Татарча хикәя тег белән яңалыклар
-
8 октября 2024 - 13:00
КАРАЧКЫЛАР (хикәя)
Ике карачкының бер-берсенә, ниһаять, якынаюын, кочаклашуын тулган ай гына карап торды. Җир уянып килә иде инде. -
30 сентября 2024 - 13:00
Туганнар (хикәя)
Кырык өч яшьле әнисенең каты авырудан вафат булганын белмичә, аны һәм тугыз яшьлек энекәшен күрергә кайткан егет, өйгә кайгы килгәненә ышана алмыйча, бусага аша атлап керде дә, әнисенең өй уртасында яткан гәүдәсен күреп, баскан урынында катып калды... -
26 сентября 2024 - 13:00
Сыңар алка (хикәя)
Болай кыйналып, кешелегеңне кимсетеп яшәгәнче, аерылуың артыграк. Ходай язган язмышым шушыдыр, балаларымны ялгыз үстерергә язгандыр... -
24 сентября 2024 - 13:00
Борылышта
– Ул борылышта, чыннан да, әйбәт... Ә Машага, Марзиягә диюем, авыр сүз әйтмәгез. Көйләнәчәк аның тормышы... бүгеннән... Мин каерылып, артка борылып карадым: артта тоташ караңгылык, шулай да борылышта, тәрәзәгә капланып, кемдер елмаеп тора сыман иде... -
21 сентября 2024 - 13:00
Әминә (хикәя)
Аның әнисе үлгәч, минем әни белән Әминәнең әтисе өйләнештеләр. Шуннан соң безнең дуслык бетте... -
18 сентября 2024 - 13:00
Упкын (хикәя)
Тырнак астыннан саркып чыккан кан бармакларның хәлен алды. Кая ябышырга белмичә, агач тамырларына ябыша-ябыша өскә үрмәләде Зәлилә... -
10 сентября 2024 - 13:00
Капка (хикәя)
— Мостафаны яратуы хак булган инде баланың, чистарынам дип чирмеш карчыгына барган. Кан эчендә кайтып ауган, хәле авыр, ди. — Үлгән, бичара. Өске зиратка күмдертми икән мулла, керәшен зираты астына җирләргә булганнар... Анасына ни хәсрәт... Бу хәбәрдән соң мин үзем дә үләргә тиеш идем... -
4 сентября 2024 - 13:00
Алма агачыннан... (хикәя)
Нигә шулай соң бу тормыш?! Нигә кеше гел сайланулар каршында тора? Тыныч кына барган яшәешнең шулай үзгәрүенә ул үзе гаепле. Кулындагы бәхетен саклый белмәде. Әйе, югалтты ул Алинәсен... -
31 августа 2024 - 13:00
Оча ла күктә бер бөркет... (хикәя)
Теләр идеме Рөстәм үзенә башка язмыш? Җиңелрәк язмыш? Бәхетлерәк язмыш? Бер яктан, теләр иде дә кебек. Җиңеллек сорап, кулында тилмереп яткан кызы белән хатыны өчен мәрхәмәт сорап, Ходайга әз ялвармады ул. Бу дөньяга рәнҗегән чаклары күп булды... -
29 августа 2024 - 13:00
Яраланган язмыш (хикәя)
Ире ташлап киткәч үзен дөньяда иң бәхетсез санаган хатын чын бәхетсезлекнең ни икәнен белми иде әле. Хәрби хезмәттән яңа гына кайткан уллары Илгиз, бик кыйбатлы машина бәрдереп, куркуыннанмы, башын элмәккә тыкты... -
26 августа 2024 - 13:00
Мәүлиха бураны (хикәя)
«Болай да ятимлек ачысыннан айнымаган сабыйларымны тагы да үксез ятим итәргә уйлыйсыңмы, Ходаем? Таһирәм бит әле берни дә аңламый торган бала. Кайда барыр, кемнәр күзенә карап тилмерер, сабыем? Раббым, балаларым хакына исән чыгар мине бу бураннан!” Ә буран хатынның елавын, сөйләнүен ишетмәде дә, күрмәде дә... -
22 августа 2024 - 13:00
ДУСЛАР (хикәя)
Машина тигез юлдан мәрхүмнең туган ягына кузгалды. Барасы юл ерак кына. Кәримнең миендә йөз төрле уй буталды. Адәм баласының төрле кыяфәткә керә алуын ул башына сыйдыра алмады. «Мәрхүмнәр сайлый алмый шул», – дип кабатлады ул эчтән генә. -
20 августа 2024 - 13:00
Социаль челтәр (хикәя)
Ялагайлыкны җенем сөйми. Менә мәктәптә конкурс игълан иткәннән соң, бөтен укучы мәктәпне мактарга ашыкты. Ни өчен? Телефонлы буласылары килә. Ә болай дөрес түгел ул. Шуңа да мин фаш итәргә булдым мәктәпне. Мәктәпкә акбурлар кайту белән, биология укытучысы Фәридә апа аларны өенә ташый, чөнки аның кызлары акбур ашарга ярата... -
19 августа 2024 - 13:00
Төзәтә алмаслык хата (хикәя)
«Мин башкага өйләнәм...» Әлеге коточкыч сүзләрне укыгач, Алия җансыз сынга әверелгән кебек катып калды... -
18 августа 2024 - 13:00
Сер (хикәя)
Җир ярылса, җир астына төшеп китәргә дә риза иде ана. Болай буласын белгән булсам... Дамирга: «Улым, Сәлимә белән син — бер ата балалары. Күрше Хәлим абыең синең дә атаң иде», — дип әйтә алмый бит инде ул...