Яңа исемнәр
Бу бураннар
Бу бураннар урамдамы? Күңелдәме исә җилләр? Бу йөрәкне юатырга Көйлим икән нинди көйләр?!
Бу бураннар урамдамы?
Күңелдәме исә җилләр?
Бу йөрәкне юатырга
Көйлим икән нинди көйләр?!
Бураннарга йөгереп чыгып,
Карлар булып очар булам.
Мин әйтерсең бүген сәрхуш,
Бөтерелә бөтен дөньям.
Бу бураннар йөрәктәме –
Туздыра бар күңелемне?
Юл өстеннән очкан кардай
Көчсез тоям мин үземне.
Бар дөньямны җимерердәй
Бу бураннар кайдан исә?
Төнемне дә сагыш басты,
Аяз иде юкса кичә…
"КУ" 05, 2023
Фото: Шедеврум ИИ
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев