Туган көн (хикәя)

Ирен каһәрле сугышка утыз ике яшьлек Газимә җиде баласы һәм сигезенчесе менә-менә якты дөньяга чыгам дип, корсагында тыпырчынганы белән озатып калды. Үлем сорап йөрми. Бәләкәй сабые туганчы, гаилә башлыгының һәлак булуы хакында кара печәтле кәгазь китерделәр. Балалар атасы, ит турагычка кергәч, Белоруссия урманнарында башын салган. Аның аяк арты җиңел булып чыкты. Газиз сабыйларын да бер-бер артлы артыннан ияртеп алып китте. Ныгып бетмәгән үсентеләрне кинәт язгы кырау суккандай, аналары йөрәгенә мәңге төзәлмәс яра салып, әле чирдән, әле ачлыктан, уртак мәхәббәт истәлекләре ‒ бәгырь җимешләренең алтысы уйламаган җирдән аллы-артлы бакыйлыкка күчеп куйдылар. Ай буе ыңгырашып ятканнан соң, бүген җиденчесе, өч яшьлек Фәниле, мәңгелеккә күзләрен йомды. Тол хатынга кул арасына кереп килгән Найләсенең исәнлеге ‒ зур сөенеч, берүк исән генә тора күрсен. Ятса да, торса да Ходайдан кызына озын гомер сорады ул.

‒ Икмәк яна, Газимә. Агач көрәгеңне ал да, хәзер үк ындыр табагына эшкә чык! ‒ дип, чакырып, артыннан бригадир килгән.

‒ Эшкә бара алмыйм, Фәнилем үлде, ‒ диде, гаепле кешедәй, вакытыннан алда чаларган чәчләре яшерелгән яулыклы башын аска иеп; йөрәк парәсен югалткан ана, күз яшьләре кипкәнлектән, елый алмыйча, бугазына килеп тыгылган төергә төелеп.

‒ Башта эшеңне эшлә, аннан соң күмәрсең, ‒ диде дә ут алырга гына кергәндәй ашыгып, шәп-шәп атлап, күзләренең элпәсен каплаган яшь элпәсен күрсәтмәс өчен, ихатадан йөгерә-атлый күрше йортка юнәлде ирен хәбәрсез югалткан фронтовик хатыны.

Ун яшьлек Найлә, энекәшенең җансыз гәүдәсен саклап, дүрт күзләп, кояш баеганны көтеп утырды. Караңгы төшеп, әнисе эштән кайткач, Газимә, килен булып төшкәндә сугып алып килгән ашъяулыкка төреп, тавышсыз-тынсыз гына сабыйны җир куенына тыктылар. Көне буе сибәләп торган яңгыр астында чыланып, арып эт булып, арпа көрәгән кайгы баскан хатынны йокы җиңә алмады. Кире кайтмасларын белсә дә, күңеленнән сызып ташлый алмады. Сынау өчен бирелгән язмышы итеп кабул итмәде.  Төнен түбә тактасын санап ятканда, сыңар канатлы ананың ми чокырыннан: “Ярый әле, бүтән балакайларымның үлеме уттай кызу эш вакытына туры килмәде,”‒ дигән уй йөгерде. Ул, алар һәм сугыш шаһиты иренең рухына белгән догаларын укып, Найләсенә исәнлек-саулык теләде. Раббысыннан тизрәк илгә җиңү китерүен, үзенә  сабырлык бирүен үтенеп сорап, таң атканчы күзен йоммады.

Ун яшь Найләгә яз көне тулды. Бу көн исендә гомерлеккә уелып калды. Ил өстенә килгән кайгыны аңлагандай, өйләрнең салам кыегындагы сөңге боз буйлап яшьләр тама. Яшәү белән үлем көрәшә. Тышта кояш, ятимләнеп калган нурсыз өйләрнең эче шыксыз. Туң мичкә ягарга, тирестән сугылган кирпеч кенә дә юк. Киртәдәге малларга азык беткән.  Мәктәптән кайтып, мич төбендәге көл арасыннан юллап алган суык бәрәңге белән тәмләп тамак ялгагач, чана өстерәп, үзен күмәрлек тирән көртне ера-ера, япа-ялгыз кыз  яланга чыгып китте. Мартның юл югалттырып туңдырыр, кеше адаштыргыч усал буранлы көне иде.

Яланда печәннәре карга укмашкан эскерт төбе калган. Сугышка кадәрле атасы үз куллары белән ясап калдырган дуга кашлы агач чанага өзелергә торган нәзек беләкле куллары белән карын ватып печәнне төяде. Бар көченә тырышып эшли торгач, караңгы төшкәнне сизми дә калган. Хәерчегә җил каршы. Авыл ягыннан  атлап килгән эзен каплап, себертмә буран чыкты. Ач, хәлсез, бәләкәйләнгән, әллә ничә ямаулы юка пәлтәле, башына әнисенең иске шәлен бәйләгән Найләнең, бөтен тәнен калтыратып, тәнендә җелеккә үтәр җил уйный; килгән дә үк көрт тулган тишек пимасына, бияләйләренә кар сырыла. Күз ачарга ирек бирмәгән кар өере битенә, керфекләренә ябыша. Ул, юкәдән үрелгән баудан тартып, алпан-тилпән килеп, төбенә кеше башы зурлыгы җепшек йомарлам кар кәсе укмашып каткан чанасын өстери. Ике-өч адым атлый да, бәләкәй куллары белән йөзенә бәрелеп, суга әйләнгән юешне сөртеп, туктап, бераз хәл җыйгандай итеп ала. Бите буйлап кар эреп төшәме, ятимлек яшьләре агамы... Түзгәч тә түзә адәм баласы. Түзә икән газиз җан! Ул үз-үзенә аягында басып торырга боерык бирә. Бу печәнне алып кайта алмасам, кәҗәбез ачка үлә. Сөт булмаса, әни дә, энем Фәнил дә үләр инде, дип юньсез уйлар уйлый. Кеше гомере кыл өстендә. Күз керфекләре авыраеп, ача алмас дәрәҗәгә җитеп, әлсерәгән мәлдә, колагына, аның исемен эндәшеп, ерактан сызгырган җил алып килгән тонык  тавыш ишетелде. Өнеңдә түгелдер, алданма, Найлә.

‒ Найлә...

‒ Найләү-ү...

Саташып, якты дөнья белән саубуллашырга җыенып, чанасы кырына сыенып утырып, кар астында күмелеп барган кызның күзләрендә өмет нурлары биеште. Шайтан гына өметсез диләр. Юк, дөрес түгел, бар аның өмете. Ул гел кешеләрне юлдан яздыру өмете белән яши. Кешедәге  өмет шайтанныкыннан күпкә зур. Аны киләчәккә ышаныч яшәтә.

‒ Мин монда! ‒ дип, яшәргә теләп, соңгы көчен җыеп, үзенчә яңгыратырга тырышып, кат-кат җаваплады кыз.

Әнкәсе белән күршеләре Шәкерт абзый бата-чума килеп эзләп таптылар. Ат өстери алмас олы чананы җигелешеп тарттылар. Олы юлга чыккач, җебек Газимә, тыела алмыйча, Найләсен кочаклап, “бәбкәм”, “кызым”, дип елап алды. Бер артларына, бер алларына чыгып, буран улады да улады.

Үлем тырнагыннан ычкынуның бөтен ышанычы түбәсез абзар почмагына бәйләп куелган бердән бер карт арык ак кәҗәдә. Ул ваемсыз, Нәйләне мактап, сакалын селкеп, рәхмәт әйткәндәй, азыкның кадерен белеп, бөртекләп, юеш печән арасыннан чемченеп, нидер эзләде. Нәстүк, үз бурычын үтәп, хуҗа бикәләрен иртә-кичен, сөтләп, җәй көне үзләре әзерләгән кипкән үлән чәен эчереп, җаннарын саклап алып калды. Бу авырлыкны җиңә белгән көн кызның хәтер төбендә сеңеп калды: туган көне иде ич.

Җиңү язына бик ерак әле. Киләчәктә Найлә аңа үз өлешен байтак  кертәчәк әле. Җиңү таңы киләчәк! Кызганыч, Найләнең әтисе, туганнары, тагы миллионлаган кешеләр аны күрмәячәк.

Сания Шәрипова, Башкортстан, Бүздәк

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: