Логотип Казан Утлары
«Оясында ни күрсә...» әдәби әсәрләр бәйгесе

БИЗМӘННӘР НИ ДИЛӘР? (хикәя)

– Кая, кая, карыйм әле ныклап! Кулбашларыңны турайтып бас. Боже, абруеңны төшереп, нинди сәләмә тотып кайттың син?! Ни исеме, ни буе, ни төсе, ни киеме! Талган канатын сөйрәгән карга кыяфәтләре бар бу карачкыда. Алгарак чык, кем... – Татар кызы ул, Мәрвия исемле!

Бусаганы атлап керүчеләр икесе бер кеше булып күренде: озын буйлы
ябык егет артында буе-сыны бер карыш шәүлә чагылып кына китте. Гүя
анда бушлык, беркем юк...
– Нихәл, улым Пётр? Кайттыңмы?
– Кайттым, мама. Әй-й... Кайттык... Икәү...
Егет, артына карамый гына, кызны капшап эзләп тапты да җайсыз гына
янәшәсенә тартып китерде.
– Бу – Мәрвия, минем булачак хатыным!
– Кем-м-м?
– Мәр... Мәрвия... Без өйләнешергә уйлыйбыз.
– Кая, кая, карыйм әле ныклап! Кулбашларыңны турайтып бас. Боже,
абруеңны төшереп, нинди сәләмә тотып кайттың син?! Ни исеме, ни буе,
ни төсе, ни киеме! Талган канатын сөйрәгән карга кыяфәтләре бар бу
карачкыда. Алгарак чык, кем...
– Татар кызы ул, Мәрвия исемле!
– Мондый сирәк исемне әйтергә телем әйләнми минем. Каян таптың бу
орчыкны? Теге хатыныңның гәүдәсе шәп – симергән дуңгызныкы хәтле
иде, исеме дә безнеңчә – Зоя, ат хәтле ашый, сыер кебек мышный иде. Сине
санга сукмыйча, дөньяга сыймаган кебек йөргәнгә, сүзләреңне танавына да
элмәгәнгә күрә генә артына типтең. Эш эшләмичә, таганда атынып ятты.
Монысы – элеп киптергән балык. Вак-төяк йомышка ярап торыр, дисеңме?
Синең кебек олпат ирне бәхетле итәрлекме соң ул? Сиңа кул-канат була
аламы? Бу шул ашарга пешерергә дә төнге эшкә генә ярап торыр кебек.
Авыз алдарга ярап торыр, дисеңме? Әллә теле дә юкмы, исәнләшә белми!
Кара инде, чаука кебек авызын ачып басып тора.
– Исәнмесез, ә-ә-әни!
– Нинди әни булыйм мин сиңа, мама диген! Бүгеннән исемең – Мария!
Атаңның исеме ничек?
– Сәмигулла... Әни...
Ана кеше дары кебек кабынып китте:
– Мама диген! Никакой әни! Әни дип авыз чайкап торма монда! Тамчы да шикләнмим, керәшенгә чыкканыңны белгәнсеңдер?! Әни дисәң, азаккы
исәптә, бусагадан да уздырмыйм. Дүрт малайны башлы-күзле иттем, бу
эштә минем бөкрем чыккан, әнә, барысы да киң тамыр җәйде. Синең
кебекләрне күрә-күрә күз күгәргән. Кабатла, син – Мария Сергеевна!
– Ничек инде?
Мәрвия Пётрга карады...
– Мин... Мин... Минем Мария буласым килми!
Мәрвия, авызын каплап, тыенкы гына елап җибәрде... Назлы гына
башыңнан сыйпап, аркаңа пычак кадаганчы, күсәк белән орсалар, җиңелрәк
булыр иде!
Пётр, Мәрвияне авыр хәлгә куйганын аңласа да, ваемга да алмады: буе
бер карыш кызны язмышның салкын кочагына ташлады да тизрәк йортка
чыгып китте. Баш калкытып маташкан вөҗдан дигән нәрсәне, әле генә таулар
күчерерлек булган мәхәббәт хисләрен тиз генә кире урынына төртеп утыртты.
Тс-с-с! Дәшмәгез, каерылып сүз әйтмәгез! Тиз һәм шыпырт шылыйм...
Пётрның әнисе авызыннан агу чәчкән кебек тоелды...
Мәрвия һаман елады да елады... Пётр йорттан һаман кермәде дә
кермәде...
Әй, кул тимәгән кыз бала, Мария дигән ат биргәч, кинәт авызың кибеп
китте... Курку катыш аптыраулы кыяфәттә чит дөньяга кереп барасың.
Каршы сүз әйтә алмаслык халәттә почмактагы иконага баккансың... Беренче
кат күрәсең шул! Үзең эссе далалар кичкән дәрвиш кебек сусагансың... Еш-
еш сулыйсың, йөрәгең күкрәк читлегеңне ватып чыгам дип тибә... Синең
хәлеңне аңлаучы юк монда, чөнки ошбу йортта син килгәннән берни дә
үзгәрми. Ә менә син... Син үзгәрдең... Дөресрәге, сине үзгәрттеләр... Юк, юк,
син үзең үзгәрдең... Сине беркем көчләмәде бит... Пётрның бусагасыннан
үзең белеп, үзең теләп, үз акылыңда атлап кердең... Бер диңгездән икенче
диңгезгә сикергәндә, бер җирең дә канамас дип уйладыңмы?
Шул мизгелдән син үз асылыңны югалттың... Кызлыгыңны югалтканчы,
асылыңны югалттың! Пётр, ярты төн уртасында, почмактагы иконага
карый-карый, Мәрвиянекен түгел, Марияның кызлыгын алды...
Биштәрең буш түгел иде, бала. Анда тамырларың, нәселең, динең, денең,
телең, җыруларың, биюләрең, шигырьләрең, тарихың, иманың, моңың,
кендек каны тамган җирең, кавемең, дәрәҗәң һәм инсан булып яшәр өчен
тагын күпме кыйммәтләр иде. Ошбу догалар умыртка сөягеңне яндырып
алмадымы? Яки куыклар чыгарырлык пешермәдеме?
Дога көче иңдерелгән су эчтең, дога көче иңдерелгән тәгам авыз иттең.
Әбиең ялгыз үстерсә дә, бу биштәреңә татар гаиләсенең яшәү рәвеше,
тәрбия алымнары, шөгыльләрен салып җибәрде. Алар кая китте?
Әбиеңнең кәҗәсен сауганда, мөгезен тотып торган кыска буйлы, ябык
Гали исемле саф күңелле малай кая адашып калды? Сөю тулы күзләре
белән Гали бер елмаеп караса, ятимлек ачылары кул белән сыпырып
ташлагандай була иде ләбаса... Һәр таңда сиңа болын чәчкәләре бүләк
итте буе бер карыш, борын астына мыек төрткән малай. Гәүдәсе орчык
кадәр малай янында үзеңне көяз сандугачтай хис иттең, Мәрвия! Яклаучың
булырга тиешле ике метр буйлы Пётр кулында көзге яфрак кебек калтырап
торасың әнә...

Буй-сыннарыгыз бер иде! Теләк-хыялларыгыз бер иде! Сукмакларыгыз бер
иде! Кулыңны сорап өлгермәде шул Гали, артык кыюсыз булды. Кер тимәгән
пакь хисләре кыюлыгын юып алгандай итте... Ә тәҗрибәле Пётр эшне кызу
тотты, беркатлы ятим кыз баланы үзенә каратуы авыр булмады аңа...
Алга китеп булса да әйтим, ни кызганыч, файдасы булмады төс
үзгәртүнең, асыл югалтуның, кулы-кулга йокмыйча тырышуның... Саф
кыз килеш хатын аерган кешегә кияүгә чыгуның. Алар көенә биесә дә,
яратмадылар Мәрвия-Машаны.
Кем кулында уенчык син, кыз бала?! Нигә син очып-очып түгел, ә арка
бөгеп, алпан-тилпән йөрисең? Аннан-моннан бәхет таҗы өзгәләп...
Мулла кушкан исемең гомер буе җил булып чорналып йөрде... Көчкә
атлап йөргән әбиең өчен һәм гомере буе яшерен сөю белән янган Гали өчен
син Мәрвия булып калдың...
– Алланың һәр бирмеш көнендә толымыма уралма сана, җил, койрык
булып та тагылма, акырып та елама! Мария мин, Мария Сергеевна... Пётр
Пермь өлкәсеннән килгән Мәрвияне түгел, Марияны ярата...
Яшьләр якындагы шәһәргә урнашырга уйладылар. Ике кулны ике кесәгә
тыгып, сапсыз чемоданга ике пар чалбар салып чыгып киттеләр. Тишекле
сеткада ярты ипи, ун күкәй, кечкенә банкада кәҗә сөте.
– Мин сезгә бөтен әйберне биреп чыгардым...
Тормышны юктан башладылар...
Туган тиешле кешеләргә өч төнгә генә сыйдылар. Зина түтәй:
– Оланнар, күреп торасыз, миңа күптән кеше аягы басканы юк, ялгызак
мин, боже! Кеше белән тора алмыйм икән, күзне йомганчы дилбегәне
бирәсем килми! Торак эзләгез инде сез! Гомер бакый ялгыз гомер иткән
карчыкка чит-ятның көен көйләү авыр. Маша бөтен эшне кырып эшли,
кулы теләсә кайсы эшкә ятып тора, ләкин мин үземчә каркылдыйм. Аңардан
соң тагын бер кат юып алам. Лакированный өстәлемдә бармак эзләрегез
калган, бармак эзләрен төкерек белән ышкып бетереп китегез. Юарга су
бирмим, су кыйммәт хәзер...
Кыш уртасында кем безне кунарга кертер икән дип, сукбайлар кебек
йөрделәр. Тәмам караңгы төшкәч кенә, чираттагы тәрәзәне чиерттеләр. Изге
сәгатькә эләксә, башларын ястыкка төрттеләр, эләкмәсә, арырак атладылар.
Ике аягыбызның берсен дә атламабыз дигән тупсага да орынырга туры
килде. Кемнең генә тәрәзәсенә шакымадылар алар, кулларында гел шул
сапсыз чемодан булыр иде үзләренең...
Кышлакта яшәргә дә риза дип йөргән бер вакытта тулай торак бүлмәсе
алуга ирештеләр... Бәхетләренең иге-чиге булмады. Дөнья гел елмаеп-
көлеп карый төсле тоелды... Чемодан өстенә чиратлап утырып, килькадан
пешергән аш ашадылар, шикәрсез чәй эчтеләр. Авылга киткәндә, кечкенә
тартма хәтле генә буш туңдыргычны сүндереп калдыралар иде: анда
барыбер ризык юк...
Һәр атна ахырында корсагы борынына тигән килен авылда, көл сибә-
сибә, каткан идәнне юды, урын-җирне тазарттты, чүп җыйды, терлек асты
чистартты, бакча казыды, печән чапты, утын кисте, бүкән ярды, су ташыды,
бозлы бәкедә кер чайкады. Уфалланы Мәрвия алдан тартты, Пётр арттан
төртте...

– Каенатаңның кулыннан чалгысын ал – печән чап, көрәген ал – бакча
казы, балтасын ал – утын яр, сәнәген ал – салам өй, пычкысын ал – утын кис!
Игезәкләр туачак, диделәр... Пётр шатланып бетә алмый: берьюлы ике
малай йөгереп йөрсен әле йортыңда...
Язгы суык ял иртәсендә тулгак уятты Мәрвияне. Кичтән әтисе белән
яхшы гына салган, дию йокысы белән йоклаган Пётр башы чатнап ярылган
көенчә уянып китте.
– Мама, Машук чирли башлаган, нишләргә инде?
– Бар, икеле-микеле сөйләп торма, Зубр исемле атны җик, ул ат үзе юлны
белә! Күперне чыккач та, теге як ярда ук бүлнис урнашкан! Кантурга барып,
врачның өенә шалтыратам хәзер, ял көне булса да, бүлнискә килсен, сезне
каршы алсын! Тирә-якка бер врач!
«Тапкан инде бала табар вакыт! Чөй өстенә тукмак!» – диеп сукрана-
сукрана, хатынны күрше авылның кечкенә хастаханәсенә илтергә китте
Пётр. Ат җиккән вакытта тамагын чылатып алырга да өлгерде, башын артка
борып-борып косты. Моны күреп торган Мәрвия дә укшырга тотынды, тау
кадәр корсагының асты өскә әйләнде...
Биш чакрым араны йөз ел үткән кебек тоелды хатынга. Әллә ат поезд вагоны
кебек өстерәлеп барды инде? Тулгак ачысына иренең арбаны дер селкетеп
укшуы, кикереп-какырып баруы да өстәлде. Әллә үлемем шул микән?!
Киерелеп ачылган борынга, ниһаять, су исе, елга исе, яңа кузгалган
иләмсез калын бозлар исе килеп бәрелде... Үпкәсен тутырып сулады
хатын. Инде менә якын офыкта соры хастаханәнең каралган шифер түбәсе
күренде...
– Тизрәк, тизрәк, бахбай Зубр! Дөм караңгыда да адашмый диделәр сине!
Хатын дилбегәне үз кулына алып селтәнгәндәй итте, ләкин чалгы белән
кисеп еккандай сыгылып төште...
– Петя! Булыш миңа, Пет-я-я-я! Тизрәк!
Әй адәми зат, Раббыбызга ярдәм сорап мөрәҗәгать ит! Аллаһыга таян!
Әбиеңә хәлеңне белгерт, намаз карчыгының догалары кабул булучан!
Бер бәхетсез, гел бәхетсез дигәндәй, инде менә килеп җиттек дигәндә, ир
белән хатынны коточкыч хәл аяктан екты, хәтта Зубрны сагаеп калырлык
итте. Күпер култыксасына кунган чыпчык ук кебек атылып атның күзенә
туп-туры килеп керде. Күпергә керергә җыенган ат, куркып, читкә сикерде.
Шул мизгелдә күпер ямьсез тавышлар чыгарып җимерелде, бозлар белән
кочаклашып йөзеп тә китте. Кул сузымы ара кала!
– Ах-х-х!
– Рәхмәт, кошчык, ничә җанны әҗәлдән коткарып калдың!
Ат, ялларын җилкетеп, Пётр белән Мәрвиядән гафу үтенде: тояк астында
чыпчыкның җансыз гәүдәсе аунап ята иде...
Инде Мәрвия үзен түгел, чыпчыкны кызганып елап җибәрде.
– Нишлибез? Аяз күктән яңгыр көтеп ятып булмый, аргы якка чыгарга
кирәк!
Пётр авызында ботка пешерде. Ә, юк, дөньядагы әшәке сүзне әйтеп иске
күперне, корсагы җиргә тигән Мәрвияне, дөньяга аваз салырга ашыккан
сабыйларны, үлгән чыпчыкны тирги иде. Теге як ярга врач йөгереп килгән,
әнә, Мәрвияне чакырып кул изи, корсагына ишарәли. Янәсе, корсагың аска ук төшкән, хәзер табасың! Бик авыр хәлгә дучар ителгәнсең, ничек тә
булса бу якка чык! Көймә яки сал фәлән юк, йөзеп чык! Пётр ат булсын –
җилкәсенә атландырсын, Пётр көймә булсын – аркасына утыртсын! Аркан
белән тарттырсын яки җилкәсе белән ышыкласын!
– Хатыныңның кулыннан ныклап тот, төенчеген үзең күтәр! Монда су
чыпчык тезеннән түгел, тирән! Хатыныңның чыдар әмәле калмаган, тиз
булыгыз!
Пётр миннән булмый дип баш селкеде, нишлим дигән сораулы кыяфәте
белән ары-бире чабулап йөргән врачка акаеп карады. Ул арада чырае качкан
Мәрвиянең итәгенә саркып чыгарлык итеп суы китте. Хатын кычкырып
җибәрде дә җиргә чүкте. Куркудан авып ук китте.
Теге як ярдан врач ярылып акыра, бу якта тулгак ачысыннан – Мәрвия.
Авыр хәлдә калган Пётр нишләргә дә белми аптырап калды: анда барып
басты, монда килеп сөялде. Үзе ярдан ары китмәде...
– Боже, бу тормышта адәм ышанмаслык, тиз генә ерып чыга алмаслык
хәлләр дә була икән! Фәләнен фәлән итим!
Хәтсез вакыт үтте. Җан алып, җан биреп торган Мәрвия, гамендә дә
булмаган кебек басып торган Пётрга карап торды-торды да берүзе суга
кереп китте. Җан тырмашып, төенчеген авызына капты, аяк астыннан алып,
ике кулына ике кәкре таяк тотты. Каршы яктан врач суга керде:
– Ярдәмеңнән ташлама, бер Аллаһым!
– Боже, Маша, боже!
Алдан су ерып, Пётр барырга яки, хатынның артыннан тотып, суга
керергә тиеш иде... Ә ул яр буенда басып калды... Җаны юктыр аның! Исең
китмәсен, хатын, мондый гамәле беренче генә түгел, Мәрвияне Марияга
әйләндергән көнне дә бернинди гамәл кылмыйча чыгып качкан иде ләбаса.
Менә бүген дә эх тә димичә өч язмышны җил кочагына ташлады, асты өскә
килгән дөньясын җайларга тырышмады.
Ошбу гамәле белән җанны тирән җәрәхәтләде. Мәрвия белән Пётр
арасында икенче тапкыр ватып булмаслык дивар үсте, бавырына боз
урнашты... Эремәс ул боз, эремәс...
Билдән су ерып барган Мәрвияне теге як ярдан врач тартып чыгара
алмыйча йөдәп бетте, чөнки гөжләп аккан ташу икесен бергә кочагына
алмакчы булып котырды.
– А-а-а, коткарыгыз!
Үтеп баручы сирәк сакаллы карт чыбыркы ташламаган булса, бәлки,
икәү бергә су төбенә китәрләр иде. Җиргә аяклары тиюгә, ерак булмаган
бүлнискә җитәкләшеп киттеләр: Мәрвия егылмас өчен врачка чытырдатып
ябышты. Хатынның да, врачның да аяклары атламас булып калтырый,
өсләреннән боз кебек салкын су ага. Мәрвиянең үзәге өзелеп, биле
авырта. Олы корсагы җирдән ышкылып барган, балалары берәм-берәм
бот арасыннан төшеп калган кебек тоелды... Чабуын җыйнабрак тотты,
төшсәләр, күлмәк чабуына төшсеннәр, бозлы җиргә түгел...
– А-а-а!
Алай да хатын, көче җитеп, теге ярга борылып карады: кәттә киенгән Пётр
дыңгычлап тутырган йомшак печәнгә чумып утырган, елмаеп китеп бара иде...
– Боже, җен алгыры хатын, тәки язгы ташу суларын ялгыз кичте. Бусы да, врач та батып үлмәделәр, агып китмәделәр, боже! Коточкыч ташуны
ефәк юлын кичкән кебек кичтеләр! Вәт хатын! Вәт врач!
Шул мизгелдән хатынның күкрәгенә тагын бер кат тау кадәр үпкә
утырды, үпкә зур төен булып оешты. Янәшә атлаган врач та, ярдәм кирәксә,
булышырмын дип ияреп барган сирәк сакаллы карт та хатынның күкрәгендәге
төерен йотканын ишеттеләр бугай, җайсыз гына тамак кырып куйдылар...
Йөрәкне канатып, күзенә генә карап торган Гали исенә килеп төште...
Үзенең суга кереп барган ярты сынын да күзаллады хатын... Гали Мәрвияне
күтәреп чыгар иде... Мәрвиянең бармак очын да бозлы суга тидермәс иде,
«шалкан бәясе торган» Гали...
Җир читеннән килеп, чит дин кешесенә кияүгә чыгуына үкенеп тә
куйды бугай. Юк, юк, тәүбә, тәүбә, ни сөйлим мин, тфү, пар малайлар алып
кайтсын әле, Пётр кулларында гына күтәреп йөртер... Өчесен дә... Аракы
шаукымы гына комачаулады бүген...
Бүлнис ишегеннән керүгә врач хатынның өстен салдырды, кып-кызыл
куллары калтыраган килеш, калай кружканы тутырып, спирт салды:
– Эч шул спиртны! – диде, шәрран ярып врач.
– М-м-м... Юк, юк! Мин аракы эчмим!
– Эч диләр сиңа! Эчмим дип барабан сукма! Эчәргәме-юкмы дип жирәбә
саласы юк! Эч! Спирт эчеңдәге салкынны куып чыгара. Каты өшегәнсең,
салкын җелегеңне куырган. Терелә алмыйсың, үзең дә җан тәслим кыласың,
балаларны да үтерәсең!
Врач, башын селки-селки, катлы-катлы итеп сүгенде...
– Мин дә өшедем, шакырдап каттым! Ләкин мин эчмим, миңа сине игә
китерергә кирәк! Башым белән җавап бирәм ләбаса! Питләгә менимме?!
Тирә-якка бердәнбер врач! Ул сүгенә белә икән... Ләкин сүгенгән вакытта
да йөзе кояш кебек якты, күңеле шыр ачык үзенең...
Эчте Мәрвия... Гомеренә авызына алмаган нәрсә булса да, калай кружка
төбенә хәтле төшеп, йөзен дә чытмыйча эчеп бетерде. Бер мизгелдән
коточкыч ташу да, ыржайган Пётр да, өзгәләнеп чапкан кояш йөзле врач
та, ыгы-зыгы да эреп юкка чыктылар...
– Тәүлек ярым йокладың, тор, Мәрвия, тау хәтле корсагың белән җәйрәп
ятма!
Врач тагын бәйнә-бәйнә нидер сөйләде...
– Хәлеңне бәяләп бетермисең! Йөрәгең уйный әле монда, учтан сикереп
чыга, минутына – 146 тапкыр тибә!
Спирт эчкән хатын, исереп, тәүлек ярым йоклаган икән. Эчендәге
балаларның тереме-юкмы икәнен дә белмичә! Бер сүз белән әйткәндә,
йөзендә кан әсәре калмаган, битләре, иреннәре шешенгән, корсагында үле
тынлык, әз генә дә җан әсәре сизелми...
– Ай Аллаһым, балаларым, нигә селкенмисез сез, нигә тибенмисез?
Әллә сез дә исерекме? Бил тиңентен бозлы суны кичкәндә әллә үлдегезме?
Әллә минем кебек аяктан егылдыгызмы?
Йөрәге атылып чыгардай булып типкән Мәрвия еларга тотынды. Аңа
тулгак яңарта торган укол кададылар.
– Аналыгыңдагы суың ташу суларына кушылып агып беткән, аналыгың
коры килеш балалар табасың, авыр булыр!

– А-а-а!
– Дөрес көчән, алар икәү, берсе икенчесен кыскан... Берсенең кендеге
муенына чорналган!
Мәрвия җан ачысы белән кычкырып җибәрде:
– Әбием, догада тор! А-а-а!
...Ике зәңгәр түмгәкнең берсе сулый, берсе суламый иде. Җеп бөртеге
дә калмый тирләгән врач Евгений Сергеевич җан-фәрманга йөгерде. «Үле
зәңгәр түмгәк» янында әвәрә килде дә, өмет булмагач, кырыйгарак алып
куйды. Әҗәл белән тартышкан Мәрвияне аңга китерергә кереште.
– Әй син хатын, сула, язгы ташулар кичкән хатын мондый гына
авыртудан үләргә тиеш түгел! Бүрек эчендә үсмәгәнсеңдер! Сула димен,
күзләреңне ач!
Врач Евгений Сергеевич шәфкать туташларын да мәш китерде:
– Гадәттән тыш хәл! Гакылдан сабам хәзер сезнең белән! Әйләнгәләп
йөрмәгез, уколны туры йөрәккә бәрегез! Давай, Мәрвия, йөрәк парәм, давай,
уян! Әйткән иде диярсең, үлсәң, җелегемне суыралар минем!
Сабыйларның сулый торганы гөр килеп елап җибәрде. Шул тавышка
гүр газабын кичкән Мәрвия күзләрен ачты. Зәңгәр иреннәрен селкетеп,
хәлсез тавыш белән:
– Пётр, Пётр, малай туды...
Хатын саташа иде...
– Күзләреңне ачтыңмы, Мәрвия! Авызыңны ачып сула! Битләреңә алсу
төс кунмый һаман, кислород җитмидер. Ну, куркытып та куйдың! Җәһәннәм
аша уздың бит! Өч гомер өчен җавап бирергә туры килә иде! Малай түгел,
ике кыз, бик матур кызлар туды! Берсе...
– Кыз?
Мәрвия елмаерга теләгән иде, авызы чалшаеп китте.
– Икенчесе малайдыр бит?
– Юк. Икенче кызың авыр хәлдә. Аналыкта ике тәүлек сусыз торганнар
бит оланнар.
Дилбегәне бушаткан врач шелтәле караш белән Мәрвиягә карады...
– Пётр ике малай дип хыялланган иде...
– Ә-ә-ә, җан кердеме әзрәк, исән калганыгызга шатлан! Өч җеназа
укыйсы була иде! Җир куенына керә яздыгыз бит! Пётр да Пётр дисең
һаман! Малайга тагын килерсез, юлы ачылды! Әмәлен табарсыз!
– Сез, Евгений Сергеевич, врач кына түгел, изге җан!
Икенче «зәңгәр түмгәк» тә күзләрен ача, ләкин гомерлеккә гарип булып
кала...
Нәкъ шул сәгатьтә Мәрвиянең әбисе – бердәнбер якын кешесе –
бакыйлыкка күчә. Үз җанын туасы оныкларына бирә диярсең! Ястүдән
соң...
Өчәү бүлнистән тернәкләнеп чыкканда, яңа агач күпер салынган, җир
кабара башлаган, җылы яктан кошлар кайткан иде. Үзен коткарган врачка
гына рәхмәт әйтә, кадер-хөрмәт күрсәтә алмады Мәрвия: язгы ташуда өч
гомерне коткарганда нык салкын тидергән врач Евгений Сергеевич, кала
бүлнисендә дә рәткә килә алмыйча, мәңгелеккә күзләрен йомган иде.
Үпкәләрен суык куырган килеш тагын ике тәүлек өч гомер өчен көрәште бит! И-и-и-х! Гиппократ анты биргән чын врач башкача булдыра алмый
ла ул! Булдыра алмый!
Кабыгына сыя алмыйча йөргән Пётр ат арбасындагы кызларга әйләнеп
тә карамады...
– Миңа малайлар кирәк иде! Кызлар икәнен белсәм, ике аягымның
берсен дә атламый идем...
– Ни сөйлисең син, Пётр?
– Сиңа әбиеңнән телеграмма килгән иде...
Пётр, җан биздергеч караш белән карап, бөкләнеп беткән кәгазь кисәген
арбадагы печән өстенә ыргытты.
– А-а-а, әбием үлгән бит, әбием! Ул бит мине тәрәзә төбендә үсеп утырган
тамчы гөлгә охшата иде! Син үзең тамчы гөл, әбием! Кая, кара әле, Пётр,
телеграмма бер ай элек килгән бит!
Мәрвия кәгазьне тотып, Пётрның каршысында селкеде.
– Нигә, язгы ташуларны кичеп, миңа телеграмманы китереп китмәдең?
Әбием үлгән минутта оныклары туган! А-а-а!
Шулай көннәр, айлар үтте. Гарип кыз Катерина сөйләшмәде, үрмәләмәде,
ашамады, күрмәде, ишетмәде. Врач хөрмәтенә Евгения исеме кушылган
икенче кыз (пәрдә белән туган) вакытында тәпи китте, туктаусыз тәтелдәде,
чырык-чырык көлде...
Пётр иртән чыгып китә, төн җитеп, ай чыккач кына кайта. Дилбегә
тотучымы соң Пётр, әллә янда гына утырып баручы булдымы?
Хәзер алар авылга әле ул вакытта беркемдә дә булмаган, нәчәлникләр
генә йөри торган бишекле мотоциклда кайталар.
– Әштер-өштер генә ясалган чирле баланы, авылга алып кайтып, кеше
күзенә күрсәтеп йөрмәгез. Кеше инәне бүрәнә итеп сөйли. Икмәк йөзен
күрмим, затлы нәселле җитәкче кешегә чирле бала белән йөрү килешми!
Поты бер тиен андый баланың! Безнең нәселдә күчән башлар юк, сезнең ыру
пыскак яңгыр кебек ярты-йорты бугай! – диде күзен дә йоммыйча каенана...
Пычаксыз суйды, үз оныгын рисвай итте...
Каенана төрле сабаклар биреп, Мәрвиянең бавырына төшсә дә, авылдашы
Лев Илларионовичның (Мәскәү врачы) адресын Мәрвиягә тоттырды:
– Теге чирләшкә нәрсәгезне Мәскәүгә алып барып кара! «Анда аны
иләк аша үткәрәләр», – диде Лев Илларионович. Рәтләнерлек булмаса,
җир өстеннән себереп түгегез... Саварга сөте, йолкырга йоны булмаган
хатыннан нинди исән бала тусын инде?! Сазаган кыз булып калсаң, җир
йөзендә бер имгәккә кимрәк булыр иде! Зина түтәй заман ахыры җиткән
диде! Мондый чирле балалар заман ахырында гына туа, боже!
Бу сүзләргә үпкәләргәме, сүз хуҗасын каргаргамы, чәч йолкып еларгамы,
кулга элмәк алыргамы, ике баланы ике кулга, төенчекне авызга кабып,
билгесезлеккә, әбисе үлгәч, ишегенә йозак салынган, яртылаш җиргә
чумган туган нигезенә чыгып китәргәме?!
Пётр эштән кайткач, аңа туйганчы елап, эчен бушатты...
– Әйдә, Пётр, Катеринаны Мәскәүгә алып барыйк, бәлки, файдасы
булыр, чыннан да...
– Ярар, саескан шикелле кабатлап торма! Әйдә, барыйк. Поезд тәүлек
ярым бара. Вокзалдан билет алырмын. Акча бир. – Миндә нинди акча булсын инде, мин өйдә утырам лабаса. Эш хакыңны
өйгә алып кайтмыйсың, ипи-тозлык кына бирәсең. Кичә дә күрше хатыннан
сөт алып чыктым оланнарга. Акча синең кулда, Пётр...
Ир, салкын канлылык саклап, авыз эчендә ботка пешерде...
– Җан көеге булып, балавыз сыгып утырма, берәр нәрсә уйлап табарбыз.
Пермьгә барып, әбиеңнең йортын сатып кайт. Бер саплам җеп тә биргәне
булмады. Түшәк астында пенсиясе дә калгандыр, ил өстендә көн күрмәде бит...
Җан өшеткеч сүзләрдән соң ничек гомер итәргә?
Шулай... Ир белән хатын арасында күзгә күренми торган диварлар үсә
торды...
– Син зур урында эшлисең, акчаң бар. Евгенияне мамаларга кайтарып
калдырыйк. Тәүлек ярым поездда бер бала белән дә бик авыр булачак.
– Ярар... Акча бирәм, ләкин кайтарып бирү шарты белән. Юк-барга
сарыф итмә, ашханәдә ашап йөрмә, юлга ипи белән суган, йомырка ал.
Оланга шешәдә су ал! Поездда чәй кыйммәт. Пермьгә барып, әбиең йортын
саткач, кайтарып бирерсең...
Евгенияне мамаларында калдырып торырга киткән Пётр икенче көнне
иртүк Евгения белән кире килеп җитте:
– Мама алып калмады: «Евгенияне үзегез белән Мәскәүгә алып барыгыз,
минем аны карарга рәтем юк, – диде. – Без дә җәннәт түрендә яшәмибез», – диде...
Ниндидер гаебе булса, Пётр янга карап сөйләшә иде...
– Хе... Ярар инде, алай булгач. Синең белән икәү баргач, әйбәт әле,
берсен – син, берсен мин карармын.
Сөйләнә-сөйләнә ишеккә талпынган Пётр, тагын янга карап:
– Машук, мин дә Мәскәүгә барырга кыҗрап тормыйм. Эштән дә
җибәрмәсләр. Мин бит ирекле кош түгел! Үзең генә бар ике бала белән!
– Ничек инде?! Мин ничек итеп үзем генә ике сабый белән ерак юлга
чыгып китим? Берсе гел чаба, берсе гел ыңгырашып ята.
Мәрвия озак кына зиһенен туплый алмыйча торды... Тегенең үз сүзе сүз...
– Ана кеше карарга тиеш, диде мама. Үзе тапкан үзе баксын, диде...
Калганнар карый бит әле. Икебезгә кыйбатка төшә. Бу айда драп пәлтә
сатып аласы бар. Карт кеше җилгә сүз сөйләми ул...
Җепнең очы күренми... И Аллаһым, бир сабырлык!
– Юк, юк, мин үзем генә ерак юлга ничек чыгып китим?
– Син турсаеп торма! Сүзне зурга җибәрмә! Язгы ерганакларны ерып
чыккан җен хатын Мәскәүне генә гизеп кайтырсың! Биергә өйрәнгәндә
егылсаң да ярый...
– Егылганда торгызучы булса, тулы бәхет лә ул... Ә җиде ямаулы сыңар
канат белән җилкәнеңне киерә алмыйсың! Гомер буе җиңел якка ятып
йөзәсең инде син! Өй почмагына ут капса да, кайгырмыйсың!
Китте Мәрвия-Машук. Мең газаплар белән Мәскәүләрдә йөреп кайтты.
Бер роман язарлык юл булды ул. Ләкин китапка кертелми торган, искә-
акылга килмәгән өзекләр дә була икән! Була икән шул...
Барса, исе китте: Катерина кебек чирле балалар белән кала хастаханәләре
тулган! Инә төртер урын юк! Гыйбрәт аласың килсә, кала бүлнисенә бар икән!
Әнә чиратта как сөяккә калган бер хатын балалар арбасындагы баласын
ак җәймә белән томалап куйган.

– Нигә баланы томалап торасың?
– Кеше куркып китәр димен. Менә, кара, алайса!
Хатын ишарә бармак белән җәймә читен күтәреп күрсәтте: дүрт яшьлек
баланың теле тезенә хәтле салынып төшкән...
– Йа Аллаһым, күрсәтмә!
– Җир упсын, әгәр алдасам, әле һаман теле үсә...
Әнә чираттагы икенче хатын инәдән җепкә киендергән биш яшьлек
кызының ыштан төбенә ак чүпрәк бөкләп тутыра, сәгать саен ыштанын
алыштырып тора...
– Биш яшьлек кызымның күреме башланды...
– Йа Аллаһым, күрсәтмә!
Халык бар да чиратта... Акча юк, ризык юк, дару юк, кием юк заманнар.
Өмет шәме сүнеп бетмәгәннәр килгәннәр...
– Юлым хата вә сынаулардан торса да, мондый ачы сынаулар читләтеп
үтәр дип уйладым... Ереваннан килдем, касә хәтле кара күзле ике багалмадай
баланы күрәсеңме, алар – минекеләр. Икесендә дә шикәр чире, икесе дә
инсулин кадап торалар. Шикәр чире берсенең күзләрен бетерде, берсенең
– бөерләрен... Җир упсын, берсе күрми, берсе йөри алмый...
– Йа Аллаһым, күрсәтмә!
– Эшем җимерелеп уңды, шәригатьчә яшәүче кешене очраттым. Хозурланып
яши башладык. Озак уйлап тормыйча илле ике яшемдә бала таптым. Брачлар,
бүлнистә калдыр, бу бала түгел, бу – могҗиза диделәр, калдырмадым. Дога
кылып, намаз укый торган хак мөселман ирем итек табанына да торырлык
түгел икән! Таң сызылганда чемоданын җыйды да йомыркадан җөй эзли-эзли
чыгып тайды. Киткән җирендә таш булып батты тәмуг кисәве. Орлыктан
кибәкне аера белмәгәнмен. Өйсәң – ишелә, тотсаң – тишелә, тартсаң – сүтелә!
Менә, кара бу могҗизага! – диде чиратта торучы ап-ак чәчле хатын.
Арбасына караганда ике тапкыр зур, нәкъ бүрттергән аю хәтле бала карап
ята. Үзенә өч яшь, гәүдәсе әнисенеке хәтле, шырылдап су белән тулган...
Водянка димедер... Үлә дигәннәр...
– Тау менгәч, акыл керә дигән булалар бит әле... Миңа иллегә җитеп тә
кермәде! Теш кайрап кына, тәртәне кире борып булмый икән!
Гомумән, кала бүлнисләренә өлкәләрдә дәвалап булмый дип
исәпләнгәннәрне генә – гайре табигый хәллеләрне генә озаталар шул...
Калада үз адресына да җанны өшетерлек кыйсса ишетте болай да врачка
өне кысылып кергән Мәрвия.
– Иң әүвәл шуны әйтәм: өмет юк, бер игезәк сыңары яралгы чагыннан
икенчесен кысып яткан. Катеринаның гәүдәсе бар кадәренчә кала, мие
сүнеп бара, балык кебек телсез булыр, авызы кыек, камыт аяклы, селәгәе
гел ага. Иң яхшы дигәндә, ике-өч ел яшәр. Ләкин шигем дә зур. Нигә дисәң,
һәр адәмнең гомер озынлыгы зур сорау астында, беркем дә кайчан үзен
зиярәт кыласыларын белми. Кала врачлары да пәйгамбәр түгел! Очып
барган шәпкә мәтәлә адәм. Җиң сызганып, үзегез карасагыз гына, бөтен
авырлык үз җилкәгезгә төшә, хөкүмәт ярдәм итәрлек түгел. Тик торганда
өянәге кузгалса, 4 сәдәф дару бирегез...
– Барыбер өметемне өзмим!
– Өзмәгез, апа, дөрес эшлисез! Моннан ун еллар элек өч яшьлек малайны төн уртасында алып килделәр. Әнисе бөтен Мәскәүне кузгаткан булып
чыкты. Зур урыннардан шалтыраттылар! Күрсәң, егылып та китәсең:
малайның бер күзе битенә хәтле салынып төшкән, сыңар кан тамырында
эленеп тора. Сирәк күренеш! Ничек алай булган дисезме, башындагы
шеше кинәт үсеп киткән дә күзен бәреп чыгарган. Өметсез дип кайтарып
җибәрдек. Елап утырган киленнең кулыннан явыз каенанасы баланы
йолкып алган да өшкерүче әбиләргә чыгып чапкан! Ышанасызмы-юкмы,
дәвалауның алтынчы көнендә күз үз урынына кереп утырган. Бер елдан
соң күзе күрә башлаган! Хәзер мәктәптә «бишле»гә генә укый, ди. Бер
генә фәнни китапта да өшкереп, кешене үз-үзенә ышандырып дәвалап була
дигән җөмлә юк! Без, врачлар, фән кушканча эшлибез...
Поезддан каршы алучы булмады. Берсен итәгенә бәйләде, берсен
аркасына бәйләп күтәрде, ике кулга дүрт сумка күтәреп кайтып керде хатын.
Кайтса, исерек Пётр гырлап йоклап ята.
– Елама, солы камыры, бигрәк серкәң су күтәрми инде! Иргә тавыш
күтәрергә ярамый! Малай алып кайтырсың, токымың корымас! Ачуыңны
эчкә йот!
Шул сүзләре белән сөмсере коелган ир соңгы ноктаны куйды, Мәрвиянең
сөяленә басты...
Гомер азагына хәтле үз аршыны белән үлчәде ир: исерде дә йоклады,
исерде дә, төкердем башына дип, бар нәрсәгә кул селтәде. Үз танавыннан
ары күрмәде, өтәләнеп йөрмәде...
Парлы ялгызлыкның иге-чиге күренмәсә дә, Мәрвия өчен яшәү үтә
җитди төс алды: балаларны аякка бастыру! Кирәк тирәкне ега ди!
«Бәхет иренемә тиде, тамакка тимәде». Йокыны качырган мондый уйлар
еш кунак как сөяккә калган Мәрвиядә... Кан йотты, үкенгән көнгә төште
хатын. Сабыры төкәнгән саен, төн пәрдәсе астында ишелде елап. Беркем
дә хатадан хали түгел... Пётрга күрсәтмәде елаганын...
Кылт итеп исенә төште Мәрвиянең. Нәни вакытта әнисе, кызның
тән кызуын төшерәм дип, юкә чәчәге төнәтмәсе эчергән иде. Төшми дә
төшми тән кызуы. Күрше хатыны әрем, кычыткан керткән. Әнисе әрем
һәм кычыткан төнәтмәсе эчерергә җыенган иде, хәл эчендә ятучы әбисе
почмактан авыз салды:
– Эчермә әрем суы, кычыткан суы, язмышы әрем кебек ачы, кычыткан
кебек усал булыр. Томаннар аша чалымлап булмый...
Рәхмәт, Петя, син – яхшы мөгаллим, бу тормыш-ормышта үземә генә
ышана алганымны шәп төшендердең. Кире кабатлыйсы юк. Тешләсәң, өз
дигәнсеңдер...
Әнә биш яшьлек Евгения әтисенең эш бүлмәсен шакый – ачучы юк,
ишек астыннан карап шыңшып тора – дәшүче юк...
Пётр үзе өчен генә яшәде, үз хаҗәтен генә кайгыртты. Аңа комачауламагыз.
Кызы да үсеп бетте инде: хәл-әхвәлләр сорашырга соңарып бара Пётр...
Мәрвия өйдә генә түгел, эшендә дә Мария Сергеевна булды. Үз ролен
шундый яхшы уйнады ки, хәтта аның татар кызы икәнлеген сирәкләр
генә белде. Тел дә, гореф-гадәт тә, кием дә, яшәү рәвеше дә башкача...
Мария Сергеевна... Үкчәсенә басып килгән Евгениягә дә шундый ук
өлеш тиде...

Их! Яхшы китап укыган саен, нидер дөрес түгел икәнлеген аңлый
ул. Үзе эшли торган китапханәдәге бөтен яхшы китапны укып чыкты
инде. Чираттагы романда әйтерсең Мәрвиянең хәлләре сурәтләнгән...
Автор тырышкан! Мәрвиягә генә түгел, бар адәмгә аңлашырлык, калку
сурәтләгән! Укыган саен, нидер эчне пошыра...
Хак: үзем булып яшәмим мин... Калганнарга кычкырып әйтәсе килә
килүен: кыйбла алыштыру бик кыйбатка төшә! Кыйбла алмаштыру аз да
түгел, күп тә түгел, адәм бәхетенең бәясе икән! Дөньядагы иң зур хата
кылынган, төзәтерлек түгел! Аның яртысын түгел, тулы исәп өчен чиреген
генә булса да төзәтеп булмый... Кайчандыр башымда җил уйнаган... Үзеңне
ничек тынычландырдың? Рәттән бәхетсезләр гаскәре, мин дә шул гаскәр
вәкиле дипме? Ә бит күзеңне ачып карасаң, канатларны салындырырлык
дәрәҗәдә сурәтең яман...
Сурәтне матурайтыр өчен кыл да кыймылдатмады хатын...
Үзе белде, үзе дәвам итте...
Язмыш аңа хаталарын төзәтү өчен мөмкинлек биргәләп торды. Әнә
мәктәпләргә татар теле укытучылары җыялар икән, Мәрвияне шунда
чакырдылар.
– Исәнмесез, укучылар, таныш булыйк, мин – Мария Сергеевна!
Мулла кушкан атың кая, олан? Телеңне кире кайтарудан башла, бәлки
җуйган асылыңның җеп очы күренер...
Гадәти төн уртасы иде. Ис җыярга да өлгермәгән ир белән хатынны
гаҗәпкә калдырып, Пётрның ир вә кыз туганнары килеп керделәр. Аяк
киемнәрен дә салмыйча түргә уздылар, инде йокларга җыенган тәне-башы
яртылаш ачык Мәрвиягә акаеп карадылар:
– Кая, Машук, күрсәт Пётрның киемнәрен! Ала каргадан хәбәр килде,
аның киеме дә, рәтле ыштаны да, бәтинкәсе дә юк икән!
– О-о-о, нинди кунаклар! Исәнмесез, узыгыз, күптән килгәнегез юк
иде, әйбәт булды әле. Чәй куям, ашны җылытам. Нишләп төнгә калдыгыз?
– Кием күрсәт диләр сиңа! Гомер бакый зур эштә эшләп, кияргә ыштаны
булмасын инде!
Өнсез калган Мәрвия үзен тиз кулга алды. Тыныч кына шифоньерны
ачты, элгечләрдәге үтүкләп элгән киемнәрне күрсәтте.
Моны күргән иң олы апасының каш-кабагы җимерелде. Ул янында
терәлеп утырган Иванның беләген борып-борып чеметеп алды:
– Иван, нигә түмгәкне тау итеп, абыйның киемнәре юк диеп сөйләдең,
бар икән бит!
Апалы-энеле кәҗә сөзешкән кебек бер-берсенә карап тордылар...
Менә шул көннән Мәрвия белән Пётр туганнары арасында тагын бер
кат бозлы дивар калыкты, ул йөрәкне тулаем бозга әйләндерде. Мәрвиягә
чит кеше келәймәсе мәңге купмаслык булып сугылды...
Пётрның энесе Иван белән бәгыре каткан Мәрвия арасыннан бер түгел,
мең кара мәче үтте. Алай гына да түгел, бу нәселнең гомергә дә үзен тиң
итмәгәннәрен бөтенләе белән аңлады. Сыерчыклар арасында бер чәүкә...
Бетте, барысы да бетте, күперләр җимерелде! Теге күпер кебек, агып китте...
Яз сулышын мәңге сизмәслек иттеләр... Зәһәр телләре белән йөрәкләрне
яраладылар...

Мәрвия тыныч кына елый башлады.
– Инәдән дөя ясап йөрмәгез, боже, тапканнар проблема...
– Таман гына сезгә! Нинди озын, төз, батыр ир син, Пётр, бәясе бер тиен
кечкенә генә сары чебеш алдында баш иеп торасың. Синең хатын Алланың
кашка тәкәсеме әллә? Тагын бер шкафны кием белән тутыр. Җитәкче кеше
матур киенергә тиеш!
– Мин хәзер матур киенәм. Язын-җәен хатын-кыз кебек шау чәчәкле
күлмәк киям. Киемнәремнең исәбе-хисабы юк. Элек кием юк иде, хәзер
бар бит инде. Чалбарым булмагач, чыгарылыш кичәсенә дә бара алмаган
идем... Митрәйнең дә, Володяның да, Ләксәйнең (Алексей) дә юк иде.
Хатынны гаепләмәгез, ул гел уңайга гына сыпырып тора...
– Хе...
– Гайбәт эзләп талган карт-коры кебек йөрмәгез... Боже... Исем китә
сезгә. Урам тастымалы булмагыз инде, зыялырак тотыгыз үзегезне.
Туганнар исеменә лаек булыгыз. Бу гамәлегез сезне дә, безне дә бизәми.
Кыямәт купкан дип торам... Иртәгә-берсекөнгә үзәк универмагка товар
кайта, астан гына бирәләр миңа...
Еллар үткәч тә, хәтер иләгеннән төшеп калмаган күренеш: кырым чирүе
хәтле туганнары, кыр казлары кебек тезелешеп, ишектән чыгып баралар,
үзләре елан кебек астан гына Мәрвияне чагалар:
– Шул чиләк ярым сөяктән торган хатын кисәгеннән куркып, мәҗлестә
аракы эчмичә утырасың бит, адәм хуры булып яшисең! Ул әнә өшеми дә,
пешми дә! Кодрәтеннән килсә, ирдән бау ишәр иде. Үзең ут авызлы булсаң
да, колач салып йөзә алмадың, ләгънәт камыты кигәнсең! Нинди кисәү
агачы белән учак тергездең син, кикриксез әтәч?!
Шул көннән Мәрвия урт ашамаска сүз бирде, үз иркем белән ут авызлыга
әйләнәм, диде. Үз-үзенә сүз бирде...
Еллар үтте. Гәүдәсе, холкы белән Пётр абзасына охшаган Иван
шактый кызның башын әйләндереп йөрде-йөрде дә, Владивостокка
китеп, оя корды. Кайсын елатып, кайсын алдап калдырды, кайсы өчен
үзе күз яше агызды... Кинә тотмадылар алданып калган кызлары, коры
тел белән генә чикләнделәр. Ул исә тыныч кына яңа технологияләр
заводына бик зур инженер булып урнашты. Бәхетнең киртәсенә керде:
фатир иркен, эш яхшы, хезмәт хакы зур, ике малай үсә, матур хатын
янда йөгереп йөри.
Ераклардан ала карга көне-сәгате белән ялгышып та хәбәр салмады:
көймәсе бер дә комга терәлмәде бугай Иванның... Барысы да яхшы...
Сирәк кайтты туган авылына. Комы коела башлаган Иван берүзе
титаклады: һава торышына яраклаша алмаган чирләшкә хатынына да,
бандитка әйләнеп барган ике малаена туган авылын күрсәтмәде.
Кырыкка ярылып булмый дип, Пётрлар да авылга кайтуны
сирәкләткәннән-сирәкләттеләр. Туганлык җепләре өзелмәсә дә, әкрен
генә нечкәрде... Исәпләсәң, исең китәр – соң дәрәҗәгә җитеп тартылды...
Инде Петяларның туган нигезе буш. Картлар артыннан иске йортка йозак
эленде, бер туган да нигез яңартырга ашкынып тормады. Ир вә кыз туганнар
туган нигезгә түгел, бер-берсенә кунакка кайтып йөрделәр. Сирәк... Ата-ана
кире кайтмый торган җиргә киткәнче тукыдылар югыйсә...

Пётр белән Мәрвия күптән инде бер сукмактан юл сапмыйлар, янәшә
генә атлыйлар. Яхшы күршеләр кебек көн итәләр.
«Еладыңмы, елмайдыңмы, гыйнвар кызы?» – дип сорамады Пётр. Ә
ордым-бәрдем ир-ат телен, кырлы-мырлы сөйләшүне, кыңгыр карауны,
сугып егуны кабул итә алмады инде Мәрвия.
Мәрвиянең янына килеп, ни өчен перчатка киеп оек бәйлисең дип
сорамады. Кулларым авыртканга, Петям минем, дияр иде елмаеп хатын.
Урамнан кергәндә, ни өчен һәркөнне күзләрең кызарган була дип тә
сорамады. Катеринаның каберенә барып кайттым, кызыбызны сагынам,
Петям, дияр иде җылы гына.
Көне буе болында дәрвиш кебек нишләп йөрисең, күзләрең гел дымлы
дип сораса, чәчәкләрне үз итәм, яз исе килә, бу болын үзе лалә чәчәгенә
охшаган, синең кебек мәгърур, Петям, дияр иде сак кына.
Нигә иртүк су буйларын урыйсың дип әйтсә, йомшак таң җилләре
камышларны назлый, уйнап булса да мактамыйсың, каты җилләрдән
куеныңа алып ышыкламыйсың, толымыма уралмыйсың, Петям, дияр иде,
бераз кызарып Мәрвия.
Учлап дару сәдәфләре йотасың дисә, йөрәккә син җитмисең, тоташ
кояш булмаганга йөрәк авырта, томаннар алдакчы икән дияр иде Мәрвия.
Төн уртасында торып утырасың, айга карап сукмак чигәсең, төн ката
күктә йөрмә инде дисә, ай – минем сердәшем, әйдә, без дә сөйләшик, мин
үзгә түгел, мин шул ук кыз дияр иде кабат кабынырга әзер Мәрвия.
Шундый көчле җил вакытында урамда йөрисең дисә, җилләр минем
танышларым, җил агае чәчләремне ефәк дулкынга әйләндерә, чуалта, аннан
әкрен генә сүтә дияр иде Мәрвия.
Нигә гел, касә тутырып, салкын су эчәсең соң дисә, бер йотым су җитә
миңа, сине сагынган чакларымда эчәргә дияр иде Мәрвия.
Колачыңны җәеп очасың, канатларың кага-кага, нинди инешләргә
кушыласың килә дисә, миңа кушылып очсаң, болытларны кочсаң, мин
бәхетле булыр идем, Петям, дияр иде Мәрвия.
Соңгы йолдыз батканчы йөрисең, ят, йокла, дисә, йолдыз яктысы
күрмәсәм, имгәнәм мин, дияр иде Мәрвия.
Мондый сораулар биреп азапланмады шул Пётр...
Гомумән, Пётр серле күзләргә, йомшак сүзләргә игътибар итмичә, арты
белән борылып ятар иде...
Кар кебек ак чәчле Пётр белән Мәрвия күптәннән аерым бүлмәләрдә
йоклыйлар...
– Син беренче булып киттең! Читтә йөрисең, күктә очасың, айда
йөзәсең! Миндә гамең юк! Әле миңа синең җылың кирәк иде. Бер чабуда
өзеп төшердең!
– Юк, син бер селтәнүдә хисләрне үтердең дә теге бүлмәгә күчендең,
суыкта туңган агач! Мин түгел, җан китте...
Поездда барганда, чегән хатыны бер сулышта әйткән иде Мәрвиягә:
«Эшеңдә мактарлар, өеңдә таптарлар! Хатын-кыз буларак бәхетсез син,
йөрәк маем!»
Кара син аны, чегән юравы туры килеп маташа бит. Ир белән хатын
арасында булган наз болай да сирәк иде, хәзер бөтенләй юк. Илле яшеннән...

Берсен күмдек, берсен башлы-күзле иттек, инде үзебез өчен яшик
дигәндә...
Парлы ялгызлар...
Югыйсә матур пар... Үрнәк гаилә... Тырым-тырагайга йөрмәделәр...
Кеше алдында елмаешып кына торалар... Сер бирәселәре килми...
Бик күп сулар акты... Ни өчен бер телемне бүлешеп тә, бер кешедәй
булып яшәмәгәннәрен аңлый хәзер Мәрвия. Ике елга бергә кушылып ага
алмый икән шул – икесенә ике сукмак кирәк! Бер үк нәрсәне ике төрле
сөйләсәң, ике якка тартсаң, ике агымлы елга буласың икән! Ике төрле
дөньяны бер үлчәм белән үлчәп буламы инде, йә?
Ике дөнья, ике сулыш, ике омтылыш, ике хыял, ике максат, ике яшәеш,
ике күңел, ике йөрәк, ике җан, ике рух...
Мәрвия китап сүзе белән килешеп тә бетми. Катнаш никахның исәбе-
саны юк... Йөз ел бергә торучылар да бар, никахтан ук ташлап чыгып
китүчеләр дә бар...
Китап сүзе хактыр... Хак булмаса, киштәләр артына качып, Мәрвия
лышык-лышык еламас иде. Моны манзара кылган китаплар маңгайларын
пуля астына куеп ант итәләр: Мәрвия күптән бәхетенә матәм тоткан...
Сирәк кайтач, кайчандыр мәйдан тоткан Иван Владивостоктан, бил
бөгеп сәламләмәсәләр дә, барысында да кунак булып китә. Ул сабыр –
тышаусыз тай түгел. Мәслихәт күрмәсәләр дә, кунак алдына майлы калҗа
да, чәе дә, мәе дә мулдан куела. Иванның кыяфәтен күрүгә нидер була
Мәрвиягә – тәртәгә кушаяклап тибә. Элеккеге кебек авызына су кабып
тормый, урт чәйнәми – Петяга да, Иванга да әйтәсен әйтә:
– Көпә-көндез кисмәге белән көмешкә эчеп, башыгыз бетә бит инде,
карт керәннәр!
Ирләр эндәшми – тыныч. Төгәлрәге, картлык баса барган саен ишетмәмешкә
салышалар. Хатын-кызга каршы эт кебек өреп тормаслар бит инде. Дөрес,
соңгы елларда алар да тел яшерми, чөнки итәк-чабуны җыю авырлашты...
Тавыш-гауга – йортка, йорттан – урамга, урамнан шәһәргә чыккалый башлады...
Китапларга гына эчен бушаткан Мәрвия тормыштагы бөтен кара
сызыкларны искә төшерә: беренче нәүбәттә, аны ничек кимсеткәннәрен,
беркатлылыгы белән ат урынына эшләгәнен, төн уртасында өйне тикшереп,
гаеп эзләп йөргәннәрен, авыру баланы яратмаганнарын, үзен Мәрвиядән
Мария ясаганнарын... Бер сүз артыннан икенчесе иярә, тагын өстәлә,
соңыннан көрәк белән көрәрлек була...
– Монда сине беркем биш куллап каршы алмый, көмешкә чөмерергә
генә кайтасың. Күчтәнәчкә бит сабыны да тотып кайта белмисең... Үзең
дә, мамаң да, Пётр да мине күпме елаттыгыз! Ишек ачык, юл такыр!
Иван кайткан саен бу тавыш. Ияге танавыннан биек Иван Владивостоктагы
бай фатиры белән мактана: имеш, бай! Мәрвия дүрт бүлмәле өе, бакчасы,
җире, ризык тулы базы, мунчасы белән мактана. Икәү дөньяларга
сыймыйлар... Ике тиенлек сүзләр югыйсә...
– Әле миңа ясин чыкмадыгызмы? Каф тавы артында булсагыз да,
кайтам – кан тарта! Абый белән кендекләребез ябышкан, без бит бер
карында яткан, бер телемне бүлешеп үскән кардәшләр! Әлмисактан туган
хакы олы! – дияр иде капкадан ук Иван.

– Юк әле, кырып-себереп түкмәдек. Кул сузымы ара булмаса да,
кайтасың да төшәсең, кайтасың да киләсең! Владивостоктан тычкан күзенә
сибәрлек конфет алып кайтсаң, ни була? Аракы төяп кайттыңмы? Мәтәлчек
атып эчә-эчә, хатыныңны гүргә илтеп тыктың инде, хәзер минем үлгәнне
көтәсезме? Малайларың азып-тузып йөри!
Шулай йомшак кына урынына утырта мактанчык Иванны каш-күз
җимергән Мәрвия.
Өч көн дәвам итә бу тавыш, чөнки төгәл өч көн Иван монда кунак була.
Аннары тавыш капыл туктый. Ызандашлар кизү тора – колакларын ике-өч
көнгә тасрайтканнар. Әнә йон батыр кунак буш биштәрен аскан, койрыгын
сыртка салган, урыс капкасыннан чыгып бара...
– Ярар, башка кайтмамын! Туганлык келәймәсе сугылмаган булса,
талчыбыктай берегеп үсмәгән булсак, аяк та басмас идем. Йомышың
төшмәсен лә...
– Кирәгең бер тиен! Буш бугаз кебек борын чөереп йөрмә! Килгән юлың
тап-такыр! Үкчәңне майла! Гарык!
– Кайт, туганым Иван, син – минем өчен иң кадерле кеше, минем тиле
хатын сүзенә карап йөрмә! Телен кыскартырмын мин аның! Соңгы елларда
җәһәт тел кашырга махирланып китте... Мыскалга салынмаган ефәк кебек
кыз Мәрвия кыяр карачкысына әйләнде! Кул-аягын бәйләп илтеп ыргыта
алмыйм бит! Теге еллардагы ачуыннан арына алмый бугай ул. Менә бөтен
нокта да шунда! Башмак җылысы да калмады аңарда... Суынды тәмам...
– Бүген – өем, иртәгә – гүрем...
– Выжт!
– Кулны йөрәккә куеп әйтәм, Маша, Иван кайткач, өч көнгә кая да булса
олак! Мигә кадак каккан шикелле чукып торасың! Узасы узган, тычканы
тузган бит инде! Евгения мичкә бәрәңге булса да тәгәрәтер, тамакны тук
итәр...
Ел саен бер театр, ел саен бер сәхнә, бер үк артистлар, бер үк рольләр,
бер үк грим...
Урам чатыннан Иванның шәүләсе күренүгә үк халык бушлай тамаша
карарга әзерләнә: кемгә – бәлеш, кемгә – шеш... Хәтта мич башында кабырга
җылытып ятучы Зиннәт тә йорт себергән булып өеннән чыга...
...Ә быел тыныч. Гадәт буенча ачыла торган пәрдә ачылмады. Югары
мөнбәрдән нотыклар сөйләнмәде, гайрәткайтаргыч гаепләү актлары
укылмады... Берсен-берсе галәм рисвае итмәделәр...
Ни булган соң?
Ни хәл бу?
Ни булсын...
Йөз чөереп йөргән Иван каты авырып киткән. Хәлләре мөшкел икән.
Тиздән үләсең дигән сүз ука белән чигелгән...
Йөгәнне каты тоткан Мәрвия дә каты авырып киткән. Күп калмаган икән.
– Уңсам – уңам, туңсам – туңам! Курку чолгап алды мине. Мәскәүгә
барырга кирәк диделәр. Гомер җебемне йөз җитмеш алты меңлек операция
саклап кала диделәр, Пётр. Минем китапханәче пенсиясе ипи-тозга да
җитми, акча бир. Минем үләсем килми, терелтегез мине!
Пётр сүз битлеге өчен генә дәвам итте:

– Котырган акчалар түгел, бирермен. Евгения Мәскәүгә операциягә
алып барыр.
Мәрвия, әзрәк сулу алгач, дәвам итәргә көч тапты:
– Әле үләм дип мөһер басмаган да, алай да сүз куертып тормыйм, әйтеп
куям: үлсәм, татар зиратына әбием янына күмәрсез... Аллаһыма тапшырам!
Бер тамчы вакыт калган кебек. Кулларымны тотып кара әле, куян кебек
калтырыйм. Тәнем өркә... Әҗәлдән дә, синнән дә...
– Набат сукма! Үлгәч, кая ятсаң да, бер түгелме, барыбер җир астында
черисе! Боже!
– Юк, Аллаһ хакы өчен Пермьгә, әбием янына күмегез!
– Күз күрер... Үлем турында алдан сөйләмә! Мәскәү коткарыр сине,
кайгырма, боже!
Мәрвиянең күз аллары караңгыланып китте: теге дөньяга ничек күчәр?
Аллаһ беләнме, Боже беләнме ?
Ни чәчсәң, шуны урырсың, дигәннәр борынгылар. Дөрес тә әйткәннәр
икән! Кешенең бөтен бәхетсезлеге үзеннән соң догачы калдыра алмауда икән!
Күз терәп торган кызы догачы булырмы? Ләкин ул ике-өч тапкыр әтисе
белән чиркәүгә барды... Ә Мәрвия... Мәрвия... Чабып барып, Пётрның
кулыннан йолкып алмады бит Евгенияне... Капка төбенә чыгып озатып
кала иде...
– Мин сезнеке түгел, мин әтинеке...
Кемгә үпкәлисең – оясында ни күрсә, очканда шул булыр!
Мәчеткә кергәндә дә яулык бәйләмәде Евгения. Евгения Май чабулар,
Нардуган, Кырау куулар, Яфрак бәйрәме, Покрау күреп үсте. Анда да
йолаларның асылына төшеп түгел, өстән-өстән генә карап. Ярар, аларны
белсен, Пётр үз бурычын үтәгән, ә син үзеңнең вазифаңны үтәдеңме,
Мәрвия?! Гаетеңне, уразаңны, корбаныңны, намазыңны, хаҗыңны,
зикереңне, тәсбихеңне күрсәттеңме, ана?
Евгениягә Покрау да, Корбан да кирәк түгел!
Билгесез рухлы буын... Адашкан буын... Югалган буын... Кыйбласыз
буын... Бер якны да мәгъкуль күрми хәзерге буын! Ни уңга, ни сулга! Ә
бит нинди зур байлыктан мәхрүм калып баралар чит сыбызгыга биегән
балалар! Ата-ана, әби-баба сүзен сукыр бер тиенгә дә куймыйлар... Әйтә
башласаң, сүзне читкә боралар, мең сылтау табалар, сыртларын бирмиләр,
үлчәүгә сыймаслык кыланалар. Иманның әсәре дә булмаган буын үз телендә
сөйләшеп дога кылачакмы?! Кызганыч, ләкин бу – бүгенге чор сурәте!
Бу чор сурәтен бары тик гаиләдә бишектән сеңдерелергә тиешле иман
гына коткара ала! Бары тик ана сөте, гаилә җылылыгы белән бирелә торган
иман гына! Бары иман гына кыйбланы турылый ала! Башка берни дә түгел!
Эзләмәгез читтән коткару!
Иреннәреңне канатканчы тешлә! Разбуй сал, хатын! Миең күгәреп
чыктымы, башыңны ташка ор! Син гаепле! Гаилә җылысы, рух бөтенлеге
өчен ана җавап бирә! Нәсел-нәсәпсез калдың дип пышылдый сукыр сизем!
Алай гына да түгел, фәлән-төгән дип фетнә кубара!
Акыл җитмәслек хәл кылдың дип фетнә куптара сукыр сизем. Мәрвия,
бер кочак кыйммәтне Пётрның бусага төбендә үк коеп калдырдың!
Гомумкешелек кыйммәтләренең тамырлары йөрәгеңә бер дә берекмәгән идеме соң?! Ничек бер мизгелдә аларны югалта алдың? Нигә әйдәп баручы
бу көчләр адәм баласын хаталардан саклап кала алмыйлар икән? Алай
гына да түгел, алар бит кешене кеше итеп яшәтә торган алтын бәясенә
торган кыйммәтләр! Бер тапкыр бармак янадылар, син куркып калдың,
мирасыңны юкка чыгардың! Газиз әбиеңнең бәддогасы куркытмады, чит
әнинең бармак янавы куркыттымы?!
Көн саен иртәнге намаздан соң кырык тапкыр «әль-Фатиха» сүрәсен
укы диде әбиең, укыдыңмы ул доганы, Мәрвия? Намаз, дога сүзе
кайчан онытылды? Намаз укысаң, сине сырып алган начар уйлар табан
шомартырлар иде. Догалар авырудан да саклар иде! Доганың көче зур аның!
Әбиеңнең ядкарь итеп калдырган көмеш беләзеген озын торыклы
Евгения кызың өстәл тартмасына шудырды, беләзек урынына тату ясатты...
Димәк, форсатны тәмам качырдың! Күзең ачык: шул тартмада әбиең биргән
догалар да тузан җыеп ята. Әһә, турысын әйткәч, тырнакларыңа хәтле
тирләдеме? Елына бер тузанын сөртеп аласың дога китаплары өстеннән...
Кылган гамәлләрен мыскалга салып үлчәгәндә, туган авылыма
әнием янына күмегез дип оран салган өйдә мыштым Иван да. Нигәдер,
Владивостоктагы затлы зиратта затлы чардуган астында ятам димәгән.
Нигәдер аталарының малын сатып баеган ике башкисәр малайларына
да гәүдәсен ышанып тапшырмаган! Нигәдер күз суын түгеп гомер иткән
хатыны яныннан дә үзенә урын алып калмаган булган... Әгәр башында күзгә
кырып салырлык уе булса, ул гомер иткән гаиләсеннән рухи яктан аерылмас
иде, фикерләрен чуалтмас, олтыракка да ярамый торган иргә әйләнмәс
иде. Уйлап карасаң, адәми зат гаиләсенә җилем белән ябыштырган кебек
ябышып яшәргә тиеш. Соңгы минутта авызыңа су салучы булсын өчен!
Әҗәл бугазлаганда ясин чыгар өчен! Ә ул бүген инде исеме дә калмаган
авылына кайтып үләр өчен махсус машина яллаган. Анда кул күтәреп
чукыныр кешеләр бар!
Эх! Түшләрен төеп, улларына әманәтен әйтер иде ата кеше! Уллары
аталарының каберенә чәчәкләр утыртыр, су сибеп торырлар иде! Дини
йолаларын үтәрләр иде! Димәк, гаиләдә йөрәкләрне тоташтыручы җеп
замана җилендә аяусыз черегән...
Авыруны әллә кайдан ерактагы авылына кайтарыр өчен оешма йөз
илле мең сораган... Килешүдә акка кара белән маршрут (А ноктасыннан
Б ноктасына), вакыт язылган махсус машина – йөз илле мең сум. Ике якның
да имзасы ярылып ята.
– Менә адрес. Инде череп ауган булса да, тавык алачыгы хәтле калган
туган нигеземә алып кайтыгыз. Мине әтием, әнием, әбием, бабам янына
күмегез. Туган нигез чакыра, валлаһи! Патша сарайларында гомер итсәң
дә, череп ауган нигез, туган авыл туфрагы тарта икән! Әҗәл күкрәгемә
хәтле менде инде, хәлем кыл өстендә... Заводта мине чакма ташы диләр
иде, чакматаш та үлә икән! Үлем сәгатем озак булмас... Мама яткан
түшәккә салыгыз, аның исе тәнемә сеңсен! Аннары чәчләремне кырыгыз.
Тыныгызны да чыгармыйча, үлгәнемне көтеп торыгыз...
– Үлгәнегезне көтеп торган өчен тагын егерме алты мең түләгез.
Табан терәп тартыша алмаган, чәчәген койган булса да, фырт киенгән
Иван. Килешү кәгазенә тагын егерме алты мең өстәгәннәр...

Ышанасызмы-юкмы, үләр өчен нәкъ йөз җитмеш алты мең! Акчасын
түләгән, калтырый-калтырый имза салган һәм аңын югалткан инде күзләре
калайлана башлаган Иван.
...Менә Пётр Иванны күмә. Озата кайткан врачның табутка иелгәндә
кесәсеннән килешү кәгазе төшеп китә – калын хәрефләр белән йөз җитмеш
алты мең дип язылган!
– Боже, түшәк хастасы Марияне үлемнән коткара торган операция өчен
дә йөз җитмеш алты мең кирәк булды! Хәйран-вәйраннарга калдырырлык
нинди хикмәт бу!
Әгәр... Әгәр бизмәнгә салып үлчәп карасаң, күрәсең: дөньяга сыеша
алмаган ике бәндәгә бер төрле сумма кирәк булган... Берсенә – калыр өчен,
берсенә – китәр өчен! Аллаһы каршында үлем шәүләсе эзәрлекләгән бар
кеше дә тигез! Әнә, кодрәтен күрсәтү өчен бер селтәнүдә тигезләп куйган!
Икесе бер сәгатьтә киттеләр! Икесенә дә өчәр аршын җир җитә! Менә ни
диләр икән бизмәннәр!
Икесе дә тигез... Икесе дә тигез... Икесе дә тигез...
Күктә очканнар да, җирдә үрмәләгәннәр дә Тәңре каршында тигез!
Борыныгызны күтәрмәгез, ата-ана, туган, тирә-күрше, олылар хакын
хаклагыз, хәрәмгә кызыкмагыз, шәфкатьле булыгыз, нәфесегезне
йөгәнләгез, тайгак юлга басмагыз, хәләл мал белән яшәгез, гамәлләрегезне
Аллаһының ризалыгы өчен кылыгыз ди икән бизмәннәр...
Ни дисеннәр бизмәннәр?! И адәми зат, дөньялыкта урын вә мал бүлешмә,
ничек кыл бөртексез әйбер белән килдең, шулай китәсең ошбу җирдән,
диләр. Кардәш хакын, намусны, гаилә җепләрен бернинди бизмәннәргә
салып үлчәп булмый! Юк андыйларны исәпләүче бизмәннәр! Туганлык
хисләрен нәфес басып китә алмый! Андый үлчәү юк!
Ә намусыңны үлчи аласыңмы? Җаныңны, рухыңны, иманыңны, күңел
кәгъбәңне нинди бизмәннәрдә үлчәп була?
Туган як туфрагын үлчәп буламы? Юк! Юк! Мәңге юк! Җирсеп кайткан
һәр баласын куенына ала туган туфрак...
Үзебезнең ямьсезлегебездә нигә көзгене гаеплибездер диләр күрмешне
күргәннәр...
Тузан бөртегедәй эзебез калмый җирдә, ә төкерек чәчә-чәчә кемнедер
гаеплибез.
Пётр, Иванны күмгәндә, ярты зиратка хәтле кулларын сузып чукынды:
– Боже, Иван, боже! Боже синең белән, Ваня туганым! Синең өчен
молиться буду!
Пётрның ирләргә хас булмаганча илереп елаган тавышын кызы
Евгениянең тавышы басып китә:
– Папа, мама үлде!
...Шул ук көнне өйләдән соң Мәрвияне дә күмәләр. Талканы коры Пётр
үзе такмаклап елый, үзе Иван белән янәшә кабергә бер уч туфрак ташлый:
– Боже, Машук, боже! Боже!

Ә Л Ф И Р Ә Г А Л И Е В А

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Теги: татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев