Татарча хикәя тег белән яңалыклар
-
12 августа 2024 - 13:00
КАРА ИПИ ҺӘМ САРЫ МАЙ (хикәя)
Хикмәти Хода, кибеткә ипи алырга кергән җирдә тамашага тап буласым ике ятып бер төшемә кермәде. -
10 августа 2024 - 13:00
Үкенү газабы (хикәя)
Үкенүдән телгәләнгән йөрәге чыдамады. Ана авырып түшәккә егылды. Бу дөньяда яшәүнең кызыгы калмаган иде инде. Кемгә кирәк соң ул? Барына да үзе гаепле. Улының бәхете турында уйлыйсы урында миһербансызлык күрсәтте... -
8 августа 2024 - 13:00
Ташландык бала (хикәя)
Акыллы, назлы, чибәр Сәлимә... Ничек кулың барды синең үз балаңны ятим итәргә? Кая синең ана йөрәгең? Ничек син бер балаңны яратып, икенчесен ташлый аласың? -
7 августа 2024 - 13:00
Мәчет (хикәя)
Аны район мәгариф бүлегенә чакырып, мәчет турындагы мәкаләсе булган мәктәп стена газетасы өчен шелтә белдерделәр. Канатланып эшләп йөргән вакытында аның өчен зур тетрәнү булды бу. Елыйсы килсә дә еламый калуы аркасында аеруча авыр булды... -
6 августа 2024 - 13:00
Гомерлек үкенеч (хикәя)
Яратса да, Алия Алмазны кабул итә алмады. Юл һәлакәтенә очрап аякларын җуйган Алмазның бердәнбер гомерлек яры, балаларының әтисе булуын теләмәде... -
30 июля 2024 - 13:00
Марфа түти (хикәя)
Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа унбер яшь тулган гына иде. Без дүрт кеше: әтием, әнием, мин һәм өченче яше белән баручы энем Хәйдәр бик тә дус, бик тә тату бер гаилә булып яшәп ята идек. Әтием белән әнием укытучылар, мин шул елны дүртенче классны тәмамлап, бишенчегә күчкән бер малай идем. Өстәвенә ул елны без барыбыз да бик дулкынланып, бик куанып тагын бер вакыйга көтә идек: әниебез тиздән безгә кечкенә бәби алып кайтырга тиеш иде... -
29 июля 2024 - 13:00
Меңе белән кайтыр! (хикәя)
Кошларның рәнҗеше төшсә, ни булыр? Вакытыгызны изге гамәлләр эшләп үткәрегез. Шул вакытта гына рәнҗеш сездән ерак торыр... -
26 июля 2024 - 13:00
Прасковья
– Фатыйма әби, синең чын исемең Прасковья диләр, ачуланма инде соравыма, син әллә урысмы ул? Әниләр сөйләшкәндә ишетеп калган идем балачакта. Юк, начар итеп түгел, сине гел мактап торалар иде бит... Әби елмаеп куйды... – Аның сере юк, минем урыс кызы Прасковья икәнемне барысы да белә иде... Һәрхәлдә, ирем, балаларым белә иде... -
24 июля 2024 - 13:00
Ни һоу! Яки нихәл? (хикәя)
Аны күрүгә, урамда аунаган дип уйлыйсың, чөнки чалбарлары тузанга баткан. Урамда аунаган, димәк, алкаш инде. Ә бәлки, аның киемнәрен юа торган якын кешесе юктыр. Кер юу машинасы ватылгандыр әле. Алтмыш яшьләр тирәсендәге, тәбәнәк буйлы, ябык кына гәүдәле, сукбай кыяфәтле абзый үзен тыныч тотарга тырышты... -
23 июля 2024 - 15:00
КИЛӘЧӘКТӘН КИЛГӘН МАЛАЙ (дәвамы)
Мотоциклга җитәргә берничә адым кала ул кабат зырылдап кабынды. Күзне ут көлтәсе чагылдырды һәм тимер ат үкереп өстемә килә башлады. Читкә тайпылырга өлгермәдем. Көчле авырту. Аннары бушлык... Тынлык... Кояш сүнде... Бар дөнья караңгылыкка чумды... -
19 июля 2024 - 13:00
СОҢЛАГАН ПИКНИК (хикәя)
Кинәт беркем дә көтмәгән телефон шалтыравы өйне яңгыратты. Барысы да ниндидер бер борчылу белән бер-берсенә караштылар. Барысы да ялларга корылган планнарының җимереләсен уйлап куйдылар. Кирәк бит, шундый вакытта шалтырап торуын күр әле син ул телефонның! -
12 июля 2024 - 11:00
Ташлы туфрак (документаль бәян)
Тәлига бәбәйгә чирләде. Якын-тирәдә бүлнис юк, кендек әбисен чакырыйк, диделәр дә бер үзбәк карчыгын алып килделәр. Төнгә кадәр тулгаклап җәфаланды ул, хәлдән тайды. Тик бала туарга ашыкмады... -
7 июля 2024 - 11:00
Чияләнгән төен (хикәя)
Күз йомыла башлады дигәндә генә, әтинең борчулы сүзләре ишетелгәндәй итә, тәннәр чымырдап куя. Алты бала үстереп тә икәүдән-икәү генә торып калган әти белән әнинең язмышы йөрәкне чәнчеп ала... -
7 июля 2024 - 09:00
Кол
Исән... Икесе дә исән... Әти дә... Ул кайда булган? Ник әйтми китеп югалган?... Әни... Кәримнең эчендә, гүя, ике уй бәргәләшә иде: бер яктан, әнисенә иркәләнәсе, елый-елый кысып кочаклыйсы килә. Икенче яктан, ничә еллардан бирле күңелендә оешып каткан рәнҗү баш күтәрә... -
1 июля 2024 - 09:00
Туган көн (хикәя)
Ирен каһәрле сугышка утыз ике яшьлек Газимә җиде баласы һәм сигезенчесе менә-менә якты дөньяга чыгам дип, корсагында тыпырчынганы белән озатып калды. Үлем сорап йөрми. Бәләкәй сабые туганчы, гаилә башлыгының һәлак булуы хакында кара печәтле кәгазь китерделәр...