Социаль челтәр (хикәя)

Дүшәмбе көннәрендә генә уза торган мәктәп линейкасына бүген көтмәгәндә җыеп алдылар. Мондый гадәттән тыш «линейкалар» йә берәр нәрсә майтарылса, йә үтә дә мөһим чаралар көтелсә генә җыела.
– Хөрмәтле дуслар! Бүгенге линейканы озын-озакка сузмыйбыз. Бер мөһим вакыйганы бөтенегезгә дә җиткерергә булдык, – дип сүз башлады мәктәп завучы Флёра Сәйфетдинова. – Яңа гына өстән фәрман килеп төште. Мәктәп турында район халкына, аннары республикага җиткерер өчен социаль челтәрләрдә эшне көчәйтергә боердылар. Сез социаль челтәр дигән әйберне бездән дә яхшырак беләсез. Һәрберегезнең өендә интернет бар хәзер. «Вконтакте» челтәрендә «Олы Әшнәк урта мәктәбе» дигән төркем ачтык. Хәзер шул төркемгә кешеләр җыярга, мәктәп вакыйгаларын язарга кирәк. Арагызда каләм чарлаучылар бар. Языгыз, кызыклы көннәрегез, дәресләр белән уртаклашыгыз, дус-туганнарыгызны өстәгез. Безнең авылдан каләм әһелләре шактый чыккан, сезнең арада да, бәлки, булачак язучы-журналистлар бардыр. Сез төркемгә күбрәк дуслар өстәгез, мәктәп тормышын яктырткан вакыйгаларны языгыз, мәктәп рейтингын интернет кырларында да үстерик. Конкурс эшләренә бер атна вакыт бирәбез, икенче атнага нәтиҗәләр чыгарылыр. Кем иң яхшы язма теркәп, иң күп лайклар җыя, төркемгә кешеләрне күпләп өсти, шул кешегә махсус бүләк – телефон бирәбез. Телефонны мәктәбебезне тәмамлаган артист Ирек Хафизов үзе тапшырачак. Ул әлеге бәйгенең иганәчесе булып тора. Димәк, киттек, – тырышыгыз, күрсәтегез, языгыз, мәктәп данын бөтен районга, республикага таратыйк, – дип, завуч сүзен тәмамлады.
Мәктәптә конкурслар еш үткәрелә, ләкин монысы укучыларны аеруча да тәэсирләндерде. Бүләккә телефон, диләр ич.
– Егетләр, телефоны нинди, дип сорарга онытканбыз. Андроид микән, гадәти төймәле булмасын тагы, ә бәлки айфон биргәндер әле теге иганәче дигәннәре,– дип класстагыларга сүз катты Айрат.
– Безнең урамга кайта ул Ирек абый, нинди айфон булсын ди анда, үзе дә төймәле телефон белән йөри, – дип көлде Алисә.
– Әйе шул, сорамадык яхшылап. Төймәле генә телефон булса, ул лайклар өчен эшләп тә утырасы юк. Өйдә өч-дүрт телефон бар андый, – дип сүзгә кушылды Ленар. Телефонның нинди икәнлеген белмәсәләр дә, мондый җиңел конкурстан берсе дә читтә калырга ашыкмады. Әнә, шигырьләр язып, иләсләнеп йөрүче Марат шул ук көнне шигырь язып ташлады.
Тау башында горур басып

тора ул безнең мәктәп.
Сүз табалмыйм, остазларны

язарга монда мактап.
Телефонын гел кулында йөрткәч, шунда ук теге төркемгә элеп куйды. Иң беренче булып үз шигыренә лайкны да чәпәде.

 – Бу шигырь болай гына, старт бирер өчен генә, соңрак яхшырагын язам әле, – дип, телефонын алып куйды.
Алисә мәктәптә үткән рәсем конкурсы турында мәкалә язарга булган, хәзер рәсемнәрен биргән һәр кешедән, нигә болай ясадың, нигә тегеләй ясадың, дип, интервью алып бимазалый.
Альбинаның узган атнада туган көне иде, әтиләре яңа фотоаппарат бүләк иткәннәр. Ул икенче көнне үк, фотоаппаратын тотып, мәктәпне төрледән-төрле ракурсларда фотога төшереп йөрде: тәрәзәләрне ачып та төшерде, дәрес вакытларында да шыртлатып алды, мәктәп баскычларына ятып та кыланды.
Алмаз исә мәктәпне тәмамлаган кешеләргә интернеттан хатлар язган һәм «Безнекеләр» дигән рубрика булдырып,тегеләрдән истәлекләрен яздырта башлаган. Шул рәвешле, бөтен мәктәп мәш килде. Бер генә конкурста да болай катнашканнары юк иде. Бер атна булып килгәндә, «Олы Әшнәк урта мәктәбе» дигән төркем яңалыклар белән чуарланып бетте, кешеләр артык җыелмаса да, сәгать саен яңалык эленде. Ашханәдәге пешерүчеләрдән рецепт та яздырып куйдылар, завхоз Илдар абыйдан эшенең бик әһәмиятле булуын сөйләттеләр, укытучы Рәсимә апаның ни өчен бер класста ике ел утырып калуын да яздылар... Бу атнада күпләр дәрес әзерләүне дә онытты, телефон отасы килү теләге бөтен мәктәпнең һушын алды. Шәмси генә берни эшләмәде. Беренчедән, аның өендә интернет юк, икенчедән, инде нәрсә язарга да белмәде, чөнки барысын да язып бетерделәр кебек тоелды аңа. Бәйгегә йомгак ясарга бер көн калгач кына, аның башына идеаль фикер килде. Журналист кеше дөресен язарга, ялагайланмаска, дөреслекне фаш итәргә тиеш, диләр бит. Ул да мәктәптәге җитешсезлекләрне язарга булды. Күрше егете Айраттан ике сәгатькә кесә телефонын сорады да, төркемгә кереп, алдагы язмаларга үзенчә анализ ясады һәм үзе дә кулына каләм алды.
«Районыбызда әллә ничә Әшнәк бар, ләкин безнеке – Әшнәкләрнең дә Әшнәге.
Авылыбыздан язучылар да, журналистлар да, артистлар да, хәтта тарихчылар да чыккан. Минем дә үткен каләмле журналист буласым килә. Ялагайлыкны җенем сөйми. Менә мәктәптә конкурс игълан иткәннән соң, бөтен укучы мәктәпне мактарга ашыкты. Ни өчен? Телефонлы буласылары килә. Ә болай дөрес түгел ул. Шуңа да мин фаш итәргә булдым мәктәпне.
Мәктәпкә акбурлар кайту белән, биология укытучысы Фәридә апа аларны өенә ташый, чөнки аның кызлары акбур ашарга ярата. Аннары без дәрес вакытында күрше класслардан акбур сорап интегәбез. Ел башында мәктәпнең бөтен укытучыларына да ноутбук бирделәр, ә информатика укытучысы алар белән бергә булган флешкаларны алып калган да хәзер шуларны «авито»да сатып ята (миңа моны ышанычлы чыганаклардан җиткерделәр). Авылыбыз мулласының алты баласы бар, аларның берсе дә ашханә өчен түләми, имеш, әтиләре мулла, сәдакага гына яшиләр. Өйләренә беркөнне кергән идем, аларның өй түрләрендә «ЖК» телевизор, күн диван, массаж ясый торган кресло, тагы әллә ниләр бар. Ә балалары мәктәптә бушка ашый. Ник мәктәп җитәкчелеге аларны барып тикшерми? Укучылар бөтенесе дә бертигез булырга тиеш. Узган язда мәктәпнең түбәсен яңа калай белән яптылар, завхоз Илдар абый тәки чәлдерде калайларның бер өлешен. Оялмыйча да үзләренең түбәләрен шул калай белән ябып куйды. Бөтен авыл күрә моны, мәктәп һәм Илдар абыйларның түбәләре генә шул зәңгәр төстә бит. Тик берсе дә дәшми.
Шундый хәлләрне саный китсәң, бик күп алар бездә. Бездә генә түгел, һәр мәктәптә дә бар алар. Күрә белергә, фаш итәргә генә кирәк намуссыз кешеләрне. Батыр йөрәкле егет булып, каләм белән көрәшүдән дә яхшырак эш юктыр».
Менә иртәгә конкурска нәтиҗә ясалыр, бүләкне дә лаеклы кешегә бирмәячәкләр. Әти-әниләре кибет тотучы Алисәгә эләгер инде, йә булмаса ай саен телефонын алмаштыручы Фидаильгә, дип уйлады Шәмси һәм, «бисмилласын» әйтеп, үзенең уникаль язмасын стенага беркетеп куйды.
Шәмсинең язмасы төнге унбердә генә беркетелгән булса да, иртәнге сигезгә 
Әшнәк мәктәбе төркеменә 500дән артык кеше өстәлгән (авылда да аның кадәр хуҗалык юк бит хәтта), 80 лайк куелган, 15 репост ясалган иде. Хәбәр тиз арада директорга килеп җитте, директор, язманы күрү белән, үзенең сәркатибе Ләйсәнгә комментарийларны алып ташларга, язманы тизрәк юкка чыгарырга кушты.
Математика дәресе вакытында Шәмсине директорга чакыртып алдылар, ул инде төнлә нәрсә язганын үзе дә анык кына хәтерләми иде. Директорның кара йөзен күрүгә, барысы да тиз исенә төште үзе.
– Энем, син үзеңне кем дип белдең шуның кадәр?! Башкалар арасыннан шулай аерылып торырга яратасың инде, ләкин бу эшең бернинди кысаларга да сыймый. Бүген төштән соң әти-әниеңне көтәбез.
– Фәрит Хәмитович, конкурска линейкада йомгак ясарга вәгъдә иткән идек. Ирек шалтыратып, кайта алмавы турында әйтеп гафу үтенде, телефонны үзегез генә тапшырыгыз инде, диде. Нишлибез? – дип, ишектән сәркатип Ләйсән килеп керде.
– Беренчедән, төркемне чистартыгыз, комментарийларны админ аша гына язып була торган итеп ясагыз! Ә бәйгегә йомгакны хәзер ясыйбыз. Менә шушында. Бәласеннән башаяк. Ни дисәң дә, бер төндә 500 кешене җыйган бит. Молодец, Шәмси! Менә сиңа телефон! Шуның белән, энем, сөйләшүем тәмам, калганын әтиең аша аңлатырмын, безнең телне аңламыйсың син барыбер, – дип, директор, ишеген ачып, Шәмсине чыгарып җибәрде.
Шәмси, кулына чыбыклы телефонын тотып (ә аларның өйләренә телефон да кермәгән бит), «эх, башта нинди телефон икәнен төпченәсе калган, юкка төн йокыларымны калдырып язып ятканмын» дип уйлап чыгып китте.
Мәктәпкә эшкә йөргән кебек еш барырга күнеккән әнисе урынына бүген кичкырын гына Шәмсинең әтисе китте.

Алинә Бикмуллина

"КУ" 9, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: