Логотип Казан Утлары
Повесть

ГОМЕР (повестьның дәвамы)

Карчык аның учын сыпырды: – Ничек кенә авыр тоелмасын, киткән артыннан китә алмыйсың икән. Алай ярамый да. Үзе биргән Ходай гомерне, үзе ала. Шул гомерне өзәргә омтылу да, кара кайгыга батыру да гөнаһ булыр иде. Хәтта канәгатьсезлек белдерү дә гөнаһ. Ходай биргән бүләктән йөз чөергән сыман.

(Башыннан укыгыз)

14
Айгөл, уянгач та, күзләрен ачарга куркып ятты. Ул үзенең палатада
ялгыз үрсәләнеп яткан вакытын да, операция бүлмәсендәге сәяхәтен дә
хәтерли, әмма аларның кайсы – төш, ә кайсы өн икәнен аера алмый һәм
нинди чынбарлыкта уянып китәчәген белми иде. Тик болай яту берни дә
бирмәде: башы юньләп эшләми, ә тирә-якта – шома тынлык, уйлары эләгеп
тернәкләнеп китәрлек бернәрсә дә юк иде. Ул күзләрен ачты. Хастаханә
палатасының ак түшәмен күрүгә, борынына дару исе килеп бәрелгәндәй
булды. Карават янындагы урындыкта утырган ак халатлы ханым торып
басты да Айгөлнең иреннәрен юеш марля белән чылатып алды. Айгөл
иреннәрен ялап куйды. Тамагы бик кипкән икән, йотлыгып-йотлыгып су
эчәсе килә. Әмма ак халатлы ханым калаклап кына бирде.
– Әлегә җитеп торыр, – диде ул елмаюлы тавыш белән. – Бераздан
тагын эчәрсең.
Айгөл баш какты. Түшәмгә текәлеп, уйларын тәртипкә китерергә
тырышты. Хастаханә... Авыртуга түзәлмичә бәргәләнү... Операция
бүлмәсе... Өстәлдә яткан хатын... Кинәт ул, нәрсәнедер исенә төшереп,
ике кулы белән эчен капшап карарга теләде. Тик берни дә килеп чыкмады,
куллары бәйле иде. Ычкынырга теләп тартышканда, аякларының да бәйдә
икәнен аңлады, аларны азат итәргә теләп тыпырчынудан эчендә тупас
авырту хасил булды.
– Тынычлан, кызым, тынычлан... – дип, аның иңенә кагылды ак халатлы
ханым. – Тулысынча айнып җиткәч, аяк-кулларыңны чишәрләр.

Айгөл шикле карашын аңа төбәде. Күз төбендәге җыерчыкларга,
чигә чәчләренең аклыгына караганда, бу ханым чынлап та өлкән яшьтә
һәм Айгөлгә «балам» дип әйтерлеге бар иде. Зәңгәрсу күзләрендә дәү
әниләрнекендәгечә кайгыртучанлык, назлы якты нур. Әнә шул карашлар
хатынны беркадәр тынычландыргандай булды, тик шундук диярлек ул
башын күтәреп, күзләрен аска төбәде. Бер мизгелгә катып калды. Агарынып
китте. Күзләрендә ачы газап катыш чиксез нәфрәт пәйда булды. Йөзләре
тартышты. Һәм хатын җанөзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Балам!
Аның тавышы тәрәзә пыялаларын зыңлатып торды, кечкенә күзәнәкләргә
әверелеп, стеналарны тишеп чыкты һәм бөтен җир өстенә таралды, күкләргә
күтәрелде, йолдызларны сискәндереп, дерт-мерт килеп җемелдәргә мәҗбүр
итеп, бөтен галәмгә таралды:
– Кайда минем балам! Балам кайда?
Барлык галәм бер мизгелгә калтыранып куйды, бөтен дөньяны телеп,
әрнү дулкыны узды. Күкләр күкрәде, җирләр тетрәде, дулкыннар аягүрә
басты. Һәм баласын җуйган ананың иңрәү авазы ишетелде:
– Кайда минем балам? Кемнәр алды?
Күкләрдән җавап булмады. Кояш болыт арасына качты, йолдызлар күзен
яшерде. Яшеннәр ялгыз аккош сыман җиргә ташландылар. Ачы җилләр
кыяларга бәрелеп шуып төште. Баласын җуйган ана авазы бар галәмне
тетрәндереп тибрәнде дә, хәлсезләнеп калган дулкын сыман, үз ярларына
барып егылды һәм күз яшьләре сыман тын һәм ачы агым булып кабатланды:
– Балам?
Бу инде баягыдай гайрәтле дулкын түгел иде. Анда сабыйларча
гаҗәпләнү, аптырау һәм язмышның шундый гаделсез була алуына
ышанырга теләмәү тойгылары чагылды. Ничек шулай мөмкин инде? Әле
генә карыныңда тибенеп яткан сабый дөньяга туарга да өлгермичә юкка
чыгарга тиешмени? Тудырганчы ук тартып алырлык булгач, ник яралттың
да ник аның назлы хәрәкәтләрен карында тою мөмкинлеге бирдең?
– Түз инде, кызым... Түз... – дип кытыршы бармаклары белән Айгөлнең
маңгаеннан сыйпады ак халатлы ханым. – Безгә сабырлыктан башка чара
юктыр инде. Түз, балакаем... Ела да түз...
Аның үзенең дә куллары калтырана, дерелдәп торган керфек очларыннан
агып төшкән тасмалар яңаклары буйлап агып төшкән иде. Юеш эзләр
хәтта битлек аша да күренеп тора. Хәер, күз яшьләрен битлек кенә каплый
аламыни инде.
– Түз инде, балакаем... – дип такмаклады ул, пышылдауга күчеп. – Сабыр
булырга тырыш. Исән-имин терел. Аякка бас... Вакыт барысын да бераз
дәвалый ул. Күңел сызлануларын баса. Баса...
Карчыкның тавышы калтыранып китте. Ул бер мәлгә тынып торды да,
тамагындагы төерне йотып куйгач, дәвам итте:
– Әрнүләре үтмәсләнсә дә, җөе кала инде аның... Күзне каплаган яра
кебек булып кала. Кайда гына карасаң да, шул яра аша карыйсың. Шул
яра аша күрәсең.
Ул авыр сулап куйды.
– Минем кызымның авыры да нәкъ синеке кебек иде. Нәкъ синең кебек, балам. Әмма аның хәле аз гына башкачарак булып чыкты... Сабыйны
саклап алып калдылар, кызымны коткара алмадылар. Оныгыбыз ятим
булып туды...
Карчык дымлы керфекләрен кул аркасы белән сөртеп алды да дәвам итте:
– Кызыбыз өчен кайгырсак та, оныгыбыз өчен шатланган булдык инде.
Аның дәвамы кала дип юандык. Тик алты ай да узмады, сабый чиргә уралды.
Елый да елый. Сызлана. Тынгылык тапмый, бәләкәчем. Табиблар күпме
генә тикшерсәләр дә, чирен ачыклый алмадылар. Бер дәва да ярдәм итмәде.
Тагы шулай алты ай чамасы тәмуг эчендә яшәде сабый. Аннан җан бирде.
Карчык тагын тынып калды. Күзләрен сөртеп алды. Битлеген төзәтеп
куйды.
– Бу зәхмәтле чир эчендә туган балаларның бик күбесе шундый хәлгә юлыга
икән. Монысын соңыннан белдек. Шуңа күрә... Ходайның ниятләрен адәми
зат аңламый да кала күп вакытта. Син дә, балам, артык бетеренмә. Үзеңне
сакла. Исән-сау котылсаң, барысы да булыр әле. Синең әле барысы да алда.
Шулай сөйләнә-сөйләнә, ул Айгөлнең авызына калаклап кына су
каптырды. Аннан соң чынаяклап эчерде. Айгөл елавыннан туктады.
Карашларын палатаның ак түшәменә төбәп тынып калды. Ак халатлы
ханым аны бераз күзәтеп торды да кул-аякларын бәйдән ычкындырды.
– Кисәк хәрәкәтләр ясамаска тырыш, балам, – диде ул, дәү әниләрчә
итеп. – Карыныңда яра бар. Ертылып китмәсен.
Айгөл аңа карап баш какты.
– Рәхмәт сезгә, апа! – Хатын аның учларын үз учларына йомды. – Рәхәт
сезнең белән...
Карчык аның учларын назлы гына кысып алды да:
– Рәхмәт, балам, үзеңә дә. Миңа да рәхәт синең яныңда, – дип елмайды
һәм җитдиләнеп дәвам итте: – Шулай булырга тиештер дә ул. Кешеләргә
бер-берсе белән һәрвакыт рәхәт булырга тиештер. Әнә шул хис кешелекнең
тарту көчен арттырадыр. Югыйсә тормышның тигезлеге югала бит, һәркем
үз эченә бикләнә, үзе бер дөнья кебек яши башлый. Әгәр шулай кирәк
булса, Ходай бәндәләрне ташбака кыяфәтендә итеп яралткан булыр иде.
Һәрберсе үз кабыгына бикләнеп яшәсен өчен.
Ташбака кыяфәтендәге кешеләрне күз алдына китерүдән Айгөл елмаеп
куйды. Бу аның соңгы араларда беренче елмаюы иде. Баласын югалткач...
Баласын югалткан ана елмаерга тиеш түгел... Айгөл үз елмаюыннан
кыенсынып куйды.
– Газапларын да бирә шул...
Карчык иңнәрен сикертте:
– Кем белә инде, балам... Бәлки, бу бер газапны икенчесе белән
алыштыру гынадыр. Кызымның сабыен... Оныгымның ничек интегүләрен
сөйләдем бит әле. Сүздә генә аңлатып булмый инде аны. Үзе кичергән кеше
генә белә. Сабый елавы иң авыр чир шикелле бит ул, җаныңның бөтен
сызлануларын актарып чыгара...
Ул бер мизгелгә тукталып торды. Тирән сулап куйды. Айгөлгә күз салып
торды һәм, хатынның сүз йомгагын көтүен күреп, дәвам итте:
– Менә син баламны югалттым дип кайгырасың. Газапланасың. Бәлки
Ходай аны бу дөньяда күрергә тиешле газапларыннан коткаргандыр. Аны минем оныгым кебек интегүләрдән саклап калгандыр ул бәлки. Шул
газапларның бер өлешен алып, сиңа биргәндер. Шул хакта да уйлап кара
әле син.
Айгөл ни дип җавап бирергә дә белмәде, көрсенеп кенә куйды:
– И апа...
Карчык аның учын сыпырды:
– Ничек кенә авыр тоелмасын, киткән артыннан китә алмыйсың икән.
Алай ярамый да. Үзе биргән Ходай гомерне, үзе ала. Шул гомерне өзәргә
омтылу да, кара кайгыга батыру да гөнаһ булыр иде. Хәтта канәгатьсезлек
белдерү дә гөнаһ. Ходай биргән бүләктән йөз чөергән сыман. Фетнә!
Карчыкның бу сүзләрен тыңлаганда, Айгөл ни өчендер Глүсәне исенә
төшерде. Ул да баласын югалткан бит инде. Тик ул рух ныклыгын һәм
өметен, димәк, киләчәген югалтмаган. Һәм ул, үзе дә сизмәстән карчыкның
кулларын кысып, теге сүзне пышылдады:
– Төшенкелеккә бирелергә ярамый... Бирелергә ярамый…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев