Гурий Тавлин: афәтле еллар хроникёры
24 ноябрьдә Зәй шәһәрендәге «Энергетик» Мәдәният сараенда Гурий Тавлинның 100 еллык юбилее уңае белән оештырылган «Таулар моңы» искә алу кичәсе узды.
24 ноябрьдә Зәй шәһәрендәге «Энергетик» Мәдәният сараенда Гурий Тавлинның 100 еллык юбилее уңае белән оештырылган «Таулар моңы» искә алу кичәсе узды. Бу театральләштерелгән кичә Я.Емельянов исемендәге Керәшен мәдәни үзәге һәм Зәй районы хакимияте тарафыннан оештырылды. Сценарий авторы – танылган журналист Рәмис Латыйпов, режиссёры – «Бәрәкәт» керәшен яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Игорь Шрыков.
Бу кичәдә Гурий Тавлин язмышы төрле яклап ачылды: Бөек Ватан сугышыннан «Кызыл Йолдыз», «Кызыл Байрак», II дәрәҗә Ватан сугышы орден-медальләре белән кайткан фронтовик та, нахак гаепләнеп, репрессияләнгән язучы да, «Афәт» роман-хроникасы белән үз чорының башка каләм ияләре – Аяз Гыйләҗев, Ибраһим Салаховлар белән бер плеяданы тәшкил иткән елъязмачы да, тәүге романы Татарстан дәүләт иминлеге комитетында юк ителеп, соңгы чор иҗаты да сакланып калмаган, үзенә һөнәре буенча эшләргә рөхсәт ителмичә, төрле эш урыннарында каңгырап йөргән катлаулы язмышлы шәхес тә...
Гурий Тавлинны искә алыр өчен, зал тутырып якташлары җыелды. Бәйрәмне Зәй районы башлыгы урынбасары Пётр Уразайкин белән Татарстан Республикасы керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Керәшен мәдәни үзәге директоры Людмила Белоусова ачып җибәрде.
Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Луиза Янсуар котлады: «Гурий Тавлиннар үз заманында дөньяны да, әдәбиятны да тотып торган алтын баганалар, имән агачыдай ир-егетләр. Вакытында, бәлки, кадерен белеп бетермәгәннәрдер, үзе дә курку катыш горурлыгы, эчке иманы белән яшәгән, күкрәк чөеп йөрмәгән. Безнең буынның бурычы – югалган әсәрләрен табып, халыкка кайтару, мирасын фәнни нигездә өйрәнеп, яңа буыннарга тапшыру», - диде ул. Юбиляр турындагы кадерле истәлекләре белән Татарстанның халык язучысы, Гурий Тавлинның якташы Рабит Батулла уртаклашты. Кичәне әзерләгәндә, ул үзенең язмалары һәм киңәшләре белән дә зур ярдәм күрсәтте.
Бәйрәмне котлап, Казаннан керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты Владимир Васильев, Татарстанның атказанган артисты Зоя Борисова кайткан иделәр. Шулай ук Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Айрат Шамс, Түбән Кама татар дәүләт театры артистлары Юрий Павлов белән Гүзәл Шәмәрданова катнашты, соңгылары кичәне алып барды.
Ерак Пермь шәһәреннән кичәне әзерләгәндә табылган туганы – Гурий Тавлинның өлкән дәдәсе Әндрийнең оныгы Вячеслав Мудров та кайтты: «Гурий Ивановичны монда онытмаулары, зурлап искә алулары безнең өчен зур горурлык. Гурий дәдәй бабай янына ел саен кунакка килә иде. Мин аның мәһабәт гәүдәле, ачык йөзле, киң күңелле кеше икәнен хәтерлим, ул безгә бик күп күчтәнәчләр алып килә иде...» - дип сөйләде. Гурий Тавлинның туганнан туган энесенең кызы Роза Вәлиева да Гурий дәдәләрен матур, зыялы, затлы кеше буларак искә алды.
Татар әдәбиятына берьюлы өч әдипне – Гурий Тавлин, Аяз Гыйләҗев, Иван Глуховны бүләк иткән Баграж җирлегеннән килгән хәтер сакчылары, ягъни өлкән буын вәкилләре дә бар иде кичәдә. Чараны әзерләгәндә, алар үзләренең хатирәләре белән бүлеште, Зәй җирлегендә Тавлинны онытмауларын раслады.
«Күренекле шәхесебезне шушылай җыелып искә алу – безнең өчен олы вакыйга. Мин бу көнне, матур булып, тарихка кереп калыр дип ышанам», - дип искәртте Зәй районы башлыгы урынбасары Пётр Уразайкин.
Фото: Вероника Кибякова
Я. Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге архивыннан
Галерея
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев