Марат Кәбиров

  • 26 август 2021 - 14:05
    Кайту (дәвамы)
    Поезд инде тизлеген арттырды. Вагон ераклаша барды. Ничек кенә шәп йөгерсәң дә, ул ераклаша иде. Бераздан әтисенең сүзләре дә ишетелмәс булды. Бары тик аның бер сүзе генә Тәнзиләнең колак төбендә яңгырап калды: - Кыз-зым!... Мин фронтка китәм... Мин кайтырмын...
    1330
    1
    2
  • 8 август 2021 - 10:00
    Бәя
    Алтын булуың да берни тормый, Базарда үз хакың булмаганда.
    647
    0
    1
  • 1 август 2021 - 10:00
    Бер адым
    Җиңүче булырга теләдем... Тик җиңү юлларын белмәдем...
    929
    0
    1
  • 29 июль 2021 - 16:00
    Өмет
    Өметләрең өзелсә дә, сөюләр сүнми икән...
    982
    0
    0
  • 18 июль 2021 - 10:00
    Моңаеп калма
    Китте ул, диеп, моңаеп калма...
    1564
    0
    2
  • 2 июль 2021 - 09:00
    Кайту (дәвамы)
    Бетсен иде бу сугыш тизрәк. Әтисен азат итсеннәр иде. Кайда ак, кайда кара икәнен бары тик ул гына аңлата ала бугай. Әнисе аңлата алмый. Ул үзе дә Тәнзилә хәлендә. Берни дә аңламый, кайсы якка булырга да белми.
    958
    0
    1
  • 1 июль 2021 - 09:00
    Кайту (дәвамы)
    Сез бәхеткә лаек. Әмма өстегездә сәләмә кием, аягыгызда чабата яки анысы да юк. Күзләрегез моңсу. Авыр эштән йончуыгыз, ач булуыгыз йөзләрегезгә чыккан. Германиядә дә кешеләр эшли, илнең икътисадын күтәрергә, аның куәтен ныгытырга тырыша. Ләкин алар сезнең кебек ач түгел. Алар нәрсә теләсә, шуны алып ашый. Алар күзне сөендерерлек матур, зур һәм уңайлы йортларда яши. Ә сез бер караңгыдан икенчесенә кадәр җигелеп эшләсәгез дә, фәкыйрьлектән чыга алмыйсыз. Ни өчен?
    682
    0
    1
  • 30 июнь 2021 - 15:00
    Кайту (дәвамы)
    Тәнзилә инде кызылармиячеләрнең ни өчен чигенүен аңлагандай булды, шушы хәтле кодрәткә каршы тору мөмкин түгелдер. Боларның кешеләре дә күп, кораллары да санап бетергесез һәм читтән караганда да, куәтле булып күренә иде. Бу хәтле көчне күрүгә үк: «Совет власте бетте», – дип уйларга мөмкин. Дөньядагы бөтен властьны җир белән тигезләрлек гаскәр иде бу.
    689
    0
    1
  • 28 июнь 2021 - 09:00
    Кайту (дәвамы)
    Үзләрен коткарган солдатлар да, юл буйлап офыктан офыкка атлап килүче хәрбиләрнең олы юл буйлап сузылган мәетләр өеменә әйләнүе һәм берничә минут эчендә гүр иясе булулары да кызганыч иде. Коточкыч иде бу! Тормышта бернинди тотрыклылык юк, бер мизгел эчендә дөньяның асты-өскә әйләнергә мөмкин дигән сүз. Кеше язмышлары инде иленнән дә, җиреннән дә аерылган, алар тормыш җиле уңаена бәргәләнеп йөрергә хөкем ителгән.
    731
    0
    1
  • 27 июнь 2021 - 13:00
    Кайту (дәвамы)
    Әнисе кинәт кызның ике беләгеннән алып үзенәрәк тартты. Бертын текәлеп торды. – Әнә шул үзебез кебекләрдән сакланырга кирәк, – диде ул җан әрнүе белән. – Алар арасында төрлесе бар... Әтиең... Кинәт әнисе тукталып калды да күзләрен түбән кадады. Кечкенә булса да, Тәнзилә сантый кыз түгел иде, аңлады ул әнисенең ни әйтергә теләгәнен...
    990
    0
    2
  • 25 июнь 2021 - 09:00
    Кайту (дәвамы)
    Әнисе башта аны читкә этәрде, янында кем икәнен аңлагач, тезләренә утыртып, куенына кысты да кызының чәчләреннән үбә- үбә такмакларга тотынды: – Кызым! Кызым... Тәнзиләм...
    1478
    0
    9
  • 23 июнь 2021 - 09:00
    Кайту (дәвамы)
    ...Ә аны көткән бердәнбер нәрсә билгесезлек иде. Әти-әнисе кочагында матур гына үсеп килгән кыз баланың язмышы кыска гына вакыт эчендә унөч яшьлек кешенең билгесезлек белән көрәшенә әйләнде.
    1139
    0
    4
  • 21 июнь 2021 - 15:00
    Кайту (дәвамы)
    Карчык Тәнзиләнең такыр башын сыйпады: – Каракмы син, сабыем? – Юк, – диде Тәнзилә. – Минем ашыйсым килде... – Ә чәчеңне... – Детприёмниктан качтым... – И бала, бала... Бу сүзләрен ул үзәк өзгеч наз белән әйтте. Тәнзиләнең тамагына төер утырды. Күзләренә яшь килде. Карчыкның кулы да назлы, ягымлы, җылы иде. Ул арада карт та тынычланган кебек булды: – Ярый, карчык... Үзең кара... Ул-бу була калса, мин әйтмәде, димә...
    1198
    0
    4
  • 19 июнь 2021 - 09:00
    Кайту (дәвамы)
    – Монда тормыш аяусыз, – дип дәвам итте Надя. – Балалар ике төркемгә бүленә. Берсендә – җинаятьчеләрнең балалары. Алар тәртипсез, сугышырга, әйбереңне талап алырга, кимсетергә генә торалар, моңа тәрбиячеләр дә ирек куя. Икенчесе – сәяси тоткыннарның балалары. Алар тыныч, үзара тату яши. Тик аларны тәрбиячеләр дә, җинаятьче балалары да кимсетә. Бәйләнәләр икән, җавап кайтар. Җебеп торсаң, тагы рәнҗетәчәкләр. Сиңа сугалар икән, үзең дә сук. Монда шунсыз булмый...
    993
    0
    0
  • 18 июнь 2021 - 17:00
    Кайту (дәвамы)
    Ишек тоткасына үрелүгә кырыс тавыш ишетелде: – Баланы калдыр! Кая барасың? Моны ишетүгә Тәнзилә әнисенә ныграк сыенды. Әнисе дә аны кысып кочаклады. – Аермагыз безне! Кечкенә бит әле ул! – Әнисенең тавышы җебек иде, күз яшьләренә чыланган шикелле. – Кызым! – Әни! Тимәгез минем әнигә!
    1243
    0
    2
Реклама