Габдулла Тукайның тууына - 140 ел
Тукай исеме
Онытылса юллар, ачылмаса ишек, Ачкыч булыр – Тукай исеме.
Кем идек тә, кем булдык без Җирдә,
Әллә фәкыйрь сукбай ишеме?
Кая барып, нәрсә эшләсәк тә
Олы булды татар исеме.
Тел ачкычы белем, иман белән
Ача белде илләр ишеген.
Ә татарны белгән бөтен дөнья
Белә хәзер Тукай исемен.
Таралды да, таркалды да татар,
Кайчак җуйды үзен, җисемен.
Тик онытмас дөнья беркайчан да,
Ни булса да Тукай исемен.
Сагынадыр татар, сагынадыр,
Туган җирен, туган бишеген.
Онытылса юллар, ачылмаса ишек,
Ачкыч булыр – Тукай исеме.
«КУ» 04, 2026
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев