Логотип Казан Утлары
Хикәя

Оча ла күктә бер бөркет... (хикәя)

Теләр идеме Рөстәм үзенә башка язмыш? Җиңелрәк язмыш? Бәхетлерәк язмыш? Бер яктан, теләр иде дә кебек. Җиңеллек сорап, кулында тилмереп яткан кызы белән хатыны өчен мәрхәмәт сорап, Ходайга әз ялвармады ул. Бу дөньяга рәнҗегән чаклары күп булды...

Тормыштан алынды

Илленең теге ягына күптән чыккан, дөнья авырлыгы чәчләренә көмеш булып иңгән Рөстәм, таягына таянып, кызы Зифа яткан бүлмәгә сак кына керде дә, аның тын гына сулыш алып, тирән йокыга талганын күргәч, әкрен генә аяк очларына басып, үз ягына чыкты. Мондый тыныч мизгелләр сирәк тигәнгә, бу минутлар бик тә кадерле аңа. Шуңа күрә ул аларны булдыра алганча озайтырга, сакларга тырыша. Әле дә, берни аңламаган, сәер карашлы хатыны Асия, кухнядан чыгып, кызы бүлмәсенә борыла башлаган иде, Рөстәм аны сак кына иңнәреннән кочып, үз бүлмәсенә юнәлтте. Еллар буе тора алмый урында яткан кызы уянуга, аңа тиешле даруларны, кирәкле әйберләрне алдан әзерләргә кирәк. Барысы да кул астында гына булырга тиеш. Тиз генә астын алыштырырга. Тиз генә укол куярга. Кызы кече йомышын үти алмаганда, тиз генә “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакыртырга. Массаж ясарга. Юындырырга. Ашатырга-эчертергә. Мендәргә сөяп утыртып алырга. Юатып башыннан сыйпарга... Кызының сагышлы күңелен әз генә булса да күтәрерлек итеп, үзендә дә булмаган яхшы кәефне бирергә тырышырга... Ә бу тын минутларны ярата Рөстәм. Өйдә шундый тыныч. Әйтерсең дә, акылын югалткан хатыны да таза... Кызы да бүлмәсеннән йөгереп чыгар да: ”Әтием!” дип, үскәндәге кебек, муенына асылыныр кебек... Мондый мизгелләрдә, шушы кысан читлектән очып чыгып, әллә кайларга юнәлә Рөстәм хыялында...

Менә ул , сугыштан соң туган шук малай, бер төркем иптәшләре белән дубырдан (ат дворыннан) өр-яңа үрәчәле ат чанасын урлап, биек, сөзән Каршы тауның текә итәгеннән чана шуа. ...Менә кайда ул чана шууның рәхәтлекләре! Колакта җил сызгыра, битләр яна... Чана сикәлтәләрне узганда йөрәкләр әллә кая төшеп китә... Тик бу рәхәтлек озакка бармады, алда әйткән трамплиннан сикереп узгач, чаналары тирән карга төшеп кадалды да, җыеп бетерерлек булмаган дистәләрчә кисәккә таралып төрле якка чәчелде. Комачауламасын өчен өскә каратып бәйләп ныгытылган тәртәләре, чаңгы юлы кебегрәк эз калдырып, бик үк ерак булмаган инешкә төшеп югалды. Ә колхоз чанасын эшкә ярамаслык итеп ваткан өчен эләгүен эләкте инде аларга ат караучы Вәли абзыйдан да, ата-аналарыннан да. Хәтта, башка укучыларга тискәре үрнәк булырлык итеп, мәктәптә дә тикшерделәр бу вакыйганы...

Чынбарлык тормышыннан гайре, Рөстәмнең түзеп булмас авыр чакта, бу дөньяны күралмас булып туйган минутларында көч-күәт, яшәү дәрте, өмет бирә трган икенче эчке дөньясы бар – хыял дөньясы, татлы-тәмле, газиз истәлекләр-хәтирәләр дөньясы. Ул дөнья да булмаса бу Рөстәмгә кояш сүнү белән бер тигез күренер иде. Кызы йоклап алган арада, хатыны әзрәк аруланган арада шул сихри хыялый илнең ишеген ача Рөстәм ...Монда яманлык-явызлык да юк, чир-хаста да юк, сугыш-кан да юк... Чынга ашырлыкмы, түгелме, монда офыкларга өндәүче өметләр, матур-матур хыяллар, уй-теләкләр...

...Чү... чү... Кызы ыңгыраша түгелме? Рөстәмнең татлы хәтирәләре аша ирененә бер мизгелгә генә кунган елмаю эреде. Ул, таягын тиз генә эләктереп, кызы янына атлады. “Нәрсә, матурым? Йокладыңмы? Кай җирең авырта?” Кызы, гадәттәге ым белән, үрдәк сорап алды. Кече йомышын бу юлы үзе үтәгән Зифаны җылы гына мактап, кирәкле уколын казап, кызының мендәр-юрганын төзәткәләп, Рөстәм кухняга чыкты. Ике хасталы хатын-кызны карау өстенә, ашарга әзерләү, өйне чиста тоту, кибеткә азыкка бару кебек тавык чүпләсә дә бетмәслек йорт эшләре дә аның үз өстендә. Рөстәм иртән суыткычтан алып эретелгән тавыкны пешерергә куйды. Хатыны Асия сәләмәт чагында ярата иде кискән токмачлы тавык ашын. Хәзер токмач кисүче булмаса да, алай Рөстәм үзе дә тәмсез пешерми кебек. Көн дә әзерли торгач, остара бара. Вакыт тигәндә, хәтта, камыр ашлары, бәлеш кебек нәрсәләр дә әвәли. Кызы Зифа ярата әтисе пешергән кыстыбыйны. Яртыны ашагач, кайчак икенче кисәкне дә сорап ала. Мендәргә терәп утырткан кызының, кулын майга буямаска тырышып, кыстыбыйны ике куллап тотып, бәләкәй чактагы кебек авызын чап-чоп китереп ашаганын карап торырга ярата Рөстәм. Мондый минутларда ул бәхетле...

Кулы ашка бәрәңге чистарта, ә уйлары Рөстәмне тагын ерак-еракларга алып китә...

Еллар уткән саен моннан 40-45 ел элек булган вакыйгалар, тоныкланып, хәтердән югала барырга тиеш кебек. Ә менә ни өчендер ул аларны оныта алмый. Йокысыз төннәрдә алар, кабат-кабат искә төшеп, әле кичә генә булган кебек күз алдыннан үтә. Менә әле дә, кылт итеп, унбиш яшьлек чая балаларга белем бирүче дә, тәрбияче дә, яклауы “адвокат” та булган укытучылары Гөләндәм апа хәтеренә килеп төште. Дулкын-дулкын булып үскән калын чәчләре арасында бер тотым агарган өлеше булган, нәфис йөзле, карашында аңлатып булмый торган сихри көч бөркелеп торган, кара күзле класс җитәкчеләре алар өчен серләрен сыйдыра белүче якын дус та, алдан кемнең нинди борчу мәшәкатьләре булуын тоя белүче киңәшче дә булды... Әле борын асты да кипмәгән малайларны алдагы тормышта ничек кенә авыр булса да, бирешмәскә, көчле булырга өйрәттте. Инде ничә еллар мәктәпне бетерүгә дә. Ә Рөстәм аны һәрвакыт яратып, хөрмәтләп искә ала. Бу дөньядан бакый илгә күчкән рухына белер-белмәс догасын укый...

Рөстәм, истәлекләреннән бүленеп, хатыны Асияга аш салып бирде. Алдына икмәк, яшелчә куйды. Үзе генә белгән халәткә, бер ноктага төбәлеп, елмая да, елмая аның хатыны. Бәлки, аның да күңелен бәхетле яшьлек хәтирәләре айкыйдыр... Ничек кенә булмасын, елмайсын гына. Кызлары Зифа кинәт авыр чирләп киткәч елагандагы кебек, буылып-буылып еламасын гына... Хатыны, түгә-түгә булса да үзе капкалый башлагач, Рөстәм , ит салып, җылымса ашны ашатырга кызына алып керде. Мендәргә сөяп утыртып, “я әле, минем сылуым, ач әле авызыңны”, дип артык аппетиты булмаган кызын аш кабарга мәҗбүр итте. Кызы, башка теләмим, дип башын селкегәч, салфетка белән аның авызын сөртеп алды. Урынына җайлап яткырды. Телевизордан Зифа ярата торган тапшыруны кабызып, кухняга табак-савытларны юарга чыкты. Ашы белән пычранып беткән хатынын тыныч кына юындырды. Кызгана аны Рөстәм. Йөрәге бик әрни сөекле хатыны өчен. Яшь чагында янып торган чибәр хатын, югары белемле алдынгы укытучы шул хәлгә төшсен әле! Тик кызы чирләү кайгысыннан башы эшләмәгән хатын Рөстәмгә ярдәмче түгел иде шул инде... Күрсәтмәгән табиб калмады, эчермәгән дару калмады. Тик хатынның хәле әйбәтләнмәде. Бала акылы кергән хатын, берни аңламыйча, үзалдына бер елмаеп, бер елап, үз дөньясында яши бирә. Күңеле бик тә төшкән мизгелләрдә Рөстәм хатынына карый да, бәлки, аңа җиңелрәктер миңа караганда, дип тә уйлап куя...

Рөстәм савыт-сабаларны юып, кухняны җыештырып мәш килеп йөргәндә ишек кыңгыравы чыңлады. Уйлары белән онытылып йөреп, хәтереннән дә чыгып киткән! Кичә, киләбез, дип телефоннан шалтыраткан кече кызы Ралия белән яраткан оныгы Әнвәр килгән бит! Менә кайда ул чын бәйрәм! Алты яшьлек оныгы кергәч тә бабасына егетләрчә күрешергә “чап” итеп “бишне” бирде! Менә кайда үсеп килә чын ир-егет! Белмәгән нәрсәсе юк! Шундый тере малай! Ул килгәндә өйгә ямь куна. Зифаның да сагышлы күзләренә елмаю куна. Асия да оныгы белән куыш уйный башлый. Рөстәм, Зифа белән Асияне кызы Ралия карамагына тапшырып, оныгын җитәкли дә, икәүләп урамга чыгып китәләр. Барасы җирләренә барып кайталар. Үтәсе йомышларын үтиләр. Ял итеп кайталар. Рөстәм Әнвәрнең кечкенә кулын үзенең көрәк кебек учларына чумырып кына ала да, оныгы тәтелдәвеннән ләззәт табып, урам буйлап атлый. Үз өлешенә тигән барлык бәхетсезлек өчен бирелгән олы бәхет итеп карый аңа Рөстәм.

Кыска шул мондый бәхетле мизгелләр. Кайтып та киттеләр кызы белән оныгы. Нишлисең, аларның да үз тормышы. Рөстәм, кызын карап, көйләп-җайлап чыкты да, үз бүлмәсенә үтте. Монда аның еллар буе туплаган бай гына библиотекасы бар. Язу өстәлендә бүлек мөдире булып эшләгән вакытларда гәзит-журналларда басылып чыккан мәкәләләре, елдан-елга җыелып килгән язмалары, көндәлекләре, истәлекләре, яратып укыган китаплары... Рөстәм көндәлегенең бер битен ачты да тагын кайчандыр кулы тырнаганнарны күз алдына китереп, уйга талды...

“...Шукланып берәр төрле начар эш эшләсәк, әниебезнең иң зур жәзасы йорт өчен нинди дә булса бер эшне өстәмә эшләтү иде. Жәй көннәрендә алдагы көнгә караганда бер «уфалла арбасы» чүпне арттырып, колхоз басуыннан җыеп алып кайтырга Һәм киптерү өчен таратып куярга, кыш көннәрендә ишек алдын кардан чистартырга, инде андый эшләр булмаса, казан астына ут тергезү өчен бер атнага җитәрлек чыра телеп куярга тиеш була идек. Әни бер вакытта да безгә кул күтәрмәде, кычкырып орышмады. Сансызланып тавышлана башласак, «әтиегез кайтыр вакыт җитә, эштән арып кайткач яратмас» дип кисәтә иде. Ун яшьләр тирәсендә булганмындыр, мин, әниемнең өстәлгә иләп куйган он өеменә дүрт бармагымны берләштереп, «мәче эзе» ясап шаяртмакчы булдым. Әни өйгә кергэч, ни эшләр икән, дип күзәтмәкче идем. Ләкин мин көткән «мәзәк» барып чыкмады, өстәлдәге онны күргәч әнием эшнең нәрсәдә икәнлеген бик тиз аңлап, мине өстәл янына чакырып, кулларымны күрсәтергә кушты. Әни минем тырнаклар астындагы «шаһитләрне» күргәч, «улым, ризык белән уйнарга да, шаяртырга да ярамый» дип әйтә-әйтә, әрнерлек итеп кул аркасын чеметте... Үземнең балаларым үсеп житеп бабай булсам да, ниндидер ярамаган «кыек эшем» чыкса әни чеметкән шул кулым кызарып сызлый башлый, әйтерсең, әнием мине һаман да күзәтеп–кисәтеп тора...” Эх, әнкәй, әнкәй... Исән чакларында аларның чын-чын кадерен кем аңлап бетсен? Алар бит мәңгелек кебек...

Рөстәмнең карашы хатыны Асиянең стенада эленеп торган сүрәтендә тукталды. Менә аның гүзәл яшьлек мәхәббәте, тормыш юлдашы... Дулкынланып торган чәчләрен бер генә селкер дә, сикереп төшәр кебек Рөстәмнең кочагына. Моннан бик күп еллар элек кебек... Тоткан чәчәкләре туңмасын өчен, тун изүе эченә яшереп, минут саен сәгатькә карый-карый, кызның килүен көткәнне ничек онытасың! Тыйнак кына студентларча ясаган туйлары... Ходайдан теләп, көтеп алган тәүге сөю җимешләре Зифа... Ул бит туганда тап-таза туды. Ни булды аңа?!... Ни өчен шулай рәхимсез син безгә, язмыш?! Ничек терелтергә аны? Рөстәмнең кызын таза-сәләмәт итеп күрү теләге, өмете шул хәтле көчле, ул, әгәр, мөмкин булса, бер дә уйламыйча, үзенең гомерен ялгар иде кызының гомеренә... Баласының керфек тә какмый үткәргән төнге газапларын бер сүзсез үзенә алыр иде әтисе. Тереләчәк аның кызы! Әлбәттә, тереләчәк! Ышанырга гына кирәк! Һәм Зифаны тереләчәгенә ышандырырга!

Рөстәмнең кулы үзеннән-үзе компьютер төймәсенә басты. Замананың бу мөгҗизасы бик күпләргә, шул исәптән, Рөстәмгә дә яңа , күз күрмәгән киңлекләргә ишек ачты. Яңа фикердәшләр, яңа дуслар табылды. Монда да аның акыл-фәһемгә нигезләнгән сүзе кыйммәт тора. Гаҗәпләнмәслекмени бу интернет дигән нәрсәгә? Чынлыкта меңәр чакрым аерып торган кешеләрне анда пыяла гына бүлеп тора. Кайчак иң якын дигәнеңә әйтә алмаганны анда кем беләндер бүлешәсең... Тулган күңелеңне бушатасың... Анда да шул ук тормыш кайный инде, чын тормыштагы кебек. Кешенең дә төрлесе бар анда да. Юнле дигәне аралаша, фикер алыша, көлешә-шаярыша... Юнсез дигәне гайбәт тарата, башкалар гаебен эзли, гаугалаша. Күзенә туры карап әйтергә өйрәнгән Рөстәм монда да боргаланып тормый, әйтәсен әйтә. Кайсы берсен оста гына урынына куя белә. Кемдер шуның өчен аны бик сөеп бетермәсә, якын дуслары өчен ул – дөреслекне яклый алырлык кеше. Тойгы-хискә сусаган күңеленә шигърият, җыр моңы ала анда Рөстәм.

“...Канатларым каурый түгел - күңел генә канатлы. Кош юлыннан китәр идем, алып барлык газапны...” Танылган шагыйрә, әйтерсең дә, Рөстәмнең җанын ачып караган...

Ә үзенең шигъри портретын болай язар иде Рөстәм: ”Уйлама син, язмыш, минем хакта: “Сынауларым белән өркеттем!”. Күккә менмәс булып давыллардан, курыкканы бармы бөркетнең?!”

Нәфис сүзгә мәхәббәтенең бөресе балачакта ачылды аның. Бу сихри дөньяның серле ишеген тәүге тапкыр талантлы шагыйрь, язучы һәм (менә бәхет!) Рөстәм укыган мәктәпнең директоры Гарифҗан абый Мөхәммәтшин ачты аңа. “...Яшьлегемдә нидер калган онытылып: изге эшләр – өлгермәгән мин кылып, нидер көткән күзләр калган – моң тулып, хыялларым – ирешмәгән омтылып... “ Ә аның бу юллары Рөстәм үзенең язмышына, яшәешенә бик кагыла кебек: “Язмышларны һич кенә дә аңлап булмый, язмышларны һич кенә дә алдап булмый, яшәешнең Аллаһ биргән төп кануны – ялган белән хакыйкатьне ялгап булмый...”

Рөстәм өстәлдә яткан фотоларга үрелде. Татар хатын-кызының чын матурлыгын җыйган әнисе... Бик вакытсыз вафат булган кадерле апасы... Җиңел булмады әнисе белән әтисенең тормышы. Ә шулай да, йөзләрендә нинди самими сабырлык, түземлек... Күңеленнән генә сөйләшә алар белән Рөстәм. Әти ни эшләр иде минем урында булса? Сез бит инде, әти белән әни, мине тормышны шулай сөяргә өйрәттегез. Бернигә карамый. Рәхмәт сезгә... Дөнья нинди генә сынаулар әзерләмәсен, ярата Рөстәм тормышны. Кайчак үләрлек булып арыса да, ярата. Җиңел бирелмәгән һәр көне-сәгате кадерле аңа гомеренең. Бәхетле мизгелләренең кадерен үзе генә белә Рөстәм...

Аның тирән уйларын бүлеп, телефон шалтырады. Шәһәрнең теге башында яшәүче энекәше хәлен сораша. Нинди ярдәм кирәк? Рөстәм кирәк чакта ярдәм итәргә атлыгып торган, алты яктан кул сузган туганнарына рәхмәтле. Юкка гына үскәндә аларга әниләре тукымады: “Ни булса да бергә булыгыз. Бер-берегезне ташламагыз”. Үз кабыгына ябылды хәзер кешеләр. Рәшәткәсез тәрәзәләр, ябылмаган ишекләр заманында үскән Рөстәм кеше кайгысына бервакыт та битараф калмады, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә, терәк булырга тырышып, үз иңнәрен куйды. Кешеләргә кирәклектә таба ул яшәү гамен. Гәүдәләре таза-сәләмәт булып та, беркемгә дә кирәкмәгән зәгыйфь җанлы затлар бар дөньяда. Ә Рөстәм гайләсенә, якыннарына, дусларына, хезмәттәшләренә, әллә кайдагы ерак-ерак танышларына кирәк... Күп төште Рөстәмнең җилкәсенә дөнья кыенлыгы. Түземлеген сыныйм әле моның, дигән кебек тормыш бер сынау артыннан икенчесен, авыррагын җибәрә торды. Сабырлыгы төкәнгән чаклары да булмады түгел аның. Шулай да,һәр нәрсәгә фәлсәфәви караш белән карый белүе мондый халәттән дә коткара килде. “Ничек кенә авыр булмасын, кеше үз өлешен күтәрергә тиеш. Язмыш тагын-тагын өстәп бирә икән, димәк, ул сине барсын да күтәрерлек көчле саный...”

Теләр идеме Рөстәм үзенә башка язмыш? Җиңелрәк язмыш? Бәхетлерәк язмыш? Бер яктан, теләр иде дә кебек. Җиңеллек сорап, кулында тилмереп яткан кызы белән хатыны өчен мәрхәмәт сорап, Ходайга әз ялвармады ул. Бу дөньяга рәнҗегән чаклары күп булды. Тик шушы язмышны Ходай Рөстәмгә тәгаенләп билгеләгән икән, димәк, ул аныкы. Ә чит язмыш кирәкмәс иде аңа. Кемдер шундый язмышлы да булырга тиештер, күрәсең... Алла биргәнне кабул итәргә өйрәнде инде ул сабыр гына. Бик җиңел булмаган өлеше турында уйланганда Рөстәм тормышын үзеннән дә авыррак яшәгәннәр белән чагыштыра. Менә аларга чын-чынлап кыен! Менә аларга Алла ихлас ярдәм бирсен, дип теләп куя ул үзалдына. Икенчедән, авыр дип, кемгә ташласын ул аның күзенә карап торган чирле кызы белән хатынын? Хатыны Асия чибәр, яшь, таза, мәхәббәтле чакта кирәк иде. Ә хәзер кирәкми булып чыга? Бардыр ул бу дөньяда андыйлар да. Чибәрдән чибәргә, яшьтән яшькә күбәләк кебек очып йөргән ир-затлар. Бер хатыны картайгач, чирләгәч, икенчене, өченчене эзләп... Тик, кулга кул тотынып, Алла каршында биргән вәгъдә кайда: “Шатлыкта да, кайгыда да бергә булырга...” ? Йоклый белмәс сизгер-уяу намус-вөҗдан кайда? Ничек карар иде ул авыр сугыш елларыннан соң җиде бала үстергән, балаларын гел шәфкатьлеккә, рәхимлеккә генә өйрәткән әнисенең күзенә? Ничек басар иде ул сугыштан бер куллы кайтып, шул бер куллы килеш балаларын ачлы-туклы итмәс өчен, урыс авылларында ялланып такта ярып йөргән әтисе каршына? Аларга җиңел булганмы соң? Аларга мең кат авыррак булган. Тик Рөстәм алардан язмышларына беркайчан да зар-интизар ишетмәде. Киресенчә, тынычлыкка сөенеп, булганына шөкер итеп, хәләл көч белән көн күреп, шундый авыр тормыштан да ям-тәм табып яшәделәр аның атасы белән анасы. Балачактан инсафлыкның өлгесе булган укытучысы Гөләндәм апага ни дияр Рөстәм? Юкка гына өйрәттегез мине намуслы, көчле булырга, Гөләндәм апа, диярме... Күзләренә тилмереп карап яткан кызын һәм кулына калган хатынын ташлау турында уена да килмәде Рөстәмнең. Намусын сатмаган әле ул иблискә. Ничек булса да, нинди сынаулар аша үтәргә булса да бергә узарга. Кирәк икән, алар белән ятып үләргә дә риза ул...

Бәхет... Бәхетсезме Рөстәм? Юк, ул үзен һич кенә дә бәхетсез мескенгә санамый. Һәр кешенең үз бәхете. Рөстәм өчен кызына хәл керсә бәхет. Хатыны көйләнеп китсә бәхет. Сабый бала хәлендәге, аның ярдәменә, мәрхәмәтенә мохтаҗлы шушы ике җан иясе өчен яши Рөстәм. Дөньядагы иң якын кешеләрнең икесенә инсаф хезмәт итүдә аның тормыш мәгънәсе. Үзе турында уйламый ул. Авырткан буыннары турында... Кайчак басарлык булмаган аяклары турында... Тик йөрсеннәр генә алар, бөгелмәсеннәр генә алар, атласыннар гына. Соңгы көче белән шуышып барырга риза Рөстәм кызы янына. Терелсен генә... Сау-сәләмәт кенә булсын! Бәхетле генә булсын! Өметен өзми ул һич кенә дә кызының терелүенә. Күңеле кителгән, карашлары сүнгән Зифага да өмет кертергә тырыша. Тереләчәк аның кызы, аллабирса! Ул яшь бит әле! Ә яшьлек ул – үзе бер көч! Чир-хасталарны җиңә алырлык чын көч!

Рөстәм кызы белән хатынын, бала кебек көйләп, ял итәргә яткырды да, кичке урамга чыкта. Урамда халык шактый гына. Танышы да, таныш түгеле дә аның белән исәнләшеп үтә. Ул яшәгән йорттан ерак та түгел, бер ягы белән урманга тоташкан парк башлана. Аеруча ярата Рөстәм мондый җылы көзге кичләрне. Каеннарның ефәк шәлләренә көз ары-бире тәүге, алтын сәләмен элгән... Анда-монда җилдә тибрәлә-тибрәлә кызгылт-бакыр чаган яфраклары җиргә килеп куна... Рөстәм яраткан каенына аркасы белән терәлеп басты да, күккә карады. Анда, биектә, ак болытлар арасында диярлек, канатларын җәеп мәгърүр бөркет оча. Өстәге таудай болытларны куып йөрткән кискен җилгә карамый, тибрәндерми дә хәтта канатларын... Менә бит ул нинди көчле!..

Эскәмиядә, бер-берсенә сыенышып, парлар утыра. Паркны яңгыратып, бала-чага куыша. Каен очларын үбә-үбә көзге кояш баей... Киң җилкәле, мөлаем чырайлы мәһабәт гәүдәле абзый, тирә-юнгә сокланулы караш ташлап, таякка таянуына карамастан, ышанычлы, ныклы адымнар белән, салмак кына атлап, үренә кояш кунган текә генә калкулыкка менеп бара...

Физәлия Дәүләтгәрәева

 

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев