Сер (хикәя)

— Әни, мин күрше кызы Сәлимәгә өйләнәм! — диде Дамир.

— Юк! Юк! Юк! — диде әнисе.

Галиянең ярым пышылдап кына әйткән бу сүзләреннән нидәндер курку, чарасызлык, аптырап калу сизелә иде. Ул, хәлсезләнеп, урындыкка барып утырды. Җир ярылса, җир астына төшеп китәргә дә риза иде ана. Болай буласын белгән булсам... Дамирга: «Улым, Сәлимә белән син — бер ата балалары. Күрше Хәлим абыең синең дә атаң иде», — дип әйтә алмый бит инде ул. Анасыннан рәтле-башлы җавап ала алмаган Дамир: «Ярый, әни, син уйлый тор, кичен сөйләшербез», — диде дә җитез генә атлап чыгып та китте.

Галиянең күңеленнән, әллә әйтмәскәме, дигән уй сызылып үтте. Чыннан да, берәү дә белмәячәк. Юк, юк, алай эшләргә ярамый. Их, бу язмыш дигәннәрен, сындырыплар сыный бит. Егерме ел элек бу хәлгә тарыйсын белгән булсамы?.. Уйлары аны яшьлек чорына кайтарды.

Галия белән Хәлим чыгарылыш кичәсеннән соң озак кына капка төпләрендә утырдылар. Сөйләшеп сүзләре бетәрлек түгел, әллә нинди планнар корылды, бергә булырга дип кат-кат вәгъдәләр бирелде. Таң алдыннан салкынча булып китте, Галия йоклый торган келәт эченә керделәр. Кабат иреннәр бергә кушылды, бер-берсенең кочагында эреп бетәрләр төсле тоелды, мәхәббәт уты отыры көчәя барды. «Галия, барыбер бергә буласы... каршы килмә, бәгърем». Кыз сөйгәненә каршы килә алмады шул, ул егетнең кайнар кочагына тагын да ныграк сеңде... Һәм алар моңарчы татымаган назлы рәхәтлеккә, серле дөньяга очтылар...

Ике атнадан унсигезе тулган Хәлимнең кулына повестка тоттырдылар. Егет армиягә китте. Өч атнадан Галия үзенең көмәнле булуын белде. Башта әнисе кызын эт итеп сүкте, аннан соң икәүләшеп кочаклашкан көе еладылар. Бераздан, кеше-мазар сизгәнче дип, әнисе кызын Казанда торучы апасына ияртеп җибәрде. Ике ел дигәндә, кечкенә Дамирын кочаклап, Галия туган нигезенә кайтып төште. Ире үлгән дә Галия авылга кайткан икән, дигән хәбәр таралды.

Бераздан, Зилия исемле яшь балалы хатын ияртеп, армиядән Хәлим дә кайтып төште. И өзгәләнде дә соң Галия. Хәлимем кайткач, бергә булырбыз дигән өметләре челпәрәмә килде. Келәткә кереп, күңеле бушанганчы иңрәп-иңрәп елады, барын да сөйләп бирергә теләп кыҗраса да, телен тешләп калды, тавыш-мазар чыгармады, үз эченә бикләнеп яши бирде. Хәлим дә берни сиздермәде. Әнә шулай ут эчендә янып яши торгач, егерме елның үтүен дә сизми калды. Былтыр Хәлим, күршедә генә улы Дамир яшәвен дә белмичә, дөньядан китеп барды. Инде менә тынычлана төшкәч кенә, улы Дамир, Хәлимнең кызы Сәлимәгә өйләнәм, дип, кабат утка салды. Шулай итеп, гомер буе яшереп килгән серне әйтергә туры килер микәнни? Нинди бетмәгән хәсрәт булды соң бу? Гомер буе янып, йөрәге кара күмергә әйләнеп бетте бит инде... Арт капканың шыгырдап ачылуы ишетелде, сөйләнә-сөйләнә, күрше Зилия килеп керде. «И-и Галия, балаларыбыз өчен шатланып бетә алмыйм, туйларын исән-имин үткәрергә язсын Раббым. Хәлим генә күрә алмады бу көннәрне. Үз кызы булмаса да, Сәлимәне бик ярата иде», — диде ул керә-керешкә. Галия сикереп үк торды: «Ни дидең? Үз кызы түгел иде, дисеңме?» Зилия барын да сөйләде. Заставада чик бозучылар белән бәрелеш була. Хәлим исән кала, ә командирны, Зилиянең ирен коткара алмыйлар, хатыны яшь бала белән ялгыз кала. Командиры үләр алдыннан, Хәлим аларны ташламаска сүз биргән икән. Ул Зилияне кызы белән бергә авылга алып кайта. Бар кеше дә, Галия дә аны армиядән өйләнеп кайтканга санады.

Галиянең йөрәген кабат ут алды, тик бераздан, өстеннән авыр йөк төшкәндәй, ул тынычланып калды. Димәк, улы алдында аның гаебе юк, Сәлимәне килен итеп төшерә ала.

Шул арада капкадан, көлешә-көлешә, Дамир белән Сәлимә килеп керделәр. Галия Сәлимәне кочаклап алды. «Төкле аягың белән, кызым. Миннән сезгә хәер-фатиха», — диде. — Балалар, хәзер әтиегезнең каберенә барып, аңа да ниятегезне җиткерегез. Җаны тыныч булсын».

 

Гүзәлия Тарханова

 

"КУ" 3, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: