Повесть рубрикасы буенча яңалыклар
-
18 март 2024 - 09:00
ШОМ (дәвамы)
Мин ниндидер махсус уйланылган мәкерле теорияләргә һич кенә дә ышанмыйм. Ләкин үзләре белештермичә милләтен кимсетүчеләр төркеме барлыгы мине нык борчый. Аларга бер генә нәрсә белән дә ярап булмый. «Шул да булдымы җыр, шул да булдымы спектакль, шул да булдымы артист?!.» Аларның бер генә максаты бар – теләсә нәрсәдән кер эзләү, яман төсмер табарга тырышу. -
16 март 2024 - 09:00
Җиләкле алан (повесть)
Аның Сабиры кайтмады. Нәрсәгә дә юрарга белмәде хатын. Иртән һушына килеп, үрмәләп булса да, тупсасына кайтып егыла торган иде бит ул. Әллә чынлап та берәр бәлагә тарыганмы хәләл җефете? -
15 март 2024 - 13:00
ШОМ (дәвамы)
Адәм баласына җирнең һәр карышы кадерле иде. Җир йөзенә яралганнан бирле кешеләр Аны бүлгәләргә, тарткаларга кереште, үзенә тиешлесен чикләр белән аерып куйды. Бусы минеке, тимәгез, янәсе! Тик, нигәдер, акыллы гына күренгән бу затларның күңеленә хөсетлек, комсызлык кебек гайрәтне чиктерә торган сыйфатлар да салынган. Бер-берсе билгеләгән чикләр белән килешмичә, канкоеш аша үзләренә тереклек мәйданын киңәйтергә керештеләр. -
14 март 2024 - 09:00
Кайту (ахыры)
Поезд инде тизлеген арттырды. Вагон ераклаша барды. Ничек кенә шәп йөгерсәң дә, ул ераклаша иде. Бераздан әтисенең сүзләре дә ишетелмәс булды. Бары тик аның бер сүзе генә Тәнзиләнең колак төбендә яңгырап калды: - Кыз-зым!... Мин фронтка китәм... Мин кайтырмын... -
13 март 2024 - 15:00
Кайту (дәвамы)
Бетсен иде бу сугыш тизрәк. Әтисен азат итсеннәр иде. Кайда ак, кайда кара икәнен бары тик ул гына аңлата ала бугай. Әнисе аңлата алмый. Ул үзе дә Тәнзилә хәлендә. Берни дә аңламый, кайсы якка булырга да белми. -
13 март 2024 - 09:00
ШОМ (дәвамы )
– «Сармат»ның егәрлеге 50 мең килотонна, – дип, кинәт әллә нинди тонык, үзәккә үтәрлек куркыныч тавыш белән эндәште Фаил. Аның күз карашы кайдадыр бик еракта урнашкан билгесез ноктага текәлгән иде. – Хиросима белән Нагасакига Америка ташлаган бомбаларныкы 15 һәм 21 килотонна булган. Бу саннарны башыбызга сыйдыру өчен вакыт кирәк иде. Без һәммәбездә тынып калдык -
12 март 2024 - 15:00
Кайту (дәвамы)
Сез бәхеткә лаек. Әмма өстегездә сәләмә кием, аягыгызда чабата яки анысы да юк. Күзләрегез моңсу. Авыр эштән йончуыгыз, ач булуыгыз йөзләрегезгә чыккан. Германиядә дә кешеләр эшли, илнең икътисадын күтәрергә, аның куәтен ныгытырга тырыша. Ләкин алар сезнең кебек ач түгел. Алар нәрсә теләсә, шуны алып ашый. Алар күзне сөендерерлек матур, зур һәм уңайлы йортларда яши. Ә сез бер караңгыдан икенчесенә кадәр җигелеп эшләсәгез дә, фәкыйрьлектән чыга алмыйсыз. Ни өчен? -
12 март 2024 - 09:00
ШОМ (повесть)
«Британиянең элеккеге Премьер-министры Лиз Трасс ике дә уйламый атом бомбасын кулланырга әзер икәнлеген һич тартынмый әйтте бит!» – дип кинәт кычкырып җибәрде кухнядагы телевизор. Хатын, тавышны тизрәк бастырып, мин кичә кичтән караган каналдан «Мәйдан»га күчәргә ашыкты. Тик Филүс Каһировның «Киек каз юллары» бер иртә эчендә икенче тапкыр ыргылып кергән шомны тарата алмады. -
11 март 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
Тәнзилә инде кызылармиячеләрнең ни өчен чигенүен аңлагандай булды, шушы хәтле кодрәткә каршы тору мөмкин түгелдер. Боларның кешеләре дә күп, кораллары да санап бетергесез һәм читтән караганда да, куәтле булып күренә иде. Бу хәтле көчне күрүгә үк: «Совет власте бетте», – дип уйларга мөмкин. Дөньядагы бөтен властьны җир белән тигезләрлек гаскәр иде бу. -
10 март 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
Үзләрен коткарган солдатлар да, юл буйлап офыктан офыкка атлап килүче хәрбиләрнең олы юл буйлап сузылган мәетләр өеменә әйләнүе һәм берничә минут эчендә гүр иясе булулары да кызганыч иде. Коточкыч иде бу! Тормышта бернинди тотрыклылык юк, бер мизгел эчендә дөньяның асты-өскә әйләнергә мөмкин дигән сүз. Кеше язмышлары инде иленнән дә, җиреннән дә аерылган, алар тормыш җиле уңаена бәргәләнеп йөрергә хөкем ителгән. -
9 март 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
Әнисе кинәт кызның ике беләгеннән алып үзенәрәк тартты. Бертын текәлеп торды. – Әнә шул үзебез кебекләрдән сакланырга кирәк, – диде ул җан әрнүе белән. – Алар арасында төрлесе бар... Әтиең... Кинәт әнисе тукталып калды да күзләрен түбән кадады. Кечкенә булса да, Тәнзилә сантый кыз түгел иде, аңлады ул әнисенең ни әйтергә теләгәнен... -
8 март 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
Әнисе башта аны читкә этәрде, янында кем икәнен аңлагач, тезләренә утыртып, куенына кысты да кызының чәчләреннән үбә- үбә такмакларга тотынды: – Кызым! Кызым... Тәнзиләм... -
7 март 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
...Ә аны көткән бердәнбер нәрсә билгесезлек иде. Әти-әнисе кочагында матур гына үсеп килгән кыз баланың язмышы кыска гына вакыт эчендә унөч яшьлек кешенең билгесезлек белән көрәшенә әйләнде. -
6 март 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
Карчык Тәнзиләнең такыр башын сыйпады: – Каракмы син, сабыем? – Юк, – диде Тәнзилә. – Минем ашыйсым килде... – Ә чәчеңне... – Детприёмниктан качтым... – И бала, бала... Бу сүзләрен ул үзәк өзгеч наз белән әйтте. Тәнзиләнең тамагына төер утырды. Күзләренә яшь килде. Карчыкның кулы да назлы, ягымлы, җылы иде. Ул арада карт та тынычланган кебек булды: – Ярый, карчык... Үзең кара... Ул-бу була калса, мин әйтмәде, димә... -
5 март 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
– Монда тормыш аяусыз, – дип дәвам итте Надя. – Балалар ике төркемгә бүленә. Берсендә – җинаятьчеләрнең балалары. Алар тәртипсез, сугышырга, әйбереңне талап алырга, кимсетергә генә торалар, моңа тәрбиячеләр дә ирек куя. Икенчесе – сәяси тоткыннарның балалары. Алар тыныч, үзара тату яши. Тик аларны тәрбиячеләр дә, җинаятьче балалары да кимсетә. Бәйләнәләр икән, җавап кайтар. Җебеп торсаң, тагы рәнҗетәчәкләр. Сиңа сугалар икән, үзең дә сук. Монда шунсыз булмый...