Повесть рубрикасы буенча яңалыклар
-
3 июль 2026 - 09:00
ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повесть)
Ә аерылышу Закирны шактый үзгәртте. Дөрес, берничә ел элек булган вакыйгаларга егет үзе гаепле. Зәринә урынында һәр кыз шулай эшләр иде. Хәтер дәфтәрен актарып, элеккеге көннәргә кайтсаң, тәннәргә салкын йөгерә. Ялгыш адымга барырга нинди шайтан котыртты соң аны? Барысы да ничек матур башланган иде бит… -
29 июнь 2026 - 09:00
Гаилә кыйссасы (новелла)
...Радмир юлда икеләнеп кайтты: дөрес эшлиме ул? Кирәкме бу? Үткән эшкә салават түгелмени?! Ул инде хәзер үк белә: бу очрашудан күңеленә авырлык алачак. Хәтта... төзәлмәслек яра алачак... Кайчандыр ярата язып калган сылу, мөлаем хисапчы кыз белән бүгенге аферист Розалия-Роза арасында нинди уртаклык булсын?! -
26 июнь 2026 - 09:00
Язмышымны үзем яздым (повестьның дәвамы)
Беләм: сиңа авырга туры киләчәк улым!.. Нишлим?! Бүтән чарам юк! Без бөтен авырлыкларны җиңәрбез, улым!.. Син әле бер дигән кызны очратырсың! Ул сиңа сөекле хатын, минем яраткан киленем булыр... Хәл итте! Бурыч: кичекмәстән альфонс ир-ат табу. Монда бик сак, бик уйлап эш йөртү кирәк. – Әни, кайтып җитәбез, – диде улы. Алда шәһәр йортлары күренде. -
24 июнь 2026 - 09:00
Язмышымны үзем яздым (повестьның дәвамы)
Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Улы нидер әйткәннән соң (машина тавышы: ишетмәде) тегеләр бермәл аптырап, Ильяска карап тордылар да кыска гына сүз алышудан соң китеп бардылар. Берничек тә моны аңлый алмады. Юл буе уйлап кайтты. -
15 июнь 2026 - 09:00
Язмышымны үзем яздым (повесть)
Гаилә хәле: өйләнгән. Хәл итә алмаслык проблема түгел. Биш сәгать элек Рафил Габбасович фатир ачкычын калдырып чыгып китте… -
11 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның ахыры)
– Печән әзерләвеңә рәхмәт, улым, кыш корсагы озын ул! Акмөгезнең бозавы сиңа буласы бит! Дустыңнан бүләк булыр ул сиңа! Малайның йөзенә аптыраулы елмаю җәелде. Әпүшнең дә күңел күге яктырып китте. ...Кошлар агачка сыена. Ә кеше – бер-берсенә. Яшисе дә яшисе әле! -
10 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Ачлык үзәкләргә үтте. Беркөн ир түзмәде, балага изеп ашатырга дип, сандыкта саклап торган соңгы бәрәңгене көлгә күмеп, пешереп ашады. Тамагы туймады, әмма даны... -
9 июнь 2026 - 09:00
Кабахәтне дә яраталар (повестьның ахыры)
– Калтыранасың, кил, җылытам, – диде Сәлим. – Җылыт әле, җылыт, – дип, егеткә сыендым. Шунда әллә мин, әллә күкләр пышылдады: – Йөзек кесәңдәме? Мин риза… -
5 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Сабый хакы дөнья мәшәкатеннән, үпкә-рәнҗешләрдән өстен. Йөрәк тибешен тыңлап, аның өчен яшәр ул. Рәйсә рәнҗесә-рәнҗемәсә дә ир әйткәнчә булыр. Гөлсар түгел, ул килде көндәш өстенә! Никадәр аяусыз, ачы булса да, хакыйкать шул: сугыш чарасыз итте, бутады язмышларны. Сүнмәгән өмет бар: калганы – үтәр! -
4 июнь 2026 - 09:00
Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
Кич яңа күршебез парктагы дуслары белән йортында «өй туе» оештырды. Бөтен Казан кибетләрен бушатканнар диярсең, алты машинадан төргәк-төргәк әйбер ташыдылар. Бер шәүлә пәрдә читеннән генә күзәтте. -
3 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Бәлки җырлар! Аның өчен! Җан яраткан, фронт юллары буйлап җитәкләп йөрткән, үзенә иярткән шул көйне тыңлау үзе бәхет булыр иде! Көне буе егетнең уен-хәтерен бимазалап торды шул фараз. -
29 май 2026 - 09:00
Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
«Дөньяны матурлык коткара...» Кайсыдыр чит телдән тәрҗемә. Татар алай әйтмәс, чөнки ул «эш аты», эш коткара дияр. Күңелемдәге бушлыкны биләргә маташкан дошмани адәм турында уйламас өчен бакчада җир казыйм. Эш белән юанам, янәсе. Гомердә дә көрәк тотмаган Айбикә югыйсә үзем. Чөнки табиблар өчен язылмаган кагыйдә бар: кулны нәфис килеш сакларга. Мин, шәфкать туташы, кытыршы һәм ямьсез бармакларым белән ничек авыруларның тәненә орыныйм, ди -
25 май 2026 - 09:00
Олы юл буйлап (документаль повестьның дәвамы)
Аннан соң күп сулар акты, җилләр исте, комнар күчте… Әйе, дөньяга килгәнсең икән, төрлечә яшәп, гомер юлын төрлечә үтеп була. Гомер буе авылда гади шофёр булып эшләгән Гыймазетдин ага да бик матур үтте тормыш юлын, тәрбияле балалар үстерде, халык күңелендә якты эз калдырды, авылдагы күперне бүген дә «Гыймазетдин күпере» дип йөртәләр һәм авыл яшәгән дәвердә ул шул исемдә сакланачак. -
21 май 2026 - 09:00
Олы юл буйлап (документаль повестьның дәвамы)
Урамда инде җәй. Хәрби шәһәрчек артыннан ук башланган карсак агачлы урман да яшелләнеп, яктырып китте. Юлларны, плацны себереп кенә торалар, клумбалардагы төрле төстәге гөлләр хәрби шәһәрчеккә, бөтенесе бер төстә киенгән солдатлар фонында караңгы төндә күккә чәчрәгән чаткылар кебек, соры тормышка ямь биреп утыралар. -
20 май 2026 - 09:00
Олы юл буйлап (документаль повестьның дәвамы)
Барысы да әйбәт, дөнья матур, дөнья киң. Мәктәп гөрли, укучылар абыйлары өчен үлеп торалар, кесәдә акча кыштырдый. Әмма Линарның эче поша: егетләр армиягә китә башладылар.