Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
16 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Мин бай кеше дип, башкаларга юл да бирми йөрү Ходай кушкан эш түгел. Тик яшьләр алай уйламый шул. Әнә, икмәк пешереп сатып, чак кына күтәрелә алган Василий нәрсә ди бит? Имеш, «Юлга чыксаң, йә атың, йә хатының матур булсын, шуларның берсенә халык егылырдай булып карап калырга тиеш». Бәлки шулайдыр, тик бу табынырлык сүзләр түгел инде. -
15 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Тагын поезд. Бу юлы ул инде туган якларга чаба. Тәгәрмәчләрнең йә бер акрынаеп, йә бер тиле тизлеккә якынаеп текелдәвендә әллә нинди таныш сүзләр яңгыраган кебек. Ильяс инде күпме вакыт шул сүзләрнең аңлаешлысын эзләп баш ватты, тик әлегә бер сүз дә аңлашырлык булып яңгырамый иде. -
14 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Ну, Мишенка, сөйлә инде Аждаһа турында! Синең аны күргәнең бармы? Нинди ул? – Син нәрсә? Аны күргән кеше исән калмый бит! Куркыныч бит ул Аждаһа! – Бер кеше дә күрмәгәч, юк инде ул! – Аһа, булмас! Әнә, Казанлыда Галлямка карт күргән, аңардан сорарга кирәк. Тик бу иртәгә генә, иртәгә базар бит. Казанлыга чыгарга сәбәп була. Алып барырмын. -
13 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Сезнең турыда, чынлап та, күп ишеттек бүген. Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, бездән сезгә бер үтенеч бар. Безгә Уфа губернасының татарлар күпләп яшәгән Бөре өязендә бер оештыручы, әйдәп алып баручы кеше кирәк. Анда элегә мондый кеше булмады, һәркем үзенчә эшли. Дөресен әйткәндә, эшләми. Оештыручы юк! Менә эш нидә. -
12 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (роман)
– Алдыбызда бит Казан! – Әйе, алдыбызда! – Берничә ел окоптан чыкмаган җанга Казанны бер урап чыгу шатлыктан яну була дип хыялландым. Менә бу бәхеттән, нәкъ Тукай әйткәндәй, янсын җаным! -
8 июнь 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның ахыры)
Әллә ничә мең, миллион тапкыр шулай ел фасыллары алмашыныр, башка кешеләр өчен, инде безнең өчен түгел. Киләчәктә дә монда уйга калып күпләр утырыр, әмма беркем Кабан күле серен ача алмаячак. Сере бар микән соң аның? -
7 июнь 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Равил кыскача унҗиде яшендә чегән кызына гашыйк булуын бәян итте, Лаураның бүләге хакында да, бандитлар белән булган матавыкларны да төшереп калдырып сөйләде. Директор затлы кыяфәтле актерның сөйләгәнен йотлыгып тыңлап утырды. -
6 июнь 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Хәзер инде бөтен нәрсә бар кебек – гаилә, хатын, балалар, дан, акча, машина... Әмма җанда ниндидер аңлатып булмаслык сагыш, җирсү ята. Бөтен нәрсә җитеш, бөтен нәрсә бар кебек, әмма нәрсәдер җитенкерәми, нәрсәдер юк, Җиһанда үзеңнең барлыгыңны тирәнтен тою өчен тагын нәрсәдер җитми шикелле. -
5 июнь 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Исәнмесез, – диде. – Сез кем буласыз? – Лаура. – Ә-ә-ә, әйе, әйе. Мин бик шат, – диде капитан, Лаураның кышкы аяк киеме затлы икәненә игътибар итеп. – Шат? – дип көлемсерәде Лаура, башындагы мамык яулыгын маңгай турында ике куллап калкытып. – Мине күрүегез шулай бик куандырамыни? -
4 июнь 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Аны Лаура язмышы гына борчыды – кайда икән ул? Равил Әнәс янына барырга булды, мөгаен, ул барысын да беләдер. -
3 июнь 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Каһәр суккан сумкадан котылганнан соң өч көн узгач, бөтенләй көтмәгәндә, театрга Харман шалтыратты. -
31 май 2024 - 13:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Кызык кеше син. Ниндидер төймәләрнең тылсымына ышанасың... Генетика дигән нәрсә бар, буыннан-буынга кан белән күчә торган сыйфатлар бар... Әллә нинди борынгы оберегларың булырга мөмкин... Әмма кешедән кешегә яхшысы да, начары да кан белән күчә, язмыш дигән нәрсә бар, күрәчәк дигән нәрсә бар. -
30 май 2024 - 13:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Әйтерсең лә өстенә кайнап торган су сиптеләр – Равил бер мәлгә өнсез калды. Ялгыш ишетмәдеме ул – Лаура аңа «идиот» диде түгелме?! Аның бит мондый Лаураны күргәне юк иде. Ул инде Лаурага охшамаган да, аның каршысында нәфрәт чәчрәтүче усал хатын утыра иде. Равилнең үзәге куырылды, нишләргә, ни әйтергә белмәде, чарасызлыктан тораташ булып катып калды. -
28 май 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Тегеләрнең машинасы һаман шул урында тора иде. Закир, тагын эндәшмәсәләр ярар иде дип, ул якка карамыйча, тиз генә капкадан кереп китте. Ниһаять, көтүләр кайтып, караңгы төшә башлагач, берничә сәгать буе Закир белән Нуриянең котларын алып торган машина китеп барды. Аларның китүе Закир белән Нурияне тынычландырмады, нәрсә булды икән, ахыры ничек булыр икән дип хафаланып, икесе дә төнлә йоклый алмадылар. -
24 май 2024 - 13:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Җибәрегез безне! – дип елап җибәрде Лаура. – Җибәрер идек, абыең Харман бик начар кеше булып чыкты. Начар кешеләр миңа гел очрап тора, әмма Харман шикелле кабахәтне беренче тапкыр очраттым. Син, Харман, болай эшләргә тиеш түгел идең, минем кем икәнемне, Казанның нинди шәһәр икәнен яхшы беләсең бит.