Логотип Казан Утлары
Повесть

ШОМ (дәвамы )

– «Сармат»ның егәрлеге 50 мең килотонна, – дип, кинәт әллә нинди тонык, үзәккә үтәрлек куркыныч тавыш белән эндәште Фаил. Аның күз карашы кайдадыр бик еракта урнашкан билгесез ноктага текәлгән иде. – Хиросима белән Нагасакига Америка ташлаган бомбаларныкы 15 һәм 21 килотонна булган. Бу саннарны башыбызга сыйдыру өчен вакыт кирәк иде. Без һәммәбездә тынып калдык

(Башыннан укыгыз)

* * *

Полигон... Үзенә шундый кушамат белән эндәшә башлауларына бер гасырга якын вакыт, ә ул һаман да ияләшә алмый. Бәлки, теге, беренче кешеләрдән калган тәэсирләр аның күңелен шулай нечкәрткәндер?

Алары да әллә ни сабыр, тыныч, дустанә күңелле дип әйтерлек түгел үзе. Атка атланган көе даланы иңләп, бер-берсе белән шактый чәкәләштеләр, канкоеш та хәйран булды. Әмма ул үзгә низаг шикелле иде. Аларның дошманлыгында гаделлек бар төсле тоелды. Әлбәттә инде, дошманлыкка «гаделлек» төшенчәсе туры килерлек булса...

Канлы бәрелешләрдә көндәшләрен аямадылар. Әсирлеккә төшкәннәрне дә чамадан тыш кырыс итеп җәзалыйлар иде. Бер-берсенә мондый мөнәсәбәт белән бергә, җир-суга, тереклек ияләренә бөтенләй икенче төрле мөгамәләдә булдылар. Йорт хайваннарын бик кадерләп тоттылар, аеруча атларга карата ихтирам-хөрмәт зур иде. Дөрес, иң шәп атны бер сәбәпсез үтереп ташлап, тиресен агачка тарттырып киптерү очракларын да күрде. Ләкин кешеләр моны мәрхүм малкайга аерым бер илтифат күрсәтү билгесе дип кабул иттеләр, Җир-Суга табынган төсле, шул кипкән ат кабыгына да табынып яттылар. Сәер инде ул кешеләр. Ни дисәң дә, кешелекнең дә бишектәге чагы, сабый чагы иде бит ул... Самими вакыты, усаллыктан, явызлыктан, мәкердән азат булып яшәгән чоры...

Аның тирә-юне танклар гөрелтесенә, алардан чыккан сөремгә чумды. Бу мәхшәрдә колаклар да тона, сулыш та буыла шикелле. Әмма тимер тартмаларга кереп поскан бәндәләр ничектер түзәләр, сер бирмиләр. Үзләренә генә мәгълүм, күренми торган көндәшләрен, ягыларын юк итәргә ниятләре нык боларның.

Алар бит яралганнан бирле дошмансыз яши белмәде. Сугышмыйча бер генә көн дә тормадылар шикелле. Һәм бу тәртип, нигәдер, гасырлар буе дәвам итә. Алай гына да түгел, бер-берсен юк итү ысуллары торган саен шомара, камилләшә бара.

Ул әле укларны, сөңгеләрне хәтерли. Аннан соң кирмән диварларын җимерер өчен зур ташлар ата торган җайланмалар уйлап таптылар. «Грек уты» белән бер-берсен яндырдылар, көйдерделәр. Тимер төкерүче көпшәләр уйлап таптылар. Ул көпшәләр торган саен зурая барды, алар салган яралар да тирәнәйде. Тик адәм затларына бусы гына җитми иде. Кеше, бөтен булган акыл көчен җыеп, үзеннән соң бернинди тереклек тә калдырмый торган корал уйлап чыгара алды. Әлеге коралның агуы, полигонның яралар белән телгәләнгән тәнендә әле дә саклана...

Ул үзенең күренмәс җепселләре белән бөтен Җир шары белән тоташкан. Ул белә – аның шикелле полигоннар бихисап, һәм әле анда, әле монда Ходай бәндәләре хәрби уеннардан һаман да арына алмый. Аның өстенә янә танк чылбырлары ябырылды, ул янәдән онытылырга, хатирәләр чоңгылына төренеп, аз гына булса да йокыга талырга маташты...

* * *

Күпме генә үгетләмик, улыбыз безнең белән бергә барудан катгый рәвештә баш тартты. Өйне җыештырып чыгарга да, әллә никадәрле китап укырга да, башка төрдәге чамасыз корбаннар китерергә дә әзер иде ул – тик кунакка гына өстерәп бармагыз! Ахыр чиктә безгә хатын белән күнәргә туры килде. Әнисе суыткычка ризык тутырып, кайсын ничек җылытасын, нинди тәртиптә ашарга тиешлеген кат-кат аңлатырга кереште. Буе үзеннән дә биегрәк дәүмәткә болай күрсәтмәләр бирү читтән карап торганда көлке тоелды.

Хатынның, «алдыңа бер карасаң, артыңа биш кара» дигән, үлемсез тормыш кагыйдәсе нигезендә йөз тапкыр газны, утны-суны тикшереп, улыбызны әле башыннан сыйпап, әле тиргәп, ниһаять, җыенып та беттек шикелле. Лифттан чыккач та, хатын игъланнар тактасы каршында төртелеп калды. Зур кызыксыну белән нәрсәдер укыганын күргәч, үземнең дә күңелгә коткы керде.

– Нәрсә, әллә кайнар суны бетереп торалармы? – дидем, аның иңе аша үрелеп.

Тик теге тактада ЖЭУ игъланы күренмәде. Инде ярты елдан артык эленеп торган плакат иде бу. Анда, әгәр бомбага тоту турында кисәтү ишетелсә, ни эшләргә тиешлеге язылган. Документ-фәләннәреңне җыярга, бала-чага, туган-тумачаны эләктерергә, бер тәүлеккә җитәрлек ризык алырга... Әлеге плакат әллә бик күптән бастырылып, складта аунап яткан, әллә инде аны шактый олы яшьтәге кеше ясаган – рәсемнәре хәзерге чынбарлыкка мыскал гына да туры килми. Лампалы телевизор, хан заманындагы радиоалгыч – барысыннан да совет чоры «исе» аңкып тора. Ямау төсле ябыштырылган кәгазь кисәге безнең өйнең бомбадан саклану урыны күршедәге Сибгат Хәким урамындагы икенче бер йортта урнашканын хәбәр итә.

– Син нәрсә, әллә беренче күрәсеңме? – дип, мин әлеге плакатка ымладым.

– Элек тә бар идемени?..

– Бер елга якын эленеп тора бит инде.

– Һич игътибар итмәгәнмен...

– Хатын куркуга төшкән төсле тоелды, мин аны янә кызганып куйдым.

– Бу нәрсә дигән сүз соң? Безне бомбага тоталар дигәнне аңлатамы?

– Теориядә. Хатын, син нәрсә инде? Инде кайчаннан бирле илебез дошман белән көрәшә, ә син?!. Айдан егылып төштеңме әллә?! Көн дә шушыннан үтеп йөреп...

– Соң, бомба төшсә... Сибгат Хәким урамында котылу урыны, ди. Без анда барып җитә алмабыз бит! – Бомба ул, ничек дип әйтим, самолёт шикелле. Очып килә. Шап итеп кинәт кенә килеп төшми, аңлыйсыңмы?! Америкадагы шахтадан чыгып киттеме, безнекеләр күреп ала да бөтен илгә сөрән сала. Син инде ашыкмый гына җыенасың да китәсең шул саклану урынына!

Хатын миңа усал карашын ташлады.

– Сиңа көлке бугай! Баланы аякка бастырасы бар! Ул саклану урыны берәр подвалдыр инде. Котылып калдың ди, бар... Бала мәктәптә чакта булса?

Мин хатынның чынлап торып куркуын аңлап тынычландырырга ашыктым.

– Йә, ташла инде! Без кемгә кирәк?! Аның кадәресенә үк барып җитмәс, куркалар безнең илдән, – дип, хатынны тизрәк теге плакат яныннан ишеккә таба әйдәдем.

Китеп барганда янә бер әйләнеп карадым – бомбага тоту очрагында нишләргә кирәклеген шәрехләүче әлеге белешмә өстендә икенче бер игълан эленеп тора. Анысы законны бозмый гына хәрби билет алырга ярдәм итүче юристлар компаниясен рекламалый иде. Армиягә барып тору кирәкми, янәсе, акчаңны түлә дә запаска теркәлеп куй. Ике каршылыклы мәгълүматның шулай бер урында очрашуы безнең хәзерге тормышыбызның бик аңлаешлы шәрехләмәсе иде...

Хатынның исә буыннары ук калтырана әйтерсең ул әле генә сугышның ни икәнен аңлаган, моңарчы телевизордан күрсәтелгәне кайдадыр еракта, аңа үрелмәслек арада кебек тоелган. Ә хәзер шушы плакат аны айнытып җибәрде, күңеленә инде безнең җиңү игълан ителгәнче сакланырлык авыр тойгы салды шикелле...

Урамда беренче кар эреп тә беткән, аяк асты чак кына дымлы иде. Хатын, таеп егылмас өчен, мине култыклап алды. Рәхәт булып китте. Тирә-якка карадым – күршеләр күрәме, янәсе?! Яхшы ир белән хатын хур булмый, әнә шулай кадер-хөрмәттә, таянычына сарылып яши. Безнең йортта моның белән мактанырлык хатыннар бармак белән генә санарлык шул...

– Кайда, Салмыч ягындамы? – дип сорадым мин, машинаны кабызып җибәргәч тә.

– Юк, бу юлы бөтенләй дә шәһәр яны түгел. Тору урынын ерактан сайлаганнар. Бакча-Сарайдан арырак, Матюшино авылыннан соң.

– Нинди Матюшино, «Хәерчеләр авылын» әйтәсеңме?!

– Анысы нәрсә тагын?

– Соң, Идел буенда, Боровое Матюшино бар бит...

– Ә, юк. Бусы да Идел буенда, тик уң як ярда, нәкъ каршыда.

Бер-берсенә карашып утыралар. Мин телефонымдагы картага кереп чумдым. Навигатор барасы юлны сызып та бирде. Сызгырып ук куйдым – бер сәгатькә якын сарыф итәсе! Бигрәк ерак кереп качкан болар...

Юл безне Ульян юнәлешенә таба әйдәде, аннан соң Кама Тамагы ягына борылдык. Аз гына үтү белән, янә сулга, бу юлы Иделгә таба.

Биредәге манзара һушны алырлык иде! Ике як басуда кукраеп утырган көнбагыш кәрзиннәре өсләренә өелгән кардан бөтенләй салынып төшкән. Бу аклы-каралы дөнья һөҗүмгә баручы әкияти карачкылар армиясен хәтерләтә. Аларның караеп калган озын сабаклары, әйтерсең, таҗларны югарыга, яктылыкка күтәреп чыгарырга омтыла, әмма хәлләреннән генә килми. Без әллә ничек өстән, гүя, һавадан барабыз, ә аста – иксез-чиксез Идел елгасы җәелеп ята! Ул чыннан да җәелгән, аның өстендәге дәү баржалар биредән кечкенә шырпы тартмалары шикелле генә күренә. Иделнең ике ярын да агачлар басып алган. Чыршы-нарат үскән урыннар ямь-яшел, калганнары инде яфракларын да коярга өлгергән. Нәкъ каршыбызда, елганың аргы ягында Казаныбыз. Көннең иләслеге аркасында аның биналары әллә ни аермачык күренми, әлбәттә. Ләкин, шулай да, туристлар өчен бастырылган магнитлардагы сурәтне абайларга мөмкин. Тикмәгә генә Тау ягы түгел шул бу!

Асфальт юл кинәт таш җәелгән җиргә чыкты, аннан соң тәмам сары балчыкка калды.

– Шушы тирәдә булырга тиеш, – дип, телефонына текәлде хатын. Анда эзләнеп утырудан рәт чыкмагач, иптәш кызын җыеп, бик озаклап сөйләште дә, кая барасын күрсәтте.

Идел буйлап шактый гына сузылган авылга да, аннан якынрак урнашкан бакчаларга да түгел, бөтенләй читкә ишарәләде ул. Мин, ялгышмыйсыңмы дип, сораулы карашымны аңа төбәгәч тә, ул, кушканны эшләргә өндәп, башын гына какты.

Наилә белән Фаилнең архитекторлыктан кала башка бер генә кызыксынуы да, шөгыле дә юк иде. Мин аларны ничек кенә өнәп бетермәсәм дә, бер нәрсә белән килешергә тиешмен – икесе дә – үз эшләренең осталары. Аларның проект-сызымнары нигезендә салынып чыккан коттеджлар бер үк вакытта зур, җыйнак, матур һәм хәтергә уелып кала торган. Һәрберсе – җитди иҗат җимеше, күңел биреп эшләнгән архитектура һәйкәле. Бөтен тирәбезне басып алган дүртпочмаклы кызыл кирпечтән ясалган зинданнар түгел инде. Без бу юлы да шундыйрак шедевр, гайре табигый корылма күрергә өметләндек. Һәм... ялгышмаганбыз икән!

Алда безне бормалы-сырмалы урман юлы көтә иде, ике якта да биек наратлар, нәфис чыршылар тезелгән. Озак та үтми, юл тимер капкага килеп төртелде.

– Җиттек, ахрысы, – диде хатын, үз сүзләреннән үзе шикләнгән тавыш белән.

Мин кыска гына итеп машина клаксонына бастым. Коймадагы капка акрын гына шуышып, читкә кереп югалды.

Ишегалды кечкенә һәм кысан. Аның уртасында бетон шакмаклардан төзелгән сәер корылма. Ул тәбәнәк, тәрәзәләре аз һәм бәләкәй, ә диварлары калын икәнлеге әллә кайдан абайлана. Җиргә сеңгән бу нәрсә хәрби дот яисә берәр төрле саклану чарасын хәтерләтә иде.

Өстенә килешсез фуфайка һәм чит-читләре салынып төшкән эшләпә кигән, икенде күләгәсе төсле буйлы Фаилне күргәч, җиңел сулап куйдым. Дөрес килгәнбез икән. Тегесе әллә ничек, гаепле кеше сыман елмайды да машинамны каярак бастырырга икәнлеген күрсәтте.

Коры гына исәнләштек. Фаил елмайган итте, әмма бу, гадәттәгечә, зур тырышлык белән сытып чыгарылган мимик хәрәкәт кенә иде. Наилә хатынны каршылады, миңа сәламен ташлады да, алар өйгә кереп киттеләр. Мин тәмәке кабыздым.

Шундый кешеләр бар, алар янәшәсендә нәрсә әйтергә белми интегәсең. Дәшәсе дә килә, әмма ничек сүз башларга – һич аңларлык түгел. Һәм шул сүзсезлектән уңайсызланасың, теләсә нәрсә хакында әйтеп куясың, кызарасың, бүртенәсең, тирлисең. Фаил нәкъ шундый әңгәмәдәш иде.

– Беркем дә килмәдеме әле? – Алай да, җаена тәңгәл соравым табылды кебек.

– Сез беренче.

– Бик үзенчәлекле коттедж килеп чыккан.

Фаил, артына борылып, корылмага карады да үзенә генә мәгълүм бер сер белгән кеше сыман елмаеп куйды. Тарттырылмаган, чын елмаю иде монысы.

– Әйе шул. Бу юлы артык та тырышып ташлаганбыз, ахрысы.

Мине коткарып, урам якта машина тавышы ишетелде, ул да түгел, капкада «Ниссан» автомобиле күренде. Аның хуҗасы Рамил, безгә әллә ни игътибар бирми, тимер атын минеке янына куйды, ашыкмый гына нәрсәләрдер эзләде, казынды. Ул арада хатыны Сания, җәһәт кенә арткы ишекне ачып, башта кечкенә кызчыгына төшәргә ярдәм итте, аннан, сумкасын алып, ишеккә юнәлде. Кызы әнисенең кулына чытырдап ябышкан.

– Сәлам, егетләр, – дип кул болгады ул безгә, кыска итәге астыннан күренеп торган мул аяклары белән вак-вак баса-баса. – Ник кермисез, салкын түгелме сезгә?

– Сәлам, Сания. Без әлегә монда. Кызлар өйдә, керә торыгыз!

– Бу өймени? Мин берәр төрле лофт дип уйлаган идем. – Сания, архитектурада гына түгел, гомумән, наданлыгын кабат исбатлап, баш миенә сыланып калган матур яңгыраучы «лофт» сүзен «черт» итеп төкергәндәй әйтеп салды.

– Сания, хатыннарга күз-колак бул, лофтта исерешеп бетмәгез тагын, – дип күз кыстым.

Тегесе миңа гаурәтемне уятып җибәрердәй караш ташлады да кызын иярткән көе ишектә юк булды. Күз читем белән генә Фаилгә карадым – ни гаҗәп, ул да Саниянең бәдәннәренә текәлгән иде. Дөресен әйткәндә, мондый карашны аңарда беренче тапкыр күрүем. Йөзе дә җанланып киткән, авыз читендә елмаюга охшаш нәрсә шәйләнә... Рамил күрмиме икән дип борчылуым бушка булып чыкты – аның бездә дә, җилбәзәк хатынында да кайгысы юк иде.

Рамил ашыкмый гына төште, машинасын әйләнеп чыкты, көпчәкләренә типкәләде. Бик кадерле әйберенең исән-имин икәнлегенә инангач кына, безгә таба атлады.

– Ни хәлләр? – дип, дәү кулын сузып исәнләште.

Рамил Казандагы бер югары уку йортындамы, фәнни-тикшеренү институтындамы, хезмәткәр булып эшли. Кайсы юнәлешкә карыйдыр – һич әйтә алмыйм. Әмма ул бик акыллы булып күренергә тырыша, бөтен нәрсәне дә белә шикелле, еш кына төзәткәләп куярга, үзенең чиктән тыш даһи икәнлеген күрсәтергә ярата. Бәхәскә керә калсаң, беркайчан да баш бирмәс, үз дигәненнән чигенә торган кеше түгел.

Елга кимендә бер тапкыр ул яңа эш эзли. Хезмәт хакының бик аз булуы хакында без аңардан һаман да ишетәбез, бу Рамилнең авырткан сөяле. Елга бер ул әлеге хәерчелектән котылырга вакыт икәнлеген искәртеп куя да... янәдән шул элек эшләгән урынында утырып кала.

Хезмәт хакының азлыгыннан зарланса да, ул беркайчан да мохтаҗлык күрмәде. Өсте-башы бөтен, йөргән машинасы ялт иткән. Саран, кысмыр, төче... Мин кинәт кенә Рамилне бер генә яхшы сүз белән дә тасвирлый алмавымнан оялып куйдым.

Рамилнең хатыны Сания – аның киресе. Тышы мут, эче ут дип, аның кебекләр хакында әйтәләрдер. Һаман елмаеп торучы ачык бу кыз теләсә кем белән уртак тел таба ала. Бигрәк тә ир заты белән. Рамил соңарып өйләнде. Хатын сөйләгәнгә ышансаң, ул яшьли бер кызга гашыйк булган да, тегесе моны кабул итмәгән. Башкага кияүгә чыккан. Тәүге мәхәббәтен оныта алмый Рамил, шуңа да озак кына өйләнә алмый каңгырап йөргән, имеш. Башка ярга барып бәрелергә күңеле кушмаган, янәсе. Мин, әлбәттә, мондый әкияткә ышанмыйм. Саранлыгына күрә, иртә өйләнеп, артык чыгымнарга батудан курыккандыр ул. Рәхәтләнеп гүләйт итәсе дә килгәндер.

Ә Саниягә өйләнеп, ул отты гына. Тегесенең әти-әнисе – хәлле кешеләр. Рамилнең ыспай киемнәре дә, затлы машинасы да шуларның ярдәме белән алынган, күрәсең. Икенче яктан, хатынына сүз әйтергә дә куркып калтыранып яшәве аның итәккә ныклап бәйләп куелуы турында сөйли... Рамил бик белдекле кыяфәт белән корылмаларны күзләп чыкты.

– Йортыгыз кайда? – дип сорады ул, озаккарак сузылган тынлыкны бозып.

– Шушы инде...

– Бу нәрсә соң? – Рамилнең дорфалыгыннан мин уңайсызландым. – Нинди таш тартмалар төзедегез монда?!

Фаилнең әлеге сүзләргә исе китмәде.

– Архитектур яңалык бу, Рамил, – дип ихлас елмаеп та куйды.

– Мин архитектурада берни дә аңламыйм, димәк. Хәер, заманасы хәзер... Камал театрының яңа бинасы тирәсендә дә кара төнгә кадәр бәхәсләшкәннәр. Әллә нинди өчпочмаклардан корылган проект сайлаганнар.

– Өчпочмак – татарның яраткан ризыгы, театр да милли рухта булсын, дигәннәрдер. – Мин дә сүз кыстыру җаен таптым.

– Ник бәлеш формасындагысын сайламаганнар соң?! Бәлеш тә татарлык билгесе түгелмени?! – Рамил бүген дә теләсә кайсы сүзгә каршы төшеп, бәхәсләшергә әзер иде.

– Белмим, безнең якта бәлеш сирәк ризык булды, балачакта бөтенләй дә хәтерләмим. Булса, шул кабак бәлеше белән баланныкы гына. Аларын җенем сөйми иде...

– Татар – стереотиплардан иң күп зыян күргән халыктыр, мөгаен, – дип элеп алды Рамил. – Өчпочмак, пәрәмәч, бәлеш, кәләпүш, Сабан туе... Татар кешесе нинди була? Иртән торып, битен юа да чигүле сөлге белән сөртенә. Сөембикә манарасы төшерелгән намазлыкта намазын укый. Аннан соң чәчәкле касәдән чәй эчеп, өчпочмак белән тамак ялгый. Түбәтәй белән камзулын эләктереп, чигүле читекләрен шыгырдатып, ат җигәргә ашыга. Ә киштәдән тоташ Тукай китаплары тезелешеп озатып калалар.

Көрсенеп куйдым. Килешми мөмкин түгел иде бу сүзләр белән.

– Бәлки, үзебезнең дә гаеп бардыр?! – Мин күптән түгел генә Россиянең бер төбәгеннән кабул иткән кунакларымны искә төшердем. – Без үзебез ул стереотипларны тудырабыз. Казанны карагыз – рәсемдәге кәртинкә төсле, ялт иткән шәһәр. Хәтта Мәскәүдән килүчеләр дә шакката. Җыйнак, матур, пөхтә, юллар шәп, кая карама – чәчәкләр үсеп утыра. Ял итәргә, күңел ачарга, корсак күпкәнче ашап-эчәргә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Безгә килгән кунак бөтен татар иле әнә шулай уйнап-көлеп, өчпочмак, чәкчәк ашап кына яшәп ята дип уйлый. Башкалабыз үзәгеннән биш-алты чакрымда хәрби самолётлар, авиация двигательләре, вертолётлар җитештерелеп ятканын, химия ярдәмендә төрле материаллар ясалуын, көймә-кораблар, «КамАЗ» һәм башка төр машиналар җитештерелүен, басуда иген игелгәнен күз алдына да китерә алмыйлар. Казанның мондый матурлыгы күктән төшкән дип уйлыйлар. Әле кайберләре «Безнең хисапка типтереп яшәп ятасыз!» – дип тә әйтергә тартынмый. Безнең гадәтебез шундый инде – кунакка иң шәбен, иң тәмлесен генә чыгару, үз мәшәкатеңне үз көчең белән ерып чыгу гадәте гасырлар дәвамында канга сеңгән. Башка төбәктә яшәүче берәр кешедән юри генә «Татарстан нәрсә ул?» дип сорап карагыз. «Ооо, казылык, чәкчәк, «Ханская»!» – дип, авызын ерачак...

– Ә ирләр турында ни уйлыйлар? – Рамил үзенең авырткан җирен исенә төшерде бугай. – Татар ире хатынын көн дә кыйнап тора, ә хатыны исә моңа разый, ир кулы тигән урын кыямәт утында янмый дип ышана, имеш! Кыйнарсың, бар, хәзерге хатыннарны!

«Син хатыныңнан бигрәк тә уңдың, үзеңне кыйнап торса да, сүз әйтмәссең», – дип өстәмәкче идем дә, кинәт Фаил кырт кисеп куйды:

– Матур булачак.

– Нәрсә?

– Театр. Казандагы яңа мәчет. Безнең яңа йортыбыз. Замана белән бергә атлыйбыз. Хәзерге трендлар – минимальлек һәм...

– Һәм нәрсә?!

– Иминлек. – Фаилнең күзләре кинәт ялтырап китте. Йөрәк чәнчеп куйды, хуҗа кеше кыска гына бу төшенчәне үзенчә аңлый иде бугай. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. – Әнә Ильяслар да килә...

Ильяс мунча зурлыгындагы джипта йөри иде. Тәбәнәк кенә буйлы, ябык гәүдәле булганга, ул бүксәләре чыккан машинасы янәшәсендә бигрәк тә мәзәк күренә. Хәзер дә, «Тойота»сын ничек эләкте шулай бастырып калдырып, руль артыннан җиргә сикереп диярлек төште һәм, авызын колакларына тикле ерып, уң кулын болгап сәлам юллады. Алай да, башта хатынына һәм улына төшәргә булышты.

Ильяс күптән түгел бер бай гына оешмага җитәкче итеп билгеләнде. Аның затлы кәнәфигә утыруы очраклы гына килеп чыккан, дип сөйлиләр. Ике бик тә кодрәтле түрә әлеге урынга үз кешеләрен куярга ниятләгән. Үз канаты астындагы кандидатураларны төртү белән мавыгып китеп, теге түрәләр Олы Абзыйның нык кына ачуын чыгарган. Тегесе тоткан да бөтенләй көтелмәгән кешене – безнең танышыбыз Ильясны билгеләгән. Ике көндәш түрәнең миләш дип капканнары балан булып чыккан.

Әгәр дустың түрә кәнәфиенә утырса, аның белән яңадан дуслашырга кирәк, диләр. Ильяс белән сирәк очрашсак та, аралашу рәвеше нык үзгәрде. Ул эреләнде, атлап йөрешләре үк башка төсмер алды. Чырае да танымаслык, әйтерсең битлек кидергәннәр. Бер кашын югарырак күтәргән көе һәр нәрсәгә усал караш ташлый, елмайган чаклары сирәк. Хәер, җылы кәнәфи аның аты-юлы белән сүгенү гадәтен берничек тә үзгәртә алмады, авызыннан чыкканны эт җыймас булып калды. Һәм болай сүгенү сәләтен яңа эш урыны арттырды гына шикелле. Кайбер кешенең тәмсез сүзләре килешле яңгырый, андыйларны шактый очратканым бар. Ә моныкы ничектер урынсыз, ясалма, кирәксә-кирәкмәсә кыстырылган төсле. Әллә шулай сүгенеп кыска буйга бәйле комплексларын сыта, әллә үзгә сәбәп бар...

Хатыны кырыс Ильясның. Күрәсең, ул ягы да аның холкына йогынты ясыйдыр. Ире кебек сүгенгәнен ишеткәнем юк, әмма әйтсә, шунда ук колагың шиңә, башка аның белән булашмаска кирәклеген бик тиз аңлыйсың. Шөкер, бу юлы Альбина безнең белән сөйләшеп тормый гына өйгә узды, баш кагып кына исәнләшкән булды.

Ильяс һәммәбез белән дә исәнләшеп чыккач та, тәмәкесен кабызып җибәрде.

– Юллар әшәке, – дип, озын-озак сүгенү җөмләсен кыстырды да, черт итеп төкереп тә куйды. Алдан ук кисәтим – мин атлаган саен «Ильяс сүгенде» дип искәртеп тормам, сирәк очракларда гына моны ассызыклармын. Аның «мәкаль-әйтемнәре» белән бу язмамны чүплисе, укучының кәефен җибәрәсе килми. – Кичә генә шофёрдан машинаны юдырдым, бүген кара син, нәрсәгә әйләнде!

– «Тойота». Яңа кузовта. Бу хәзер күпме тора инде?!

Рамилнең соравы Ильясны бер мәлгә каушатып та калдырды шикелле. Бит алмаларына кадәр кызарып чыкты. Аннан, ихтыяр көчен җыеп:

– Февральгә кадәр алынган ул... Дөресрәге, түләп куйган идек. Иске бәядән. Менә кайтты.

– Беркемнең дә нигәдер «Москвич»та йөрисе килми. – Рамил, күрәсең,Ильяс мисалында Россиянең бөтен чиновникларыннан үч алырга ниятли иде. Миңа уңайсыз булып китте, нигәдер Ильясны яклыйсы килде.

– «Москвич» ни бит инде ул, җитәкче йөри торган машина түгел...

– Ә аның нәрсәдә йөрергә тиешлеге кайсы законда язылган?! Бәлки, Конституциядә аерым маддә бардыр?! – Рамил, кинәт ике кулын бөерләренә терәп, корсагын киерде: – За сим повелеваем государевым мужам на «Тойотах» ездити!

Аннан пырхылдап көлеп, дуслашу билгесе итепме, болай да куырылып килгән Ильясның кабыргасы астына төртеп алды.

– Йә, ярый, шаяртам гына инде! Йөр, рәхәтен күр! Башкасы булмагач, нишлисең? Шәп машина, иминлек ягыннан да бик ышанычлы дип мактыйлар... Ә бездәйләргә әнә шул «Москвич»... Ә, оныттым, «Аурус» бар икән әле тагын!

Ильяс Рамилнең бу кыланмышларын әллә ни аңлап бетермәде, «аптыратма әле», дигән төсле, телефонына кереп чумды.

– Анасын, иман тактасын шулай итим! – дип кинәт кычкырып җибәрде ул. Мин сискәнеп үк куйдым.

– «Сармат» ракетасын шартлатып караганнар!

– Кайда шартлатканнар? – Ильясның ни турында сөйләгәнен бик үк аңлап бетермәсәм дә, йөрәккә кереп утырган иртәнге шом яңарган төсле булды.

– Камчаткада. Бик уңышлы барып чыккан дип язалар.

– Тинтәк булмагыз инде! – Рамил янә сүзгә кушылды, һәм бу юлы да Ильяс белән каршылык аермачык чагылды. – Ракетаны сынау вакытында аны шартлатмыйлар. Өйрәнүләр өчен махсус блоклары була, шулар, шахтадан очып чыгып, билгеләнгән урынга барып төшеп сибелә.

– Үзең син тинтәк! – Ильяс бу юлы инде бирешергә теләмәде. – Әнә бит, Рогозин әйткән – «Сармат» ярты континентны берьюлы юк итәргә сәләтле дигән.

– Кайсы континентны? – Ни гаҗәп, бу сөйләшү кинәт Фаилгә дә кызык булып китте кебек, ул әйтерсең тирән йокысыннан уянды.

– Ник, кайсы икәне билгеле бит инде! Кайсы безгә йодрык күрсәтә соң?!

– Европа, Азиянең теге ягы, Австралия...

– Америка, юләр! Америка! – Ильяс Фаилне бүлдерү белән, тегесе, оялып, янәдән үз кабыгына кереп бикләнде шикелле. – Американың шулай тетмәсе тетеләсен кайдан белгән ул?! Әлбәттә, бомбаны шартлатып карап кына!

– Кайда шартлатканнар соң аны? – Рамил бүген Ильясны тәмам бимазаларга ниятләгән иде кебек.

– Соң, кайда икәне билгеле инде! Әнә, Камчаткада, Плесецк полигонында!

– Плесецк полигон түгел ул, космодром. Архангельск өлкәсендә. Ә Камчатка илнең икенче башында.

– Үзең син Камчатка, анаңны, денеңне, кабер тактаңны!..

– «Сармат»ның егәрлеге 50 мең килотонна, – дип, кинәт әллә нинди тонык, үзәккә үтәрлек куркыныч тавыш белән эндәште Фаил. Аның күз карашы кайдадыр бик еракта урнашкан билгесез ноктага текәлгән иде. – Хиросима белән Нагасакига Америка ташлаган бомбаларныкы 15 һәм 21 килотонна булган.

Бу саннарны башыбызга сыйдыру өчен вакыт кирәк иде. Без һәммәбездә тынып калдык. Бер нәрсә мине ихлас шатландырды – миңа ияреп килгән шом, һичшиксез, Рамил белән Ильясның да күңеленә иңгән иде. Фаил өчен әйтә алмыйм – ул үзенең сәерлегендә тамчы да үзгәрешсез калды.

– Атом-төш коралын сынау тыелган, егетләр. Ярты континентмы, әллә тулысы беләнме – болар барысы да математик хисаплаулар ярдәмендә исәпләп чыгарылган саннар гына. Керик, әйдәгез, туңгансыздыр! – диде ул, һәм, безне үзе артыннан ияртеп, гайре табигый йортының мәгарә авызы төсле ишеге бусагасыннан атлады...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев