Роман тег белән яңалыклар
-
23 декабря 2022 - 09:00
Илбашы (дәвамы)
– Кызым, синең бу егетең – безнең малларны талап алган, безне катыр сөрергә уйлаган кешенең баласы! Егет белән Сәкинә тораташ кебек катып калды. – Әни, дөресме шул? Әнисе сабыр гына: – Дөрес, кызым, – диде. – Алар безнең бөтен малны туздырып, ашап бетерде! Егет бер сүз дә әйтмичә китәргә җыенды. – Бу егетнең безнең өйдә кабат эзе дә булмасын! – диде хуҗабикә. – Үзем исән чакта кызымның шундый кеше баласы белән йөрүенә юл куймам! -
22 декабря 2022 - 13:00
Илбашы (дәвамы)
"Бервакыт өстәл янына бөтенебез ашарга җыелып утырдык. Өстәл уртасында тары боткасы салынган зур табак тора. Тәлинкәләр юк инде ул чакта, барыбыз да шушы табактан ашыйбыз. Ботканың кыл уртасына май салынган. Ботканы кашыкка аласың да майга манып кабып җибәрәсең. Мин, бәләкәй булгач, чамалап бетермичә, боткага бабайдан алдарак сузылганмын, күрәсең, бабай үзенең кашыгы белән шалт итеп кулыма сукты" - Минтимер Шәймиев -
21 декабря 2022 - 11:00
Илбашы (роман)
Нәгыймә килен ун бала китерә. Тугызынчысы – әсәребезнең каһарманы – Минтимер Шәймиев булыр! Ул, гаилә куанычы булып, 1937 елның 20 гыйнварында дөньяга килә. Минтимер дөньяга аваз салганчы, бу токымга байтак җәфалар кичерергә туры килә әле. Минтимернең бабасы Чаптын Шаһимөхәммәте ихатасына бәлаләр ишелеп төшә, көр каралты-кураны, хәләл көч белән тупланган бөтен малны тартып алып, гаиләне урамда калдыралар... -
19 декабря 2022 - 13:00
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
Кәгазь кисәге кызның кулыннан төшеп китеп, бер мәл очып барып, өстәл астына кереп оялады. «Булмас ла, Исрафил абыйсы андый түгел ул! Алай булырга тиеш түгел иде, түгел!» дип сыкрады кыз. Шактый гына үзен кулга алалмый утыргач, уң кулы белән мендәре астын капшап, икенче бер конвертны тартып чыгарды. -
15 декабря 2022 - 13:00
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
– Татар икәнлегемне белмәсеннәр өчен, – дип шаккатырды Әлмирәне әлеге сәер Арча бәндәсе. – Белсәләр соң! Шуннан ни була! Менә мин горурланам үземнең татар кызы булуым белән! Әйдә, рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез, Наил Нәсих улы! Арчада туганнарыгыз бармы соң? – дип авыз тутырып, күрше бүлмәдәгеләргә дә ишетелерлек итеп татарча сорады Әлмирә. -
12 декабря 2022 - 15:00
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
– Адресыңны бирсәң, атнага бер булса да, хат-кәлимә юллар идем! Ул арада ерак араларны якын итеп килеп тә җитәрмен. Мин, мин, бик... рәхмәтле сиңа! – диде ул, уңайсызланып, бик яратам дип, турыдан-туры әйтмәсә дә сизелә иде. – Берсекөнгә, сезне озатканда, адресымны бирермен, Илгиз абый, – дип пышылдады кыз. -
9 декабря 2022 - 09:00
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (роман)
Әлмирә утырган поезд теркелдәп куйды да, ниһаять, тартылып кузгалып китте. Күз яшьләрен сөрткәләгән әнисе, төрле киңәшләрен бирергә ашыккан Әхмәт абыйсы перронда кул болгап калдылар. Аерылышу сагышыннан кызның үзенең дә күңеле тулды, шулай да күз яшьләрен якыннарына күрсәтәсе килмәде, карашын яшерде. -
21 октября 2022 - 09:00
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)
Мин бу хәлдән соң бер әйбергә инандым: татар татарны якламый, батыра гына. Татар башын татар ашар, дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. Урыс ата-аналары килеп туган проблемаларда бары тик сез үзегез, татарлар гына гаепле, диделәр, мин алар белән килешәм. Булган мөмкинлекләрдән файдаланып калырга кирәк иде, балда-майда гына йөзмәскә, алма пеш, авызыма төш, дип, көтеп ятмаска иде. -
17 октября 2022 - 09:00
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)
– Сез беләсезме минем улымның хәзер кайда икәнен? – диде Диләрә калтыравык тавыш белән. – Беләм. – Кайда ул?! -
28 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Гәрәй-Григорий апасына, Факиһәнең өзгәләнә-өзгәләнә ераклаша барган поездның тимерле вагон тәрәзәләреннән кулын сузып, «Гә-рә-ә-й!» дип ачыргаланып кычкырган тавышы йөрәгенә уелып калганнан соң ниләр булганын, ниләр күргәнен, ничек итеп Мәскәү каласында гомер иткәнен сөйләр. Ә алар үзәкләре өзелеп тыңлар... -
24 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
Иртән дә, кич тә, бер ай элек тә, бер ел элек тә өшегән бәрәңге йөзеп йөргән балык шулпасы һәм җир кебек кара дүрт йөз грамм ипи... Адәм баласы түзсә дә түзә икән. Шулай дип уйлый хәлфә. Түзәргә, ничек тә түзәргә кирәк! -
23 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
Инде вагон ишеге янына килеп җиткәннәр иде, менә-менә шыгрым тулы вагонга атлап керәбез дигәндә генә, әзмәвердәй берәү хатынны этеп эчкә кертеп җибәрде дә... Гәрәй хатын кулыннан өзелеп калды. Шул ара вагон ишекләре шапылдап ябылды. – Гәрә-әй! – дип кычкырды Асылбикә, үзәкләре өзелеп. – Балакаем Гәрә- ә-ә-й! – Тик аның иңрәп кычкырганын ишетүче булмады. Поезд, китәсен белдереп, өзеп-өзеп кычкыртты да акрын гына, иренеп кенә шуышып кузгалып китте... -
22 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
Тоткыннарны санап, бараклар саен бүлеп чыктылар. Габдрахманнар уртадагы баракларның берсенә туры килде. Такта ярыклары ачылып беткән, буй-буйлап сәндерәләр тезелгән. Баракта сасы аяк чолгавы, җир исе, тәмәке исе, тагын әллә ниткән сасы исләр килеп тора. Зөһрә, укшып, куллары белән борынын томалады. Ай-һай, монда кешеләр яши микәнни?! -
21 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
– Габдрахман абзый, башланды, Зөһрәнең тулгагы башланды! Зөһрә тир белән бер-берсенә ябышкан керфекләрен көч-хәл белән ачты да хәлфәсенә карады. Габдрахман калтырана-калтырана елый иде. Хатынның җанын, йөрәген айкап, хәләлен, ятим калсалар дип, балаларын кызгану хисе, үзен шушы хәлгә төшергән, кем икәнлекләрен дә аңламаган кабахәт бәндәләргә булган ачу-нәфрәт, барысы бергә кушылып, кинәттән аның җанына, тәненә яшисе килү көче кайткандай тоелды... -
20 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
Котдус картның балалары Габделәхәт, Габделкаюм, Зәкиябану, биштәрләрен асып, Казан ягына таба атладылар. Әллә салкыннан, әллә өйләрендә булган шундый тамашадан, әти-әнисенең сәкенең ике ягына утырган килеш елашып калуларыннан балаларның үзәкләре өзелде. Исән-имин күрешүләр насыйп булырмы? Алда нинди язмыш көтә?