Яңа исемнәр
Күлмәгемне санама
Күлмәкләрне минем санама син... Хәлләремне сора иң элек!
Күлмәкләрне минем санама син,
Очларына чыга алмассың.
Күңелемә бәйрәм ясап менә,
Алып кайттым тагын яңасын.
Кыйбат булса булсын! Ник? Ярар соң...
Бер күлмәктән дөнья бетмәгән.
Шушы күлмәк кенә рәткә кертте,
Кәефем юк иде иртәдән.
Һәркайсы да үз язмышы белән
Элгечендә тора эленеп.
Күлмәкләрне минем санама син...
Хәлләремне сора иң элек!
Тәнзилә Галимуллина
«КУ» 04, 2026
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Синең хәлләреңә, ничек кермәскә?!(Тәнзилә Галимуллинага төртмеш) ....... ...Юк, санамыйм синең күлмәкләрне, ...........Аларның юк миңа кирәге. ..............Күлмәкләрнең синең үзеңә дә, ..........Хуш киләдер әле сирәге?! ........... ...Акыл керер, бәлки, сиңа беркөн, ..........Чүп урнына күлмәк җыймассың. .............Юанаеп, аннан, китәрсең дә, ...............боларга да инде сыймассың. .............. ...Хәлең авыр! Шундый чакта синең .............хәлләреңә, ничек кермәскә?! .............Иң беренче сиңа киңәш итәм, ..............Кием кибетенә йөрмәскә... .............. ... Сәйлән
0
0