Сыңар алка (хикәя)
Болай кыйналып, кешелегеңне кимсетеп яшәгәнче, аерылуың артыграк. Ходай язган язмышым шушыдыр, балаларымны ялгыз үстерергә язгандыр...
Әлеге вакыйга инде онытыла да башлаган иде. Тик менә бүгенге хәл аны барсының да янәдән исенә төшерде. Ул дулкынланудан тыны бетеп, өенә йөгереп кайтты да:
— Кызым, теге алканы бир әле, — дип кенә әйтә алды.
Берни аңламаган кызы шкатулкадан әнисенең сыңар алкасын алып биргәч, лып итеп урындыкка утырды. Әнисенең бу халәтен аңламыйча күзәтеп торган Илмира да, аптырап, аның тезләрен кочып, янына килеп чүгәләде. Ә Гөләндәмнең кулында... шкатулкадагы сыңар алканың ише иде. Илмира, әнисенең күзенә текәлеп, җавап көтте, тик Гөләндәмнең генә җавап бирерлек хәле юк, аны уйлар бөтереп алган иде.
Каян гына килеп чыкты соң әле бу болыт? Нишләп болытларның кабарганын да, аны уйларыннан арындырырга теләгәндәй көчәеп исә башлаган җилне дә сизмәде соң ул? Гөләндәм аны-моны уйлап өлгергәнче җып-җылы яңгыр койды да китте. Бу юлдан беренче генә үтми бит инде. Ике авыл арасын, шушы болыннар аша эшкә йөреп, җәен-кышын аз таптамады ул. Әле җитмәсә бу болынның хисләр ташыганда, башны кая куярга белмәгән чакларда уйларны тәртипкә китерә, яши башларга көч бирә торган сихри көче дә бар. Шуңа күрә ул яңгырдан качарга уйламады да, җылы яңгырны тәненең бөтен күзәнәге аша тоеп, үзенә хәл кергәнен искәреп атлый бирде. Табигатьнең илаһи бөеклегенә, серлелегенә сокланып, җылы яңгырдан соң үләннәрнең ямь-яшел булып яшәреп китүенә гаҗәпләнеп барганда, күзе җирдә җемелдәп яткан ноктага төште. «Карачы, нинди матур булып ялтырый бу пыяла кисәге», — дип уйлады яшь хатын. Күңеле нидер сизенгәндәй җиргә иелде. Кулы гүя үзеннән-үзе сузылды. Учындагы кеп-кечкенә әйбергә карады да... имәнеп китте Гөләндәм. Күп еллар элек югалткан, «теге төннең» ачы истәлеге булган сыңар алкасы иде бит бу! Башы әйләнеп китте. Болында үскән өянкеләрнең берсенә барып сөялде. Кайчандыр калын һәм озын булган, әле бүген дә ни җитте кызларның төшенә дә кермәгән толымнарыннан авыр тамчылар агып төшәләр. Гөләндәм күзләргә кергән, яңакларны юешләп үткән тамчыларны теге чактагы күз яшьләренә охшатып тик басып тора. Хисләре ташудан аның җеп өзәрдәй хәле дә калмаган иде. Ире белән бергә үткәргән, балалар үстергән вакытларын йөрәк сулкылдавы аша тоеп басып тора бирде.
Карасана, бу алканың югалганына да алты ел үткән икән бит. Шул вакыт эчендә кичергәннәре, җепкә тезгәндәй, берәм-берәм хәтерендә яңарды. Яңгырның туктаганын да, ялтырап кояш чыкканын да сизмәде Гөләндәм. Башын күтәреп караса, күк йөзе аязып беткән. Җирнең ике читен тоташтырып салават күпере сузылган. Ә хәтергә «теге төн» килде.
...Ул кичне өйгә соң кайтты Сабир. Ару гына салып алса да, нык исерек тә түгел, аягында йөрерлек, сүзен әйтерлек хәлдә иде. Каян тавыш чыгарырга белми, әле хатынына, әле балаларга бәйләнеп йөри башлады. Гөләндәм, аталары күзеннән яшерергә теләп, балаларга урынны чоланга җәйде, чаршауны тартып куйды да, берни булмагандай Сабирына эндәште:
— Йә, әйдә, бит-кулыңны юып ал да ашарга утыр, аш суына.
Хатынының тыныч тавышы ирне котыртты гына. Аның бүген бөтен дөньясын җимерәсе килә иде. Шул ачу белән ул Гөләндәмне чәченнән урап тотып, ишегалдына сөйрәп алып чыкты. Шулчак капкага кемдер кагылгандай булды. Бу тавышка Сабир айнып киттеме, йомарланган кулларыннан хатынның чәчен ычкындырды. Котылганына сөенеп урамга чыгып йөгерде дә, менә шушы болында бик озак ялгызы йөреп, бер нияткә килеп кайтты Гөләндәм. «Болай кыйналып, кешелегеңне кимсетеп яшәгәнче, аерылуың артыграк. Ходай язган язмышым шушыдыр, балаларымны ялгыз үстерергә язгандыр».
Иртән йокыдан айнып торган ир берни булмагандай эшкә китте. Гөләндәм битен-кулын юып, чәчен тарарга уйлап, көзге каршына килүгә, колагында бер алкасы юклыгын шәйләде. Шулай итеп, бер төн эчендә Гөләндәм ирен дә, алкасын да югалтты.
Әле генә табылган алкасын тоткан хәлдә тагын хатирәләргә чумды ул. Яшьлектәге матурлыгын бөтенләй үк җуймаса да, олыга тарткан, чигәләренә чал кергән инде хәзер.
Менә бит, ничә еллар җирдә аунап ятса да, кайчандыр тапталган, балчыкка буялган алканың бар пычрагын шифалы җылы яңгыр ялт итеп юган да алган. Ул хәзер элеккедән дә матуррак ялтырый. Үзен дә шушы сыңар алкага охшатты ул. Алты ел ялгыз яшәгән гомерендә ниләр генә кичерергә туры килмәде аңа. Сүзе, гайбәте күп булды. Нахаклары бигрәк үзәкләргә үтте инде. Ә Гөләндәм аларга игътибар итмәскә тырышып яши бирде. Чөнки аның бу дөньяда олы бурычы — ике баласын үстереп кеше итәсе бар. Ул гайбәтләрдән өстен булырга тиеш. Менә шушы уйлар аңа яшәү өчен көч бирә. Йөрәк сулыгып-сулыгып яшьлеген, мәхәббәтен юксына, ләкин үткәннәргә юл юк шул.
Әнисә Минһаҗева.
Сарман районы Җәлил бистәсе
"КУ" 3, 2016
Фото: pixabay
Теги: проза татарча хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев