Логотип Казан Утлары
Повесть

ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повесть)

Сарай-келәтләрне, чормаларны тикшерәләр, урамдагы бала-чагадан сорашалар – кызчык юк! Инде көн кичкә таба авыша. Авыл халкы да сәнәк күтәреп эзләргә чыга. Һәркемнең күңелендә шом: бүре-фәлән генә апкитмәсен...

– ...Исеңдәме?

Кай тарафлардан ишетелә соң бу тавыш?

Борыла да карый, борыла да карый…

Челтер-челтер аккан чишмәгә карап сихерләнгән нәни кызчык телгә киләме?

Әллә немец әсире койма ярыгыннан сузган салам курчак җанланамы?

Студентлар тулай торагы бүлмәсенең ишегеннән бөдрә чәчле башын тыгып: «Тор әле, шигырь укыйм», – дип, ярты төн уртасында уяткан Зөлфәт кыбырсыймы?

Бәлки җаны моңнан гына тукылган Мөдәррис юксынып эндәшәдер?

Тотык итеп Мәскәүләргә озатылган Ханбикәнең җаны җиде кат күкләр аша иңриме? («Азат хатын» журналын «Сөембикә»гә үзгәртергә йөргәндә, баш мөхәррирнең нинди утларда тетелеп янганы рухларга да мәгълүмдер, шәт.)

Бу ниятеңнән ваз кич дип үгетләүләр, куркыту-өркетүләргә карамастан, Бөтендөнья «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсе оештырып, шуның беренче утырышына Җир шарының төрле кыйтгаларыннан чакырган татар ханым-туташлары гөрләшәме?

Татарстан Дәүләт Советы депутаты чагында: «Ятим балалар өлешенә кермәгез!» – дип, мөнбәрдән ачынып сөйләгәннәренең кайтавазымы?

Унике ел ярлыкау комиссиясендәге җәмәгать эшенә күмелгәндә, аны нинди генә язмышлар белән очраштырмады Ходай! Төрмәләрдән коткарасын – коткарды, булышасына булышты ул. Шуларның берсе, өчесе, бишесе, унысы... дәшәме аңа?

Рәсәй Иҗтимагый палатасына ике еллык срокка сайлангач, татарның гасырлар буе төзәлмәгән ярасына тоз сипкән адәмнәр белән сүз көрәштерүләр, ул бәндәләрнең хаксыз икәнен исбатлаулар, безнең милләтнең бөеклеген-зурлыгын күрсәтеп ясалган чыгышлар кабат хәтердә яңарамы?

Исеңдә, һәммәсе дә исеңдә...

Берни дә онытылмаган-җуелмаган, чөнки алар каурый каләм белән йөрәккә үк язылган. Кызык һәм кызганыч хәлләр, эреле-ваклы вакыйгалар, төрле даирә кешеләре белән аралашулар, хезмәтен бәяләгән Бакый Урманче, Гомәр Бәширов, Туфан Миңнуллин, Индус Таһиров, Миркасыйм Госманов, Фәндәс Сафиуллин, фикердәшләре Флора Әхмәтова-Урманче, Камәрия Хәмидуллина, Филисә Хәкимова, Тәэминә Биктимерова кебек гали затлар, иҗатташлар, дуслар һәм шулар янәшәсендә үк уңышларын күпсенгән хөсетләр (көнләшү – татарның иң яман чире!), яхшысы да, яманы да аның түкми-чәчми саклыйсы байлыгы.

«Ул дан-шөһрәткә җиңел генә иреште, аңа өстәгеләр юл ярышты», – дип уйлаучылар ялгыша, нык ялгыша. Үзенең хәлен аңлатыр өчен аңа «эчем – ялкын, тышым – салкын» дигән җыр сүзләре дә җитәр кебек.

Кыскасы, бу әсәр без белмәгән Роза турында.

1. «Сәерлегең бар инде синең...»

Гаҗәеп төбәк инде ул Аксубай иле! Аның һәр авылында бүгенге көнгә кадәр колаклар үрә торырлык риваятьләр яши. Берничә ел элек Кыязлының иген басуында нефтьчеләр торба үткәрер өчен бульдозер белән тирән чокыр казыганда, борынгы зур каберлеккә тап була. Шакката халык: мәетләрнең (сөякләрнең диик!) буе ике метр чамасы. Хәтта үлчәп карыйлар, чын, биредә пәһлеваннар күмелгән. Кемнәр болар? Һәрхәлдә космостан иңдерелгән затлар түгел, шушы якныкы. Бәлки Аксак Тимер Биләр каласына һөҗүм иткәч (Биләр якын гына), гаярь ирләр дәррәү аны якларга кузгалгандыр, һәм тигезсез көрәштә һәлак булгандыр? Минуты-сәгате белән яптырдылар бу каберлекләрне, мәгълүм ки, кайбер риваятьләрнең авызы тиз томалана. Ә менә Яңа Үзи авылында Мәрҗән амазонкалары турындагы риваять буыннан-буынга күчә. Болгар белән Биләрне җимергән дошман гаскәре Мәрҗән ханлыгын (Бүгенге Яңа Үзи тирәсе) туздырганда кырылган ирләр урынына Тырышмал хуҗаның унике кызы, кулына ук-җәяләр тотып, кирмәнне якларга ташлана, әмма Аксак Тимер аларны камап, әсирлеккә ала һәм көн-төн туфрак ташыттырып, биек тау өйдерткәч, әтиләре белән тереләй күмәргә җыенганда, кызлар аккошларга әверелеп, күккә атыла. Халык хәтеренең иң төпкелендә сакланган (хәтта ки әкиятләргә тартса да!) әйберләргә тияргә ярамый! Ә Яңа Үзидә әлеге риваятьләрдән дә көчлерәк вакыйгалар шактый. Инкыйлабтан соң совет власте дин тамырына балта чабып, мәчетләрнең манарасын кисеп, йә складларга, йә мәктәп-клубларга әйләндергәндә, Үзилеләр 1901 елда төзелгән иман йортын сәнәк-көрәк белән коралланып иштермәгән. Бунт күтәргән өчен төрмәдә черетерләр дип курыкмаган ирләр, заманында мондый нәрсәләр өчен баштан сыйпамаган власть.

Бәлки сулаган һавасы, җир-сулары белән Тырышмал хуҗадан күчеп калгандыр аларга көрәш дәрте? Вәлиулла карт Үзидә хөрмәтле аксакалларның берсе саналган икән, гаҗәпмени! Саналырлыгы бар: ул авылдашларының бушка, бертиенсезгә артык ашлыгын ат арбасына төяп, Чистай өязе базарына илтеп саткан. 1921 елның карлы-бозлы язында хуҗа сигез кызы белән ике малаен түрдәге сәкегә тезеп:

– Нишлибез, оланнар? – ди. – Ачлык афәте якынлаша.

Карчыгы Мәликә:

– Авызыңнан җил алсын, атасы! Бигрәк шомлы сүзләр сөйлисең, – дигәч, карт:

– Син миңа тыгылма, үз эшеңне бел, – дип ачулана.

Им-томчы Мәликә абыстайның «үз эше» – дәвалау. Ул оста гына сынган-каймыккан кул-аяк сөяген ялгый, буыннарны утырта, дога белән өшкерә, болардан да хикмәтлерәге – берәр әйберен кыстырып, төшлек куйдыртырга аңа тирә-яклардан кешеләр килә. Яулыкмы ул, күлмәкме, карчык шуны мендәр астына салып йоклый. Ни гаҗәп, аның күргән төшләре һәрвакыт рас килә. Кемнәр, кайдан «хәбәр» ирештерәләр – серен берәүгә дә ачмый.

Гаиләдә бердәнбер туендыручы кеше – ата, балалар алдында аның абруен төшереп, шик белдерү гөнаһ икәнен аңлаган карчык хатасын тиз төзәтә:

– Шулай дисеңмени, Вәлиулла?

– Шулай дим. Җәй корылыгы белән интектерер. Кояшта игеннәр көеп каралыр, җир ярылыр, коелар кибәр. Быел күп итеп бәрәңге чәчәрбез, оланнар. Сез – кызкайларым, көн дә күл-елгалардан су ташып, бәрәңгеләрне сугарырсыз. Кодрәтле сулыкларыбыз саекмас, иншаллаһ.

Әти сүзе – закон, кызлар иртә-кич бәрәңге төбенә кырыгышар чиләк су сибә. Чынлап та, ил-көнгә ачлык дигән аждаһа ябырыла... Баксаң, Вәлиулла үзенең ишле гаиләсен (унике тамак!) генә кайгыртмаган икән. Көзге айларда ул ишегалдына такта кисәкләрен ялгап, озын-озын өстәл әтмәлли. Мәликә абыстай мич тутырып, арыш оныннан ипи сала, казанда бәрәңге пешереп кыздырган терлек мае бутап, боламык төя. Зәйнуллиннар көн дә ярдәмгә мохтаҗ ялгыз карт-корыны, ятим балаларны җыеп ашатуны гадәткә кертә. Күпләрне үлемнән коткара бу йортның игелекле хуҗалары.

Күмәк хуҗалык төзегән авылдашларына да кушыла Вәлиулла. Кара эштән чирканмаган алдынгы колхозчыны Бөтенсоюз старостасы Михаил Калинин белән очрашуга җибәрәләр хәтта. Карт үлгәнче аңа рәхмәт укый. Укырлык та: хөкүмәт җитәкчесе аңа төргәге белән тукыма бирдертә. Ул чорларда ситса – хатын-кыз хыялланган иң дефицит товар, җилкәсенә салып кайта аны Вәлиулла.

– Кемгә бу, кемгә? – Капкадан ук кызлары әтиләрен сырып ала.

– Каян ишеткән Калинин бабагыз миндә кызлар әртиле икәнен! – дип гөрелдәп, «йөге»н сәкегә куя гаилә хуҗасы. – Сезгә, сандугачларым, сезгә! Сигезегезгә дә күлмәк тектерерсез, Алла кушып. Күлмәкләрегезне купшы итмәссез, аргы очта ике ятимә кыз баланың өсте сәләмә, аларга да өлеш чыгарырбыз.

Сталин белән бер елда, бер көндә үлә аксакал. Авыл халкы аны елый елый озата. Терсәктән кулы канга баткан юлбашчы миллионнар каһәре белән Ленин әргәсенә – Мавзолейга урнаштырылса, иманлы Үзи картының җәсәде дога белән җир куенына иңдерелә.

Ә аңарчы...

...Ул сугыш тәмамланганнан соң, октябрь аенда туа. Элек: «Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы», – дип җырлаганнар, ә аңа андый революционер «туган» кирәкми, чөнки бишек тирбәтүче, үчтеки сикертүче бабасы исән әле. Бала олыларның кылган гамәлләрен лакмус кәгазе кебек үзенә сеңдереп үсә. Күрә кызчык: карт ялгыз карчыкларның койма-капкасын төзәтә, кышкы бураннарда карын көри, мич төнлекләрендәге корымны чистарта... Ходай ризалыгы өчен, ди. Савап өчен, ди. Бүләк калдыра ул оныгына: үзендәге күркәм сыйфатларны аңа күчерә. Кемнеңдер хәсрәтен бүлешкән, егылганны торгызган, мохтаҗларга булышкан, усал җилләрдән ышыклаган Роза: «Изгелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә – балык белер», – дип яшәмәдемени! Яшәде, яши...

Зәйнуллиннарның нәсел сызыгында Вәлиулла улы Рәхмәтулла да аерым урын билидер. Булачак әти унсигез яшендә фронтка китә.

Кайтырбызмы, кайтмабызмы?

Сау булыгыз туганнар!

Ат арбаларына төялгән ир-атларны моңсу җыр озата: «Сау булыгыз...»

– Улым, сугышка кергәндә, Аллага тапшырыл. – Вәлиулла борын астына мыек та төртмәгән улының аркасыннан сыйпый. Атаның күзендә мөлдерәмә яшь. – Әзрәк ныгырга иде дә сиңа. Ашыктың, улым.

Ә бер кырыйда Рәхмәтулланың вәгъдәләшкән кызы Солтанәт сыктый. Авылда егет гомере – кыска, унҗиде-унсигездә өйләнә ул. Алар да көзгә кавышмакчы. Рәхмәтулла соңгы тапкыр сөйгәненә күз ташлый: «Көт!»

1943 елда Сталинград янында яраланып, контузия алган солдат җиде ай хәрби госпитальдә ятып, Үзигә кайтса, авылда күпме яңалык! Мәктәп директоры Хафизә апа Әмирова Чистай педагогия училищесында укыган туганының кызы Фигальне алар авылына китерткән. Яшь укытучы фронтовикны һуштан яздыра. Чибәр кыз да аңа битараф түгел, ахрысы, сөрмәле күзендә мәхәббәт яралгысы шәйләнә. Бәлки хистән дә көчлерәк акыл: «Рәхмәтулла – төпле нәсел баласы, гаилә тоткасы булырлык ир», – дигәндер. Егет өйләнешү турында сүз кузгаткач ул шунда ук ризалаша. Өйдәгеләр генә пошаманда:

– Ныгытып уйла. Сине сугышка бүтән озаткан ие, улым.

Мәликә абыстай, күрәсең, өй бусагасыннан шул «бүтән» атлап керер дип өметләнгәндер, ә монда хәлләр тамырдан үзгәрә.

– Уйладым мин, әни! – Сугыш кырыслатып, ике сөйләттермәгән егетнең инде капка төбендә аты җигелгән, арбага салам түшәлгән, дугасына кыңгырау тагылган. – Күчтәнәчләрне төенчеккә төйнәп, чыгып утырыгыз, Иске Кармәткә кыз сорарга барабыз, – дигәч, нишләсен, күнә әти-әни.

Фигальнең бала тудырмас борын итәге сабыйлар белән тула: Рәхмәтулланың яшьли үлгән бер апасының өч сабыен үстерә ир белән хатын. Үзләренең беренче балалары тугач, ул вакытта авыл советы секретаре вазифасындагы Рәхмәтулла кызын Ландыш дип терки дә, җиде айдан аны Розага үзгәртә. Каләм белән кәгазь секретарьнең үз кулында. Сыз да яз, сыз да яз! Сугыш хатирәләре күңелен нечкәрткән чакта Рәхмәтулла үзе ычкындырганмы, әллә «яхшылык теләгән» адәм сер итеп кенә Фигальнең колагына пышылдаганмы, очлы «без» беркөнне капчыкны «тишә». Госпитальдә дәваланганда, Ландыш исемле шәфкать туташы йөрәген җилкендергән икән. Сугыш кырында җаныңны суырган Газраил белән тартышканда, йомшак кулы белән сызлануларыңны бастырган фәрештәгә тап бул да хисләреңне йөгәнләп кал әле син! Акыллы хатын, көнләшеп, иренең җанын ашамый, Рәхмәтуллага болай да авыр, юклыктан-хәерчелектән өшәнгән сугыш арты авылын тергезәсе. Ә дәүләт, акыртып, халыкның җиде кат тиресен туный. Өй борынча налогка йомырка, май, йон җыеп йөрү гарьләндерә Вәлиулла улын. Ир район партия комитетына бара да:

– Йорт саен ятим, ач-ялангач бала, йорт саен ире сугышта үлгән тол хатын! Теләсәгез нишләтегез, асыгыз-кисегез, мин аларның соңгы телем ипиен тартып ала алмыйм, – ди. Аңа шунда ук «хөкем карары» укыла. «Партбилетыңны өстәлгә куй!» Ә кызыл тышлы кенәгә – теге елларда иң кодрәтле документ. Сугышта да аны ир-атлар күкрәк янында йөрткән. (Узар еллар, Розага (инде Роза ханымга) исән килеш бер тапкыр да күрмәгән икенче бер газиз кешесенең пуля тишкән партбилетын күрсәтерләр.)

– Мәгез! – Рәхмәтулла ике дә уйламыйча билетын өстәлгә ыргыта.

Соңрак гафу ителә ир, аңа колхоз йөклиләр. Кемгә дилбегә тоттырасын чамалый райком секретаре, ат урынына үзе җигеләчәк Рәхмәтулла. Тик «һава торышы» тагын бозыла: Роза артыннан туган малаен сөннәткә биргән әти кешене берәү органнарга «чага».

– Безобразие! Коммунист башың белән дини йолалар үтисеңме? – Секретарь һавада йодрык болгый. – Искелек калдыгы! Хорафатчы! Партбюрода тезләнеп, гафу сора! Хаталандым диген.

– Ата-бабам гореф-гадәте хата түгел.

– Вон кабинеттан! Вон колхоздан!

Бу юлысы аны партиядән үк сөрәләр. Күмәк хуҗалыкның ферма-абзарларындагы тишек-тошыкларны озак ямамый анысы, аңа каныккан секретарьне кәнәфиеннән аткарып, рус кешесен билгелиләр. Ә яңа түрәгә йолаң ни дә, сөннәтең ни, колхоз артта сөйрәлә, колхозга җен кебек эшләгән Рәхмәтулла кирәк.

Рәиснең өендә дә коммуна тормышы. Аларның бусагасына кемнәр генә килеп егылмый. Мәликә әбисе – «халык духтыры»: хаста-авыру аңардан шифа-дәва өметләнә, көн дә ишле гаиләне тагын да ишәйтеп өйгә халык җыела, кеше сулышыннан тәрәзә пыяласы парлана хәтта. Роза әлегә чүп-чарны иләктән или белми, сырхау апа-әбиләрнең аһ-зарын тыңлап, күз яшьләрен күреп, йөрәгенә сыйдырып бара. Өйдәге мохит, колхоз дип чапкан тынгысыз ата, бер-бер артлы туган сеңелкәш-энекәшләр, әнисенең һәрдаим:

– Син баш бала, бәләкәчләрне карарга тиеш, – дип тукуы бәлки әкияттәге кебек «ел үсәсен ай үстергәндер?» Иртә олыгайдымы икән Розагөл?

Ләкин шушы ыгы-зыгылы тормышта берсенә дә аяк атларга җөрьәт иттермәслек хыялый дөньясын ача кызчык.

Алты яшьләр чамасындагы Розаны өйдәгеләр югалта. Онык көнозын күзгә-башка чалынмагач, Вәлиулла карт тавыш куптара.

Сарай-келәтләрне, чормаларны тикшерәләр, урамдагы бала-чагадан сорашалар – кызчык юк! Инде көн кичкә таба авыша. Авыл халкы да сәнәк күтәреп эзләргә чыга. Һәркемнең күңелендә шом: бүре-фәлән генә апкитмәсен... Сугыштан соң урмандагы ерткычлар отыры явызланды: еш кына абзар-кураларга һөҗүм итәләр. Шулай даң-доң чиләк төбе кагып, этләрен һау-һау өрдертеп, авылны дер селкеткәндә, Үзинең тирә-якта «белекче» даны таралган усал Шәрипҗамалы тәрәзәдән генә:

– Ерактагы сулы җирләрдән карагыз, сулы җирләрдән! – дип кычкыра. Тәрәзә шапылдап ябыла. Монысы бүредән дә куркынычрак: «Нарасый елгада баткан булса?!»

Ә бу вакытта чакрым ераклыктагы Бикчабар күле тирәләрен әйләнеп алҗыган кызчык үләннәр арасына посып аккан чишмә кырыена чүмәшеп, җыр тыңлый. Чишмәнең тавышы әнисенеке кебек моңлы икән. Тамаша, аллы-гөлле күлмәк кигән күбәләкләр суда канат очын чылата, бал кортлары безелди, чекерт-чекерт чикерткә сайрый, ул да түгел, озын торыкларын вәкарь белән генә атлатып, ике торна якынлаша. Курыкмыйлар (гөнаһсыз сабый табигатьнең бер кисәге, сукмас-кыйнамас!), кояш җылыткан ерганактан су эчәләр.

Әнә теге югары яктагы урманнан суга сусап, кети-кети уйнарга яраткан шүрәле абзый да килмәгәе. Су анасы Бикчабар басмасында чәчен тарыйдыр. Нигә аның алтын тарагын урлаган ул малай? Роза Иске Кармәттә әнисенең әнисе – Фәсыйгөлбәяннарда еш куна. Мөгаллимә әбисе: «Кеше әйберенә тияргә ярамый», – ди әнә. Аларның өендә киштә тулы китап. Сугыштан әйләнеп кайтмаган Вәли бабасыннан калган күбесе. Тукай җыентыкларын тышыннан таный кызчык.

– Зур әни, укы, – дип, алмаш-тилмәш китереп биргәндә әбисе:

– Моны ничә кат укыдым бит инде, бәбкәм, – дисә дә, оныкныкы: «Тагын укы!»

...Көндез барып җитәсе җиренә ашыккандай кызу-кызу аккан чишмә кичкә табан салмаклана. Ул гүя бишек көе көйләп Розаны йоклата.

...Иртән өч ятимәнең төпчеге Мөкәддисә (кызчык аларны әнисенең балалары дип уйлый) битенә сулышын өреп уята.

– Сине төнә Бикчабар күле янындагы чишмәдән таптылар. Нишләгәнсеңдер анда. Сәерлегең бар инде синең.

Ачуы килгәндә тугани апасы аны гел шулай үчекләр: «Сәерлегең бар инде синең».

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев