Ике Хәсән хикәясе

— Исәнмесез! Хуҗалар өйдәме? — дип сөрән салды Хәсән, зур урыс

капканы ачып, ишегалдына аяк басуга.

— Исәнме, абый, сиңа кем кирәк?..

Хәсән «дерт» итеп китте. Аның каршында тач үзенә охшаган, зур башлы,

зур колаклы, җиде-сигез яшьләр тирәсендәге бер малай басып тора иде.

— Миңа Ләйсәнә кирәк иде. Ул синең әниең түгелме? Миңа аны күрергә

кирәк! Эштәме? Озак көтәргә туры килмәс микән?

— Әйе! Минем әнием — Ләйсәнә исемле, ә минем исемем — Хәсән!

Әниемне кичә генә больницага салдылар, сукыр эчәге шартлаган. Әнием

терелгәнче мин әбием белән генә яшәп торам. Тик ул да бүген иртән Чаллыга,

әниемнең хәлен белергә дип киткән иде. Тиз генә кайтам дисә дә, озак торды.

Кайтмый да кайтмый! Әбием пешереп калдырган ботканы да, йомырканы да

ашап бетердем. Ул да бүген кайтып җитмәсә, иртәгә мин нәрсә ашармын икән,

белмим. Әбием миңа өйдән чыгып йөрмәскә кушкан иде. Әнием дә, әбием дә

булмагач, өйдә үземә генә бик күңелсез шул! Минем урамга чыгуым турында

әбигә әйтмәссең, яме, абый!

— Ярар! Килештек! Бир бишне!

Үзенең зур учына малайның нәни кулы килеп керүгә, бөтен тәне буйлап

ниндидер рәхәт дулкын узып китүен тойды Хәсән. Мондый рәхәтлекне аның

әлегә кадәр беркайчан да татыганы булмаган иде. «Улым!» — дип кычкырасы

килә, ләкин ярамый, баланы куркытуың бар!

— Абый! Синең исемең ничек соң? — дип кызыксынды бала.

— Мин дә Хәсән исемле идем шул, акыллым!

— Бөтен Хәсәннәр дә бер-берсенә охшаган булалармы, абый? Син бит

миңа бик охшагансың, сакалыңны гына кырмагансың.

— Хәсән исеме — «чибәр, матур, күркәм» дигән мәгънәгә ия. Шуңа күрә,

бәлки, шулай бер-беребезгә бик охшаганбыздыр?!

Шушы мизгелдә Ләйсәнә кайтып керсә, олы Хәсән аның табанына егылырга

да әзер иде.

— Абый! Син бүген бездә генә йоклап кала алмыйсыңмы? Әбием кайтып

җитмәсә, мин өйдә берүзем генә кунарга куркырмын. Минем синең белән

җитәкләшеп Азатлар торган өй янына барып киләсем килә, урамның теге

башында, мәктәп янында яши ул Азат исемле малай. Ул миннән һаман:

«Синең әтиең юк!» — дип көлә. Син бер генә көнгә булса да минем әтием

булып тор әле! Мин начар малай түгел! Әниемне борчымас өчен, Азатның бу

сүзен әниемә әйтмәдем дә.

— Җитәкләп түгел, җилкәмә атландырып Азатлар өе янына алып барыйммы

соң сине? Әйдә, мин — чабыш ат — аргамак булам, ә син атны тотып баручы

— сабантуй батыры бул! Килештекме? Бир бишне!

Бу мизгелдә ике Хәсән дә үзләрен күкнең җиденче катында дип хис

иткәннәрдер: икесенең дә күзләреннән нур көлтәсе сибелә иде...

 

Флёра МӘРДӘНОВА

 

"КУ" 3, 2014

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: