Роман тег белән яңалыклар
-
31 января 2023 - 09:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Хан белән түгел, әтисенең җанын кыйган кеше белән очрашу көтә бит аны. Әнисенең хәзер шул хаин белән бер ятакта йоклавы гына Үзбәкнең үзен үлемнән саклап кала алырмы икән?! -
30 января 2023 - 09:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
– Хакимне бары тик хаким генә үтерә ала, – диде ул, ниһаять, бераз тынычланып. – Минем дошманым булса да, Ногай үз олысының чын хуҗасы, данлыклы төмәнбашы иде. Мәетен табып алып, хатыннарына илтеп тапшырыгыз, Ногай белән бәхилләшкәндә, ул табынган мөселман дине кануннарын үтәсеннәр. -
26 января 2023 - 13:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Урдага яңа хан килде. Бу хәбәр шул ук мизгелдә даланың төрле почмакларына, рус кенәзлекләренә, Кавказ аръягына, Римга һәм Каһирәгә, Болгар һәм Җүкәтауга, Киев һәм Тверьгә, Константинополь һәм Мәккәгә таралды. Бөтен дөнья тын калды. Яңа хан илгә ни алып килер? -
25 января 2023 - 11:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Ногайның кылычы һавада сызгырып үтте. Бер-бер артлы Мөләгән, Кадан, Көтөгән нойоннарның башлары җиргә тәгәрәде, аларның муеннарыннан чыжлап, кан бәреп чыкты. Ахыр чиктә, тезләнгән килеш тора алмый, башсыз мәетләр җиргә гөрселдәп ауды. Ногай, «күрдегезме инде» дигән караш белән янәшәдәгеләргә текәлде. -
24 января 2023 - 13:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Көнчыгыш тарафында башта тузан өере күренде. Аның эченнән атлы нүкәрләр озатуында Туктай пәйда булды. Ногай, җәһәт кенә ияреннән сикереп төште дә тез чүгеп катып калды. Үзе белән бергә килгән барча кешеләр дә бәкләр-бәгенең гамәлен кабатлады. -
23 января 2023 - 09:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
– Һәркем дә хан була алмый, улым, – диде Тогърулҗа мөмкин кадәр тынычрак тавыш белән. – Мин Түлә-Буга янәшәсендә дәрәҗәле кешемен. Ханыбызга хезмәт итәм. Ә ил белән ул идарә итә. Һәркем үз урынын белеп яшәргә тиеш, тормыш кануннары шундый. – Димәк, мин дә беркайчан да хан була алмаячакмын... – диде Үзбәк, кәефе кырылып. -
20 января 2023 - 09:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (роман)
Ул киткәч тә, Ногай янә тирән уйга батты. Күпме җанны койган икән ул бу тормышта? Күпме кешенең башына җиткән? Хәзер башларга торган чираттагы уены да шактый кайгы һәм үлем алып киләчәк. Беренче чиратта гаепсезләрнең гомере киселәчәк. Әмма башкача мөмкин түгел. -
19 января 2023 - 09:00
Шамил (дәвамы)
– Синең хатының минем ир белән уйнашлыкта йөри. – Алдый! – дип кычкырды Асия бөтенләй ят тавыш белән. – Дөрес түгел. Шамил, ышанма аңа! Шамил әле берсенә, әле икенчесенә күз йөгертеп алды. Вера алдамый иде. Моны тоюдан аяк астында җир убылгандай булды... -
18 января 2023 - 09:00
Шамил (дәвамы)
– Мин инде башкача беркемгә дә мәхәббәт аңлатмам дигән идем. Әмма сине күргән мизгелдән бар тынгылыгымны югалттым. Чөнки беренче караштан ук гашыйк булуымны аңладым... Асия, чык миңа кияүгә! Асия зәңгәр күзләрен аңа төбәп бертын карап торды да: – Юк, – диде... -
17 января 2023 - 09:00
Шамил (дәвамы)
Гаиләнең таркалуына кызчык сәбәп булды бугай. Лили. Газизә кызына шушы исемне кушарга тели иде. Шамил башта бик карышып маташмады, бары тик Бохарага барып, әтисен җирләп кайтканнан соң гына уйлана башлады. Шамилның әтисе Хәйрулла картның оныгына кушарга теләгән исеме Айсылу иде. Әтисенең соңгы үтенече. Казанга кайткач, Шамил шул хакта сүз кузгатты. Тик Газизә якын да килмәде... -
15 января 2023 - 09:00
Шамил
Юньләп җыенмыйча, кинәт кенә йортыннан кубып китми бит инде адәм баласы... Асия кайда соң? Авырмый торгандыр бит? Шуны гына көтеп торгандай, Гайшә дә улына төбәлде: – Әйе... Килен кайда? Сәламен дә тапшырмадың. Шамил карашын түбән кадады. Мондый сорауларга ул әзер түгел бугай. Тик җавапсыз да калып булмый. – Асия тәртиптә, – диде ул, үз тавышының мескенлегеннән үзе өркеп. – Һәм без дөрес аңлаган булсак, ул кияүгә чыгарга җыенып йөри... -
26 декабря 2022 - 09:00
Илбашы (ахыры)
"Теләсә кайсы милләт турында аның культурасына, фән һәм техника казанышларына, күренекле лидерларына, сәясәтчеләренә, язучыларына, шагыйрьләренә, галимнәренә карап фикер йөртәләр. Бу яктан без – бәхетле милләт" - Минтимер Шәймиев -
25 декабря 2022 - 09:00
Илбашы (дәвамы)
Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең каһарманлыгын киләчәк буыннар бәяләр. Әмма бүген үк икърар итик, егетләр: Татарстанның кайсы җитәкчесе Кол Шәриф җәмигъ мәчетенә җан өрде? Казанның хәзер ике бөек символы бар: манара очына алтын һилял (яңа туган ай) куелган Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете! Казанга килгән кунаклар да, транспортта узып барган мосафирлар да Сөембикә белән Кол Шәрифкә карамыйча уза алмый. Бу – безнең горурлыгыбыз!.. Җимерелеп беткән, хәрабә хәленә килгән Болгарны кайсы җитәкче торгызырга алынды? Бүген Болгарга чит илләрдән, бөтен Россиядән халык агыла. Бу – безнең горурлыгыбыз!.. -
24 декабря 2022 - 09:00
Илбашы (дәвамы)
Тәнкыйтьчеләргә, аңа каршы чыккан шәхесләргә Шәймиев үпкә-сапка сакламады, гәрчә үзен «татар җанлы» булмауда гаепләгәннәр аның күңелендә әче юшкын калдырган иде. Үз халкыңнан җан җәрәхәте алу җәһәннәм газабына тиңдер. Без су төбендәге энҗене күреп җиткермәгәнбез шул. Ничек инде Минтимер Шәрип улы Шәймиев, саф татар авылында туып үскән, саф татарча белем алган, татар китапларын укып рухи баеган кеше, татарга каршы гамәл кылсын ди? -
23 декабря 2022 - 15:00
Илбашы (дәвамы)
Сәкинә буйга узгач, Минтимер үзгәрә төште. Ул хатынына тагын да назлырак бага, эше тыгыз булганда да, йөгереп кайтып, хәләленең хәлен белешә, аны йөрергә алып чыга. Авыр әйбер күтәртми, матур музыка тыңлата, сахрага алып чыгып, табигать матурлыгын күрсәтә иде. Сәкинәне бала табу йортына салгач та, табиблардан аның хәлен һәрдаим белешеп торды. Бер атнадан ул хатыны белән баласын алырга китте. Шәфкать туташының кулыннан сак кына биләүне алды. Биләү эчендә нидер кыймылдый башлады, аннан соң елауга охшаш аваз ишетелде: бу – Минтимернең каны, бу – Минтимернең токымы шулай аваз сала иде...