Логотип Казан Утлары
Хикәя

Ни һоу! Яки нихәл? (хикәя)

Аны күрүгә, урамда аунаган дип уйлыйсың, чөнки чалбарлары тузанга баткан. Урамда аунаган, димәк, алкаш инде. Ә бәлки, аның киемнәрен юа торган якын кешесе юктыр. Кер юу машинасы ватылгандыр әле. Алтмыш яшьләр тирәсендәге, тәбәнәк буйлы, ябык кына гәүдәле, сукбай кыяфәтле абзый үзен тыныч тотарга тырышты...

***

Интернетта «Фейсбук» дигән дөнья бар. Кайчак ул авылда көтү каршылаганда, берара буш вакыт табып, урамда күрше-тирә белән тегесен-монысын «чәйнәп» алуны хәтерләтә, кайчак анда, билгеле бер төркемнең эчендәгесе тышына чыксын дип, махсус оештырылган җыелышларга, хәтта митингларга килеп эләккән кебек буласың. Менә шушы дөньяда фикер алышу, вакыйгалар агышы төймәләре таралып киткән муенсаны хәтерләтә. Әмма ул төймәләр барыбер бер сәйләнгә тезелер төсле... Ул сәйлән дигәннәре – интернетка язылганнар белән компьютер каршында утыручылар һәм чын тормыш арасындагы хакыйкать инде. Хикәяне язарга да шул төймәләре таралган муенсаны хәтерләткән «Фейсбук«тагы танышлар, фикерләр, аралашулар этәрде...

1

Клавиатурадагы хәрефләр буйлап бармаклар бер-ике секундка гына туктап ала да тагын йөгерәләр. Менә шулай, мең чакрымнар еракта яшәүче, төгәлрәге, Төркиягә төрек телен өйрәнергә чыгып киткән дустым белән электрон почтадан язышам... Дөресрәге, ул бәйләнепме-бәйләнә...

– Яз.

– Җитте...

– Яз, дим.

– Кемгә кирәк?! Хет шуны әйт!

– Кытайларга яз.

– ???

– Кытайларга!!!

– Алар бит безнең телне аңламыйлар.

– Аның өчен кайгырма.

– Алайса, нигә нәкъ менә аларга?

– Кытайларга яз.

– Нигә, дим?

– Чөнки аларга бөтен нәрсә кирәк... Чөнки алар бөтен дөньяда... Ә синең уең гына дөньяда.

– Үзем Казанда.

– Шул-шул. Кытайларга яз.

– Бәйләнмә әле, ә!

– Ә менә син башта кытайларга нидер эшләп кара!

– ???

– Язып кара, дим!

Чыннан да... Клавиатура буйлап йөгергән бармаклар туктап калды. Шул вакытта телевизордан сөйләгән колакка керә. Кытайларны мактыйлар. «Ни һоу!» диләр. Бу кытайларның исәнләшү сүзе икән. Миңа ул «Нихәл?» дип ишетелә.

– Ни һоу! Нихәл?

Бармаклар кабат җанланды...

Берәүне дә үчекләргә теләмим, шулай да кытайларга язам дип язам хәзер. Бөтенләй үк ачу китермәс өчен, башка бу хакта кабатларга тырышмам, һәрхәлдә әлегә шулай уйлыйм.

– Ни һау! Нихәл?

Нихәл дип...

2

Бу шәп дөньяның шундый бер гаҗәп һәм серле үзенчәлеге бар. Билгеле бер мизгелдә төрле тарафларда каңгырап йөргән бәндәләрне бер ноктага җыя. Нокта дигәч, ныграк аңлашыла кебек, ә минем өчен ул күбрәк җөйне хәтерләтә. Менә тәнгә кадалган укол эзе нокта гына кебек, ә чынлыкта ул – бөтен бер организмдагы күзгә күренмәс бер җөй. Ул җөйнең юкка чыкканы сизелми дә калырга мөмкин. Ә дөнья тәнендә андый җөйләр миллионлаган гына түгел, миллиардлаган һәм тагын без башка да китереп карамаган саннар хисабында. Күпчелек очракта аларның да барлыкка килү һәм юкка чыгулары сизелми эзсез үтә.

Без дә бер җөйгә укмашкан дүрт күзәнәк идек.

Ярый, без әле беркөнне генә бер ноктада очраштык, дип әйтим. Ярый, бүген генә юллар чатында табыштык, дим. Ярый, бу атнада очраклы хәл аркасында бәйләндек, диик... Дөрес, нәкъ шулай! Әмма без бер көнне дә, бүген дә, бу атнада да түгел, әллә кайчан бер җөйгә укмашкан күзәнәкләр булганбыз. Тере күзәнәкләр. Әйе, тере күзәнәкләр.

Бу хактагы хәбәр мине тораташ итте, бәреп екты, артыма утыртты, телсез калдырды... Әгәр ул чактагы халәтем хакында сорасалар, менә шулайрак җавап бирер идем.

3

...Аны күрүгә, урамда аунаган дип уйлыйсың, чөнки чалбарлары тузанга баткан. Урамда аунаган, димәк, алкаш инде. Ә бәлки, аның киемнәрен юа торган якын кешесе юктыр. Кер юу машинасы ватылгандыр әле. Алтмыш яшьләр тирәсендәге, тәбәнәк буйлы, ябык кына гәүдәле, сукбай кыяфәтле абзый үзен тыныч тотарга тырышты. Йөзе сәер шешенгән, эчә торган кеше инде бу, ә бәлки, йөрәктер, бәлки, кан басымыдыр, олы кеше бит. Нигәдер, шуны бер бетереп ташлыйм да киредән агарта башлыйм... Ниһаять, сәбәбен аңладым: бу бәндәнең бит бөтенләй башка төрле чагын күргәнем бар!

Ул арада кыска, җыйнак кына сакаллы, кырык-илле яшьләрдәге ир аның янына урындык китереп куйды. Ниндидер бер түбәнчелек белән генә сукбайга утырып торырга ишарәләде. Читтән караганда шактый тәкәббер тоелган, шактый ыспай костюм кигән ирнең сукбай көен көйләргә тырышуы үзе үк мәзәк иде. «Бусы кем булыр икән?» – дигән уйга калдым. Бәлки табибтыр, хәлсез кешене тиз күреп алды... Юк, әнә табиб дигәннәре, өстәл артында бик тә зәһәрләнеп утыра, болар бер дә охшамаганнар бит. Ул бары гап-гади бер ир-ат, шул ук вакытта безнең барчабызга караганда да үз кадерен үзе белгәне һәм ныклыгы күз карашыннан сизелеп тора.

Хәтта телефоныннан бертуктаусыз кем беләндер һава торышы «проблемасын» хәл иткән утыз-утыз биш яшьләрдәге, мөлаем гына хатын да моңа игътибар итте. Үзе сөйләшә, үзе иргә күз ташлап-ташлап ала. Әмма бу гадәти хатын-кыз кызыксынуыннан бигрәк, аптырау галәмәте икәне күренеп тора. Күзләрендә: «Ничек инде шушындый кеше дә безнең белән?!» – дигән кебегрәк сорау язылган иде. Аның белән бергә дүрт-биш яшь чамасындагы кызы да бар. Кыз таныш түгел абыйларга карап, тыныч кына курчагын тотып утырды.

Ясалма гөлләргә күмелгән табиб бүлмәсендә очрашу озакка сузылмады. Ул тиз генә аңлатып чыкты. Өлкән яшьтәгеләрнең телләре көрмәкләнә башлаячак икән. Урта яшьтәгеләргә ишетми башлау һәм, бигрәк тә хатын-кызларга, хәтер югалту яный. Яшьрәкләргә ничек тәэсир иткәне әлегә билгесез... Бу билгесезлек миңа кагыла, чөнки мин әле үземне, егерме тугыз тулса да, яшьләр рәтендә дип ышанып йөри идем.

Менә шулай, ясалма гөлләр арасына күмелеп утырган табибтан без үзебезгә ялгыш кадалган, тикшерү узмаган яңа төр витамин уколының нәтиҗәсен белдек. Үзебезнекен әйтмичә, төгәлрәге, кычкырмыйча китмәдек тагы.

– Немедленно хатагызны төзәтегез! – дип бәргәләнде абзый.

– Мин сезнең башны судта черетәм! Зыян салган өчен түләми генә карагыз! Кызымны карарсыз! – дип өзгәләнде яшь ханым.

– Сабыр, сабыр, җәмәгать, имансызланмыйк... Дарудан гына тормый бит, – дип башкаларны тынычландыра-тынычландыра сабырсызланды ир.

– Язып чыгармын әле менә!

...Һәм шулай бераз әйткәләшеп алгач, таралыштык.

Без шул вакыттан башлап бер җөйгә укмашкан дүрт күзәнәк идек.

4

Гадәттә, елгага карыйбыз һәм, беренче чиратта, ике яр арасыннан туктамыйча аккан суны күрәбез. Ул безгә кадәр дә аккан һәм киләчәктә дә үз җаена агачак. Шул агым янында тукталырга була. Бәлки, бик азгадыр, бәлки, озакка. Шул елгага машинаның тишек тәгәрмәчен атып китәргә дә, табигый матурлыгына сокланырга да мөмкин. Тыныч кына утырып, шунда балык тотып кара! Бәлки, йөгереп килеп чумаргадыр?! Суда йөзеп йөргән чүпләрне җыйсаң да була икән. Һәм тагын әллә нәрсәләр эшли аласың. Әйтик, бер кеше килә дә: «Нигә суга чүп ташлыйлар инде!» – дип, башкаларны аты-юлы белән сүгәргә тотына. Суга карап сүгенсәң дә гаҗәп түгел. Әле борчуларыңны агымсуларга салып агыз, дип тә әйтәләр бугай...

Тагын...

Беренче карашка, елга ул – менә шулай ике яр арасыннан ерак-еракларга агучы агымсу. Безнең тормыш барышына буйсынганыбыз менә шушы агымга ятып йөзү белән бер инде.

Икенче карашка – башкачарак, әйтик, елгага карыйбыз, әмма су акканына да, елга озынлыгына да игътибар итмибез. Шушы елганың бары бер адым арасын гына күрә алсаң, анда тормыш кайный! Әнә бик эшлекле кыяфәттә бер бака тыныч кына утыра, калганнары әрле-бирле сикерә, балыклар йөзә, куыша, су чебеннәре мыжгый. Ярда әкәм-төкәм кабырчыклары кыймылдый. Беркая агып китәргә җыенмаган, шунда үсеп, шунда чери торган үсемлекләр акрын гына су агымына ияреп тибрәлә. Алар өчен, бәлки, су агымы ул – су да түгел, ә искән җил генәдер!

Елга буена туктаган бәндә менә шулай, төрлечә карап башын катырырга да, катырмаска да мөмкин, үз ихтыярында, чөнки аңа андый җаваплылык турыдан-туры йөкләнмәгән бит. Елгага ялгыш төшкән кәгазь төсле агып китсә дә, атылган таш кебек су төбендә утырып калса да, бер сүз әйтә алмыйсың.

5

Җөйгә укмашкан дүрт күзәнәкнең берсе әмир иде. Моны студент елларыннан бирле диплом карамалары арасында сакланган журнал да раслады. Хастаханәдән кайткач та, балкондагы иске-москы кәгазь арасыннан шуны актарып табып чыгардым.

...Саргаеп беткән журнал битендә көянтәләренә каз аскан, каз йоны йолкыган апайларның фотолары тезелгән. Тагын бер фотода ак шәлъяулык бәйләгән әби каралты-курасында казлары каршына баскан да кулларын догага күтәргән. «Борын-борын заманда... Без үскән чакта каз асрыйлар иде, һәркемдә икешәр-өчәр оя була торган иде. Беренче кар төшкән, каз өмәләре башланган көн иде», – дип башланып китә фото астындагы язма.

Кулымдагы журналның беренче битен кат-кат әйләндереп карыйм, февраль саны диелгән. Ә монда беренче кар турында, каз өмәсе хакында язганнар. Февральдә үк ноябрь хакында уйлан дияселәре килгәнме?! Бәлки, ишегалды фотоларына журнал түрендә урын февраль санында гына табылгандыр, кем белгән?!

1991 елның февралендә утырганны болайрак язарга кирәк булгандыр ла...

«Борын-борын заманда... Без үскән чакларда өстәл астында талчыбыктан үрелгән кәрҗиннәрдә казлар ысылдап утыра иде. Тәрәзәгә күз ташласаң – бар җирдә аклык. Авыл урамнары карга күмелгән һәм гомергә дә кыш бетмәс кебек тоела. Кышта әллә нинди үчең бар төсле: «Кайчан бетә инде бу кыш?» – дип уйлап куясың. Ялгыш аягың өстәл астындагы кәрҗингә тиеп китә. Каз аягыңны эләктереп ала. Шунда ук бик тиз аңлыйсың. Казлар инде йомыркага утырган, димәк, язга күп вакыт калмаган. Шунда ук ана казны тышка, ата каз янына чыгарып, су эчертеп керергә кирәклеге искә төшә. Лапас тирәсендә, салам-печән коелганга, кар тизрәк эри торган урында казларга савыт белән су, ашарга куясың да, күзне чагылдыра торган язгы кояш астында ана казның бик тә әлләкемләнгән кыяфәтеннән, ата казның биеп-биеп алуыннан көлеп карап торасың…»

Бүгенге кешегә «Борын-борын заманда казлар казак какканда», дип башланып китә торган әкияттәге кебегрәк күзаллана инде бу.

Ә хәзер ни язар идем соң?

«Көне-төне кәрҗиндә йомыркаларын җылытып утырган ана казлар ишегалдындагы табактан су эчкәндә, ата казлар биеп-биеп алган заманнар үтте инде... Хәзер авыл казлары да ояга утырып бәбкә чыгармый. Авыл халкы апрель-майны һәм шул чакта үскән бәбкәләрне сатып йөрүчеләрне көтә...»

Журналның алдагы битләренә күз ташлыйм. Чынын әйткәндә, казлар, кәрҗингә утырып, бәбкәләр чыгарган заманнарда чыккан журналдан баш әмирне эзлим.

Менә ул! Саргаеп беткән журналдагы казлар янында кулын догага күтәреп басып торган ак шәлъяулыклы әби фотосурәте белән янәшә биттә аның җаваплары да урнаштырылган!

Казлар кәрҗингә утырган заманнарда ил бәйсез иде. Шул дәрәҗәдә бәйсез иде, хәтта шул бәйсезлекне яклый торган махсус кешеләргә кадәр бар иде. Аларны «әмирләр» дип йөрттеләр. Алар арасыннан берсе, әлбәттә, баш әмир итеп билгеләнде.

Хәзер менә шушы баш әмир белән корылган әңгәмәне укып утырам. Катлаулы озын-озын сорауларны да, аларга бирелгән тагын да авыррак һәм озынрак җавапларны да күзләрем бертөсле укый, аңым еллар аша көлгән булып та, бераз мыскылларга тырышып та шәрехли бара. Шул шәрехләү генә хәтергә сеңә тора.

– Бәйсезлек яклап маташасызмы?

– Бәйсезлеккә ирешү өчен, иң беренче чиратта, илдәге милекне файдалану мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Әйтик, шул милекнең 80 проценты – без кергән берлеккә, 18 проценты – берлек кергән берлек карамагында булгач, безгә күпмесе кала булып чыга? Икесе. Менә шушы ике процентлы без.

– Алга таба нишләргә?

– Юлы бар аның. Партия дә, милек тә бирә торган документ язылды. Әйтәсе генә калды: «Без менә шушында язылганнар буенча яшибез һәм яшәячәкбез!«Анда партиябез дә, милкебез дә бар, дип язылган.

– Гафу итегез, бер шәхси сорау бирәм. Сез кем?

– Хатыным да, үзем дә галим-голәмә, безне җәмәгать эшлеклеләре дип әйтүчеләр дә бар. Шигырьләр дә языштырам. Шагыйрь дә әле мин бераз. Әмирләр турында язам! Гаиләм – минем терәгем. Балаларым үсеп килә менә. Киләчәктә алар да әмирләр булыр дип торам.

Казлар кәрҗиндә бәбкә чыгарган, ата казлар тыпыр-тыпыр биегән чак иде...

Саргаеп кына беткән булса да, сәер хисләр, тойгылар уятты кулымдагы журнал. Февральдә ноябрьдәге каз өмәсе турында 240 мең дә 851 кешегә укыта алганнар. Тиражы – дөнья күләмендә. Шулар ук баш әмир турында да белгәннәр. Егерме өч елдан соң исә мине 240 мең дә 852нче укучыга әйләндерделәр. Ә мин, мыскыл итеп, расшифровка ясап утырган булам тагы.

 

Әлеге маҗаралы һәм фәлсәфи хикәянең дәвамын, ягъни 6-12 кисәкләрен, архивыбызда "Казан утлары"ның август (№8,2016) саныннан укырга мөмкин.

"КУ" 6, 2016

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев