Алай ансат кына ясап булмас
безнең ише бәндә сыңарын.
Күрә торып, бидгать чиген узма –
иманыңа сыймас омтылыштан
әүвәл мөэминнәрчә син арын.
Коеп куйган камил кеше, имеш,
өстәвенә байтак тел белә...
Вакламыйкчы Ходай вәкаләтен –
узынулы ошбу үзешчәнлек
көфер гамәл кебек тоела.
Уятасың даһи уйларыңны,
колак артын тиз-тиз кашып та.
Ниятеңнең нинди нәтиҗәсе –
әйләнмәсме homo sapiens
җиһандагы артык кашыкка?!
Ымсындыргыч сонгый2 интеллект...
Нидер җитми, нидер ким монда.
Кәттә робот гөнаһ кылмый калмас –
аның өчен кем соң җавап бирер
ташламасыз Хисап көнендә?
Хозыр-Ильяс сезләр хозурында
ихтирамлап имәс ак башын.
Кисеп әйтү һич тә мөмкин түгел –
кешесыман затлар киләчәктә
көчәйтмәсме иблис әгъвасын?!
Алай ансат кына ясап булмас
безнең ише бәндә кәмәшен.
Шатлык белән кайгы барсын ачар –
җансыз курчак, бәлки, көлеп туймас,
әмма түгә белмәс кан-яшен.
Габед шәкүр3 төсле шиккә төшәм:
барырлармы алар хак юлдан?..
Олылауга, кардәш, өметләнмә –
мәрхәмәтле Аллаһ үзебезне
аермасын аек акылдан.

2 Сонгый – ясалма.

3 Габед шәкүр – шөкер итүчән кол.

"КУ" 07, 2024

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яшәеш ул- бөтен нәрсә торса гына үзгәрештә! ..........Кирәк, димәк, кеше сыман курчак ясау дигән эштә. ........... ...Кешеләр күк, бәлки, гөнаһ кылып куяр ул курчак та?! ..............Аннан, бәлки, “Әт-Тәүбә”не укып куяр, укыр чакта?! ........... ...Кем белә бит, сонгый фәһем булыр, бәлки, яхшырык та?! ............Ходай кушмый, селкенмәс, ди, Җирдә хәтта бер яфрак та. ............. ...Аллаһы хуп күргән, димәк, бу гамәлне, кулай булгач! ...........Нигә аяк чалу, Ходай тәкъдиренә, шулай булгач?! ............... ... Сәйлән