КИЛӘЧӘКТӘН КИЛГӘН МАЛАЙ (дәвамы)

(Башыннан укыгыз)

Тыңлаучан чана 

Әни китапханәче дигән идем бит. Эш күп, үзем генә җитешмим дип, үзе янына булышырга чакырды ул мине беркөнне. Китапханәдә нинди эш булсын дип гаҗәпләндем башта. Әмма әнинең сүзе дөрес булып чыкты. Кочак-кочак газета-журналлар алдыралар. Бер көндә кимендә 10-15 гәзит-журнал почта ящигына төшкән була. Кем укый икән боларны? Алай дисәң, тузып, бөгәрләнеп беткәннәр. Димәк, укыйлар. Кеше өзелми, ди бит әни дә. Ул газета-журналларның һәрберсен подшивка ясап тегеп барырга кирәк. Аның өчен газетаның читен сабы кырылып беткән иске без белән тишәсе.

Әле шушы көннәрдә бик күп яңа китаплар кайтардылар. Аларның 1нче һәм 17нче битләренә мөһер сугып, номер язып чыгасы. Анысы да күп вакытны ала.

Китапханә зур. Рәт-рәт булып, китап киштәләре тезелеп киткән. Маҗаралы китаплар бүлеге үзе бер дөнья. «Нәни принц...», Жюль Верн томнары. Ә бусы татар язучыларының китаплары. Тукай, Такташ... Китапханәгә баруның икенче көнендә үк, ирексездән, китап дөньясына кереп киттем. Даниэл Дефоның «Робинзон Крузо маҗаралары»н бер көндә диярлек укып чыктым. Аннары Обручевның «Плутон иле»нә тотындым. Телефонда утыруларны шулай итеп китап алыштырды монда. Китап уку үзе бер кызык шөгыль икән. Смартфон экранын бармаклар белән җәеп зурайткан шикелле, онытылып китеп, китап битен дә шулай зурайтырга азапланам кайчагында. Аннары гына үземнән үзем көлеп, тукталып калам.

Еш кына Дамир да килә китапханәгә. Ул күбрәк «Юный техник» журналын актарырга ярата.

– Һо! – диде ул беркөнне, чираттагы санны актарып. – Тыңлаучан чана ясарга өйрәткәннәр монда!.

– Нәрсә соң ул?

– Һо! Почти машина бу!

Икәүләшеп, борыныбызны журналга төрттек. Руле, тормозы булган чана ясарга өйрәткәннәр. Агачтан. Көлеп җибәрмәс өчен авызымны учым белән капладым. Кибеттә тулып ята бит мондыйлар! Агачтан түгел, җиңел пластмассадан ясалганнары. Шулчак кылт итеп, үземнең кайдалыгым исемә төште. Шып – ерган авызымны кире җыйдым.

– Әйдә, шуны ясыйбыз! – Дамирның күзләре очкынланып яна иде. – Җәй башындамы?

– Булса ни! Кышка әзерләп куябыз. Аның каравы, кышын тау шуганда, һәммәсенең күзе шакмак булачак!

Көлемсерәп кенә, риза булдым. Иртәгесен Дамирларда эш кайный иде инде. Дамир кисә, Идрис белән мин тактаны тотып торабыз. Дамир ышкылый, без тагын тотып торабыз. Иң элек төп кисәкләрен – корпусын ясадык. Шуннан соң урындык, сөялгечләр, тормоз куйдык. Чанабыз тиз арада күзгә күренеп үсте. Табанын Дамир паркта ясатып алып төште. Тимердән. 

Походта

Әмма чананы ясап бетерергә бер көн җитмәде – болытлы җиләс иртәдә Газинур абый безнең классны походка алып чыгып китте. Поход турында сүзләр күптән йөри иде инде. Уку елы ахырында шулай табигатькә чыгу матур бер гадәт икән биредә. «Ночевка» белән барыйк», – диеште малайлар. «Үзем әйтермен ночевка буламы-юкмы икәнен», – диде. Газинур абый. «Кая барабыз», – дигәч, анысын да әйтмәде: «Ату козгыннар килеп җитә...» – диде. «Козгыннар»ның кем икәнен беләбез – авыл егетләре. Безнең класс кызларына кызыгып йөри торганнары.

Әни пешереп биргән дүрт йомырка, «завтрак туриста» консервасын, май ягылган ипине һәм пыяла шешәгә тутырылган баллы чәйне мәктәпкә йөри торган биштәремә аттым да мәктәпкә юл тоттым. Палатка алмаска булганнар. «Димәк, ночевкасыз?» – дип кызыксындым. «Пока билгесез әле», – диде Дамир. «Ник, палатка алмагач?..» «Шалаш ясарбыз, куна-нитә калсак...»

Барыбыз да җыелып беткәч, урманга кузгалдык. Гитараны да эләктердек. Анысын малайлар чират-чират күтәреп барырга булдылар. Юл буе мәзәк сүзләр сөйләшү, көлешүләр тынмады. Идрис барган уңайга баштүбән кулларында йөреп күрсәтте. Елга аша салынган агач басмада туктап, фотога төштек. Аннары үргә, урман юлына күтәрелдек.

Болытлар тәбәнәк. Сыек-сары төстә. Офык та шундый сагышлы. Әйтерсең, май түгел, әйтерсең, табигать сентябрьгә кереп килә. Кояш болытлар арасыннан күренеп-күренеп кенә китә дә кабат юкка чыга.

Май башында көннәр кояшлы торды да, соңрак һава кинәт алышынды, суытты. Күптән түгел явып узган яңгырлар үз эшләрен яхшы башкарган – урман юллары пычрак, ат тәгәрмәче эзләре су белән тулган.

Аякларда резин итекләр. Сакланып кына, алга атлыйбыз. Газинур абый дәшми-нитми генә классны алга әйди. Биш-алты чакрымлап барганбыздыр. Урманның түренә атлыйбыз. Куе, тыгыз булып үскән нарат агачлары. Чытырманлыклар. Бераз шомлы. Юл, әкренләп, уңга борыла. Менә алда – ачыклык. Ниндидер чишмәгә килеп чыктык. Чү, алда авыл күренә түгелме соң? Ну бу Газинур абыйны! Хәйләкәр дә соң! Урман эчләреннән йөртте-йөртте дә кире авыл ягына алып чыкты. Үзенчә эз югалтуы инде, янәсе. «Козгыннар» монда икәнне белмәсен, диюе.

Учак ягып җибәрдек. Алай-болай яңгыр ява калса дип, берничә малай ылыс ботакларыннан шалаш әмәлли башлады. Кемдер чиләк асу өчен агачтан таяклар юнырга тотынды. Кызлар, «әбәт» хәстәрләү эшенә кереште. Берәүләр исә батарейкалы «Электроника» магнитофоны янында кайнашты.

Ашап алгач, тау битендә футбол уйнадык. Газинур абый, сабый бала кебек, үзе дә безнең белән бергә йөгереп йөрде. «Защита»га баскан Айсылуны чак бәреп екмады. Идрис белән Айсылуның туп өчен талашуын карап тору – үзе бер тамаша. Идрис никтер аннан тупны һич талап ала алмый.  Аптырагач, «Ы-ы-ых!» дип, кызыйны ике кулы белән этеп ега да тупны алып чаба. Газинур абыйны гына күр син! Авыр резин итекләре белән лаштыр-лоштыр чаба бит! Идрис юри бөтен шартын китереп алдалый үзен, аннары безгә карап елмаеп, күзен кыса.

Тау астында күл бар икән. Малайлар су коенабыз дип маташканнар иде, Газинур абый рөхсәт итмәде:

– Ярамый, ярамый, җә салкын тидерерсез. Әле май гына бит... Караңгы төшә башлады. Учак ягып җибәрдек. Магнитофоннан талгын көй агылды. Берничә кыюраклары кызларны танцыга чакырды. Күбесе учак тирәсенә елышты.

Кичкә таба көн аязды. Караңгы төшүгә күктә ярым ай күренде. Йолдызлар җемелдәште. Черт-черт итеп, зур учак яна. Килүгә күп итеп корыган агач ботаклары әзерләп куйган идек. Кырыйда утырган Марат учакка әз-әзләп утын өсти тора.

Классташларым җиргә сибелешеп, бер-берсенә елышып утырдылар. Кара, үзем дә сизмәстән «классташларым» дидем! Кызык булып китте. Хәер, классташлар булмый кемнәр булсын инде! Бер ай эчендә шулхәтле ияләшеп беттем үзләренә, гүя чынлап та гомер буе бер класста укыганбыз.

Кулыма гитара алдым:

Изгиб гитары жёлтой ты обнимаешь нежно...

Струна осколком эха пронзит тугую высь...

Бу җырны барысы да белә иде, рәхәтләнеп кушылдылар:

Как здорово, что все мы здесь сегодня собрались...

Газинур абый тезләрен кочаклап утырып, күзләрен еракка төбәгән иде. Җыр беткәч, ул тамагын кырып сүз башлады:

– Шула-а-й... Тагын бер ел укыйсыгыз калды. Әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләшик әле... Киләчәктә кем булырга җыенасыз? Нинди профессия сайларга телисез?

Дерт итеп киттем! Таныш сүзләр... Шул сүзләрдән башланган иде түгелме соң минем маҗаралар?

– Мин заводка эшкә керәм.

– Ә мин авылда калам. Фермага төшәм.

– Мин – механизатор инде, тагын кем булыйм.

– Ә минем укырга керәсем, инженер буласым килә!

– Ә син, Альберт?!..

Нәрсә дип җавап бирим? Америкага китәсем килә димме? Тагын юләр хәлдә калыйммы? Аннан соң, дөресен генә әйткәндә, чит илгә китү теләге сүрелгән дә иде инде миндә. Теләсәң, монда да кызык итеп яшәп була икән бит! Көн бик озын тоела бу авылда. Иртәдән кичкә кадәрге тормыш – үзе бер ел кебек. Монда үткән бер көн – үзе бер маҗаралы фильм.

– Минме?.. Мин...

Әмма сүземне әйтергә өлгермәдем, тау башында фара яктысы күренде. Каяндыр пәйда булган мотоцикл выжылдый-выжылдый, көчле фараларын балкытып түбәнгә төшә башлады. Безнең янга ук килмәде – йөз метрлар чамасы кала туктады һәм быкылдап сүнде. Яктылык көлтәсе дә юкка чыкты.

– Кем булыр бу? – диештеләр.

– Кем булсын, козгыннарыгыз! – Газинур абыйның тавышы ачулы иде. – Тәки эзләп тапканнар!

 Ул кулларын рупор ясап, авыз турысына куеп, мотоциклчы ягына –караңгылыкка кычкырды:

– А ну, кабыз! Кабыз да кире кит! И штобы эзегез булмасын бу тирәдә! Авыл Советына җиткерәчәкмен! Штраф түләрсез аннары! Каршы тарафтан ни «ә», ни «җә» – бернинди тавыш ишетелмәде. Тынлык.

Чү! Ялгыш ишетәмме – көтмәгәндә, мотоциклчы егет ягыннан, шомлы караңгылыктан кесә телефоны көе яңгырады! Нәкъ минеке төсле «айфон» тавышы! Саташаммы әллә?..

– Магнитофоны да бар, ахры, – диде Идрис ачулы тавыш белән.

– Бик кәттә малай булды бу!

– Кайсыгызның егете? – Газинур абый ачулы кыяфәттә кызларга борылды. Тегеләр иңнәрен генә сикерттеләр.

Таныш рингтон кабат яңгырады. Димәк, саташмыйм! Еракта дисплей яктысы җемелдәде һәм тонык кына «алло» дигән тавыш ишетелде.

– Фонарь да алган әле, – диде Гөлия көлемсери төшеп.

– Матай фарасы гына җитмәс дип уйлаган, ахры...

«Квест» ахырына якынлаша бугай... Аны-моны уйлап торырга вакыт юк иде, кинәт кенә сикереп тордым да бар көчемә мотоцикл янына йөгердем. Артымнан Газинур абыйның: «Тукта! Ярамый сиңа анда барырга! Ярамый!» – дип кычкыруы гына ишетелде.

Мотоциклга җитәргә берничә адым кала ул кабат зырылдап кабынды. Күзне ут көлтәсе чагылдырды һәм тимер ат үкереп өстемә килә башлады. Читкә тайпылырга өлгермәдем. Көчле авырту. Аннары бушлык... Тынлык... Кояш сүнде... Бар дөнья караңгылыкка чумды...

(Ахырын журналныҗ 07,2022 санында укыгыз)

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: