Татарча хикәя тег белән яңалыклар
-
7 июля 2024 - 11:00
Чияләнгән төен (хикәя)
Күз йомыла башлады дигәндә генә, әтинең борчулы сүзләре ишетелгәндәй итә, тәннәр чымырдап куя. Алты бала үстереп тә икәүдән-икәү генә торып калган әти белән әнинең язмышы йөрәкне чәнчеп ала... -
7 июля 2024 - 09:00
Кол
Исән... Икесе дә исән... Әти дә... Ул кайда булган? Ник әйтми китеп югалган?... Әни... Кәримнең эчендә, гүя, ике уй бәргәләшә иде: бер яктан, әнисенә иркәләнәсе, елый-елый кысып кочаклыйсы килә. Икенче яктан, ничә еллардан бирле күңелендә оешып каткан рәнҗү баш күтәрә... -
1 июля 2024 - 09:00
Туган көн (хикәя)
Ирен каһәрле сугышка утыз ике яшьлек Газимә җиде баласы һәм сигезенчесе менә-менә якты дөньяга чыгам дип, корсагында тыпырчынганы белән озатып калды. Үлем сорап йөрми. Бәләкәй сабые туганчы, гаилә башлыгының һәлак булуы хакында кара печәтле кәгазь китерделәр... -
28 июня 2024 - 13:00
БИЗМӘННӘР НИ ДИЛӘР? (хикәя)
– Кая, кая, карыйм әле ныклап! Кулбашларыңны турайтып бас. Боже, абруеңны төшереп, нинди сәләмә тотып кайттың син?! Ни исеме, ни буе, ни төсе, ни киеме! Талган канатын сөйрәгән карга кыяфәтләре бар бу карачкыда. Алгарак чык, кем... – Татар кызы ул, Мәрвия исемле! -
19 июня 2024 - 13:00
Ике Хәсән хикәясе
Үзенең зур учына малайның нәни кулы килеп керүгә, бөтен тәне буйлап ниндидер рәхәт дулкын узып китүен тойды Хәсән. Мондый рәхәтлекне аның әлегә кадәр беркайчан да татыганы булмаган иде. «Улым!» — дип кычкырасы килә, ләкин ярамый... -
28 мая 2024 - 13:00
Очасылар килә (хикәя)
55 яшемдә беркемнән дә оялмыйча ак туй күлмәге кидем! Гомеремдә икенче мәртәбә гашыйк булдым... -
23 мая 2024 - 09:00
Кайтаваз (хикәя)
«Үтерәсең баламны, тизрәк ашыгыч ярдәм машинасы чакырт!» – дип, Галимә тарафыннан этеп җибәрелгән фельдшерны егылып китүдән медпунктның бүлмә ишеге генә саклап калды... -
13 мая 2024 - 09:00
Та-та-рин (хикәя)
Гашыйкларга күрешергә Ходайдан язмаган була. Юлда очраган ике наркоман егет Наиләне зур, бай дачада буып үтерәләр... -
10 мая 2024 - 09:00
Табылдык (хикәя)
– Таң атканда үлде. Мин бу сүзләрне көтмәгән идем. Бер сүз дә әйтмичә, ишеккә таба юнәлдем. Кулларым көзге кырауда калып өшегән кәбестә яфраклары кебек асылынып төште... -
30 апреля 2024 - 13:00
Шомырт исе (хикәя)
Әти, син миңа бөтен өметеңне багладың, таянычым булырсың дип уйладың. Ачуланма инде, әти, ышанычыңны аклый алмадым. Балам төрмәдә утырыр дип башларыңа да килмәгәндер. Синең алда, туганнарым, авылдашларым каршында оят миңа... -
29 апреля 2024 - 13:00
Әбием хикәясе (хикәя)
Баштарак сугыш дөрләгән яклардан кайткан бу гаиләне авыл халкы ачык йөз белән каршы алса да, соңыннан алардан бизде. Кешеләрне Сафыйның комсызлыгы, саранлыгы читләштереп бетерде. Сафый берара юкка чыгып торгач, «әллә бу хатынын, балаларын ташлап, акчасы-ние белән читкә качтымы» диючеләр дә булды... -
20 апреля 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (ахыры)
Бүлмәдә шомлы тынлык урнашты. Мин чатнап кипкән авызымны ачып, катып калган телемне әйләндереп, берни әйтә алмадым. Башымны игән хәлдә тынсыз калдым. Гаепсезлегемне әйтеп акланырга тырышу урынсыз иде. -
4 апреля 2024 - 13:00
Келәмдә очрашу (хикәя)
Шыгрым тулы зал берзаман гаҗәпләнүдән тып-тын калды: чөнки гомер булмаганны ике көндәш егет, туганнарча җылы кочаклашып, башларын бер-берсенең иңенә куеп, бермәл тып-тын басып тордылар! Әйе, алар – элеккеге классташлар – байтак еллар үтсә дә, бер-берсен тиз таныды! -
27 марта 2024 - 13:00
Шакирның өч хатыны (хикәя)
Бер авылда яшәп, бер ирне бүлешә алмаган өч хатын өчесе дә бәхетсез иде... Алар белән бәхетен тапмаган Шакир хатыннарына үзе дә бәхет бирә алмады. Үзеңдә булмаганны башкалар белән бүлешеп булмый икән шул... Авылның беренче егете саналган Шакиргә Галия яшьли килеш кияүгә чыкты. Тик нинди бәя белән аны үзенеке иткәнен Шакир белән үзе генә беләләр... -
15 марта 2024 - 09:00
АГЫЙДЕЛНЕҢ БУ ЯГЫНДА (хикәя)
– Әти, ул шәһәрдә яшәгәндә, ышанасыңмы, юкмы – шушы төтен исенә чаклы сагындыра икән! Агачның менә шулай шарт-шорт януына чаклы сагындыра... Дөрес, кухняда газ януын күрергә була анда... Анда таш та таш, әти... Гел туйдырып бетерә икән ул таш. Йортлар – таш, тротуарлар – таш, коймаларга, эскәмияләргә тикле таш. Таштан йөри-йөри аяклар арый, ташка карый-карый күз арый. Ничек чыдый кеше шул таш арасында...