Шомырт исе (хикәя)

Фирдүс капкадан чыгуга киң итеп сулыш алды, аннан күккә карап тын калды. Май кояшы ул вакытта аеруча яктырак балкыган, җылысы йөрәгенең иң түренә үтеп кергән кебек булды. Ул күзләрен йомып, мәрткә киткәндәй тик басып торды. Ниһаять, ул иректә! Шунда аның борынына бик таныш ис килеп бәрелде. Шомырт чәчәге исе! Аларның өйләре тирәли шомырт агачлары үсә иде бит. Әтисе утырткан агачлар. Язын шомырт чәчәге исе бөтен авылга тарала, кичен клубтан кайткан яшьләр шул тирәгә җыела.

– Аю биетәләр диярсең, тагын бер көтү кеше безнең тирәдә бөтерелә, – дип мыгырданган әнисен әтисе җайлап кына туктата.

– Йөрсеннәр, Минҗамал, яшь чак бер генә килә. Яшьлек шундый гүзәллекне эзли инде. Яшьләргә утырып торырга дип эскәмияләр дә ясап куйды бит әле әтисе. Кызык, әле дә торалар микән?..

– Бар инде, егет, юлыңда бул. Кара аны, башка монда эләгәсе булма.

Озата чыккан төрмә сакчысының кулын җилкәсендә тоеп, Фирдүс сискәнеп китте. Аннан аркасындагы капчыгын җайлап куйды да, алга, билгесезлеккә юл алды. Авыл башына килеп кергәндә иртәнге өч кенә иде әле. Әти–әнисен уятмас өчен Фирдүс капканы шыгырдатып ачып тормады, койма башыннан гына сикереп төште дә, ишек катында онытылып калган чиләкне төбе белән әйләндереп, шуңа барып утырды. Шунда аның борынын теге таныш ис кытыклап узды... Шомырт, әтисе утырткан шомырт агачлары! Исәннәр икән бит! Ул арганын да онытып, койма аша кире урамга сикерде, шомырт агачлары янындагы эскәмиягә барып утырды. Бар да элеккечә, берни үзгәрмәгән! Хәтта ул буяган килеш!

Фирдүснең үткәннәрен искә төшерергә теләп күз йомуы булды, эреде дә төште. Әллә ерак юл үзенекен итте, әллә туган як һавасы килеште. Аны уйлаганда егетнең ирененә ягымлы гына елмаю кунды. Һәм ул елмайган килеш татлы йокыга да талды. Иртән ул ниндидер ыгы–зыгыга уянып китте. Күзләрен ачмыйча гына, баш астындагы йомшак әйберне капшап карады – мендәр. Өстенә дә ябылган. Иреккә чыгуы, туган йортына кайтуы әллә төш кенә булды микән? Егет беренче булып башына килгән шул уйдан корт чаккандай сикереп торды. Шунда каршында басып торган әтисен күреп алды.

– Әти!

– Улым!

Дәүләтша улын кочагына кысты, башыннан сыйпады. Фирдүснең күзләреннән туктаусыз яшь ага иде.

– Елама, улым, елама, бар да артта калды инде.

– Юк, әти, алар бар да минем йөрәгемә кан белән язылган. Гомер онытасым юк. Әти, син миңа бөтен өметеңне багладың, таянычым булырсың дип уйладың. Ачуланма инде, әти, ышанычыңны аклый алмадым. Балам төрмәдә утырыр дип башларыңа да килмәгәндер. Синең алда, туганнарым, авылдашларым каршында оят миңа.

– И... улым, сиңа оялырга кирәкми. Горурланам мин синең белән, улым. Ул кыз баланы син дә якламаган булсаң, шул явыз җиаятьче кулыннан харап була иде бит. Никадәр, әзмәвердәй ир-ат кызык күзәткәндәй карап торганда, син берүзең аңа каршы чыктың.

– Ул үлгәндер инде, әйеме?

– Кем? Вәккасмы? Ул исереккә ни булсын. Җен кебек. Бер айлап дәваланып ятты да, чыкты. Оятсыз.

– Ә мин кеше үтердем, дип күпме кыйналдым, үтерүче буларак никадәр кыен алдым.

– Акладылар бит, улым, шуңа сөен. Бөтен авыл халкы сине яклап чыкты. Җыелышып хат яздылар. Вәккаска көн күрсәтмәделәр. Авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булды.

– Ә теге кыз?

– Кем? Айгөлме? Аңа бернинди зыян килмәгән. Район үзәгендә эшли ул. Кайтып, безгә булышып йөри. Бик акыллы бала булып чыкты...

– Улы–ы–ы–м! Бәгырь кисәгем! Минҗамал тавышына икесе дә борылды. – Улы–ы–ы–м! - Минҗамал ике кулын сузган килеш кузгала алмыйча бер урында басып калды. Дулкынланудан, сөенүдән, каушаудан ананың аяклары атламый башлады. Балалары өчен сөенгән ана каздай ул бер урында таптанып тик торды. Фирдүс йөгереп килеп, дөньядагы иң кадерле кешесен кочагына сыендырды. Ничектер аңа балачактагыдай рәхәт, җиңел булып китте.

– Әни, кирәкми, елама, мин кайттым, исән бит, – диде егет тавышсыз гына елаудан иңнәре дерелдәгән анасын юатып. Авыр, шул ук вакытта рәхәт бу мизгелне әтиләре бүлдерде.

– Әйдәгез, булмаса, чәй эчеп алыйк. Әниең тәмле әйберләр дә пешереп куйды.

– Ә сез минем монда икәнлегемне каян белдегез соң?

– Синең шомырт бакчасын яратканынны белә бит әниең. Фирдүсемне күргәндәй булам, дип көн дә йокыдан тору белән бирегә ашыга. Кайчак синең белән кычкырып сөйләшеп йөргәнен ишетеп, акылдан язмаса ярар иде, дип борчылып та куя идем. Бүген чыкса, эскәмиядә син ятасың. Тыны кабып килеп керде. Дулкынлануыннан тавышына кадәр беткән. Өстерәп диярлек мине алып чыгып китте. Иртәнге һава салкынча булгач, өстеңә яптык, баш очыңа мендәр салдык. Берни сизмәдең, сабый бала кебек йокладың. Ә без кайчаннан бирле синең йокыңны саклыйбыз.

– Әйдәгез, коймагым суына бит инде, – диде ана күз яшьләрен сөртеп. – Авылда хәбәр тиз тарала, ишетеп алсалар, килеп җитәрләр.

Фирдүс картларның икесен дә кочаклап битләреннән үпте. Бу минутта алар бик бәхетле иде. Ул көнне ишек ябылып тормады. Авыл халкы Фирдүс белән очрашырга агылды. Туган ягына кайтырга оялып күпме газап чикте бит ул. Ә монда аны кочак җәеп каршы алдылар. Төрмәдән түгел, армиядән кайтканмыни!..

– Молодец, энем, чын егет икәнсең. Шыпырт кына йөргәч, мин сине җебегән дип уйлый идем. Ничек кыйнады бит теге баланы. Карар җире калмаган иде. Имеш, аңа кияүгә чыгарга риза булмаган. Ә син йолкып алып, берне сылаган идең, җиргә генә сеңде. Кыз баланы кыйнаган өчен аның үзен утыртырга кирәк иде. Юк, милициядәге дусты яклап алып калды шул. Шунысы ярады, юкка чыкты ул, – диде күршедә яшәүче Сөләйман абыйсы.

Ул көнне Фирдүс соң гына йокыга китте. Шомырт бакчасына җыелган яшьләрнең чыркылдашканнарын, көлешкәннәрен тыңлап ятты. Йокыдан торуга үзе дә шунда чыгып китте. Ах, ничек рәхәт! Һавасы да һавасы. Күкрәк тутырып бер суласаң да, дөньялар түгәрәкләнеп киткән кебек була. Туган җир, туган нигезгә җитми шул. Әле кайчан гына Фирдүс авылына, туган йортына кайтудан куркып иде, ә бүген шул җирдә нык басып тора. Әле кичә генә ул үзен җинаятьче дип хис итә иде, ә авылда аннан чын герой ясадылар. Менә шушы төбәкне, үзең туып–үскән газиз туган нигезне, аны ихтирам иткән авылдашларны, әти–әниеңне ничек итеп ташлап китәсең ди инде?! Ярата ул аларны, бик ярата. Бөтен җаны-тәне белән ярата...

– Фирдүс абый! Назлы итеп эндәшкән бу тавыштан дөньясын онытып басып торган егет уянып киткәндәй булды. Борылып караса, каршында елмаеп бер кыз басып тора. Бу ни бу? Әллә баскан урынында йоклап киткән дә фәрештәне төшендә күрә инде.

– Фирдүс абый, аптырамагыз, бу мин, Айгөл. Хәтерлисезме?

– Айгөл? Димәк, син чыннан да бар, төшкә генә кермисең?

Айгөлнең челтерәп аккан чишмә суы кебек саф, чиста тавышы егетне чынбарлыкка кайтарды. Кыз аның янына ук барып басты, кулларыннан тотты. Җылы, мамык кебек йомшак кулларны үз учыңда тою... Әле кайчан гына мондый татлы мизгел турында ул хыяллана да алмый иде. Фирдүс үзен җәннәт бакчасында хур кызы белән кулга–кул тотышып торган кебек хис итте.

– Төш түгел, чыннан да бар, Фирдүс абый. Бу мин, син коткарган кыз.

– Айгөл! Синмени инде ул Айгөл? Рәхмәт сиңа, Айгөл. Әниләрне ташламагансың. Синең каршыңда гомерем буе бурычлы мин.

– Ә мин соң, Фирдүс абый? Син булмасаң, теге чакта коткарып калмасаң, бу дөньяда күптән яшәмәгән булыр идем инде. Хыялым синең кебек батыр йөрәкле, кеше өчен утка-суга керә торган егет белән аралашу иде. Ниһаять, таптым. Тормышта ни генә килеп чыкса да, яхшыга булсын, диләр иде, дөрес икән. Кызганыч, очрашуыбыз күңелле килеп чыкмады.

– Ахыры хәерле булсын, Айгөл.

Кара–каршы кулга–кул тотышып торган егет белән кызның битләрен сыйпап җылы җил исеп куйды. Тавыш чыгармаска, бу парны борчымаска дип җил агымына тавышсыз гына чайкалган шомырт чәчәкләренең исен сизми калу мөмкин түгел иде. Килешеп куйгандай, икесе дә берьюлы күккә, агач башына күтәрелеп карады. Анда нурлы киләчәк вәгъдә итеп яз кояшы балкый иде.

Гөлсинә Зәкиева, Арча

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: