Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Юллар

Без үтәсе юллар – артерия, Без тормышка сулыш өргәннәр. Йөрәгенә – нәни шул өенә, Исән кайтсын юлда йөргәннәр!

Юллар – тормыш артерияләре,
Тамырлардан халык агыла.
Йөрәгенә – нәни бер өенә
Алып кайта кире юл гына.
Өй, кеше, юл... Бәйләнештә шулай
Алар төзи тормыш дигәнен.
Һәркемнең дә җылы өе көтә
Хуҗасының кайтып кергәнен.
Кеше кайта, аннан кабат китә...
Йөрәктән кан ага тамырга.
Ә юлларның киңнәре дә була,
Сукмагы да була тар гына...
Без үтәсе юллар – артерия,
Без тормышка сулыш өргәннәр.
Йөрәгенә – нәни шул өенә,
Исән кайтсын юлда йөргәннәр!

Тәнзилә Галимуллина

 

«КУ» 04, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев