Луиза Янсуар автор яңалыклары
-
23 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Иң гаҗәбе – янгын чыгасы көнне авыл клубында, һичшиксез, һинд киносы күрсәтәләр. Һинд киносы күрсәткән көнне авылда, һичшиксез, янгын. Бу нинди закончалык булгандыр, әмма ул кышта Янсуар халкы өчен «Цветок в пыли» белән «Җанала-а-а-а-ар!» дигән сөрән тәңгәл төшенчәләр булып калды. Бөтен авылның эченә шом кереп урнашты. -
22 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Иван, сәкедән торгач: – Мут икәнеңне белә идем, Начтук түти, ну бу кадәре үк түгел... Исән бул! – дип, матаена атланып, авылның икенче башына төшеп киткән. – Сине дә Ходай сакласын, – дип, капканы ябып калган артыннан әби. -
19 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Капка төбендә йә ишегалдында тотып алып, тузган кара чәч бөдрәләремне сыпырып карап, иягемнән эләктереп: – Какая знатная чернявка, а глазки-то громадные, аж зелёные... – дип сузып әбигә дә әйткәннәре бар чегәннәрнең, аның ак йөзенә ишарәләп. – Точно ли ваша? Андыйга әби тиз генә күз сирпеп ала да бер сүзе белән шунда ук кырт кисә: – Это у нас ногайское. -
17 сентябрь 2025 - 13:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Ул елны телевизордан, аяз көнне яшен суккандай, Черненко бабайның үлеме турында хәбәр иттеләр. Аның урынына, тиз генә сайлап, Горбачёв дәдәйне куйдылар14. Янсуар әби аны, телевизордан күреп, никтер шунда ук ошатты: «Интеллигентный булырга охшап тора бу, бигрәк сөйкемле кеше», – дип атады. Бабай алай өзелеп төшмәде: «Башта алар барысы да сөйкемле, күп сөйли һәм күпне вәгъдә итә, вакыт күрсәтер», – диде. -
16 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Биш яшем тулып килгән җәйдә мин беренче мәртәбә үлеп гашыйк булдым. Күрше Чебен Лиза түти белән Питыр дәдәйләрнең олы малаена – Коля дәдәйгә. Кибәч әби белән бабайга тантаналы рәвештә әйтеп тә куйдым: – Мин Коля дәдәйгә кияүгә чыгам! -
14 сентябрь 2025 - 11:00
Вакыт буенча күчешләр турында сюрреалистик баллада
Кичәгедән бүгенгегә кайтумы бу? Киресеме? Җирдә һаман – урта гасыр. -
12 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
3 гыйнварда – әтинең туган көне, ул көнне, Кибәч әбиләргә кайтабыз, яшь бабай белән туганым апа, Руслан һәм Марсель да кайта. Кибәчтәге туганнар белән очрашып, өй борынча ашка, утырмага йөрешәбез. -
10 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әни белән әтинең муенына асылынып, кич саен «мин дә план язам» дип йөдәтә торгач, миңа аерым дәфтәр бүлеп бирү йоласы керттеләр. Китап шкафында махсус урын да хәстәрләп куйдылар: анда әни «Луиза киштәсе» дигән «табличка» язып элде. Шул дәфтәрләремә мин, тырыша-тырыша, линейка белән таблица сызып, сырлап, тутырып, «план» язып чыгам. Узачак дәреснең максатын билгелим, бурычларын куям. -
8 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әнә шулай, инде бөтен мөмкин булган компромиссларга килеп бетеп, мин хәтта әби-бабайларга садик турында «җарый инде шунда» дия башлагач кына, көннәрдән, дөресрәге, төннәрдән бер төнне садик... янды. -
4 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– Атың бигрәк җитез икән синең, Илҗә! – дип елмаям мин Илҗәгә, бахбаен кире кайтарып биреп. Ул, башын кырын салып, миңа карап тора. Дөресрәге, миңа түгел, ә янәшәмдәге нәрсәгәдер күзләрен кылыйлатып төбәлеп утыра. Аңа елмая, кулларын бутый-бутый нидер сөйли, аңлата. Куанып башын чайкый. Аннары миңа төртеп-төртеп күрсәтә. Тагын хихылдап, авызларын күбекләндереп көлә. -
3 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
«Получка» алганнан соң кайберләре будка ишеген шакый: «Әләксей дәдәй, дәфтәрдән карап кына әйт әле, никтер ким чыккан кебек тоела», – диләр. Бабай, тартманы ачып, дәфтәргә төртеп, көннәрен, ташыган кадәр сенаж-печәннең күләмен исәпләп күрсәтә. Бабай белән безнең эшебез «счетовод» дип атала. -
1 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Ул көнне күрше авылга, Никкилдемгә, ашыгыч үлем-җитем турында телеграмма килеп, телефон линиясе эшләмәгәч, завхоз Җүгүр дәдәй белән әби, ат җигеп, шуны илтергә төшеп киткән. Менешли, Никкилдемнең «Килен күпере» белән Казак очы зираты арасында – «Җенле тугай»да адашканнар -
28 август 2025 - 17:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Баштарак әби мине, почта өләшергә чыгып киткәндә, бер- ике сәгатькә күршедәге Пауал бабай белән Начтук әбиләрдә калдыргалады. Мин аларда бөтен булган һөнәрләремне күрсәтеп чыктым: җырладым да, биедем дә, шигырь дә укыдым, әби белән бергә укыган романнарның сюжетын да сөйләп бирдем. -
27 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әби Чуваш очы белән Казак очын икешәр кат йөреп чыгып өләшә. Югыйсә капчыкларны күтәреп йөрергә авыр ди. Кайчакта берьюлы берничә капчыкны тимер чанага одеял җәеп, төяп тә алып чыгып китә. -
26 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Укырга өйрәнгән кышта мине еш кына өйдә берүземне калдыра башладылар. Ул елны авылдагы почта бүлеген җитәкләгән Темәпи җизни, безгә ат җигеп төшеп, әбине эшкә чакырып алды. «Син булсаң, тәртип кертер идең инде анда», – диде.