Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
20 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Иң мөһиме – Матусовның, аның кешеләренең нинди адым ясарын белү һәм шуңа әзер булу. Матусов берни булмагандай яшәвен дәвам итә, Ибраһим турында уйламый да, күрешкәндә элеккечә исәнләшә, күз карашында да бернинди дә усал уйлар сизелми. Монысының алданчык тышкы кыяфәт кенә икәнен аңлый старшина, тик аның аңлавы гына эшне берничек тә җиңеләйтә алмый, бары курку өстәп, аны катлауландыра гына. -
19 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Матусов бу турыда тыңлап та тормады, кулын селтәде. Ул монда кемнеңдер югарырак торганын аңлый, шуңа да аның исемен көтә. Тагын бар тынын бер сүз аша бушатты: – Кем? – Старшина! Хуҗа, лып итеп, урынына утырды. -
16 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Ильяс та тик ятмады бу арада. Сәламәтлеге күзгә күренеп ныгыды, баш әйләнүләр сирәгәя төште, тавышы да уз урынына тулысынча кайтты, ниһаять. Бары атна-ун көн саен әллә кайдан килеп төшә торган баш авыртуы булып, узган контузияне оныттырмый кала килде. -
14 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Өйдән чыгу белән икесе берьюлы мостикка карадылар. Анда кәнәфидә бөрешеп, бу авыр хәлләрдән бәләкәйләнеп калган, күләгәгә әйләнеп, көн саен тормыш мәшәкатьләреннән ерагая барган һәм кинәт картаеп киткән Даниел Геворкович башын иеп, үз уйларына бирелеп, тын гына утыра иде. -
13 август 2024 - 15:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Салихның үскәнен күрмәдем, инде монысын шул армияңә илтеп тыгасың! Ничек инде ул? Берәү хезмәттә бит инде, барысы да бездәнмени? Ә, әтисе? Җибәрми-им! -
12 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Калдырган урынында ат юк иде. Гәрәй, җиргә ятып, төнге тавышларны тыңлый башлады. Кинәт башка тавышлар арасында ул Йолдызның кызгандырырлык таныш тавышын ишетте һәм, торып, шул якка йөгерде. Ат кырында ике кеше тора иде, аларның сөйләшүен дә ишетеп өлгерде Гәрәй: – Чүкеч! – Ахмак, тот тоягын! -
9 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Авыл эченнән үткәндә, Ризван урамда кеше булмавына игътибар итте. Халык эштә. Җәйнең бер көне елны туйдыра диләр. Мондый коры көз тик ятмаска куша, кышка әзерлекне баета торган көннәр икәнен истән чыгармаска чакыра. -
8 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бер мизгелгә Ильяс шаулап торган Казандагы эреле-ваклы эшләрнең нинди булуын күз алдына китерде. Булыр эреле-ваклы! Мондый егетләр тыныч кына шул эшләр арасында йөзмәс! Үзләре агымны үзгәртеп, тизләтеп, юл күрсәтеп баручылар бит алар! -
7 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Гәрәйгә Хәмит тезген белән суктыруын белде. – Монысы миңа төшкән оят өчен! Монысы шушы яшемдә, халык көлеп, исемемне чәйнәгән өчен! Монысы Степан кызы өчен! Монысы гореф- гадәтне санга сукмаган өчен! Монысы марҗа өчен! -
6 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бер мизгелдән Ризван бөтенләй икенче кеше иде: – Ә хәзер мин сезгә аю күрсәтәм! Кызлар куркып чырылдап җибәрделәр, Ризван атын текә тау буендагы ташлар өеме янына алып килде. – Кем аюны беренче булып күрә, шуңа бүләк! -
2 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бер-ике сәгатьләп ял итеп алган тук ат, матур гына юыртып, Олы елга белән Казанлы арасын якынайта, ә арбада барганнар, җиде тавышка сузып, баягы «Хәмдия» җырын җырлый иде. -
1 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Уйланырга урын бар шул. Көз җитә, Мәкәрҗә ярминкәсе, сатып-алуның иң кызган чагы җитә. Мөхәммәтҗанның ике улы, бәйләп куелгандай, монда яталар. Шулай килеп чыкты – ул аларны вакытында читкә җибәрмәде. Ә бит алар кайчандыр Парижга университетка юл сайлаганнар иде! Болай барса, ни булыр? -
31 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Гафу ит мине, Аллам, гөнаһлы бер кызыңны, Синең дөрес юлда булмаган бер колың өчен догаларым белән мөрәҗәгать иткән өчен. Гомер бир Син аңа, ялынам! Яратам мин аны, Бөек Аллам! Яратам! Гөнаһлымындыр шуның белән, үкенәм һәм ярлыкау сорыйм! Яратам, башкача булдыра алмыйм! Ул да мине ярата бит! Нишләргә соң миңа? -
28 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Тик аның бу Гәрәй белән булган бәйләнешләрен ничек кенә булса да өзәргә кирәк. Кирәк һәм тиз арада. Степан рус һәм мөселман кешеләре арасында мәхәббәт булуын күз алдына да китерә алмый иде шул. Тик ничек ялгышкан ул – моны киләсе еллар исбатлады. -
27 июль 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Унбишенче елның яңгырлы көзге кичендә волость капка төбенә ике жандарм озатуында арбалы ат килеп туктады. Озатучыларның берсе, чыланган киемнәрен каккалап, бинага кереп китте, ә арбада калганы, башын аска иеп, битараф кына утыруында булды.