Алма агачыннан... (хикәя)

Менә ничә көн инде Илсурның башында бер генә уй бөтерелә:

калыргамы 10нчы сыйныфка, юкмы? Китсәң, БДИ бирүдән куркып киткән,

диячәкләр. Калсаң...

Аның башында һәм йөрәгендә бу уйлар әле көчле бурандай бөтерелде, әле

тынып торгандай булды. Кайдандыр җилләр исеп китә дә күңел зилзиләсен

тагын куптара. Бу вакытта аның үз-үзен кая куярга белмичә бөтерелүен сизүче

дә, күрүче дә булмады кебек.

Нигә шулай соң бу тормыш?! Нигә кеше гел сайланулар каршында тора?

Тыныч кына барган яшәешнең шулай үзгәрүенә ул үзе гаепле. Кулындагы

бәхетен саклый белмәде.

Әйе, югалтты ул Алинәсен...

Нинди рәхәт, тыныч иде. Мәктәп коридорында очрашканда, бер-береңә

елмаеп китүләр, мәктәп ишегеннән бергә чыгулар, бергә имтиханнарга

әзерләнүләр. Менә шул имтиханнардан соң, чыгарылыш кичәсендә әллә

нәрсә булды да инде. Әйтерсең, берьюлы әллә ничә хәрби очкыч гөрелтесе

күтәрелде. Ул иптәш кызлары уртасында Алинәсен күрде...

Аяклары, тез буыннары калтыранды. Җитмәсә, колагында әнисенең: «Кыз

бала әнисенә охшый. Алкаш хатын белән яшисең киләмени?» — дигән сүзләре

яңгырады. Ул, үзе дә сизмәстән, йөгереп барып, сөйгәне кулындагы бокалны

тартып алды. Нәрсәләрдер кычкырды, нәрсәләрдер әйтте. Тагын ниләр булыр

иде икән, ярый әле иптәше Миша туктатты, өенә кайтарып куйды.

Менә җәй ахыры да җитә. Нишләргә?! Калсаң — аның күзенә ничек карарга?

Китсәң — куркак булып күренәчәксең. Укытучыларның хезмәте дә кызганыч.

Кинәт кенә Илсур урыныннан сикереп торды да, бер нияткә килеп, өеннән

чыгып китте.

Ә урамда ямьле кояш сынаулы караш белән Илсурны озатып калды.

 

Азалия Хәсәнова

 

"КУ" 2, 2016

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: