Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мәдинә тавы (дәвамы)

Гөлшат төне буе мендәрен кочаклап, әнисен күмгәндәге төсле елап чыкты. Фәимә апаны озатырга бөтен авыл гына түгел, ярты район халкы килде. Барысының да йөзләрендә кайгы иде. Аны Ефим Михайлович янына җирләделәр. 

(Башыннан укыгыз)

...Эшкә килгәч үк, Гөлшатка Илдар Азатович шалтыратты:

– Иртәнге эшләрегез беткәч, сәгать икеләргә минем яныма килегез, сөйләшәсе сүзләр бар.

Баш табиб чакыргач, бармыйча булмый. Мансур Гөлшатны әйткән сәгатькә илтеп куйды.

– Гөлшат Равилевна, сез Илдар Азатовичта озак буласызмы?

– Белмим бит, ярты сәгатьтән артык булмамын дип уйлыйм, – диде Гөлшат.

– Алайса мин монда гына көтәм, Фәимә апа кушкан даруларны ала торам, – дип, Мансур машинасын бикләп, хастаханәгә кереп китте.

– Исәнмесез, Гөлшат Равилевна, узыгыз. Илдар Азатович сезне көтә, – дип, салкынча гына каршы алды яңа сәркатип кыз. Гөлнара, күрәсең, теләгенә ирешкән.

– Белмисеңме, нигә шулай кинәт чакыртты икән? Бик орышыр микән? – дип сорады Гөлшат.

– Гөлшат Равилевна, Илдар Азатович үзе әйтер, – дип, кыз Гөлшатны баш табибка кертеп җибәрде.

– Исәнмесез, Гөлшат Равилевна, узыгыз, утырыгыз, – дип, Илдар Азатович күтәрелеп карамыйча гына, Гөлшатны каршысындагы урындыкка утыртты.

– Кичә Сәламәтлек саклау министрлыгында җыелыш булды.

– Әллә министр, безнең «патша сарае»н искә алып, ремонтка акча бирдеме? – дип, Гөлшат, баш табибның сүзен бүлеп сикереп үк торды.

– Мин, сезнең урында булсам, шаяртмас идем. Беренчедән, баш табибның сүзен бүлдерү яхшы түгел, – дип, Илдар Азатович тавышын күтәреп, Гөлшатны кисәтеп куйды һәм торып, арлы-бирле йөри башлады.

– Гафу итегез, башка алай эшләмәм.  

Гөлшат гафу үтенде, баш табибның тынычсызлануын күреп, урынына утырды.

– Озын сүзнең кыскасы шул, сезнең «патша сарае»н ябалар, – дип, кыска гына әйтеп куйды Илдар Азатович һәм урынына барып утырды.

Ул көне буе ничегрәк әйтергә икән, дип уйлап йөргән иде, ләкин уңышлы сүз таба алмады.

– Ремонтка ябалармы? – дип сорады Гөлшат.

– Юк, бөтенләй. Бер журналист безнең Каратау турында газетада язып чыккан. Шунда безнең «патша сарае» хакында да әйтелгән. Имеш, бик тарихи бина икән. Шуңа күрә, авыруларны чыгарып, анда тарихи эзләнүләр башларга җыеналар. Безнең министрга шул җитә калган, финанслар җитмәгәнгә күрә, оптимизация дип, безнең участок хастаханәсен ябарга карар чыгарганнар.

– Кайчан? – дип сорады Гөлшат, уйларын көчкә бер тәртипкә җыеп.

 – Әгәр теге журналист, Илһам Дәүләтшин бугай, язып чыкмаса, акрын гына эшләп ятасы идек, главадан ремонтка ничек тә акча сорап алган булыр идем.

– Бәлки, главага керсәң, ул хастаханәне калдырыр, бәлки, безне япмаслар? – дип, Гөлшат суда батканда, саламга ябышкан кырмыскадай, баш табибка карады.

– Кызганыч, бу мәсьәлә хәл ителгән инде, глава газетадагы язманы күргәч шатланды гына. Әгәр «патша сарае»н тарихи урын дип расласалар, безнең якларга туристлар килә башлар. Ә бу яңа инвестициялар, бизнес дигән сүз. Район мондый борылыш белән бу яктан отачак кына.

– Бер эшмәкәр кыш көне инвестицияләр белән безнең авылга килгән иде инде, – диде Гөлшат һәм аның куз алдына Гамир Альбертович килеп басты.

Ул кинәт калтыранып куйды. Яраткан авылын, аның табигатен чын күңелдән кызганды.  

– Гөлшат Равилевна, сез ни өчен үзегез турында сорамыйсыз? – дип сорады аптырап Илдар Азатович.

– Миңа барыбер.

– Ничек инде барыбер, мин сезне Казанга ординатурага җибәрмәкче булам. Үзегез сайлагыз: кем буласыгыз килә. Укый башлаганчы, сезгә тулай торакта бер бүлмә табарбыз. Ике ел эчендә, бәлки, главадан бер бүлмәле фатир сорап алып булмасмы? Сез миңа бик ошадыгыз. Кызганыч, сезнең кебек яшь белгечләр бик сирәк очрый. Әле сезнең бер айдан артык ялыгыз да бар.

Илдар Азатович, каршысында утырган яшь табибның күңелен күтәреп, кызыксындырырга тырышты. Аның бу кызны районнан бер дә җибәрәсе килми иде. Тиз генә кияүгә биреп, районда калдырсаң, бик яхшы булыр иде дә, ләкин кеше сүзенә караганда, бу чибәр кыз бер дә егетләр белән йөрми. Хәйдәр белән берничә тапкыр күргәләсәләр дә, ул да бу кызның йөрәген яндырып җибәрә алмаган, ахрысы.

– Безне кайчан ябалар? – дип сорады Гөлшат, күзен дә күтәрмичә.

– Шушы җәйге айларда ябарбыз инде. Минем тәкъдимнәргә сез ничек карыйсыз? – диде кызыксынып баш табиб.

– Гафу итегез, тәкъдимнәрегез өчен рәхмәт, мин уйлап карармын. Миңа китәргә ярыймы? – диде Гөлшат, салкын гына Илдар Азатовичка карап.

– Бер килгән-килгән, ялга китәргә гариза язып, сәркатиптә калдырыгыз. Сау булыгыз, – дип, Илдар Азатович сүзен бетерде. – Сау булыгыз, – дип, Гөлшат бүлмәдән чыгып китте.

Мансур Гөлшатны машинасында көтеп утыра иде. Кыз кәефсез генә чыгып утырды.

– Тагын ни өчен чакырганнар? Орыштылармы, мактадылармы? – дип, Мансур Гөлшатны сөйләштермәкче иде, ләкин җавап ишетелмәгәч, тынып калды. Ниндидер бик начар хәл булуын аңлап, ул башка бер сүз дә дәшмәде.

Алар «патша сарае»на кайтып җиткәндә, сәгать дүртенче киткән иде. Машина туктаганны ишетеп, Фәимә апа каршыларына чыкты. Гөлшатның кәефе юклыгын күреп:

– Ни булды, Илдар Азатовичтан нык эләктеме әллә? Йөзең агарып каткан. Тукта, әйдә минем бүлмәгә керәбез, чәй эчкәндә барысын да сөйләрсең, – дип, Фәимә апа Гөлшатны үз бүлмәсенә алып кереп китте.

– Йә, әйдә, утыр, сөйлә ни булды, – дип, бүлмәнең ишеген дә катырак итеп япты да чәй әзерли башлады.

– Фәимә апа, безне ябалар.

– Ремонткамы?

– Юк, бөтенләй ябалар, ә безнең хастаханә урынында тарихи музей ачарга телиләр, – дип, Гөлшат елый ук башлады.

Фәимә апа кулындагы чынаягын төшереп җибәрде, стенада эленеп торган Ефим Михайловичның рамкадагы фотосы идәнгә килеп төшеп, пыяласы ярылды.

– Безнең белән нәрсә була? Фәимә апа аптырап, урындыкка барып утырды.

– Сезне район үзәк хастаханәсенә күчерәләр, мине Казанга ординатурага укырга җибәрәләр, ике елга, – дип дәвам итте Гөлшат, елый-елый.

– Тукта, елама, – диде Фәимә апа, үзен кулга алып.

Идәндә яткан фотоны өстәлгә куйды.

– Мин иртәгә үк Казанга үзем барам, министр янына керәм.

– Сине анда бик көтеп торалар, ди.

– Мин бит министр белән бер группада укыдым, ул мине хәтерләргә тиеш. Беренче курсларда артымнан да озаткалап йөргәне булды. Яшь чаклардагы мәхәббәтен онытмагандыр, бәлки? – дип, Фәимә апа өенә кайтырга җыена башлады.

Гөлшат күз яшьләрен сөртә-сөртә, бераз тынычланган сыман үз бүлмәсенә чыгып китте.

 ...Бүген иртәдән бирле нишләптер эш бармады. Фәимә апаны Мансур иртүк район үзәгенә автобуска илтеп кайтты. «Патша сарае»н ябалар дигән хәбәр авыл буйлап бик тиз таралган, эшкә килгәннән бирле Гөлшатка кемнәр генә шалтыратып белешмәде. Гөлшат хәтта телефонны алмый башлады. Хастаханәдә эшләүчеләрнең куллары эшкә бармады, барысы да бергә җыелдылар. Һәркем түземсезлек белән Фәимә апаның шалтыратуын көтә иде. Хәтта Дамир абый да килгән. Ул болай да чиста ишегалдын кат-кат себергән булды. Аларның исәпләүләре буенча Фәимә апа сәгать икеләрдән соң шалтыратырга тиеш. Барысы да аңа ышаналар, Фәимә апа булдыра алмаган эш юк, министр аның танышы да булгач, эшләр уңай якка хәл ителергә тиеш. «Патша сарае»нда урнашкан хастаханә эшләргә тиеш. Берсенең дә күңелләре тыныч түгел иде – Фәимә апа хәл итә алмаса, алар белән нәрсә булыр?

Сәгать ике тулгач, Гөлшат та бүлмәсенә кереп, телефонга карап утыра башлады. Көн уртасына кадәр бертуктаусыз шалтыратулардан шартларга җиткән телефон тып-тын калды. Кинәт телефон шалтырады, Гөлшат әлеге тавышны түземсезлек белән көтсә дә, куркудан калтыранып куйды, берничә мизгел трубканы алмыйча торды.

– Тыңлыйм, – диде ул.

– Исәнмесез, сезне Казаннан Эчке эшләр министрлыгыннан борчыйлар. Сез Сөнгатуллина Фәимә Вахитовнаны беләсезме?  Гөлшат бу сүзләрне ишеткәч, бөтенләй югалып калды:

– Алло, сез мине яхшы ишетәсезме? – дип сорады дежурный.

– Әйе, әйе, яхшы ишетәбез, Фәимә апаны да яхшы беләбез. Аның белән нәрсә булды?

– Бүген ул утырган автобус Казанга җитәрәк һәлакәткә очрап, Фәимә ханым, кызганыч, вафат булган.

– Нәрсә, нәрсә? – дип, Гөлшат кычкырып җибәрде.

– Сөнгатуллина Фәимә Вахитовна авариядә һәлак булды, аның мәетен иртәгә Республика судмедэкспертизадан алып китә аласыз, – дигән коры гына тавыш яңгырады.

– Сез үзегез кем буласыз? Кемгә хәбәр җиткерелгәнне миңа язып куярга кирәк.

– Мин – Гөлшат Равилевна, Фәимә апа эшләгән хастаханәнең табибы булам, – диде Гөлшат, ишеткән сүзләренә ышанасы килмичә.

– Миңа сезнең фамилиягез кирәк, туганнарына хәбәр итәрсез дип уйлыйм, – диде яңадан телефон трубкасында таныш булмаган тавыш.

Гөлшат фамилиясен әйтеп, трубканы куйды. Аның уйлары бөтенләй буталып беттеләр. Ул нәрсә эшләргә белмичә, аптырап, озак кына телефонга карап утырды. Шулчак бүлмәгә телефон шалтыраганын ишеткән кызлар килеп керде.

– Гөлшат Равилевна, йә ничек, Фәимә апа шалтыраттымы? Булдырып чыга алмаган, ахрысы? – дип борчылып сорадылар кызлар, Гөлшатның агарынган йөзен күреп.
– Кызлар, Фәимә апабыз авариягә очрап һәлак булган, – диде Гөлшат үз сүзләренә үзе ышанмыйча. Кызлар бернәрсә дә аңламыйча, бүлмәгә кереп тулдылар.

– Фәимә апабыз авариягә очрап һәлак булган, – дип, яңадан кабатлады Гөлшат. – Иртәгә гәүдәсен моргтан барып алырга кирәк, диделәр.

Бүлмәдә тынлык урнашты. Кызларның әлеге хәбәргә ышанасылары килмәде. Беренче булып Гөлшат, аңына килде, Илдар Азатовичка шалтыратып, хәбәрне җиткерде, Казаннан мәетен алып кайтырга машина сорады.

– Кызлар, бик зур үтенеч, бу хәбәрне авыл буйлап таратмагыз, зинһар өчен. Тәнзилә, Мансурны чакыр, ул ишегалдында булырга тиеш. Фәимә апаның гаиләсенә барып әйтергә кирәк. Кызлар бер-берсен тыңламыйча:

– Мин бармыйм, мин бармыйм, – диештеләр.

Гөлшат, халатын салып, урамга чыкты. Мансур калтыраган куллары белән машинасы янында тәмәке тартып тора иде. Күзләре мөлдерәп яшь белән тулган:

– Гөлшат Равилевна, дөресме?

– Әйе, әйдә, өйләренә барып, гаиләсенә хәбәр итәргә кирәк, – дип, Гөлшат машинага кереп утырды.

– Мин өйләренә кермим, үзегез генә керегез, – диде Мансур, Фәимә апаларның капкасы янына килеп туктагач.

Фәимә апаның кечкенә кызы ишегалдында нидер эшләп йөри иде. Гөлшатны күргәч:

– Гөлшат апа, әни кайтмады әле, ул Казанга киткән иде, миңа яңа кесә телефоны алып кайтырга сүз бирде, – диде.

– Исәнме, Миләүшә, әтиең өйдәме? – диде Гөлшат, күз яшьләрен яшерә-яшерә.

– Әти өйдә, әнием кайтуына ашарга әзерли иде, – дип, Миләүшә шикләнеп, Гөлшатка карады.

Бала күңеле нәрсәдер сизде. Күп тапкырлар күргән бу апа бүген ниндидер икенче иде, нәрсәдер әйтеп бетерми төсле тоелды аңа. Гөлшат өйгә кереп китте. Рөстәм, чынлап та, ашарга әзерләп йөри иде.

– Исәнмесез, Рөстәм абый.

– О-о-о, безгә кунакка данлыклы Гөлшат Равилевна үзе килде. Фәимә кайтып җитмәде шул әле, – дип, күтәренке кәеф белән каршы алды Гөлшатны Рөстәм.

– Рөстәм абый, кил әле, яныма утыр, – дип, Гөлшат урындыкка күрсәтте.

– Хәзер, кулларымны гына сөртәм дә... Фәимә булмаганда, син миңа нәрсәдер әйтмәкче буласың, ахрысы, – дип килеп утырды.

– Рөстәм абый, бүген Казанга баручы автобус, авариягә очрап, Фәимә апа һәлак булган, – диде Гөлшат, бөтен кыюлыгын җыеп.

– Аңламадым.

– Фәимә апа һәлак булган. Иртәгә Фәимә апаның гәүдәсен моргтан барып алырга кирәк, Илдар Азатович белән сөйләштек. Ул машина бирергә тиеш, – диде Гөлшат.
– Нинди гәүдә, син нәрсә сөйлисең? – дип, Рөстәм һаман бернәрсә дә аңламыйча торды.

– Рөстәм абый, ярты сәгать элек Казаннан милициядән шалтыраттылар, Фәимә апа, авариягә очрап, һәлак булган. Иртәгә Фәимә апаны моргтан барып алырга кирәк, Илдар Азатович машина бирә, – диде Гөлшат, кабатлап һәм торып, ашыкмыйча ишеккә таба китте.

Ишек төбендә, Гөлшат апасы артыннан кереп, олылар нәрсә турында сөйләшкәнен барысын да ишеткән Миләүшә басып тора иде. Гөлшат кызны кочаклап алып, маңгаеннан үпте дә өйдән чыгып китте. Машинага чыгып утыргач, ул бөтенләй хәле беткәнен аңлады:

– Мансур, мине кайтарып куй, зинһар өчен. Аннары кызлардан кемне дә булса монда ярдәмгә алып килерсең, яме.

– Ярар, Гөлшат Равилевна, – дип, Мансур машинасын кабызды. Гөлшат буш өйгә кайтып керде. Кайгыны уртаклашырга да беркем юк. Ул өс киемнәрен салып, диванга барып утырды, нәрсә эшләргә дә белмичә, бер ноктага текәлеп, озак кына утырып торды, хәтта ут та кабызмады. Караңгыланып килгән бүлмәдә кинәт телефон шалтырады:

– Исәнме, кызым! Хәлләрең ничек?

Телефон трубкасында Наилә апа тавышы иде.

– Наилә апа, Фәимә апа авариягә очрап үлгән, – дип, көчкә әйтеп, Гөлшат үкси-үкси елап җибәрде. Ул башка бер сүз дә әйтә алмады.

Гөлшат төне буе мендәрен кочаклап, әнисен күмгәндәге төсле елап чыкты. Фәимә апаны озатырга бөтен авыл гына түгел, ярты район халкы килде. Барысының да йөзләрендә кайгы иде. Аны Ефим Михайлович янына җирләделәр. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Болай ук кирэк тугел иде...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик көттереп кенә чыгарасыз....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шул хэтлем котеп алган идём дэвамы, бигрэк аяныч. Япмасалар ярар иде дэ бу больниыаны Зур рэхмэт

        • аватар Без имени

          0

          0

          Япмасынлар. Тилак. Тилем. АМИИИЙН!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Давамы кайча́н була инде.укысы кила би́т.рахмат бикта яхшы язасыз