Шамил (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда басып укырга мөмкин.

1925 елның 10 июлендә Кремльнең Зур сараендагы Георгий залында академия курсантларының чыгарылыш тантанасы узды. Шунда Шамилгә дивизия комиссары дигән звание бирделәр дә яңа вазифага тәгаенләделәр: Ташкенттагы Көнчыгышны өйрәнү институтының хәрби курсларында политбүлек начальнигы. Әлеге эш тә, Ташкент та аңа таныш иде. 1920 елда Төркестан фронтында булганнан соң, Ташкентта ике ел буена нәкъ шушы вазифаны башкарды. Тик Азиягә барган саен ул бизгәк-маляриядан бик каты интегә иде. Ташкентта приступлар бик еш кабатлана башлады, ахыр чиктә, хастаханәгә эләкте. «Ашыгыч рәвештә климат алыштырыгыз, гомерегезне куркыныч астына куймагыз», – дигән иде врач ул вакытта. Һәм менә тагын Ташкент... Карышып торалмыйсың инде, черкидән курыккан кебек килеп чыга бит.
Яхшы каршыладылар, Шамилгә Көнчыгышта милли азатлык хәрәкәте буенча лекцияләр дә алып барырга тәкъдим иттеләр. Асиягә дә шөгыль табылды, Үзбәкстан филармониясенә эшкә керде. Гадәттәгечә, репетицияләр, концертлар. Ул хәтта үзбәк җырларын да бик оста җырларга өйрәнеп китте. Шул рәвешле, икесе ике якта эш белән чабып йөри башладылар. Шамил, күпме генә сакланырга тырышса да, маляриядән котыла алмады. Әмма сер бирмәскә тырышты.
Эш белән яныпмы, Азия һавасы килешмәдеме, Асия холыксызлана башлады. Юктан да кызып китә, Айсылуга да, Шамилгә дә әллә нинди сүзләр әйтеп бетерә. Аннан тагын суына, татулашкандай булалар. Ләкин барыбер арада салкынлык кала... Юкка-барга бәйләнүләр торым-торымга шулай дәвам итә.
Көннәрнең берендә Шамилгә эт иярде. Немец овчаркасы. Юлда иярде дә, артыннан да калмый гел янында йөрде. Куып-куып та китмәгәч, Шамил аны өенә алып кайтты. Айсылу да, Асия дә тиз ияләшеп киттеләр, акыллы мәхлук иде. Бергәләшеп прогулкага чыгарга да сәбәп табылды, Айсылуга уенчык та булды. Шулай ияләшеп беткәч кенә, тимер юл вокзалы янында әлеге эт бер офицерның: «Джек!» дип чакыруын ишетеп, дөньясын онытып шуңа ташланды. Бер Шамилгә килә, бер офицерга бара. Ике арада бөтерелеп йөри шулай. «Кечкенәдән алып үстердек, кечкенә улыбыз әле булса сагынып елый, иптәш комиссар, зинһар, миндә калсын инде», – дип үтенгәч, этне аңа биреп җибәрергә туры килде.
Бу аның госпитальдән чыккан гына вакыты иде. Шул бизгәк инде, бу юлы үзәккә үткәнче өшетеп кенә калмады, саташтыра ук башлады һәм тагын врачлар кулына җиткерде. Бу юлы да теге вакыттагы врач туры килде һәм Шамил беркадәр арулана төшкәч, аңа текәлеп карап торды да башын чайкап куйды:
– Тагын килгән! Үлем эзләп йөрмисеңдер бит син!
– Җибәрделәр, – дип, хәлсез пышылдады Шамил.
– Җибәрделәр... – дип кабатлады врач. – Күрәләтә кем шулай эшли инде?!
Сездә дә тәртип юк икән...
Ныклабрак аягына баскач, кабат шул сүзне кабатлады:
– Үләсең яки юләргә сабышасың килмәсә, тиз арада кайтып кит, – дип кистерде ул. – Тиз арада! Һәм башкача килеп йөрмә. Җибәрсәләр дә, килмә. Госпитальдә хәлен бераз җиңеләйтсәләр дә, әле тулысынча хәл кереп җитмәгән, ара-тирә өшеттерә, ябышкак салкын тир бәреп чыга.
Тик этне бирүе хәлсезлектән дә, авырудан да түгел иде. Этне алар үстергәннәр, төп хуҗалары шул кешеләр бит. Власть кулланып: «Кругом, шагом марш!» дип борып җибәрә алыр иде, әлбәттә. Тик болай эшләү гадел түгел бит. Үзе гаделлек һәм намуслылык үрнәге булырга тиешле кеше берничек тә алай кылана алмый иде.
Ә кайтып, ишегалдында очраган хатынына шушы хәлне сөйләп биргәч, Асия ачы җәнҗал куптарды.
– Беткәнбаш! Җебек! Чүпрәк!

Үзен хөрмәт иткән күршеләре алдында мондый сүзне ишетү авыр булса да, Шамил дәшмәде. Аның акайган күзләренә, нәфрәттән тартышып чиркангычка әверелгән йөзенә, авызыннан чәчрәгән төкерекләргә карап, һушсыз калды. Элеккедәй саф күк йөзедәй күзләрен, кыйгач кашларын, иңнәренә төшеп, кояш нурларын хәтерләткән чәчләрен исенә төшерергә омтылды. Яраткан җан иясен югалтудан гына шулай нәфрәткә баткандыр, тынычланыр әле дип, хатынының хәленә керергә тырышты. Ә Асия һаман дәвам итте:
– Шул этне дә саклый алмагач, синең комдивлыгың корысын... Ни файда синең званиеңнән, эш дип чабуыңнан! Үзеңнең гаиләңне бар дип тә белмәгәч! Чүпрәкбаш!
Моннан да пүчтәгрәк нәрсәләр өчен дә гөлтләп китәргә торган хатыны бу юлы бар ачуын чыгарырга, бөтен агуын чәчеп бетерергә тели иде бугай. Тик Шамил аны тыңлап тормады, өйгә керергә ашыкты. Асия аның артыннан калмады, олау артыннан ияргән көчек кебек өрә-өрә өйгә узды, кулларын бөеренә куеп, мәсхәрәле сүзләр кычкырырга тотынды. Хәзер инде Шамил аның танышкандагы йөз-сынын да күз алдына бастыра алмады. Бары тик беренче тапкыр Сабантуй сәхнәсендә чыгыш ясаганын гына исенә төшерде һәм «Ә бит үзсүзлелеге, баш бирмәслеге, холыксызлыгы ул чакта ук билгеле булган, мин генә күрә белмәгәнмен», дип уйлады.
Хатынының җәнҗалы тәмам ялкыткач, ул яу яланындагы коры тавыш белән:
– Җитте сиңа! – дип өстәл сукты. Кыяфәте дә кырыс, ачулы булгандыр, Асия шундук тынычланып, үз бүлмәсенә кереп китте.
Шамил чәй куеп җибәрде. Коры кояшлы урамда йөреп кайтумы, хатынының котырынуымы, әллә үтеп бетмәгән авыруымы тамагын бик киптергән иде. Чәй ясап, өстәлгә утыртуга ишек тукылдаттылар. Шамил урыныннан кузгалуга, Асия дә бүлмәсеннән чыгып, дәшми-тынмый гына чәй коярга кереште. Ишектә нәфрәттән кара көйгән Вера тора иде.
– О, Вера күрше, әйдә, уз! – дип сәламләде Шамил. – Бик мактап йөрисең икән, чәй кайнап кына чыккан иде.
Вера узарга ашыкмады.
– Син Асия янынадыр инде, – дип, Шамил хатынына кычкырды. – Асия! Сиңа килгәннәр...
Асия ишек төбенә чыкты һәм... Сораулы күзләре зур ачылып, туң бозга әйләнде, елмаерга әзерләнгән иреннәре ачылып җитмәстән кырау суккан бөре сурәтенә керде, хәтта адымнары да атланып бетмәгән килеш калды. Ул барган җиреннән ниндидер могҗиза белән мәрмәр сынга әверелгән кеше халәтендә иде.
– Юк, Шамил, без синең янга, – диде Вера кырыс тавыш белән һәм ишектән югалды да җилтерәтеп дигәндәй озын буйлы, матур йөзле бер ирне алып керде. – Уз, әйдә, юкса!..
Бу мизгелдә кечкенә гәүдәле Вера зур агач ботагы сөйрәп барган кырмысканы хәтерләтә иде. Керү белән ишекне шапылдатып ябып та куйды. «Әллә бүген бөтен хатыннарның да котыра торган көне инде», дип уйлады Шамил, Асияның җәнҗалын хәтерләп.
– Исәнмесез... – Ирнең тавышы бик мескен чыкты.
Бу Вераның ире Николай иде. Вера үзе Асия янына еш кереп йөрсә дә, Шамил аның белән бик таныш түгел, берничә тапкыр гына урамда баш кагышып киткәннәре бар иде.
– Чәй эчәргә түгел, ә синең белән сөйләшергә кердем, – дип кабатлады 
Вера. – Соңлап булса да, син үзең дә белергә тиеш. Синең хатының минем ир белән уйнашлыкта йөри.
– Алдый! – дип кычкырды Асия бөтенләй ят тавыш белән. – Дөрес түгел. Шамил, ышанма аңа!
Шамил әле берсенә, әле икенчесенә күз йөгертеп алды. Вера алдамый иде. Моны тоюдан аяк астында җир убылгандай булды. Әмма тынычлыкны югалтмаска, сабырлыкны сакларга кирәк иде. Ул акрын гына Николай каршына килеп басты. Күрше ирен сыңар кулы белән изүеннән эләктереп алды да стенага терәп, өскә күтәрде. Шамилдән күпкә калкурак Николайның аягы җирдән аерылганда, башы түшәмгә тиярдәй булып тора иде.
– Дөресме? – дип сыгып чыгарды. – Сөйләп бир барысын да!
Күрше ире таяныр җир эзләп, чәбәләнеп алды, Шамил аны стенага ныграк кысарга мәҗбүр булды.
– Дөрес... – Николайның гәүдәсе таза булса да, тавышы бик мескен чыкты. – Тик мин гаепле түгел. Ул үзе...
– Үзе нәрсә?
– Башта күзен-кашын уйнатып җәлеп итте, аннан гел юлга очрый башлады. Елмая, назлы итеп сөйләшә... Ешынып та китә... Төрлечә ишарә ясый...
Моны ишеткән саен Шамилнең каны кызды. Башы белән түшәмгә орыргамы, аяк астына салып таптаргамы моны?!. Әллә инде бүтән хатын-кыз ягына карамаслык итеп типкәләп ташларгамы?!. Ләкин шунда мескен тавыш хәлиткеч сүз әйтте:
– Шулай сырпаланган гүзәл ханымны бер ир дә кулдан ычкындырмас иде...
Монысы хак. Әгәр бу адәм белән булмаса, башканы табар иде Асия. Ә бәлки, башкасы да бардыр... Шамил ирне аягына бастырды да Асия ягына атлады. Вера кинәт нәфрәт белән кычкырып җибәрде:
– Тимәде, котылдым дип шатланасыңмы?! Мә!
Кечкенә буйлы хатын шул сүзләр белән өрлектәй иренең йөзенә йодрык белән тондырды. Николай чайкалып китте, ике кулы белән битен каплады, ә учларын алганда, күз төбе күбеп чыккан иде.
– Әгәр Николайга якын килсәң... – Вера Асия ягына борылды, – сиңа да эләгәчәк! Сәхнәңә генә түгел, урамга чыгалмаслык итәрмен.
Асия берни дә эндәшмәде. Кире кагарлык та урын калмагач, ул хәзер нәрсә кылырга да белмичә аптырап тора иде бугай.
– Әйдә, кабахәт! – Вера ирен ишеккә өстерәде. – Өйрәтермен мин сине хатыныңның кадерен белергә.
Алар артыннан ишек ябылуга, Асия Шамилнең аякларын килеп кочаклады да күз яшьләре белән ялварырга тотынды:
– Беләм, гаеплемен... Тик ташлама мине, Шамил! Зинһар өчен! Мин төзәлермен... Мин башка беркайчан да болай кыланмам! Шамил!
Ул вакытта гафу итте Шамил. Яратуы да көчле, хәрби хезмәттән китеп, тынычрак эшкә күчсәм, тормыш бераз көйләнеп китмәсме дигән өмете дә бар иде. Шулай да беркадәр ялгызы яшәсен, уйлансын. Әгәр Шамилне, чынлап та, кирәк түгел дип саный икән, берни дә кылып булмый, аерылышырга туры килер.
Бизгәктән госпитальгә эләгүе дә уңай килеп чыкты, эшен калдырды да кызын ияртеп, Казанга кайтып китте.
Шамилнең ризасызлыгына да карамыйча, Асия вокзалга кадәр озата барды.
– Шамил, зинһар өчен, монда калдырма мине... – диде ул, күз яшьләрен чак-чак тыеп. – Ташлама, Шамил...

Берничә кат шулай сыктап-сыктап карады да ире дәшмәгәч, ник туганына үкенгән кыяфәт белән өнсез генә атлады. Сәхнәләрдә халыкны үрә бастырган ханымның шушы дәрәҗәдә түбәнсенүе беркадәр кызганыч та иде, эндәшү, юатып, куенына алу теләге дә кыбырсып-кыбырсып куйды. Боздай салкынлыгы кеше баласын рәнҗетү, ачыктан-ачык кимсетү кебек тоелды. Ни әйтсәң дә, биш ел бергә яшәгән хатыны бит. Аны шушы түбәнлеккә төшерергә хакы бармы?
Тик күңеле эремәде. Эремәве дә хәерле булгандыр, чөнки аның җанында бозга төренгән нәфрәт вулканы иде. Теге мизгелдән алып, ул Асиягә бер сүз дә эндәшмәде. Эндәшәсе түгел, күрәсе дә килми иде.
Аның уйларын сизенгәндәй, Асия тагын телгә килде:
– Бер генә шанс бир, Шамил... – диде ул ташларны да эретерлек тавыш белән, һәм тегесе дәшмәгәч, сорап куйды. – Аз гына да кызганмыйсыңмыни?!.

– Кызганмыйм. – Шамил үз битарафлыгыннан үзе өшегәндәй булды. – Ялгызың яшәп кара. Уйлан. Төзәлсәң, хәбәр итәрсең.– Һәм үзенең кайда булачагын әйтте. – Карарбыз шул чагында.
Кызын җитәкләп, вагонга күтәрелгәндә, тагын Асиянең тавышы ишетелде: – Алып кит мине дә Казанга, Шамил! Мин синсез яши алмыйм.

Дәшмәде. Кереп урнашу белән кызы тәрәзәгә капланды:
– Әти, кил әле, – диде ул балаларча ихласлык белән. – Кара, әти, әни безгә яулык болгый! Әти!..
Баланың ихлас тавышы күңелен ымсындырды, кул болгап калган ялгыз хатынны кызганудан җаны чемердәде. Тик Шамил борылып карамады. Йөрәк сулкылдаса да, тәгәрмәчләр тигез тыкылдады...
Асия һәм Азия артта калды...
** *
Кайтышлый Мәскәүгә кагылып, берникадәр вакыт демобилизация хәстәре белән йөрде дә, Казанга кайткач, Татарстан тамаша предприятиеләре идарәсе председателе булып урнашты.
Артыннан ук диярлек Асия дә кайтып җитте. Якын кешеләрнең хыянәте ташны да тишәргә сәләтле. Сабырлыгын җуймыйча, тыштан тыныч булып күренсә дә, Шамилнең җаны тулы әрнү булды. Шул ук вакытта, Асияне сагынуы да көчле, кичә булмаса – бүген, бүген булмаса – иртәгә дип, ул аның кайтуын түземсезләнеп көтә иде. Әмма күрешкәч, сер бирергә ашыкмады. Теге чактагы нәфрәте кабат баш калкытты, күңеле бозга әйләнде. Асия гаепле елмаеп, колачларын җәеп килсә дә, эреп төшмәде, салкын гына исәнләште, хәл-әхвәлен сорашты, аның үзе янына дип кайтуын белгәч:
– Ныклап уйладыңмы соң, бергә яшәргә теләвең хакмы? – диде.
Ә Асия мөлдерәп түгелеп төшәрдәй итеп:
– Риза, Шамил, – дип челтерәде. – Иң бәхетле көннәрем синең белән булган. Зинһар өчен, мине гафу ит.
Шамил аның күзләренә текәлде. Асиянең очкынланып торган зәңгәр күзләренә караган саен үз карашларындагы кырыс таләпчәнлек югала барды: – Бүтән андый хәл кабатланмаячакмы?
– Юк, Шамил, башка беркайчан да! Мәңге дә! – Асия үз аякларында калса да, тавышы тезләнеп ялваручы затныкыдай яңгырады. – Гомер буе тугры хатының булырмын. Ант итеп әйтәм!
Асиянең кыяфәте дә, күзләре дә, сүзләре дә ихлас кебек иде. Һәм Шамилнең күңелендәге боз эреде, яралары уңалган сыман булды. Ул елмайды. Асия үз күзләренә үзе ышанмагандай, бер тын төбәлеп торды да яшь аралаш елмаеп кочаклап алды:
– Мин яратам сине, Шамил! – дип пышылдады ул сөю шатлыгына тончыгып. – Яратам...
** *
Аның шушы тавышы К.Маркс урамындагы йортның тәрәзәсеннән яңадан ишетелгән сыман тоелды. Шамил ирексездән шул якка борылып карады. Берни дә юк иде. Хәтта җил дә тынган. Бары тик талгын гына мамык карлар ява. Эре-эре кар бөртекләре әкияттәге илаһи затлар сыман чынбарлыкка хас булмаган җиңеллек белән күктән очып төшәләр дә тәрәзә рамнарына куналар. Мең төсләргә кереп җемелдәп, үзләренә чакыралар, безнең өчен генә күктән иңгән бүләк, сафландырыр тылсым булып тоелалар. Кар бөртекләре соклангыч! Мәхәббәт дигән нәрсә дә шундый инде, күктә очып йөргән чагында сокландыра да учыбызга төшсә, эреп бетә, эреп бетмәсә, аяк астына салып таптыйбыз. Таптый алмаганын таплыйбыз...
Инде гаилә тормышы җайга салынып кына килә иде. Көнкүрешләре дә хатын-кыз чәпчемәслек дәрәҗәдә: фатирлары бар, дачалары. Акча да акмаса да, тамып тора. Асиянең дә, Шамилнең дә иҗаты гөрләп бара. Кызлары соклангыч булып үсеп килә. Үзара мөнәсәбәтләре дә ярыйсы гына. Әлбәттә, төрле вакытлары була, Асиянең юк сәбәпне бар итеп талашу гадәте бетмәде инде, Шамил генә аңа тынычрак карарга өйрәнде. Әһәмият бирмәсәң, теләсә кайсы мәсьәләнең бәясен төшереп була бугай...
Менә шундый матур гына яшәп яткан көннәрнең берсендә Асия гадәттәгедән күпкә соңлабрак кайтып керде. Шамил эш өстәле янында утыра иде, коры гына каршы алды. Тик хатыны, гадәтенчә, холык күрсәтергә тотынмады, ягымлы сөйләште. Ул өс-башын алыштырган арада Шамил инде күптән әзерләп куйган кичке ашын җылытып, табынга утыртты. Ниндидер сорау бирүне кирәксенмәде, беткәнмени инде артист кешенең соңга калу сәбәбе. Хатыны озак көттермәде:
– Шамил, безгә аерылышырга кирәк, – дип куйды.
Моны ул бернинди кереш сүзсез, һәм күптән чишелгән мәсьәлә турында хәбәр иткән кебек битараф тавыш белән әйтте. Шамил үз колакларына үзе ышанмыйча, кашыгын куеп, хатынына төбәлде.
– Шаяртуың шулаймы соң синең?
Асия җитди иде.
– Суындык бит соңгы арада, – диде ул шул ук битарафлык белән. – Үзең дә сизәсеңдер. Хәтта талашуыбыз да сирәк.
Шамил елмайды:
– Анысы кемгә ничек тоеладыр. Миңа калса...
– Гадәт буенча гына, – дип бүлдерде Асия. – Ихластан түгел. Анда да син дәшми каласың.
Сүзләр болайга киткәч, җитди түгел инде Асиянең сүзе. Ниндидер таләпләр кузгатуга кереш кенә. Шамилнең сагаеп калган күңеле тынычланды.
– Алайса, ихластан талашып алыйк та, ихластан ярашырбыз, – дип елмайды ул. – Хисләр яңарып калыр.
Тик Асия кистереп куйды:
– Мин шаяртмыйм, Шамил, – диде ул, яшь чактагыча чатнатып. – Безгә аерылышырга кирәк. Тиз арада.

Шамил шикле карашын аңа төбәде:
– Ни өчен?
– Кияүгә чыгам, – диде Асия шуны гына көткәндәй һәм икеләнүгә юл куймаслык итеп өстәде. – Шамил, башка беркайчан да борчымам. Бу минем сиңа соңгы үтенечем. Зинһар, кире какма.
Шамил тынып калды. Хәлләр шушы дәрәҗәгә килеп җиткән икән, монда инде икеләнеп, нәрсәдер уйлап торуның файдасы юк. Бәлки, шулай әйбәтрәктер дә.

– Яхшы, – диде ул да битараф тавыш белән.
Тик Асия аны ишетмәгән дә кебек кырт кисте:
– Квартира миндә кала.
Шамил иңнәрен җыерып, кулларын җәйде. Сүзләр әрәм иде.
Икенче көнне ЗАГСка барып аерылышып кайттылар. Ничек кенә сәер тоелмасын, Шамилнең иңеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Ничектер, барысы да җиңеләеп, сулышлары иркенәеп калды.
Берничә көннән Асия яшь кенә оялчан бер ир белән кайтып керде:
– Лев Исидорович Гинзбург, – дип таныштырды ул рәсми җитдилек белән. – КГМИ доценты.
Шамил кул биреп күрешкәч, өстәп куйды:
– Минем булачак ирем.
...Бу квартирада бер минут торырга теләмәсә дә, Айсылуның каникуллары башланганны көтәргә туры киләчәк иде. Аннан соң – Казанга...
** *
Шамилнең күзенә йокы эленмәде. Торып утырды. Менә мондый чакларда уңайлырак берәр урын табып, язарга керешәсе иде. Тик монда андый мөмкинлек юк. Алты кеше яшәгән кечкенә бер бүлмәдә төнлә түгел, көндезен дә язып утыра алмыйсың. Иртәгә үк Язучылар союзына барып, торак мәсьәләсен кузгатырга туры килер. Вакытны заяга уздырырга ярамый. Әнә, вокзалдагы саклау камерасында бер сандык кулъязмалары калды. Аларны эш итеп бетерергә, яңа әсәрләр язарга кирәк. Көрәш юлларында, төрле ыгы-зыгыларда кайнап, күп йөрелде. Хәзер тынычлап кына әдәбият белән шөгыльләнергә вакыт. Хәзер аның иң өлгереп җиткән чагы, әдәби осталыгы да, тормыш тәҗрибәсе дә аз түгел. Бары тик эшләргә дә эшләргә генә.
Шамил ялт кына күтәрелеп, шыпырт кына киенде дә урамга чыкты.
Казан!.. Кыш бар дөньяны аклыкка манган да кешеләр моны ничек кабул итәр дигәндәй, тынып калган. Шундый ак дөнья, шундый саф һава... Шундый якты Казан... Шамил күкрәген тутырып сулады да колачларын җәеп киерелеп алды. Ә Казанга кайтуы яхшы булды аның. Каләмдәшләре арасында кайнашу, аралашу иҗатына да тәэсир итми калмас. Татар язучыларының иң талантлылары монда бит. Менә шундый ак, саф, якты дөньяда, дусларың- якыннарың арасында эшләргә дә эшләргә генә. Шамил әлеге хисләреннән канәгать елмаеп куйды.
Ул әле Казанның да, язучыларның да үзгәргәнен һәм үзенең дә төп-төгәл бер ел гомере калганын белми иде.

 

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: