Повесть рубрикасы буенча яңалыклар
-
4 март 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
Ишек тоткасына үрелүгә кырыс тавыш ишетелде: – Баланы калдыр! Кая барасың? Моны ишетүгә Тәнзилә әнисенә ныграк сыенды. Әнисе дә аны кысып кочаклады. – Аермагыз безне! Кечкенә бит әле ул! – Әнисенең тавышы җебек иде, күз яшьләренә чыланган шикелле. – Кызым! – Әни! Тимәгез минем әнигә! -
3 март 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
Ул еламый тагын кем еласын инде. Әтисен кыйный-кыйный каядыр алып киттеләр, әнисе капка алдында үксеп калды, үзенең башы күпкән, аягы шешкән, күңеленә төер утырган. Көтмәгәндә-уйламаганда, башына ишелеп төшкән шушы хәлләргә еламыйча ничек түзеп булсын?! -
2 март 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
Мондый хәлне Тәнзиләнең беренче күрүе иде. Бөтен халык бергәләшеп елагач, һәр аваз җанны актарырлык булып ишетелде. Барлык елауларны берләштерерлек булгач, димәк, илгә килгән афәт тә бәләкәй түгел инде. Бөтен ил елыйдыр инде бүген. Соңгы кабат күрешәбез бит дип, күз яшьләрен түгәләрдер. -
1 март 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
Барбос үткәннән соң авыл хәрәкәткә килде. Барлык йортларның да морҗа торбасыннан төтен чыга башлады. Урамда бер күршесеннән икенчесенә чапкан хатын-кызлар, бала-чага пәйда булды. Бераздан биштәр күтәргән ир-егетләр дә күренде. Алар кайда берән-сәрән, кайда төркем-төркем булып җыелышып тордылар да урам буйлап киттеләр. Тәнзиләне иң гаҗәпкә калдырганы – ирләрнең икегә бүленүе иде. Беришләре салмак кына кәнсәләр ягына юнәлде, беришләре ашыга-ашыга урман ягына атлады. -
28 февраль 2024 - 09:00
Кайту (повесть)
– Мин сугышка китәм! – диде ул кире каккысыз тәвәккәллек белән. – Ахирәтләр, кем минем белән бара? – Бераз көтәргә кирәк, – диде Ольга. – Кайда сугышулары да билгесез бит әле. – Юк, көтмибез! – Наташа катгый иде. – Югыйсә соңга калабыз. Немецларны куып чыгаргач, анда бардың ни дә бармадың ни. -
27 февраль 2024 - 09:00
Калымчы Җәүдәт (повесть)
Әбием күм-күк иреннәрен берчә ачып нәрсәдер әйтергә әйтә, берчә тирән-тирән итеп тын алырга чамалый. Коелып төштем, чөнки әбием күгәренеп катып бара. Нишләргә дә белмим, күз алдымда җан биреп ята түгелме? -
19 февраль 2024 - 09:00
ИКЕ РӘССАМ (дәвамы)
Халык ураткан мәйдан уртасында ирләр көрәшә, ә арткы планда бүрәнә өстендә ике егет капчык белән сугыша. Икесенең дә баш түбәсендә кәләпүш. Биленә таянган Авзал: – Яшь егетләргә ник түбәтәй кигездегез? – диде.– Түбәтәй татарның мескенлеген күрсәтә. Ул сәләмәдән котылырга безгә. Төркия патшасы Ататөрек беләсезме нишләгән? Кара баулы калпакны тыеп, Аурупа үрнәгендә киң кырлы эшләпә, костюм-чалбар кияргә дигән закон бастырткан. -
18 февраль 2024 - 09:00
Кытай Гайфулла (повесть)
Бүген Казаннан, Гайфулла белән Раузадан олы кызлары Таңсылуның кулын сорар өчен, булачак кода-кодагыйлары белән булачак кияүләре кайтачак. Әлбәттә, бу алар өчен зур һәм икеләтә шатлык... -
16 февраль 2024 - 09:00
ИКЕ РӘССАМ (повесть)
Һәркемнең үзенеке: укытучыга – мәктәп, ә рәссамга остаханә кадерле. Чөнки яшәткән-дәртләндергән, гомерен озынайткан иҗат рухы белән дөнья бәһасе дуслары шунда. Бу «визитёр» бер ритмга салынган тормышын бутап ташлагач, ботка ашалмады, чәй эчелмәде, аннан да хәтәррәге – күңелдә бер генә дә яңартырга теләмәгән хатирәләр уянды. -
13 февраль 2024 - 09:00
МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (дәвамы)
Рашат абыйга иртән үк төн кайтмаган кызы кайда икәнен күршеләре кереп әйтте. Дәнәфләр матур гына чәй эчеп утыралар иде, капка ачылган тавышка барысы да тәрәзәгә күз салды. – Әти! – дип, Гөлия тиз генә торып, мич артына сызды. -
12 февраль 2024 - 15:00
МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (дәвамы)
Юк, син ышанасыңмы миңа, Илүзә, мин башка бер грамм да эчмәячәкмен, кайтып, әнинең аягына егылып, гафу үтенсәм, кичерер микән ул мине? -
11 февраль 2024 - 09:00
МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (дәвамы)
Болын печәненең исе дә үзгә инде аның, колхоз печәне түгел. Хайван өчен меңләгән витамины бар. -
10 февраль 2024 - 09:00
МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (дәвамы)
Күптән зиратта инде ул. Балалары берсе дә авылда калмады. Быел март айларында әниләрен дә җирләделәр. -
9 февраль 2024 - 15:00
МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (дәвамы)
Ирек, дин, дип кычкырган булалар үзләре. Чынлыкта төкерәләр алар барысына да. Бар теләкләре үз артларыннан сугыш ияртеп килү, шул сугыш аркасында үз кесәләрен калынайтырга исәпләре. -
7 февраль 2024 - 15:00
МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (дәвамы)
– Кемне эштән куа, минеме? Мине дә куса, кем эшләр икән соң колхозында? Эшкә ярарлык халык әллә кайчан читкә чыгып тайды.