Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Гомерлек үкенеч (хикәя)

Яратса да, Алия Алмазны кабул итә алмады. Юл һәлакәтенә очрап аякларын җуйган Алмазның бердәнбер гомерлек яры, балаларының әтисе булуын теләмәде...

«Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер» ди. Интернет аша танышуларны

өнәп бетермәгән Алия үзе дә әлеге ысулның корбаны булырмын дип

һич тә уйламаган иде.

Язгы чәчәк кебек гүзәл яшьлегенең сизелмичә үтүенә борчылган Алиягә

бүгенге замананың хикмәтләре кызык тоела. Чыннан да, кирәк-ярагыңны сатып

алу, озын чиратларда торып түләүләреңне түләү өчен өеңнән чыгып торасы да

юк. Кешедән калышмаска тырышып үткәрелгән туйлар, акчасы күп кешеләрнең

чит илләрдә ял итүләре турындагы мәгълүматлар белән беррәттән нинди генә

яңалыклар, мөмкинлекләр юк компьютерда. Алия дә эче пошканда аның янында

төннәр буе утырганын сизми дә кала. Үзе кебек гаилә корырга азапланып йөргән

яки өйләнеп тә парлы тормыштан бәхет таба алмыйча аерылган егетләрдән

килгән SMSлардан да арыды. Интернеттан яхшы кияү табып булмасына

шулкадәр ышанып, егетләрнең әле бер, әле икенче җиреннән гаеп эзләде.

Берсенең буе кыска, икенчесенең чәче коела башлаган, өченчесенең мыегы

килешсез, кичә танышырга тәкъдим ясаганының кесәсе сай кебек күренә.

Алия бу көннәрдә төшендә күргән татлы кичерешләре белән тәэсирләнеп,

канатланып йөрде. Озын буйлы, түгәрәк йөзле чибәр егет белән зәп-зәңгәр

диңгездә икәүдән-икәү көймәдә йөзделәр. Егетнең чем-кара күзләре өнендә күргән

кебек күз алдында тордылар, аңа дип атап сөйләгән матур сүзләре колагында

чыңладылар. Төштә күргән күңелгә ятышлы егет минем булачак тормыш

иптәшемдер дип уйлады. Гадәттәгечә эштән арып кайтып фоторәсемнәр карап

утырганда, бер сурәт аны таң калдырды, күңелен әсир итте. Бу — ул төшендә

күргән егет ләбаса. Серле елмайган, йөзендә ниндидер сагыш сизелгән билгесез

кешене җентекләп тикшергәннән соң, аның кем булуын белергә ашыкты. Егет

Алмаз исемле, 33 яшьлек икән. Иң мөһиме, өйләнмәгән һәм ул да Казанда яши,

Алиянең таләпләренә туры килә торган ир заты. Ул гомерендә беренче тапкыр үзе

башлап Алмазга танышырга тәкъдим ясап хат язды. Озак та үтми, кыз күңеленә

хуш килерлек җавап алды. Ул көнне алар бик озак аралаштылар. Күк йөзендә

очкан кошлар кебек кыска хатлар ике арада назга сусаган җаннарның күңелләренә

сары май булып ята бирде. Озакламый Алия белән Алмаз аралашулардан туган

ләззәтле хисләрнең гашыйк булу икәнен аңладылар. Бер-берсенә шулкадәр нык

якынайганнан соң, Алмаз үзендә мәхәббәте хакына очрашырга көч тапты. Алар,

һәр гашыйк пар кебек, Бауман урамында күрешергә сүз куештылар.

Икесе дә чиксез дулкынлану белән, сәгать телләренең кичке алтыны сугуын

көттеләр. Алия егетне атаклы галимнәр йолдызлыгы янында кулына чәчәк

бәйләме тоткан килеш каршы алыр, бер-беребезнең җан җылыбызны тоеп,

кичке шәһәр урамнарында йөрербез дип хыялланды. Машинасыннан төшүгә,

ышанычлы адымнар белән тәүге очрашу урынына атлады. Бәхетле мәхәббәткә

зур өметләр баглаган Алия Алмазны ерактан ук күзләде. Ул урында кемнедер

көтүче бер кеше дә күренмәгәч, беренче күрешүгә үк соңга кала бит бу дип

уйлады. Йөзләрендә нур балкыган гашыйкларның җитәкләшеп узып китүләренә

сокланып карап торганда, үзенә таба килүче ике егеткә күзе төште. Имән кебек

нык, сөйкемле ир затының коляскада утыруына, ә кыскарак, чандыр яшь егетнең

аны этеп баруына игътибар итте ул. Алар нәрсәдер хакында сөйләшә-сөйләшә,

елмаеп Алия янына килеп туктадылар. Ерактан күзләп китергән әлеге имгәкнең

аның сөйгәне икәнен аңлаудан югалып калган Алия, «Сез мине, Алмазны,

көтмисезме?» — дигән сүзләрен дә әллә кайдан, томан эченнән ишеткән кебек

булды. Әйләнә-тирәсендәге бернәрсәне күрмәс, сизмәстәй булып катып калды.

Менә сиңа ир булырга тиешле кеше диген ә! Аларның аралашулары көтелгәнчә

түгел, салкын булды. Сүзгә-сүз ялгана алмау, югалып калуның сәбәбе дә нәкъ

әнә шул каһәр суккан коляскада иде. Гарип булуын күргәч, Алиянең йөзендәге

елмаюының эреп юкка чыгуын, ул кичергән хис-тойгыларны шунда ук аңлады

Алмаз. Аерылышканда һәр икесе дә киләчәкләре юклыгына инанган иделәр.

Яратса да, Алия Алмазны кабул итә алмады. Юл һәлакәтенә очрап аякларын

җуйган Алмазның бердәнбер гомерлек яры, балаларының әтисе булуын

теләмәде. Ул булачак тормыш иптәшенең үзе белән янәшә атлавын, аны

кулларына күтәреп ЗАГСның баскычларыннан алып менүен көтте.

Алия мәхәббәтеннән баш тартып, киләчәктә үзе теләгән кешене очратуына

өметләнеп яшәсә дә, төшендә күреп, интернет аша гашыйк булган Алмазны

оныта алмады. Яраткан, кадерле кешесеннән башка тормыш кора алмаячагын

аңлагач, язмышның тайгак юлларында ташлап калдырган Алмазны янә эзләп

тапты. Тик соңга калуын аңлау аның йөрәген парә-парә телгәләде. Бәхетсез

тормышында Алмазның юлына мәрхәмәтле, үзен аңлаучы, яратучы хатын-кыз

очравын, малай белән кыз үстерүләрен белгәч, бик үкенде Алия. Тормышта

хыялларыңа ирешер, бәхетле булыр өчен Ходайдан бирелгән язмышыңны

узып алга да чапма, артта да калма икән...

 

Илфат ӘХМӘДУЛЛИН,

Ядегәр мәктәбе директоры,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Кукмара районы

 

"КУ" 6, 2015

Фото: pixabay

Теги: проза хикәя яза аласызмы татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Даа , нилэр курэсен алдан белмибез шул

    • аватар Без имени

      0

      0

      КЕШЕ хэлен кеше белми уз башына тошмэсэ.