Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Төзәтә алмаслык хата (хикәя)

«Мин башкага өйләнәм...» Әлеге коточкыч сүзләрне укыгач, Алия җансыз сынга әверелгән кебек катып калды...

SMSны укыгач, кыз бетте генә инде.... Анда өч кенә сүз язылган иде.

«Мин башкага өйләнәм...» Әлеге коточкыч сүзләрне укыгач, Алия җансыз

сынга әверелгән кебек катып калды. Кояш нурларыннан балкыган чалт аяз көнне

кара болыт каплаган, аяк астында җир убылып, дөнья яшәешеннән туктаган

сыман тоелды. Ул, мең төрле вак кисәкчекләргә бүленгән уйларыннан арынып:

«Бу SMSны Айназ язмагандыр, кемдер безнең хисләребездән көлергә җыена»,

— дигән фикергә килде. Дөреслекне тизрәк беләсе килеп, кулы кесә телефонына

үрелде. Күңелендә яшеренгән горурлык хисе аны бу гамәленнән тыеп: «Тукта

әле, ул егет кеше бит, үзенең шалтыратуын көт», — диде. Әйе, бик дөрес, кыз

бала үзенә генә хас булган тыйнаклыгын беркайчан да җуймаска тиеш. Аннары,

әлеге сүзләр чын булса, бу хакта аңа Айназ үз авызы белән әйтеп карасын.

Көтелмәгән хәбәрдән башы әйләнгән вакытта күзе тәрәзәгә төште. Ә

урамда бөтен дөньяны сафлыкка күмеп, җиһанны гүзәллек белән бизәп, ап-ак

кар ява. Кар бөртекләре Алияне үткәннәргә, бары күңелле вакыйгалар белән

хәтер сандыгында сакланган мәктәп елларына алып килде. Алия белән Айназ

икесе дә бала чактан бергә уйнап үстеләр, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр

кулга-кул тотынышып атлап үттеләр. Озын кара чәчен үреп, ап-ак бантик тагучы

мөлаем сыйныфташын ошату, якын итү хисе сабый вакыттан ук Айназның

үзе белән бергә үсеп, чын мәхәббәткә әверелде. «5»ле билгеләренә укыган

тырыш Алия генә үзе янында бөтерелгән малайларга артык игътибар итмичә,

бөтен күңелен укуга бирде. Башында катлаулы мисаллар, әдәби әсәрләр генә

булган кызның йөрәген яулау Айназга җиңел булмады. Алия гашыйк егеткә

11нче сыйныфта укыганда, район күләмендә үткәрелүче театр конкурсына

әзерләнгәндә якынайды. «Әле кичә генә яз иде» спектаклендә төп рольләрне

икесе бергә башкарганда, Айназның өмет чаткылары уйнаган күзләренә, нур

балкыган йөзенә игътибар итте ул. Кулларының йомшаклыгы, тавышының

ягымлылыгы, матур сөйләве кызның күңеленә сөю орлыклары салды.

Шул вакытлардан алар мәхәббәт диңгезендә пар аккошлар кебек бергә

йөзделәр. Сихри айлы кичләрне, яшьлекнең гүзәл елларын күңелле үткәрделәр.

Кирәк булса бер-берсе өчен гомерләрен бирердәй булып, ихластан сөеп-

сөелделәр. Айназ программист, Алия чит телләр укытучысы дипломын алуга

гомер юлларын мәңгелеккә бергә ниятләделәр. Максатларына ирешергә күп

тә калмады, ярты елдан укулары тәмамланачак һәм гөрләтеп туй ясаячаклар.

Көн саен мәҗлесне кайда, ничек үткәрү турында планнар корганда, кинәт

Айназга ни булган соң? Нишләп аннан мондый акылга сыймас хәбәр килеп

төште? Сөйгәненең шалтыратуын атналар-айлар буе өзелеп-өзелеп көтсә дә,

юкка чыкты, югалды бердәнбере. Инде шалтыратуларын көтмәскә, йөрәгеннән

алып ташларга тырышып йөргәндә, аннан башка яшәргә өйрәнгән көннәрнең

берсендә, тулай торакның капка төбендә, Айназны очратты ул.

Аларның күзләре бер ноктада кисештеләр, икесенең дә беренче уйлаган

уйлары нәкъ бертөсле булды: «Ник мин сине югалттым?» Сорауга җавап эзләп,

кысып-кысып кочаклашу теләгеннән арына алмыйча, сүзсез озак басып тордылар.

Алия аңлашырга тәкъдим ясаганнан соң, паркка таба атладылар. Үзләре яраткан

парлы ак каеннарның икесе ике ягына килеп сөялгәч, Айназ Алиянең күзенә

карамаска тырышып, кыюсыз гына сүз башлады. Аннан башка төнге клубка

баруын, Казан кызы белән танышуын, очраклы очрашудан әлеге кызның бала

көтүен, шул сәбәпле өйләнергә мәҗбүр булуын сөйләгәндә, Алиянең йөрәге

күкрәк читлегеннән бәреп чыгардай булып ярсыды. Уйламыйча эшләнгән адымнан

бәхетсезлеккә очраган егет үзенең беренче, гомерлек мәхәббәтеннән гафу үтенде:

«Мин туганнан бирле сине генә яраттым һәм соңгы сулышыма кадәр бары сине

генә сөячәкмен!» — диде дә, чиксез соклану, сагыну хисләре кичереп, саклык

белән озын чәчләрен сыпырды. Мөлдерәгән күзләреннән тамган ачы яшьләрен

күрсәтмәс өчен, кинәт кенә борылып, башын аска игән килеш китеп тә барды.

Алиянең кадерле кешесенең юлына каршы төшәсе: «Мин синнән башка яши

алмыйм!» — дип әйтәсе килде. Тик күз алдына ак биләүгә төрелгән гөнаһсыз

сабый килеп басты. Айназның әле тумаган баласы, дөньяга аваз салганда ук:

«Миңа әти кирәк, мин әтиемне беркемгә дә бирмим!» — дип кычкырадыр кебек

тоелды. «Юк, юк, нарасый, әтиеңә тимим, аны синнән тартып алмыйм. Ул синеке,

бары синеке», — дип кабатлый-кабатлый, яфрак ярырга бөреләнгән сылу каенны

кочаклаган килеш тезләнде дә үрсәләнә-үрсәләнә елады. Канаты каерылган кош

сыман өзгәләнгән Алия киләчәктә үзен тагын да көчлерәк яңа сөю, парлы бәхет

көтәчәген, ә Айназның төзәтә алмаслык хата кылуын, зур югалтуын, мәхәббәттән

башка корган тормышының чәлпәрәмә киләчәген әлегә белми иде...

 

Динәрә ГЫЙЛЬФАНОВА,

Янил мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы,

Кукмара районы

 

"КУ" 6, 2015

 

Фото: pixabay

Теги: хикәя яза аласызмы татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев