Кайтаваз (хикәя)

Көтүгә куасы мал-туары, иртән иртүк азык саласы кош-кортлары булмаса да, Рәшидә апа, гадәттәгечә иртә уянды. Күп еллар буе кояш чыкканчы торып, ул баегач кына яту гадәткә кергән. Хәер, кырык ел авылда фельдшер булып эшләгән кешенең вакытсыз төн йокылары бүленүе дә, соңрак яткан чаклары да бихисап күп булгандыр. Мәҗлесләрдән генә түгел, мунча кергәндә дә алып чыгып китүләрне санап китсәң...

Кул-аякларын бераз язып алгач, ул тәрәзә пәрдәләрен берәм-берәм тартып куйды. Әкрен генә тирә-юньгә җәелә башлаган таң яктылыгы, ачылып куелган пәрдәләр аша, йорт эченә үтә башлады. Кояш чыгар алдыннан иртәнге тынлыкның иң гүзәл күренеше – фийт-фийт итеп кошлар сайраган вакыт. Тик кайсы-кая кунып, оркестр хасил иткән музыкантларга бер үзләренә озак итеп таң хуҗасы булырга туры килми. Авыл өстенә берсеннән-берсе уздырырга тырышып кычкырган әтәчләр сөрәне тарала. Бераздан хуҗабикәләрнең чиләк тавышларына сыер мөгрәүләре кушыла. Җәй – һәркемнең көтеп алган мизгеле. Пенсиядагы Рәшидә апа да искәрмә түгел. Кызыл күмәч кебек калкып чыккан кояш чирәмләрдән иртәнге чыкны киптереп өлгергәнче, яланаяк атлап кермәсә, көне дә көн түгел аның!

Ишегалдындагы чыклы чирәмнең үзенә генә хас ләззәтен татып кергәннән соң, түр тәрәзә аша урамга күз салды. Каршы як күршесенең капка төбендә кызыл төстәге җиңел машинаны күреп: “Бәй, Чиләбедән Фәридә кайткан бугай, әнисе сөйләнмәде дә” – дип куйды. Шул арада сул як күршесенең уллары Алмасның җиңел машинасы да капка төпләренә килеп туктады. Күз алдына ике сабакташның мотоциклдан егылып, чак кына якты дөнья белән хушлашмый калулары килеп басты. “Үтерәсең баламны, тизрәк ашыгыч ярдәм машинасы чакырт!” – дип, Галимә тарафыннан этеп җибәрелгән фельдшерны егылып китүдән медпунктның бүлмә ишеге генә саклап калды. Тик сүз көрәштерер вакыт түгел икәнен аңлаган Рәшидә апа эшен дәвам итте: “Ярдәм чакырылган, комаучаулама, юкса, соң булырга мөмкин”. Ярсыган хатынны болай гына тыю мөмкин түгел иде: “Иремне аздыруың гына җитмәгән, кызымны үтермәкче буласыңмы?” Медпункт белән бер торак йортта урнашкан колхоз ашханәсенә тамак ялгарга килгән механизаторлар Галимәне алып чыгып китмәсәләр, бу эш ни белән бетәр иде, билгесез. Тавыш чыгаруның төп сәбәбе, әлбәттә, аның йортка кергән ире белән Рәшидәнең бер мишәр авылыннан булып, якташларча сөйләшеп йөрүләренә бәйле иде. Тегесе хатынының үртәлгәнен сизеп: “Рәшидә белән бер сөйләшсәң дә, яшәселәр килеп китә” – дип, булганын-булмаганын да күпертте. Сөлек кебек ирне башкалар белән дә бүлешәсе килмәгән хатын, аның саен ачуы чыгып, фельдшерны күрәлмас булды. Җитмәсә, күршедә генә яши бит, күз көеге булып! Ирен әйтер идем инде, ник бер сүз әйтсен дә, кул күтәрсен шул азгын хатынына. Имеш, хәл-әхвәл, исәнлек сорашу Рәшидәсенең төп эше. Силсәвиттә эшләмәсә, әйтер иде бер-ике сүз, кәнишне Галимә анысына да. Юк, әлеге дә-баягы, авыл кешесенең ярты йомышы шунда – силсәвиттә.

Район хастәханәсендә: “Беренче ярдәм дөрес күрсәтелүе аркасында гына үсмерләрнең сәламәтлегенә зыян килмәгән” – диделәр. Галимә үзенең шул вакыттагы тотышы өчен гафу үтенмәсә дә, барыбер гафу сорарга туры килде. Анысы соңрак – ире Саҗидә исемле буйдак кыз белән Себер якларына чыгып киткәч булды. Уртак балалары булмаса да, Галимә Сабитының качып дигәндәй чыгып китүен авыр кичерде. Аның өстенә, нервалары какшап, дәваханә юлына калды. Бергә биш еллап яшәү дәверендә җанына тынычлык булмау да үзенекен иткәндер. Аракы белән йөрәк ярасын басырга теләгән хатынны, фельдшер башта оялтып җиңмәкче булды. Файдасы булмагач, башка әмәлен тапты. Шулай да ныклап аягына басканчы, байтак вакыт узды. Район үзәге дәваханәсендә яткан чакларында, күршесенең бердәнбер кызы авыл фельдшерының гаиләсендә яшәде, хуҗалыгын Галимәнең туганы тиешле кешеләре алып барды. Бала бала инде, беркөнне

Фәридә: “Нигә әни сезне элек “себерке” дип атый иде ул? ” – дип, эчендә йөрткәнен чыгарып салды.

Төшке якка таба Рәшидә апа кибеткә барып килергә булды. Киҗе-мамык тукымадан тегелгән ак күлмәген киеп, башына ак батист яулыгын артка каерып бәйләгәч, үзе дә сизмәстән елмаеп куйды. Әйтерсең, чисталык, пөхтәлек, сафлык төсен үзендә туплаган ак төс начар истәлекләрдән арындырып, аны бөтенләй икенче яссылыкка илтеп куйды. Өеннән ул яхшы кәеф, күтәренке күңел белән чыгып китте.

Кибеттәге халык, егерме ел элек мәктәпне тәмамлаучы сыйныфташларның очрашуы турында сөйләнеп тора иде. “Әйтәм аны күршеләрнең балалары, башка вакыттагы кебек, исәнләшергә кермәделәр, шушы мәшәкатъләре булган икән”, – дип сөйләнде үзалдына Рәшидә апа. Соңгы елларда сабакташлар очрашкан дигәннәре еш ишетелә. Муллык, туклык билгесе инде. Югыйсә, бар иде бит заманалар, хатыннарны бала таптырганда, пәрдәне биләү иткән чаклар.

Капка төпләрендә җыелып торган бер төркем кешеләрне күргәч, Рәшидә апа адымнарын ешайтты. “Ни булды икән, әллә берәрсенә ярдәм-фәлән кирәкме?” Якынрак килгән саен, таныш йөзләр күбәйде. “Исәнмесез!” – дип каршы алды аны бәйрәмчә киенгән кызлар-егетләр. “Шөкер әле, үзегез сау-сәламәтсезме, балалар!” Урамны: “Әйе” – дигән дәррәү тавыш яңгыратты. Шул арада кулларына зур гөлләмә тоттырдылар. Ул һаман да нәрсә булганын аңлап бетерми, шулай да чакырылмый килгән кунакларны өйгә эндәште.

“Бүген без сыйныфташлар очрашуына җыелдык. Традиция буенча мондый очрашуларда, гадәттә укытучыларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез. Әмма сез, Рәшидә апа, укытучыларыбыз кебек, хөрмәткә лаек кеше. Үзебезне белә-белгәннән бирле, мәктәпне тәмамалап чыгып киткәнче, аннан соңгы елларда да сәламәтлегебез сезнең шифалы кулларыгызда, үткен күзләрегездә, ифрат та изге йөрәгегездә булды. Кеше өчен иң кадерле нәрсә – аның сәламәтлеге. Аның мөһимлеген аңлату өстендә зур эш алып бардыгыз. Үз эшегезнең остасы, таләпчән, шул ук вакытта бик ярдәмчел һәм кече күңелле булганыгызны онытканыбыз юк. Яшәгән саен, бигрәк тә, әти-әниләр булгач, сөйләгән-өйрәткәннәрегезнең хаклыгына тагын да ныграк төшендек. Зур рәхмәт сезгә, Рәшидә апа!” Фәридә ялт иттереп, фельдшер апаларының иңенә мамык шәл салды. Моңа әзер булмаган Рәшидә апа беразга телсез калды. Аннан: “Гөлләмәсе дә җиткән иде, искә алып килүегез үзе бер мәртәбә. Сезнең үзегезгә дә, укыткан укытучыларыгызга, тәрбияләп үстергән ата-аналарыгызга рәхмәтләр яусын, балалар. Кемнең башына килде мондый фикер, ә?” – дип сорады бераз дулкынлануы басылгач. Фәридә барысы исеменнән дә җавап бирде: “Әни әйтте, без дәррәү күтәреп алдык”. “Исегездәме, сигезенчедә укыганда кыш көне аягым сынган иде?” – дип сүзне ялгап китте Марат исемле сабакташлары. “Районга хастәхәнәгә илткәндә, юл читенә очтык, әлдә зыянлы булмады”, – дип елмайды фельдшер апалары.

– Әни чирләгәч, сезне күрше авылдан кунактан барып алдылар;

– Абый янында төн буе утырып чыктыгыз;

– Кызлар пөхтә йөрергә тиеш дип, үземне бер читкә чакырып алып, искәрттегез;

– Сез әти белән сөйләшкәч, эчүен күпкә киметте, безне җәберләми башлады.

Рәшидә апа, бүген башка көннәргә караганда соңрак ятты. Көндәлек эшләрен бетергәч, йомшак мамык шәлне иңнәренә салып, бүгенге очрашуны тагын бер тапкыр күзаллап чыкты. Аннары: “Ак кышларда, тазалык белән бәйләргә язсын” – дип, шәлне ак чүпрәккә төреп, шкафка алып куйды. Кич буе күзләрендә җемелдәгән яшьләр, йөрәкләргә өрелгән җылының кайтавазы иде.

Люция Әблиева

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: