Үкенү газабы (хикәя)

— Әни, мин күрше Сәлимәгә өйләнәм! — диде Дамир.

— Юк! Юк! Юк! — диде әнисе.

Хәлимәнең ачыргаланып кычкыруын ишетүгә, ишегалдындагы әтәч, ул-бу булмагае диптер, ахры, тавыкларын җыеп, яман кытаклап, келәт астына кереп шылды. Лапас түбәсендә чыркылдашып утыручы чыпчыкларга тиклем дәррәү очып киттеләр. Дамир, анасының мондый кыланышларына күптән күнегеп беткән булса да, бу кадәресен үк көтми иде. Хәлимә, улына тишәрдәй булып карап: «Өйләнмисең, мин сине япа-ялгызым хәерче Сафа кызы өчен үстермәдем. Минем рөхсәтемнән башка өйләнә-нитә калсаң, имезеп үстергән сөтем белән каргармын», — дип чәрелдәде. «Ник алай дисең, әни, Сәлимә — авылның иң акыллы кызы, үзе уңган, үзе тәмле телле. Мин аны гына яратам», — дип, каршы төшмәкче булды Дамир. «Ярату белән генә ерак китә алмассың. Бу тормышта барын да байлык хәл итә. Өйләнмисең, дигәч, өйләнмисең. Иртәгә югары оч Юныс кызын яучыларга барам. Сәлимәне оныт, ул сиңа тиң түгел», — дип, бу сөйләшүгә нокта куйды анасы.

Имәндәй таза гәүдәле, типсә, тимер өзәрлек егет анасына каршы тора алмады. Ике айдан Дамир Юныс бай кызына өйләнде. Туйны ресторанда уздырганнан соң, Юныс бай кызы белән киявенә зур гына коттеджның ачкычын тоттырды. Шулай итеп, өйгә яшь килен төшереп, аның рәхәтен күрү бәхете дә Хәлимәне читләтеп кенә узып китте. Улы хәзер аның белән очрашмаска тырыша: онытканда бер генә кереп чыга, ә килене каенанасы белән аралашуны бөтенләй кирәксенми. Ана болын тикле өйдә япа-ялгызы яшәп калды.

Еллар бер-бер артлы уза торды. Улы белән килене күптән шәһәрдә яшиләр. Авылга кайтканда, алар Хәлимә янына ярты гына сәгатькә кереп чыгалар. Улы белән туйганчы сөйләшеп утыра алганы да юк. Их, теге вакытта никләр генә каршы төште икән соң? Ни улы, ни үзе рәхәт күрми хәзер. Сәлимә дә бәхетсез. Ул Дамирдан кала берәүне дә ярата алмады. Кыз көе картаеп бара әнә. Күпме түзәргә була! Үкенүдән телгәләнгән йөрәге чыдамады. Ана авырып түшәккә егылды. Бу дөньяда яшәүнең кызыгы калмаган иде инде. Кемгә кирәк соң ул? Барына да үзе гаепле. Улының бәхете турында уйлыйсы урында миһербансызлык күрсәтте шул. Ходай шуның өчен җәзасын да өеп бирде: аны ялгыз калдырды. Үкенүдән дә зуррак газап бармы икән бу дөньяда?

Әнә шулай тилмереп, газапланып ятканда, кемдер әкрен генә өйгә килеп керде. «Сәлимә, балакаем, син икәнсең», — диде Хәлимә, кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатып. Кыз, йомшак кулын аның маңгаена куеп: «Хәзер, Хәлимә апа, чәй куеп җибәрәм», — диде. Кура җиләге белән мәтрүшкәле чәй эчкәч, авыру анага хәл кергәндәй булды, ә бераздан тынычлап йоклап та китте. Ул торганда, өйгә тавык шулпасы исе таралган иде. Сәлимә аны җайлап кына утыртып куйды, кашыклап кына Хәлимәгә тәмле шулпа ашатты. Авыруның йөзенә алсулык йөгерде, йөзендә елмаю шәүләсе күренде. Ул төнне Сәлимә авыру ана янында куна калды. Алар таң атканчы сөйләштеләр. «Сәлимә кызым, сезнең бәхетегезне мин җимердем. Барысына да үзем гаепле. Улым бар көе ялгыз яшим. Син дә, аны сагынып, гомереңне ялгыз үткәрәсең. Кичерә алсаң, кичер мине, кызым, — диде Хәлимә апа. — Их, барын да кире кайтара алсаң иде ул... Минем бит оныкларымны да сөя алганым юк. Үзем генә, бары тик үзем генә гаепле. Улымның бай яшәвен теләдем. Баксаң, яратып, бер-береңне хөрмәтләп яшәүдән дә зуррак байлык юк икән. Мин моны барын да җуйгач кына аңладым», — дип өзгәләнде ул. Сәлимә, аның ябык гәүдәсен кочаклаган көе: «Язмышыбыз шундый булгандыр. Үкенмә, Хәлимә апа, алга карап яшик. Икебез дә бер кешене яратып гомер кичерәбез. Бу да зур бәхет ич. Аның исән-сау булуын телик. Мин беркемгә дә ачу сакламыйм. Курыкма, мин сине ташламам», — диде.

Таң атты. Хәлимә белән Сәлимә аналы-кызлы сыман бер-берсенә сыенып утыралар. Тынычланып калган ана йөзендә алсу кояш нуры чагыла иде.

 

 

Лилия Нуриева,

Казандагы 96нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

"КУ" 3, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: