ШОМ (дәвамы)
Адәм баласына җирнең һәр карышы кадерле иде. Җир йөзенә яралганнан бирле кешеләр Аны бүлгәләргә, тарткаларга кереште, үзенә тиешлесен чикләр белән аерып куйды. Бусы минеке, тимәгез, янәсе! Тик, нигәдер, акыллы гына күренгән бу затларның күңеленә хөсетлек, комсызлык кебек гайрәтне чиктерә торган сыйфатлар да салынган. Бер-берсе билгеләгән чикләр белән килешмичә, канкоеш аша үзләренә тереклек мәйданын киңәйтергә керештеләр.
* * *
Адәм баласына җирнең һәр карышы кадерле иде. Җир йөзенә яралганнан бирле кешеләр Аны бүлгәләргә, тарткаларга кереште, үзенә тиешлесен чикләр белән аерып куйды. Бусы минеке, тимәгез, янәсе! Тик, нигәдер, акыллы гына күренгән бу затларның күңеленә хөсетлек, комсызлык кебек гайрәтне чиктерә торган сыйфатлар да салынган. Бер-берсе билгеләгән чикләр белән килешмичә, канкоеш аша үзләренә тереклек мәйданын киңәйтергә керештеләр. Һәр карыш җир өчен аяусыз сугышлар башланды, кешеләр бер-берсен гаиләләре, алай гына да түгел, ырулары белән суеп чыгарга гадәтләнделәр. Ерак гасырлардан бирле Хода бәндәләре бертуктаусыз үтерү һөнәрендә осталыгын чарлады, көндәш-ягыларын уздыра-уздыра коточкыч кораллар уйлап чыгара торды...
Ә бер көнне... Бер көнне ул бәндәләр шундый корал ясады ки, аны сынау Җирнең бөтен тармагында сизелде, үзәгенә үтеп керде, урталай ярылырдай халәткә җиткерде. Атом бомбасы дип атап йөртелгән әлеге галәмәтнең үтә дә куркыныч икәнлеген шул чакта ул бөтен барлыгы белән тоемлады. Тик кеше дигәнең генә моны аңламады шикелле. Алар, алларын-артларын карап тормый, бомбаларының куәтен арттыра тордылар. Шартлау ни дәрәҗәдә көчлерәк булса, шатлыклары да шул дәрәҗәдә күбрәк иде. Кешелеккә, үзләренә никадәр зыян салуларын белдеме икән болар? «Бомбалар патшасын шартлаттык!» – дип шапырынганда, аның сөреме бөтен Җир шарын берничә мәртәбә әйләнеп чыкканын сизделәрме?
Гомумән, Ул белгән адәм затларымы соң болар? Аның куенына өннәр казып, шунда тыгып шартлатып карадылар бомбаларын, һавадан да ташладылар, тагын әллә нишләтеп бетерделәр. Һәр сынау вакытында Ул тетрәнеп, яман ыңгырашып куйса да, моңа берсе дә игътибар итмәде.
Ә бит кешелекнең дә самими чагы бар иде... Аннан теләктәшлек өмет итеп, куенына бомба түгел, тавык йомыркалары салалар иде. Имеш, шушылай итеп Җир-ананы юмаласак, уңышы да мул булыр, игеннәр күкрәп үсәр...
Җир атасы – Җирән сакал!
Җир анасы – Асылбикә!
Түбәсенә туклыгын бир,
Ил өстенә муллыгын бир,
Ил эчендә безгә дә бир!
Башлыйк теләкне,
Күтәрик беләкне, –
Кояш, шаһит бул!...
* * *
Фаилләр коттеджының бусагасын атлап керү белән, йөзгә кайнар мунча һавасы бөркелгән төсле булды. Күрәсең, көзнең дымлы салкыны калын диварлар аша үтә алмый, эчтәге җылылык та беркая да китми. Диварлар чыннан да нык иде, кирмән, диярсең! Эчтә шактый кысан булып чыкты. Йорт дигәненең аралыклары бик тар, бер-беребезгә этелә-төртелә атларга туры килде.
Кухня зал белән тоташтырылган, ул да бик җыйнак. Икесенә бер тәрәзә, анысы да бик кечкенә. Зал ягына ике ишек чыга – мөгаен, йокы бүлмәләредер. Берсенең ишеге ачык, идәндә утырган көе Рамилләрнең кызлары белән Ильясларның уллары уенчыклар белән маташа.
Уенчык?! Тукта әле, нинди уенчык?! Фаилләрнең балалары юк лабаса! Йөрәк янә әллә нинди куркыныч бер хистән кысылып куйды.
Әллә соравымны кычкырып әйттем инде – Наиләнең үтә дә кырыс карашын күреп, имәнеп киттем. Ул миңа текәлгән, гүя уйларымны укый кебек. –
Апалар килгән иде, балаларының уенчыклары ул, – диде тегесе, юеш кулларын алъяпкыч итәгенә сөртеп. – Әйдәгез, мантый пешергән идем, суына.
Табынга утыргач, киеренкелек бераз кимеде шикелле. Фаил шәп кенә көмешкә чыгарды, хәтта үзе дә аз-мазлап авыз итеп утырды. Ни гаҗәп, Наиләсе аңа җикеренми, ут чәчрәгән күзләрен төбәп, рюмкадан ераграк торырга кушмый.
Шулай да, табынга җан кергәнче хәтсез вакыт үтте. Телибезме, юкмы, барыбер һәрберебез ирле-хатынлы архитекторларның иҗат җимешен өйрәнүдән туктый алмадык.
– Эчтә дә минимальлек икән, – дип сузды Рамил, ике генә комфоркадан торган газ плитәсенә текәлгән көе. – Моның берсендә Фаил, сиңа, икенчесендә Наилә үзенә ашарга пешерәдер, әйеме? – Без икебез дә бер үк нәрсәне ашарга өйрәнгән, – диде һич кенә дә үпкәләмәгән Фаил. – Газны экономияләргә дә бик җайлы.
– Ә нәрсәгә экономияләргә соң аны?! – Ильяс, эчелгәннән «җеби» төшеп, утырган урынында җәелеп үк киткән иде. – Кемгә кирәк синең ул газың?!
– Кирәк инде... Кытай ала, ди, Төркия, Һиндстан...
– Алыр да шул. Шалкан бәясеннән! Бездә ул газ беткәнме?! Себер шуның белән тулган. – Ильяс, кулъяулыгын чыгарып, маңгай тирен сөртеп куйды.
– Тулса ни?! – Рамилнең Ильяс белән адым саен бәхәскә керүе ачуны ук чыгара башласа да, түзәргә туры килде. Кысылсам, миңа да ябышачак, көт тә тор.
– Әнә, берничә ел элек... Хәзер инде кайчан икәнлеген хәтерләмим... Лениногорск районында бер хатын биш баласы белән өйләрендә янып үлде! Биш бала! Янгын чыгуның сәбәбен беләсезме? Тимер-томыр, чыбык кисәкләреннән электр белән җылыта торган бер нәрсә әмәлләгәннәр. Кибетнеке түгел, үзләре ясаган. Төнлә кыска ялганыш булып алган да, ут чыккан. Ник өйләрен электр белән җылытканнар? Җавабы гади – җәй көне үк, газга бурычлары җыелуны сәбәп итеп, боларның торбаларын кисеп киткәннәр. Биш бала гомере хакында уйлап та бирмәгәннәр!
– Биш түгел, алты, – дип аваз салды минем хатын. Шөкер, аның да, Рамил төсле, белмәгән нәрсәсе юк. – Алтынчысы кунакта булган, шуңа гына исән калган. Хәер, бу очракта исән калуга шатланыргамы, юкмы, белмәссең... Әнисе утызга да җитмәгән кыз иде...
– Кай арада шулкадәр бала табарга өлгергән! – дип тел шартлатты Сания.
– Эчкәннәр, имеш. «Неблагополучный» диләрме әле?
– Андыйларга Ходай балаларын да өеп бирә, кайберәүләргә әнә... – дип, үзе дә сизмәстән сүз башлаган Альбина кинәт тотлыгып калды.
Наилә, үзенә карата киная төсле әйтелгән бу сүзләрдән кызарып чыкты, әмма сер бирмәскә тырышты, табындагы ризыктан авыз итәргә кыстый башлады.
Альбинасына ярдәмгә Ильяс ашыкты – берни булмагандай, баягы сүзен дәвам итте:
– Менә безгә телевизордан Европа халкы кышын катып үләр дип, көн дә тукып торалар. Имештер, өсләренә җылы киемнәр киеп йоклыйлар, утын сатып алалар, басудан сыер тизәге генә җыймыйлар инде! Әйтерсең безгә андагы фрау белән мамзельләрнең ничек кыш чыгуы кызык! Нигә берәр төрле Курск яисә Тамбов өлкәсендәге авылда гомер итүче баба Валяның хәлләрен белешмибез?! Россиянең бөтен төбәкләренә дә газ кертелгән дип уйлыйсызмы? Юк, чыннан да сыер тизәге җыеп ягучылар да җитәрлек. Бигрәк тә Урал аръягында.
– Газ бетәр дип куркалардыр, күрәсең...
– Себерне күз алдына китерәсезме? Очы-кырые юк бит аның! Мин Якутиягә очканда самолёт, иллюминаторыннан карап барам – аста ник бер юл әсәре күренсен, шәһәрләр хакында әйткән дә юк. Офыкка кадәр бушлык сузылган. Җәй көне иде, кая карама – яшелле-мөшелле төсләр, тайга-мазар булгандыр, күрәсең. Ул елгалар, мин сиңайтим! Әле бит ул самолёттан караганда шундый зур күренә, без җирдән ун чакрым биеклектә... Вәт. – Ильяс сүзенең очын җуйды бугай. Аңлашыла инде – кичәгедән соңгы махмыр моның. Бер чәркәдән ук тир бәреп чыкты. Тир чыга дип, чир чыга... – Шунда мин үз-үземә сорау бирдем, җегетләр, мин әйтәм, сез, тинтәк көтүе, шушындый илне җиңәбез дип уйлыйсызмы?! Үзебезнең дә аның кайбер почмакларына барып җитә алганыбыз юк, сез шушы киңлекләрне ансат кына кулыгызга төшерергә ниятлисезме?!
– Барысы да синең төсле ватанпәрвәр булса иде... – Рамил кинәт кенә тирән уйга батып калды. Әллә көмешкә галәмәте, әллә чыннан да, фәлсәфәгә кереп китеше...
– Барысы да була алмый, – дидем мин, үзем дә сизмәстән боларның сафсатасына бирелеп. – Элек тә булмаган, хәзер дә була алмый. Кулдагы бармаклар да төрле, кешене әйткән дә юк. Адәм баласының яшисе килә шул. Аллаһы тарафыннан салынган бу табигый тойгыны бер генә нәрсә белән дә юкка чыгарып булмый... Инстинкт дип атала ул...
– Мобилизация игълан ителгәч тә, көтүләре белән чит илләргә агылган бәндәләрне дә шул тойгы белән акларга, дисеңме? – Рамил хәзер минем белән сүз көрәштерергә әзерләнде бугай.
– Мин беркемне дә акларга да, гаепләргә дә җыенмыйм. Һәркемнең үз язмышы, ул аны үзенә бирелгән тәрбия, белем һәм башка бик күп нәрсәләргә таянып, үзе билгели. Кемгәдер мобилизация дә кирәк түгел, ул инде күптән үз теләге белән тегендә, сугышта. Чөнки тумышы белән сугышчы, аның язмышы шулай язылган. Аңа акча да, дан-шөһрәт тә, орден-медальләр дә кирәк түгел. Ул үлемнән дә курыкмый. Яу кырында һәлак булу – аның өчен иң олы бәхеттер дә әле. Ул яугир язмышын сайлаган. Гомер-гомергә андый кавем бар, алар милләткә карап бүленми. Шул ук вакытта бу дөньяга шагыйрь булып яралган кешеләр дә бар бит. Ә шагыйрь – гуманист дигән сүз. Игенчесе дә кирәк, итекчесе дә. Теге син әйткән качаклар – аларны һич кенә дә гаепләргә ярамый. Кешенең тормышында әллә нинди хәлләр булып ятарга мөмкин, без аларның барлык нечкәлекләрен дә белмибез. Һәрхәлдә, мин аларның язмышына кызыкмыйм...
– Да, безнең үзгә ватаныбыз юк шул, кайбер милләтләр төсле, запас тоткан җирләребез дә булмады, – дип көрсенде Ильяс.
Һәм бу сүзләрендә шул үзгә ватанлы кешеләргә кызыгу чалымнары ялтырап китте төсле.
– Үзгә ватан кирәкми. Үзебезнеке бар, Аллага шөкер. Ә запас дәүләт тотучыларга килгәндә... Әллә син аларга анда бик ансат дисеңме? Хәзер моннан качып китүчеләргә диюем. Ул җирләрдә дистәләрчә еллар буе төпләнеп яшәгән милләттәшләре өчен алар, хәзер качып килгәннәр, килмешәк рәвешендә кабул ителә. Чөнки монда рәхәт чакта берсе дә анда талпынмады бит. Шул ук яһүдләрне алсаң, алар Израиль дәүләтен сугышып төзегән, андагы фәләстиннәр белән аяусыз көрәш алып барган. Бүген ул җирләр ал да гөл, ә элек ком чүле җәйрәп яткан. Язга чыккач, яһүдләр үстергән яңа бәрәңге ашыйбыз бит. Ком чүлендә ансат кына уңыш алып булмыйдыр, күп хезмәт куелгандыр. Су сибәр өчен дистәләрчә чакрымга сузылган арыклар төзелгәндер. Һәм менә хәзер, әзергә бәзер дип, безнекеләр килеп төшә...
– Болар мине аңлыйлармы икән дип, табындагыларга текәлдем.
– Сагыш, – дип, Наилә әллә минем сүзләремне куәтләде, әллә үзенең фикерен алга сөрергә ниятләде. – Беркем аңлатып бирә алмый торган хис бит ул. Кендек каны тамган урынга тартыла кеше. Мин, туган авылыма кайтып килсәм, әллә ничек көч җыйган төсле булам. Кәефләрем күтәрелә, күңелне биләп алган шом тарала... Бу арада ул шомлану тагын да арта төште кебек...
– Шомланырсың да шул, – дип куәтләде аны кинәт ире. – Тыныч яшәргә телисең икән – сугышка әзерлән дигән гыйбарәгә нигезләнеп гомер итүче кешелек дөньясыннан нәрсә көтәсе?! Бүген генә дә җир йөзендә илледән артык кораллы бәрелеш бара. Һәрбер сугыш солых белән төгәлләнә, дисәк тә, бу хакыйкатькә хилафлык шул. Төтәп яткан конфликтларга берәрсе чак кына һава өреп җибәрә дә, ул янәдән дөрләп кабына. Үзебез тирәсендә генә дә күпме бит алар! Ә инде тыныч урын эзләп, ватаннарын ташлап китүчеләргә килсәк... Кая качып котылырга уйлыйлар соң? Картаны ачып карасагыз, иң күп кораллы бәрелешләр нәкъ менә җылы якларда, җәннәт төсле тоелган урыннарда тупланган. Гомер-гомергә шулай булган...
– Безнең болгар бабаларыбыз үз заманында, монда тынычрактыр дип, салкын кышлы якларга күченеп китсә дә, дәүләтләрен тар-мар ителүдән саклап кала алмаганнар... – Рамилдән дә бер юньле сүз чыгу минем йөрәгемә сары май булып ятты. Ләкин гомер-гомергә аз сүзле Фаилне бу мизгелдә туктатырлык түгел иде, ул йомыкый, оялчан кешедән ялкынлы ораторга әйләнде дә куйды.
– Кешелек дөньясы бер-берсен үтерү чараларын шулкадәр чарлаган ки, планетабызның бер генә почмагында да котылып калу мөмкин түгел. Шуңа күрә әллә кайларга кубарылып күченеп китүчеләр ахмактыр, минемчә!
– Туктале, – дидем мин, эчемә җылы йөгерүен тоеп. Иртәнге хәтәр тойгы янәдән баш миемне бораулап алды. – Син нәрсә, дөнья күләмендәге җитәкчеләр шул дәрәҗәдә ахмак дип уйлыйсыңмы? Атом-төш коралын куллануларына чынлап торып ышанасыңмы? Әгәр алай итсәләр, беркемгә дә котылу юк бит...
– Күрмисеңмени син, хәзер бара торган уенда ни дәрәҗәдә югары ставкалар икәнлеген?! Ике арадагы күперләр яндырыла, вәгъдәләрнең, халыкара килешүләрнең кирәге сукыр бер тиенгә калды. Бу кадәр кылануларның ахыры-чиге булыр кебек. Әмма ул бер дә уртага салып сөйләшү рәвешендә тәмамланырга охшамаган...
– Ә нәрсә?! – Рамилнең йөзендә усал елмаю иде. – Нәрсәгә кирәк соң ул атом-төш бомбасы?! Күпме акча, күпме көч түгелгән, күпме кеше гомере бәрабәренә ясаганнар бит аны. Тик кенә ятсын өченме?! Арт саннарын көйдереп алсак, белерләр иде безнең болай сөйләшергә ярамаганлыгын!
– Куркытып утырма әле, зинһар өчен! – дип кинәт чәчрәп үк чыкты Сания, һәм, табыннан сикереп торып, җил-җил атлап, баласы янына ашыкты.
– Без барыбер җиңәчәкбез, – дидем мин, табындагы шау-шуны бераз басарга тырышып. – Безнең башка чарабыз юк. Бәһасе зур булыр, әмма җиңү таңы һичшиксез килер. Сез әйткән атом-төш коралы белән түгел, андый гамәлне безгә беркем дә кичермәс. Җиңелүне дә кичермәс. Балаларым, оныкларым мескен халәттә гомерләре буена хәерчелектә репарацияләр түләп ятуын теләмим мин. Атом-төш бомбасын кулланырлык ахмаклар хәленә төшүебезне дә теләмим. Ә җиңүнең бәясе бар, анысы бәхәссез. Һәм ул аналар кайгысы булып әйләнеп кайта... Күптән түгел Кавказдагы бер төбәктә булдым. Сәхнәгә яу кырында батырларча һәлак булган каһарманның әнисен чакырдылар. Озын буйлы, ябык кына гәүдәле, гел кара киемнәрдән. Куллары белән йөзе генә күренеп тора. Башын горур тота. Аягында биек үкчәле түфли. Үзе дә япь-яшь кенә, утызның аргы ягына чак кына чыккандыр. Ул еламады. Ул бик гади, бик тормышчан сүзләр әйтте. Сез аның йөзен күрсәгез... Ул – әйтеп бетергесез Ана кайгысына һәйкәл төсле иде. Әйтерсең мәрмәр таштан оста сынчы уеп ясаган. Күзләре тирән сагыш чоңгылына төшеп, төпкә баткан. Биредә аның сурәте генә, шәүләсе генә сыман, ә җаны... Җаны мәрхүм улы янында, Ана үзе дә күптән мәрхүм төсле. Әмма сер бирми, башын горур тота. Бер генә урында аның күзеннән яшь тамчысы атылып чыкты. Шул мизгелдә генә ул безнең яныбызга кайтты шикелле...
– Әниләр газап чикмәс өчен атом бомбасы уйлап табылган да инде, – дип, мине дорфа рәвештә Рамил бүлдерде.
– Тартып керик, егетләр. – Бу киеренке хәлдә минем башыма бүтән тәкъдим килмәде.
Баласы янында кайнашкан Саниягә күз ташладым. Янәшәдә үк уенчыклар аунап ята. Барысы да өр-яңа, әле генә тартмаларыннан чыгарылган. Төрле-төрле һәм бик күп. Гаҗәпләнеп, табында утырып калган Наиләгә борылдым. Ул миңа бораулап карый, карашымның кая юнәлгәнен күргәне әллә кайдан сизелә. Ут сирпегән карашы җанымны өтеп алган төсле булды, бу сүзсез дә аңлашыла торган электромагнит сигналы төсле иде. Әйтерсең Наилә минем уйларымны укып бара, минем гасабилануымны тоя, куркуымны сизә...
– Апаларның балаларына дип шулай күп итеп уенчыклар алып куйдык, – диде ул, сүзләрен бик саран гына теш арасыннан диярлек кысып чыгарып. – Берничә көнгә кунакка калган чаклары да булгалый. Аллага шөкер, уенчык алырлык кына акча эшләп торабыз...
Мин дәшмәдем, тик Наиләнең бу сүзләре аңлатудан бигрәк аклануга тартым иде. Янә бер тапкыр йорт эчен күздән кичердем. Аркам буйлап каз тәне йөгерде. Башымны түшәмгә бәрергә курыккан төсле иелә төшеп, ишеккә таба атладым.
Урамда инде эңгер-меңгер. Тирә-якта тынлык хөкем сөрә. Кара көзнең дә үзенә генә хас матурлыгы бар, бигрәк тә синең урының җылыда булса. Урамга чыгып, бераз чирканчык алып, мич ягылган өйгә керүгә ни җитә?! Әле, җитмәсә, түбә калайларына тып та тып яңгыр тамчылары да тамгаласа...
Чыгып, иптәшләрем янына чүмәштем. Кайдандыр килеп чыккан җил тирә-юньдәге агачларга бәрелде, аларны шаулатып, урман өстеннән Иделгә таба йөгереп китте.
– Бүреләр күптер монда? – дип аваз салды Рамил.
– Юк. Бүреләр биредә күптән юк инде. Аларны атып бетергәннәр. Дуңгызлар гына калды. Кабан дуңгызлары. Урманга чыккач, актарылган җирләрне күрсәгез, ул аларның эше булыр. Ә бүреләрне бетергәннәр... – Фаилнең тавышында мескен ерткычларга карата кызгану хисе тоемланып китте. Мин янәдән аның нык үзгәргәнлеген шәрехләдем. Юк, дөньядан гали архитектор түгел бу хәзер. Философ дияргә дә мөмкин. Шушы халәткә керерлек дәрәҗәдә үзгәрер өчен кешенең башы нәрсә кичерергә тиеш икән?!
(Дәвамы бар)
"КУ" 03, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев