Яңа исемнәр
Мин кояшны сөям
Мин кояшны сөям... Караңгы төн Калыр инде мәңге ят булып.
Туры төбәп карый алмасам да
Мин кояшка сөю аңлатам.
Нурын чәчеп иркәләгән өчен,
Иртәләгән өчен яратам!
Иртәләрем балкып торса әгәр,
Кояш нурларына күмелеп,
Яңа көнгә өмет алып килгән
Кояш кебек була күңелем.
Учка сыяр төсле кояш үзе,
Нинди көчкә ия нурлары.
Кичкә кадәр кара болыт кына
Капламасын димен, нибары.
Көн бизәге – кояш бату белән
Җир өстеннән китә яктылык.
Мин кояшны сөям... Караңгы төн
Калыр инде мәңге ят булып.
Тәнзилә Галимуллина
«КУ» 04, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев