ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повестьның дәвамы)
– Тукайның берәр шигырен сөйләгез! Шунсыз уздыру юк, – ди Кашапов Газизҗан. – Ә-ә, ятламадыгызмыни? Мәгез, алайса! Малайлар учындагы туфракны чиләкләргә томыра. Бу хәл әллә ничә мәртәбә кабатлана, кызлар елап бетә. Тукайны яратуын әнә шулай белдерә Газизҗан. Әлеге тамашаның шаһиты Роза сулышы кабып, өенә чаба.
2. «Тукай безнең авылныкы»
Таулар... Ник алар аны үзенә тарта икән? Балачакта бу хакта ул ни уйласын, сабый фәлсәфә кора белми. Соклану, ярату, таң калу – әлегә шул гына. Ә яши-яши Роза аларның хикмәтен аңлар: Таулар кешенең күңел офыгын киңәйтә, биеклеккә алып менә, болытларга орынган түбәсе җаныңны күкләр белән тоташтыра икән.
Дөнья буйлап сәяхәт иткәндә, ул Һималай, Тянь-Шянь, Кунь-Лунь, Эверест кебек шанлы тауларны күрер, әмма туган авылы таулары белән Урал таулары дөньяда иң матурлары булып хәтергә уелыр. Беркөнне болында уйнаганда, Газизҗан исемле малай: «Тукайның
«Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән», – дигән шигыре безнең Үзи турында бит», – ди.
Бала-чагага ни, Газизҗан нәрсә генә сөйләсә дә – барыбер, ә менә бу «ачыш» Розаны шаккатыра. Чын мәгәр, дөрестер, Үзи авылы тау итәгенә җәелгән, чишмәсе дә «аяк очында» гына! Кармәт әбисеннән әллә ничә тапкыр кабатлаттырды әлеге шигырьне, ник ул: «Сезнең авыл турында», – дип әйтсен. Газизҗан инде Розага абый кеше, кыз беренче сыйныфка, ә малай өченчегә бара, аның китапханәдә укымаган китабы юк, телендә гел шагыйрьләр сүзе, үзе дә шигырь яза, ди. (Әтисе сугышта үлеп, әбисендә тәрбияләнгән ятим киләчәктә Газиз Кашапов-Үзиле тәхәллүсе белән әдәбият дөньясында танылачак дип берәрсе юрадымы икән ул чакта авылда?)
Кыз кочагыннан ташыган сөенечен кочаклап, өйләренә йөгерә:
– Әни, әни! Габдулла Тукай безнең авылда туган, ди, Маһруй әби Газизҗаны!
Һәр укучысының күңеленә ачкыч яраткан укытучы ничек «юк!» дип кырт киссен!
– Кызым, Габдулла Тукай – барыбызның да яраткан шагыйре. Әнә күрше Сөнчәле авылында да таулар биек, алар да аны безнеке дияргә мөмкин. Әтиең олы апасы Гадилә янына Свердлау якларына китмәкче. Кунакка. Анда Урал таулары хәттин биек икән. Уралдагы татарлар да, шәт, Тукайны безнеке дип саныйдыр. Газизҗанны ялганчы дип үртәмә берүк, Апушны үзенеке итәсе киләдер инде аның, икесе дә шыр ятим. Кырлай тудырган Тукай бабагызны, кызым. Хактан да, Арчада шундый авыл бар. Хәсән атлы абыең да – зур шагыйрь. И Аллам, еракта әле ул, еракта. – Әнисенең күзендә яшь бөртекләре җемелди. – Безнең туган ул Хәсән Туфан. Нахакка хөкем иткәннәр, бичаракаемны. Монысын үскәч аңларсың инде, кызым.
Аңлыйсын әллә кайчан аңлаган Роза: Кармәт әбисе аны сөргендә, сөрген – бер гаепсезгә сөрелгәннәр җире, бәбкәм, ди. Артыгын сөйләми, анысын да «үскәч»кә калдыра.
Күрәселәр алда икән! Үзи халкы гомер-гомергә кое суы эчми, җәен-кышын чәйлеккә чишмәдән ташый. Авыр күтәреп имгәнер димәгәннәр, бот буе кызларны да көянтә-чиләк астырып, «көмеш су»га йөрткәннәр. Чиләге җиргә тия-тия, ярты суы түгелә-түгелә кайта кыз бала. Бер генә мәртәбә барсаң икән әле! Әти-әни генә гаеплеме икән соң? Сугыш ярасы төзәлмәгән авыр заманалар, һәр йортта җидешәр-сигезәр (унар!) оланшак. Эләксә – иң зурысына эләгә. Алтымы сиңа, тугызмы, син – «зур кеше!» Розага да су юллары таныш. Өйалдындагы бак бушады исә, аны җәлт кенә тутырасы.
Түбән яктагылар өчен чишмәгә тар гына басмадан йөрешле. Әйтерсең сират күпере! Шуннан таймыйча, егылмыйча туп-туры басып чык. Иңнәрендә чиләкләрен уйнатып, ике дус – Замирә белән Шәмсенур суга килә. Алар – Газизҗан яшьтәшләре. Замирә – ятимә, әнисе бүтән ир белән никахлашкач, кызын әбисе белән бабасына ташлап китә. Йөзенә ай нурының кершәне ягылган диярсең, чибәр Замирә! Ә өстендәге күлмәге! Апасы Мәрвия – оста тегүче, сеңлесен курчак кебек киендерә.
Ә басмада... басмада әтәчләр сыман ике малай кукрайган. Учларында балчык! Кашапов Газизҗан белән Волков Газизҗан – адашлар. Рус түгел лә Волков! Аның патша армиясенә хезмәткә алынган бабасы русча ярты сүз белмәгән. Стройда моңардан:
– Фамилияң ничек? – дип сорыйлар икән.
Нәрсә ул «фамилия» дигәнең? Егет аптырап баш кашый. Кушаматлары бүре инде аларның. Ул татарча:
– Бүре мин, – ди, – бүре!
Авызын күккә терәп, бүре булып улап та күрсәтә рекрут.
– Понятно, ты Волков, – ди командир. – Так и напишем в документах.
(Үтәр еллар. Газизҗан Волков Мәскәү астындагы Космик тикшеренүләр үзәгенең иң җаваплы җитәкчесе булып китәр.)
Менә адашлар сүзсез генә кызларны күпердән уздыра. Ә кире менгәндә, аларга сукмак «бикләнә». – Тукайның берәр шигырен сөйләгез! Шунсыз уздыру юк, – ди Кашапов Газизҗан.
– Ә-ә, ятламадыгызмыни? Мәгез, алайса!
Малайлар учындагы туфракны чиләкләргә томыра. Бу хәл әллә ничә мәртәбә кабатлана, кызлар елап бетә. Тукайны яратуын әнә шулай белдерә Газизҗан. Әлеге тамашаның шаһиты Роза сулышы кабып, өенә чаба.
– Әни, әни! Тыңлале, «Туган тел» шигырен дөрес сөйлимме мин?
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле...
Кармәт әбисе күңеленә сеңдергән шигырьнең өтеренә хәтле ятлаган ла ул. Әгәренки «басма сакчылары» каныкса – тотлыкмыйча ярып салыр... Йа, Маһруй Газизҗаны ник аңа каныксын да, ник чиләген пычратып, балчык атсын, Роза сөйкемле укытучысының кызы лабаса!
Дәрестә Тукай әсәрләрен яттан сөйләгән Фигаль апаларын йотлыгып тыңлый класс. Илленче еллар уртасында мөгаллимнең илаһи затка тиңләнгән чагы. «Акай күзле шайтан» – телевизор юк, интернет юк, нибарысы китап һәм Сүз кодрәте. Болардан да көчлерәк «тәрбия коралы» дөньясында да юк!
Газизҗанның да кызларга «бәйләнүе» усаллыктан түгел. «Бел инде син Тукайның берәр шигырен, бел!» Белә кызлар, белә. Алар горур, алар малай-шалайның әмеренә буйсынырга гына теләми.
– Зур әни миңа «Туган тел»нең соңгы куплетын да укый. Нишләп анысын сөйләмиләр соң, әни?
– Кайчандыр бер сөйләрләр, кызым.
Анасының җавабына киләчәк соңлап кына үз төзәтмәсен кертер. Һәм Розалар, Газизҗаннар буыныннан яшерелгән дүртенче куплет йокымсыраган татарның бәгырен теләр.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам;
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкәмне, Ходам!
(Дәвамы бар)
"КУ" 03, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев