Логотип Казан Утлары
Повесть

ШОМ (дәвамы)

Мин ниндидер махсус уйланылган мәкерле теорияләргә һич кенә дә ышанмыйм. Ләкин үзләре белештермичә милләтен кимсетүчеләр төркеме барлыгы мине нык борчый. Аларга бер генә нәрсә белән дә ярап булмый. «Шул да булдымы җыр, шул да булдымы спектакль, шул да булдымы артист?!.» Аларның бер генә максаты бар – теләсә нәрсәдән кер эзләү, яман төсмер табарга тырышу.

(Башыннан укыгыз)

* * *

Җир-Ана буларак, ул үзен һәрбер сөяме, андагы һәрбер тереклек өчен җаваплы итеп тоеп яши. Аны хафага салырга мәҗбүр иткән күренешләр озын-озак гомерендә бик күп.

Тик ул кадәресе үк булырга мөмкин дип уйламаган да иде.

Гөмбә төсле күккә ашкан бомба шартлавыннан соң аның куенында бик сәер бүреләр дөньяга килә башлады.

Телсез бүреләр...

Бүренең дә теле бар. Алар бик акыллы, күмәкләшеп яши торган җан ияләре бит. Бер-берсе белән ау вакытында аралашырга, дошман якынлашуы турында хәбәр итәргә кирәк. Ягыларының иң хәтәре, әлбәттә, адәм заты.

Телсез туган бүреләр үзләрен яклау чарасыннан мәхрүм ителде. Баксаң, аларның төп коралы үткен тешләре түгел икән! Телсез калгач та, алар күмәкләшү мөмкинлегеннән колак какты. Бер-берсен аңламаган мәхлуклар, ялгышып, куркыныч янаган урыннарга барып чыктылар. Кешеләр аларны бик ансат кына кырып бетерү, ә юаш, умырткасы сыекларын исә маэмайга әйләндерү җаен күрде. Телсез бүреләр очраклы гына килеп чыкмады.

Бүгенгедәй хәтерли Полигон – аның кыл уртасына ап-ак хач төшерделәр.

Зурны, әллә кайдан күренеп тора торганны. Аннан соң якын-тирә авыллардагы кешеләрне читкәрәк күчерделәр. Хәер, барысын да түгел. Озакламый үткәреләчәк коточкыч эксперимент өчен җитәрлек күләмдә гади халык калдырылды.

Туплар, танклар, самолётлар китереп куйдылар. Окоплар казытып, әле кичә генә малай-шалайлыкта йөргән егетләрне шунда шыплап тутырдылар.

Теге хач тирәсенә әле анда, әле монда ат, сыер, сарыкларны бәйләп куйдылар. Мескен малкайларның, күзләрен акайтып, берни аңламаган хәлдә кешнәүләре, мөгрәүләре, бәелдәүләре әле дә хәтерендә аның.

Бу тамашаның нинди максат белән корылганлыгы соңрак аңлашылды. Күктән тимер кош – самолёт очып килеп, хач өстенә атом бомбасы ташлады...

Үз гомерендә бик күп гарасатларны күрде ул. Аларның кайберләреннән соң җәй чорлары кышка алмашынды, чәчәк атып утырган гөлбакчалар боз чүленә әверелде. Әмма боларның барысы да Табигать галиҗәнаплары, йә булмаса, Галәм кылган гамәлләр нәтиҗәсендә эшләнде. Ә бу шартлауны, бу тетрәнүне кеше үз куллары белән ясаган иде.

Бомба ярылудан күтәрелгән агулы «гөмбә» котны алырлык булып чыкты. Аның өстендәге бер генә вулкан да бу кадәрле зыян китерми иде. Бомба шартлаудан соң аның давылы берничә тапкыр Җир шарын әйләнеп чыкты. Якын-тирәдәге, Полигонның үзендәге хәлләрне исә сүз белән генә әйтеп аңлатырлык түгел иде...

Урманнардагы агачларны әйтерсең чалгы белән чабып чыктылар. Күккә күтәрелгән тузан бик озак һавада эленеп торып, үзенә бомбаның барлык зарарлы матдәләрен җыйнагач, үлем өләшә торган япма булып, Полигон өстенә сарылып төште. Полигон, окопларда, танк, машина эчләренә поскан япь-яшь егетләр, аларны күрә торып әҗәл, белән очрашуга алып килгән командир-җитәкчеләр өстенә...

Аннан соң шул мескен егетләрне атакага җибәрделәр. Алар, «ура» кычкырып, бомба шартлаган урын аша үттеләр. Әнә шулай итеп кешенең атом-төш коралы, радиация белән көч сынашу сәләтен сынадылар. Хәер, ул вакытта радиация хакында үзләре дә рәтләп белмиләр иде. Бары тик санаулы бәндәләр генә аның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген аңлый иде кебек... Радиация мизгел эчендә кешеләрнең сөякләренә, эчке әгъзаларына, тәненә сеңеп калып, ашыкмый гына үзенең кара эшенә кереште.

Кырык мең чамасы хәрби, кырык мең яшь егет, тормышка өмет һәм хыяллар белән яшәүче тап-таза, имәндәй нык ир заты. Алар барысы да берьюлы үлмәде. Акрынлап, иза чигеп, куркыныч авырулар белән чирләп, берәм-берәм Җир куенына керә тордылар...

Ә атлар, сыерлар, сарыклар?! Аларның бәйдән ычкынып качарлык хәлләре юк иде шул. Бомба шартлагач та, баскан көе пешерелделәр, итләре мизгел эчендә сөякләреннән аерылды. Болары – шартлау урынына якын торганнары. Ә ерактагыларына исә кешеләр кулыннан суелып, лабораторияләрдә тикшеренү материалына әверелү «бәхете» тәтеде.

Шартлаулар Полигонны каезлый торды. Телсез бүре балалары әнә шул вакыйгалардан соң туа башлады да инде. Күрәсең, радиациянең йогынтысы аларны да урап узмагандыр.

Озак барды ул өйрәнүләр. Бигрәк тә шул бүреләр күпләп яшәгән төбәкләрдә. Иблис коралын хәрби максатлардан тыш, фәнни тикшеренүләр өчен дигән булып та шартлатып карадылар.

Ниһаять, көннәрнең берендә тындылар шикелле. Һәм менә хәзер янәдән шул афәт тирәсендә кайнаша башладылар бугай...

* * *

– Кирәк бит, ә! – Рамил тел шартлатып ук куйды. – Кем уйлаган?! Ковид чире башлангач, дөнья бетә икән дип уйлаган идем, ялгышканмын... Аннан да куркынычрагы көтеп торган бит...

– Нәрсәне әйтәсең?

– Соң, Украинаны инде. Уйламаган җирдән...

– Уйланган булгандыр ул, – дип, мин дә сүзгә кушылдым. – Бик төптән уйланган булырга тиеш. Дистә еллар дәвамында әзерлек алып барылгандыр.

– Бертуганнар бит югыйсә... – Ильяс уфтанган итенде.

– Бертуганнар арасындагы гауга, гадәттә, иң тавышлысы була да инде. Тарих андый мисалларны бик күп белә. Хәер, көндәлек тормышта да җитәрлек алар. Ветераннарга бирелгән фатирларны бүлешә алмыйча, күпме агай-эне үзара талашып, бер-берсе белән сөйләшмәс дәрәҗәгә җитте... Һәрбер низагка керосин сибеп торучылар бар. Төп гаеп нәкъ менә аларның өстендә. – Шаулап искә төшкән хатирәләрдән әллә нишләп киттем. Балачагым, өй артында күрше кызы Сәлимә белән уйнап үскән вакытларга кайткандай булдым. – Менә минем күрше кызы бар иде. Миннән бер яшькә генә зуррак. Балачактан бергә уйнап үстек, һәр эштә бергә идек. Ул елларны үзегез беләсез бит, бәрәңгене дә башта күршеләрнекен җыелышып аласың, аннан соң алар сиңа ярдәмгә керә... Туганнар да алай якын яшәми. Менә шул кыз үсеп җитте, әле студент елларында да күрешкәләп, аралашып тордык. Аннан соң ул кияүгә чыкты. Кырымда яши, диделәр. Минем аның ирен күргәнем булмады. Кинәт безнең мөнәсәбәтләр кискен рәвештә үзгәрде. Дөресрәге, аның миңа карата мөнәсәбәте. Салкынайды, ерагайды, сирәк кайтуларында аралашу рәвеше бөтенләй алмашынды. Мыскыллы, усал итеп сөйләшә бу минем белән. Соңрак Киевка күчеп киттеләр болар. Аның өчен мин генә түгел, Россиядә яшәгән туганнары да дошманга әверелде. Янәсе, без шушы тәртипләргә буйсынып, ә минем очракта хакимияткә дә хезмәт итеп, аның исәпләвенчә, олы җинаять кылабыз... Берничә ел эчендә кызыбызны алмаштырып куйдылармыни?! Гомерендә тарихның нәрсә икәнлеген белмәгән авыл баласы ул мәсьәләдә дә, халыкара сәясәттә дә белгечкә әйләнде. Кеше башын әйләндерү системасы анда бик оста эшли, конвейерга куелган...

– Бездә дә бардыр инде ул баш әйләндерүләр... – Рамил, гадәттәгечә, каршы төшсә дә, бу очракта сүзнең ни хакында барганлыгын шәрехләп тормады.

– Бар! Һәм бик күп! Тик аларда бөтен нәрсә дә гади һәм аңлаешлы. Ак һәм кара, дус һәм дошман, яхшы һәм начар. Бу – иң җиңел, иң үтемле идеология. Теләсә кайсы секта шуңа корылган. Нацизм идеяләре үзәгендә дә әнә шул гади, һәркемгә аңлаешлы гыйбарәләр торган. Игътибар итегез – алар өчен бер генә милләт бар. Бер генә тел. Бу бәргәләш исә безнең көчебезнең төрлелектә икәнлеген янә искә төшерде. Яу кырында татары да, чечены да, буряты да, чукчасы да. Мәскәүдәге түрәләр бу хакта авыз тутырып әйтә башлады. Тегеләрдә бер генә «мова», бездә исә төрлелек! Илебезнең төп көче төрлелектә икәнлеген кабат искә төшерделәр бит!

– Авызыңа бал да май диләрме әле? – Ильяс миңа тилегә караган төсле караш ташлады. – Бер телеграмм каналны күзәтеп барам. Анда җыен тузга язмаган нәрсәләрне чәйнәп утыралар. Шунда берәү төрекмән милләтле таксистның үзенә язган хәбәрен элеп куйган. Табигый, теге таксист русча рәтләп белми. Хатасыз язу осталыгы хәзерге рус егетләренең үзләрендә дә чамалы, ә чит ил кунагыннан нәрсә көтәсе? Кыскасы, җиде хәрефтән торган бер сүздә алты хата. Шул хәбәр астына меңнән артык кеше комментарий язган. Аларны укысаң, колагың шиңәрлек. Нәрсә генә әйтеп бетермәгәннәр! Әйтерсең теге мескен таксист олы бер җинаять кылган. Үзләре башкарырга теләмәгән кара эшкә алынган бер хезмәтче генә бит ул югыйсә... Берәү: «Пушкин телен болай ботарлау – кыргыйлык һәм җинаять!» дип тә өстәп куйган. Ә теге хаталы язмадан соң икенче бер хәбәр урнаштырылган. Костромада яшь гаиләдә гауга чыгып, ир белән хатын сугышканда, ялгыш кына алты айлык балаларына китереп сукканнар. Теге бала, мескен, җан тәслим кылган. Болар нишләгәннәр, дисез? Балаларының мәетен тураклап, иттарткыч аша чыгарганнар да суыткычка тыгып куйганнар. Үзләре, балабызны урладылар дип, полиция чакыртканнар...

Әлеге вакыйганы күз алдына китерүдән күңел болганып китте. Ильяс исә алга таба дәвам итте:

– Тегеләргә «Менә бу – кыргыйлык һәм җинаять!» дип язып җибәргән идем, дәшмиләр... – Безнең милләтебезгә дә мөнәсәбәт үзенчәлекле инде, – дидем мин, күптән уйлап йөргән фикерләремне әйтергә җай чыгуны кулдан ычкындырмаска ашыгып. – Шул ук вакытта үз-үзебездән оялган очраклар да җитәрлек, анысы тагын да ныграк борчый. Хәзер заманалар үзгәрде бит, ни уйласаң, шуны кычкырып әйтергә мөмкин. Социаль челтәрләр, һәртөрле интернет мәйданнары... Шуларда үзебезнең татар кешеләренең кайбер фикерләре мине кайвакыт олы хафага сала. «Татарның рәтле-юньле китабы да юк, спектакльләре дә карарлык түгел, татарча тапшыруларны әйтеп тә тормыйм. Шуңа күрә мин китап укымыйм, театрга йөрмим, телевизор карамыйм!» Үзебезнең татарлар әйткән сүз бу. Тартынмыйча, кычкырып, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп шәрран яралар. Кем өчен файдалы соң бу мәгълүмат? Һәрхәлдә, татарлар өчен түгел. Никадәр асыл затыбыз үзенең кардәшен татар мәдәниятенең, сәнгатенең мескенлегенә инандырырга маташа. Аларга нәрсәгә кирәк соң мондый гамәл? Белмим, һәрхәлдә, уйлап эшләнмидер, эмоциональ рәвештә генә чыгып киткән сүзләрдер дип ышанасы килә.

Берәр татар уңышка ирешсә, милләте өчен берәр төрле хезмәт күрсәтеп дан казанса, аңа шунда ук ябырылып, тетмәсен тетәләр. Әлеге татар кешесен күптәннән белгән, хәтта дус-ишкә санап йөргән бәндәләр аны юкка чыгаруны аеруча зур тырышлык белән, тәм табып башкара. Ничек инде фәләнне шулай зурлаганнар?! Фәлән генә бит ул! Әйе, заманында миңа күп ярдәме тиде, киңәшчем, сердәшем иде, әмма миннән узып, мондый нәрсәгә ирешүгә ни хакы бар?! Таптарга, изәргә, юк итәргә! Һәм тотына инде – эчә икән, алай икән, болай икән...

Татарлар бүген үзләре арасыннан кешене үстерүне зур бәлагә саный. Исемле кешеләр калкып чыкса, эчләре поша башлый. Яшертен һәм яшертен булмаган рәвештә интернеттагы социаль челтәрләрдә «олы эш» башлап җибәрәләр. Йомшак күңелле кешенең канатлары да сынарга мөмкин, бар өметләре шуңа...

Сине танысыннар, яратсыннар, мактасыннар өчен ике генә юл бар. Беренчесе – мескен булу, икенчесе – үлем. Мескеннәрне кызганалар, ләкин бу – уен гына. Ярар инде, язмыш моңа болай да кирәген биргән, йөрсен шунда, янәсе... Ә үлгәннәр, үзегез беләсез, ачу китереп йөри алмый. Их, тагын бераз яшәгән булса! Шулкадәр күп планнары бар иде, гел халкым, милләтем дип янды!..

Мин ниндидер махсус уйланылган мәкерле теорияләргә һич кенә дә ышанмыйм. Ләкин үзләре белештермичә милләтен кимсетүчеләр төркеме барлыгы мине нык борчый. Аларга бер генә нәрсә белән дә ярап булмый. «Шул да булдымы җыр, шул да булдымы спектакль, шул да булдымы артист?!.» Аларның бер генә максаты бар – теләсә нәрсәдән кер эзләү, яман төсмер табарга тырышу. Алар шушы гамәлләре белән әллә махсус рәвештә, әллә белештермичә татарга мескенлек хисен сеңдерә. Әгәр дә балага иртәдән кичкә кадәр «Син надан», – дип тәкрарлап торсаң, ул, ахыр чиктә моның белән килешә һәм белемгә омтылудан файда юклыгына инанган битараф халәткә төшә.

Милләтнең атрибутикасы булырга тиеш. Аңа җыр, әдәбият, матбугат, бию, театр һәм башка бик күп нәрсәләр керә. Бүген кайбер көчләр менә шушы гасырлар буе оешып килгән атрибутиканы җимерергә маташа шикелле. Татар надан – аңа барысы да гади булсын! Ул җитди текстларны укый алмый, ялкау! Татарга секс турында сөйләргә кирәк, чөнки ул тема гына кызык. Өчпочмак белән бәлеш пешерү рецепты ярап куя. Тарих, дин, әдәп-әхлак – үтә дә күңелсез, кирәксез, игътибарны җәлеп итми торган темалар. Татарның аларны ерып чыгарга акылы җитми!

Озын текстлы китаплар кирәкми – комикслар заманы! Гәрчә, комиксларга табыну Кушма Штатларда уйлап табылган нәрсә бит. Шулар нигезендә соңрак мультфильмнар, аннан соң кинолар төшерелгән. Гади рәсем белән гади җөмлә – аннан, көнбатыштан килгән шаукым. Без аны, әлбәттә, үз файдабызга кулланырга тиеш. Хәтерлим, мин бала чагында «Ялкын» журналында басыла иде ул комикслар, соңгы битендә. Әмма алар безнең әкиятләргә, безнең чынбарлыкка нигезләнгән иде.

Чыңгыз Айтматов чи дөя тиресе белән маңкортлаштыру турында язып калдырган. Бүген андый кыргый ысуллар кулланылмый. Адәми затның инстинктлары гына исән калсын өчен сүз көче дә җитә. «Синең телең беркемгә дә кирәкми, җырларың шырдый-бырдый, шәхес диярлек кешеләрең кызгану хисен генә уята, укырлык әдәбиятың юк...» Алар башка милләтләрдә дә шырдый-бырдый җырлар барлыгын искә төшереп тормый, бүтәннәрнең дә бик үк уңышлы булмаган әсәрләр иҗат иткәнлеген шәрехләми. Максат анда түгел. Максат – үзеңне бетерү, үзеңне таптау, бичара, мохтаҗ, булдыксыз итеп тасвирлау.

Татарны юкка чыгару өчен татарларның үзләре арасыннан ук «экспертлар» табыла. Гадәттә, теге яки бу юнәлештә әллә ни эш майтара алмаган бәндәләр була алар. Әлепле әртисе театрны типкәли, сәүдәгә сугылган элеккеге журналист матбугатны тар-мар итә, һәм башкалар, һәм башкалар.

Мактарга ярамый. Әгәр берәрсен мактыйсың икән, син йә куркак, йә куштан, йә сатылган. Мактасаң, сиңа оят булырга тиеш...

Дөнья белән Явызлык идарә итә. Явызлык юк икән, кызык түгел. Фәләннең баласы берәр кечкенә генә бәйгедә җиңү яулавын әйтсәң, синең әңгәмәдәшеңә берничә мизгелдән бу яңалык кызык булмый башлый. Фәләннең баласы берәр төрле бәлагә тарыганлыгын әйтсәң, энәсенә-җебенә кадәр төпченү, кызганган булып кылану, уфтану һәм сыкрану сәгатьләр буена сузылырга мөмкин.

Явызлык кешенең эчке халәтен үзгәртә. Аның эш-гамәлләренә үтеп керә. Бүген дөнья лидерлары дип исәпләнеп йөреп, шул явызлык кылучы бәндәләргә игътибар итегез. Күбесе – шәхси тормышларында бәхетсез мәхлуклар. Нәселе үзендә өзелгән Меркель, элеккеге укытучысы, карт әби белән ятак бүлешүче Макрон, кибеп-корып, эчтән кара янганлыгы йөзенә чыккан Майя Санду. Аларны исәпсез-хисапсыз санап китәргә мөмкин. Картаеп, акылын җуйган Байденны әйтеп тә тормыйм. Йөзләренә игътибар итегез – анда нур юк. Явызлык белән күңел җылылыгы янәшә тора алмый. Ул халыкара мәйдандагы лидерга да, гади генә бер адәм затына да бер үк төсле тәэсир итә, кара яндырып чыгара.

Явызлыкның тагын бер чагылышы – телеңә ни килсә, шуны сөйләү. Бүген моның белән чиксез горурланучылар бар. Янәсе, ни уйласам, шуны әйтәм, туры сүзле мин! Тик кешегә кечкенә генә тел белән бергә Ходай Тәгалә шактый зур баш мие дә биргән. Әйткәнче, нәкъ менә, уйларга кирәк. Һәр сүзнең үз урыны бар. Син иреңә дә, балаңа да бөтенесен дә әйтеп бетерә алмыйсың. Әгәр инде теләсә нәрсә әйтәсең икән, синең чолганышың сиңа кара тамгасын салып куя. Теленә килгәнне сөйләү – ахмакның эше, алдына килгәнне ашау – хайванның эше, диләрме әле?...

Дөнья күләмендә Явызлык шулкадәр котырды ки – әдәп-әхлакның әсәре дә калмады. Безнең ил Америка белән бүген генә хәрби каршылыкка кермәде. Моңа кадәр Корея, Вьетнам, Әфганстан, Сүрия һәм башка бик күп чит илләрдәге сугышларда кара-каршы очраштык бит инде. Әмма ул чакта тегеләр безне юк итү ниятләрен авыз тутырып әйтмиләр иде. Корал бирүләре дә, инструкторлар җибәрелү дә мәгълүм, тик моны күз буяу өчен генә булса да, яшерергә маташтылар, турыдан бәреп кычкырмадылар. Бүген исә әлеге тәртипләр юкка чыгарылды. Күперләр генә түгел, тар басмалар да яндырылып бетерелде. Кыямәт көне якынлашамы?!

Инде янәдән татарлык мәсьәләсенә әйләнеп кайтыйк. Милли атрибутика, дидем. Ул һичшиксез булырга тиеш. Эстраданы да сүгәргә ярамый – безнең дә шырдый-бырдый җырларыбыз булсын. Иң мөһиме – татарча! Баланың теле Әлифба белән ачыла, ул, хәреф тану белән, Тукайның «Шүрәле»сенә, йә булмаса «Торналар төшкән җиргә» ябышмый бит. Акрынлап үсә, гадидән катлаулыга таба.

Тик артык гадиләшүнең дә зыяны зур. Катлаулы әйберләргә милли кодлар, бары тик без генә аңлый алырлык менталь мәгънәләр салына. Боларны кадерләп саклау да – безнең бурычыбыз. Иң мөһиме – күңел тарлыгына бирелергә ярамый.

Без тар даирәдә яшибез, бер-беребезне шәхсән беләбез. Шуңа күрә бер-беребезгә карата мөнәсәбәтләр дә бик кискен төсмер ала. Хөсетлек, көнчелек – һәрбер халыкка хас ул. Без бу очракта искәрмә дә, чиктән ашкан дәрәҗәдәге мисал да түгел. Бер-беребезгә карата ихтирам хисен тәрбияли алсак, без бүгенге каршылыкларны җиңәрбез төсле. Минемчә, эшне шуннан башларга кирәк.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев