Логотип Казан Утлары
Повесть

ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повестьның дәвамы)

Кисәтә дигәннән, түгәрәк җитәкчесе кызны бастырып-бастырып орыша: – Зәйнуллина, кая берәр яңа әйберең? Каләмеңне күгәртәсең бит. Ник язмыйсың, ә? – Вакытым юк, Мәхмүт абый. – Шушы яшеңнән нинди вакыт сиңа?! Үкенерсең, Зәйнуллина! Вакытның койрыгы кыска – тоттырмас беркөн!

(Башыннан укыгыз)

4. «Яз, син сәләтле, яз»

Урамда картлар да баш иеп сәламләгән абруйлы мөгаллимә капылт кына укытуыннан туктый. Авыл халкы өчен күңелсез хәбәр: Фигаль балаларга дәресен сеңдереп аңлата, аннары, укучы белән укытучы арасында җылы бар, ярату бар, бу сирәк хәл. Үсмер Роза инде аңлар яшьтә: әнисенә читен. Аның өчен таңнар иртә ата, ә кояш соңлап кына байый. Кышкы суыкларда ярты төндә мич ягып, ызба җылыту, сыер саву, казан асып ашарга пешерү, дүрт баланы тәрбияләү. (Алда бишенчесе, ә яман шеш белән авыруы ачыклангач табиб: «Әгәр тагын тудырсагыз, бу чирдән котыласыз», – ди һәм хатын алтынчысына тәвәккәлли.) Укыту бөтен вакытын суыргач, ул «укучыларга игътибарым кимер», дип борчылып, авыл китапханәсенә күчә. Яңа эше дә җиңел түгел. 60 нчы елларда халыкның бердәнбер белем чыганагы – китап. Китапханәдә кич буе ут сүнми. Әйтерсең анда дәресләрнең дәвамы: «Апа, миңа әкият кирәк! Апа, мин маҗаралар яратам! Апа, шигырьләр китабы бирегез әле!» Укыдым да кире тапшырдым түгел, Фигаль апалары әсәрнең эчтәлеген сөйләтеп тикшерә, бу Розага да кагыла. Кем китапны «су кебек эчә» дисәләр, алар икәү: берсе – ул, ә икенчесе – Кашапов Газизҗан. И-и, аның белән ярышырлыкмыни! Җиденче класста укыганда ук «Татарстан яшьләре»ндә аның мәкаләсе чыккач, мәктәп директоры Рәхимҗан абый Вафин иртәнге линейкада:

– Газизҗан – безнең горурлыгыбыз, – дип мактый. Кыяр-кыймас кына каләмгә тотынган Розаның да район газетасында язмалары еш басыла. Үзәк матбугатына ерак шул әле! Әмма авыл күзендә Зәйнуллина Роза – талант! Ул мактауларга эреп борын чөйми, бары тик үзен «бөек иҗатчы» итеп кенә тоя.

Әдәбиятка гашыйк шигъри җанлы әнисе китапханәдә нинди генә чаралар үткәрми. Хәтта ки, хатлар язып, Казан тиклем Казаннан язучы Мирсәй Әмирне китертә. Аның «Саф күңел» әсәрен кулдан-кулга йөртеп укыган укучылар өчен чын бәйрәм! «Кем язучы була?» Каләм тибрәткән һәрбер бала әлеге сорауга җавап эзли, әле аңа маңгаена шапылдатып әйткән: «Талантлысы», дигән сүз аңлашылмый һәм «беренче чиратта талантлысы» дигәндә дә, чиратның икенчесен, өченчесен, дүртенчесен санарга кирәк. Язучыдан киңәшләр ява гына! Нәкъ менә шуның берсе гомер буе Рәхмәтулла кызының үзәген өзәчәк: «Иҗат өчен вакытыгызны кызганмагыз!» Ул төзегән тәкъдирмени, ул язган язмышмыни, аның җилкәсенә олау-олау йөк аударачаклар. Күтәр, җигел, тарт! Зарланма һәм уфтанма! Дөнья мәшәкатенә күмелдең икән, язам димә! Каләмеңне читкә этәр!

Вакыт Галиҗәнабы газиз иҗат өчен минутларын-сәгатьләрен бүлеп бирәчәк аңа. Соң гына, бик соң гына...

Ә хәзер... Алар бәхетле, нинди зур язучы белән очраштылар. Иренмәгән Мирсәй абыйлары, Татарстанның иң ерак авылы Яңа Үзигә килгән. Шатлыгы шәфәкъ кызыллыгы төсле бит очына ягылган Газизҗан нишләптер Розага иярә. Ә кыз элдертә генә, чөнки «юеш борыннар» – сеңелкәш-энекәшләр өчен ул күз дә, колак та.

– Мин дә киләчәктә танылам. – Егет (әлбәттә, егет! Үзидә җидееллык кына мәктәп, шуңа күрә ул Иске Ибрай авылында югары классларда укый) бүген үк үзенә якты киләчәк юрый. – Таш калаларда яшәп, шәп әсәрләр язачакмын, күрерсең, вәт!

Ташкала – Казандыр, мөгаен. Розага бүгеннән үк авыл тарайган, аның да җаны кысрыктан туеп, каядыр ыргыла. Кайда ул җан сыярлык киңлек-иркенлек, кайда?! Аны киләчәктә ниләр көтә? Әйдә, ул Кашапов кебек күрше авыл мәктәбенә йөрер. Барыр-кайтыр, барыр-кайтыр. Айлар, еллар буе шул ук сукмак, шул ук бертөрлелек! Язмалары район гәзите белән генә чикләнер. И Ходай, сиңа чиксез рәхмәт: аның эчтән генә сызлануларын әнисенең сеңлесенә белгерткәнсең. Чистай педагогия училищесын тәмамлаган Алия апасы Азнакай үзәгендә татар балалар бакчасы мөдире. Ул:

– Уйла әле, бәлки Азнакайның атаклы беренче мәктәбенә килерсең, бездә бөтенләй икенче төрле мохит, язучы Мәхмүт Хәсәнов әдәби түгәрәк оештырды, син дә катнашырсың, – дигәч, кыз шунда ук ризалаша. Роза риза, ә өйдәгеләргә «баш бала»дан аерылуы җиңелме? Алар бит уң кулсыз кала! Бердән, Роза бәләкәчләрне үстерергә булышса, икенчедән, әнисенең риясыз киңәшчесе. Яшь кенә булса да, кыз акыл тупламасы, гаиләдә «табак-савыт» шалтыраса – көйли-җайлый, һәркемнең күңелен йомшартырлык җылы сүз таба. Ләкин «кош» бит оясына сыймый, ул күкләр иңләп ят җирләргә очмакчы. Ничек аның канатын кисәсең дә, ничек хыял капкасын биклисең. Мәктәптән соң университетка керәм, ди. Фигальләр нәселендә халык уку дип егылган, нишләр хәл дә юк.

Азнакайда җан рәхәткә тара. Менә кайда кыз тансыклаган иҗат учагы дөрли икән! Түгәрәк җитәкчесе – алып гәүдәле Мәхмүт абыйлары җитмеш һөнәр иясе бугай, үзе режиссёр, үзе хәбәрче, үзе драматург. Ут борчасы диярсең, барысына да җитешә. Әллә аңардан чын язучы әвәләмәкче,мәктәп тормышына багышланган ике пәрдәлек пьеса яз, ди. Язам дип ашкынган кешегә азык җитәрлек, аңа белем дөньясының эче-тышы таныш: «каһарманнар» итеп сурәтләрлек шук-шаян классташлар, кыска гына дәрестә дә гыйлем коесына тирәнрәк чумдырырга тырышкан җитди укытучылар үзеннән-үзе каләм очына сарыла. Караламасын буй-буй дәфтәр битенә күчереп, Мәхмүт абыйсына укырга биргәч, и ул курка-курка көтүләр? Ни дияр остаз, кулъязманы аркылы-торкылы сызгалап: «Әсәр пешмәгән, әсәр чи!» – диярме? Ипле-җайлы җитәкче алай каты бәрелми иде дә... Юкка гына шомлана Роза, түгәрәк җитәкчесе «беренче шедевр»ның хата-кимчелекләрен күрсәткәч:

– Яңа драматург туа түгелме? – ди. – Тапкан бит шуннан күзгә кырып салырлык бер күренеш. Әйе, бер нәни генә күренеш. – Син сәләтле, Роза сеңлем, дәвам ит, язуыңнан туктама!

Әйе, Азнакайда бөтенләй икенче төрле мохит, көн дә яңалык, көн дә үзгәреш, көн дә ачыш! Әлмәт кул сузымында гына, аннан атна саен түгәрәк утырышларына Гариф Ахунов, Рафаил Төхфәтуллин, Шамил Бикчурин кебек әдәбиятта азау ярган олпат язучылар килә, алар яшь авторларның хикәя-шигырьләрен сүтеп-җыя. Ләкин беркемне дә бетереп атмый, алар яшьләргә хәерхаһлы, әдәбият мәйданында олысы-кечесе бил алышсын!

Берсендә Розаның хикәясе проза остасы Рафаил Төхфәтуллин кулына эләгә. Ул үтә дә яшерен серен чишкәндәй:

– Сеңлем, колагыгызга гына әйтәм, сездә мин талантлы язучы чаткылары күрәм, Әмирхан Еники йогынтысы көчле сездә. Кызганыч, киләчәктә сез иҗат мәсьәләсендә бик интегәчәксез, – ди.

Әдипләр җирдә туса да, җир кешесе түгел бугай, Бөек Идарәче аларны, гадиләрдән аерып, әүлиялык сыйфатлары белән арнамадымы икән? Киләчәктә диясе дә юк, хәзер үк интегә Роза. Алия апасы тикмәгә генә аны үзенә чакырмаган икән, Пушкинның Арина Родионовнасы дәрәҗәсендә булмаса да, туганының ике кечкенә баласына ул «няня».

Ни кушсаң – шуны җебен-җепкә ялгап эшләгән кызны мәктәптә комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайлыйлар. Аңа әледән-әле төрле чаралар үткәрәсе. Укуына, җәмәгать эшләренә дә өлгер! Өлгерә анысы, тик җыелышларда чыгыш ясавы гына мең бәла. Ул сөйләргә керешсә, зал пырх-пырх көләргә тотына. Мишәрләрнең «ызба», «кияш», «оланнар»ы Азнакай татарларына мәзәк яңгырый. Аеруча Галиев Марсель исемле егет аска иелеп хихылдый. Ул – рәсем остасы, китаптан «Молодая гвардия» егет-кызларының сурәтен бермә-бер күчерә, кайсы фото, кайсы Марсель иҗат җимеше – аерылмый. Укытучылар аңа якты киләчәк юраган: «Укуын шул юнәлештә дәвам итсә, Галиев атаклы рәссам булачак». (Әмма Марсель аларның «өмете»н акламас, ул язучы һөнәрен (һөнәрме икән соң ул?) сайлар, һәм роман-повестьлары, «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Нинди моң бар синең күзләреңдә», «Кайту» кебек популяр җырлары белән танылып, язучы данына күмелер.)

Әлегә ул мишәр телле комсомол секретарена өстән генә карый. Розага вазифасы буенча мәктәп укучыларын, бигрәк тә өлкән сыйныфларны төрле чараларда катнаштырасы. Тик Марсельгә орына күрмә! Егет, билгеле, күз карашы белән генә кисәтә: «Мине буйсындырырга маташма!»

Кисәтә дигәннән, түгәрәк җитәкчесе кызны бастырып-бастырып орыша:

– Зәйнуллина, кая берәр яңа әйберең? Каләмеңне күгәртәсең бит. Ник язмыйсың, ә?

– Вакытым юк, Мәхмүт абый.

– Шушы яшеңнән нинди вакыт сиңа?! Үкенерсең, Зәйнуллина! Вакытның койрыгы кыска – тоттырмас беркөн!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев