Логотип Казан Утлары
Повесть

ГОМЕР (повестьның дәвамы)

Хатын иренең соңгы сүзләрен тешләрен кысып кына тыңлады да: – Син инде кемнедер югалттың бугай, – дип, трубканы ташлады. Бер мизгелгә бөтен булмышын нәфрәт ялкыны чорнап алды. Аны шундук диярлек кайдандыр килеп чыккан күз яшьләре давылы күмеп китте. Айгөл корсагында хәлсез тартышкан баланы кочаклап үксеп еларга тотынды.

(Башыннан укыгыз)

11
Беркадәр тынычлангандай булып, күз яшьләрен сөртеп маташканда,
телефоны шалтырады. Илдар! Ватсап аша! Видеосөйләшүдән. Моңа кадәр
юньләп сөйләшә алганнары юк иде, йә Айгөлнең хәле булмый, йә Илдарның
телефоны дәшми. Язышканда икесе дә артык чишелеп бармый, «әйбәтләнә»
дию белән генә чикләнәләр. Бер-берсенең хәлләре бик үк әйбәт түгеллеген
икесе дә чамалап торса да, зарлану якыныңның күңелен яралау булып тоела.
Тик бу юлы Айгөл бер нәрсәне дә яшереп кала алмый иде. Илдар бераз
ябыга төшкән, сөйләшү рәвеше дә акрынайган, тавышы сүлпәнләнгән.
Шулай да сер бирмәскә тырыша. Исәнлек-саулык сорашкан арада ук
Айгөл моны сизеп өлгерде. Үзенең дә кыяфәте бик әллә ни түгелдер инде,
Илдарның карашларында ярату, сагыну белән бергә кызгануга тартым
хисләр дә чагылгандай булды. Ләкин иң мөһим хәбәрне әйтеп өлгерергә
кирәк. Бу хакта уйлауга ук Айгөлнең иреннәре дерелдәп алды, авызын ачса,
тавышы калтыраныр, елап җибәрер кебек тоелды. Тик әйтергә кирәк иде.
– Илдар... – Хатынының тавышында ниндидер сәерлек тоеп, ир тынып
калды, игътибар белән тыңлыйм сине дигән карашларын аңа төбәде, Айгөл
тамак кыргандай итте дә сөйли башлады: – Безнең хәлләр бик әйбәт түгел
ул, Илдар. Мине икенче палатага күчерделәр, ялгызым гына монда. Әле
генә доктор кереп чыкты. Беләсеңме, ул нәрсә диде?
– Нәрсә диде? – Бу сүзләрне ишетүгә үк Илдарның йөзенә болыт йөгерде,
газап катыш сагаюлы карашларын телефон экраныннан аера алмый торды.
Тавышы да дулкынланулы иде. Хатыны фикерен туплап торган арада, ул
тагын хәлсез ашкыну белән кабатлады: – Доктор нәрсә диде?
– Сабыр ит... – Айгөл тирән-тирән сулыш алып, бераз хәл җыйгандай итеп
торды. Аннан соң акрын гына барсын да сөйләп бирде. Сулышын сулышка
ялгап, сүзләрен өзә-өзә... тавышы кайчак тигез генә ишетелде, кайвакыт
калтыранып, менә-менә елауга әверелеп китәрдәй тоелды. Хәбәр бик хәтәр
булса да, хатынының хәлен аңлап, Илдар бүлдермичә тыңлады. Аннан соң
бөтен әрнү-газапларын бер сүзгә сыйдырырга теләгәндәй, авыр сулап куйды:
– Йа Ходай!..
Авыр тынлык урнашты. Айгөл дерелдәгән иреннәрен кысып, челт-челт килгән керфекләрен экранга төбәп, иреннән җавап көтте. Бер ноктага
төбәлеп, тын калган Илдар дәшмәде. Ул хәтта селкенеп тә карамады,
сулыш та алмады бугай, тораташка әйләнгәндер шикелле иде. Озак кына
шулай торгач, иреннәрен кысты. Тирән сулап куйды. Карашларында боз
булып катып калган хәсрәтне эретергә теләгәндәй, күзләрен ачып-йомып
алды. Нәрсәдер әйтергә теләп, авызын ачты, әмма тавышы чыкмады. Тамак
кырып куйды.
– Айгөл... – Ниһаять, аның карлыккан авазы ишетелде. – Айгөл...
Илдар бераз тынычлана төшкәндәй булды, әмма йөзендә киеренкелек
көчәя генә барды. Айгөл аның компьютер артында нәрсәдер язып утырган
чагын хәтерләде. Әле дә Илдар тирән уйда, нәрсәдер эзли иде бугай. Айгөл
аны бүлдерергә базнат итмәде, сабыр гына көтте. Ниһаять, ир телгә килде:
– Докторлар да барысын да белеп бетерми, Айгөл. Аның сүзләренә
тулысынча ышанырга кирәкмидер. – Бу юлы аның тавышы сабыр, ышанычлы
булып ишетелде. – Аннан соң яңа дәвалау ысулы билгеләр алдыннан алар
гел шулай итә. Аның нинди нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген аңлатып,
пациенттан култамга алалар. Мин дә андый килешүгә кул куйдым. Бу аларга
дәвалау уңышсыз чыккан очракта суд юлында йөрмәс өчен кирәк бугай.
Шуңа күрә син барысын да күңелеңә якын алмаска тырыш. Безнең хәлдә
хәзер иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмәү. Өметне өзү гомерне өзүгә тиң.
Иренең сүзләреннән Айгөлнең күңеленә җылы йөгерде. Сулышын
авырлык белән генә алып, сүзләрен кыенлык белән әйтсә дә, тавышында
күңел түреннән чыккан какшамас ышаныч бар иде. Бу хәтта бер мизгелдә
бөтен нәрсәсен югалтып, соңгы чиккә китереп терәлгән кешенең коточкыч
дошман белән хәлиткеч көрәше булып тоелды. Яшәүгә омтылышы, рухи
гайрәте шушы дәрәҗәдә булганда, ул хәлсез көенә дә барысын да җиңеп
чыга алыр шикелле иде. Айгөлнең күзләренә нур кайтты. Аның үзгәрешен
күрүдән Илдар да балкып киткәндәй булды.
Ире, чынлап та, хаклы иде бит. Хастаханәнең кайсына барып эләксәң
дә, хәзер шулайрак итәләр. Хәтта кайчак яңарак дару бирсәләр дә,
«Пациентның үз теләге буенча» дип кул куйдырталар.
Тик хатынның күңелендәге курку хисе тулысынча юкка чыкмаган иде әле.
– Илдар, – дип пышылдады ул, шул тойгыдан арына алмыйча. – Әгәр...
Әгәр икенең берсен сайларга туры килсә?
Һәм үзенең ни өчен болай диюенә үзе дә аптырап куйды. Иренең фикерен
белергә теләдеме, аның хуплавын, мәхәббәт белдерүен өмет иттеме,
аңларлык түгел. Югыйсә ул үз сүзен докторга бая ук әйткән иде бит инде.
Айгөл үз юлын сайлаган иде.
– Теләсә-нәрсә белән аңыңны чүпләмә, Айгөл, – дип кырт кисте Илдар. –
Монда әллә ничә төрле юл юк. Юл бары тик берәү генә – барысы да уңышлы
булачак. Максат – шушы. Шуңа омтылырга кирәк.
Ләкин Айгөл аның җавабын ишетергә тели иде.
– Аңлыйм, Илдар... Тик шулай да...
Ир бер мәлгә тынып калды. Айгөлнең тавышы хәлсез булса да, таләбе
катгый иде. Аңа җавап бирми мөмкин түгел.
– Мин синең сайлавыңны аңлыйм, җаным, – диде аннан соң. – Һәрбер
ана үз баласы өчен тамугка да керергә әзер. Ә синең кебек шәхес – бигрәк тә. Балабызның дөньяга килүен, аның шат-бәхетле булып гомер итүен
мин дә бик телим. Ләкин минем сине югалтасым килми. Синсез калсам,
тормышымның бар яме, мәгънәсе бетәчәк. Син дә мине аңларга тырыш...
– Илдар!.. – Айгөлнең тавышында яшеннәр кискенлеге дә, тетрәнүләрдән
торган күкрәү лә яңгырап киткәндәй булды. – Илдар...
Ир, күзләрен хатыныннан алмыйча гына, иреннәрен кысып, көрсенеп
куйды да дәвам итте:
– Тыңлап бетер, Айгөл... Баласы үле туган аналар да, авырлары
төшкәннәр дә, үзләре үк аборт ясатучылар да бар. Бу, әлбәттә, фаҗига.
Гомерлек газап. Ләкин һәлакәт түгел. Әгәр без икебез дә исән калсак, әле
тагын балалар табып үстерергә мөмкинбез. Бәлки, ул сабыйга шушы ук
баланың җаны күчкән булыр.
– Димәк, син... – Айгөлнең тавышы күз яшьләре аралаш иде һәм ул моны
яшереп тә тормады. – Син баланың тууын теләмисең!
– Телим, Айгөл. Ләкин мин сине югалтырга теләмим.
– Ә баланы?
– Айгөл, мин сезнең икегезнең дә исән-сау булуыгызны телим. Һәм,
шуны сорап, көне-төне Ходайга ялварачакмын. Моның өчен мин хәтта үз
гомеремне бирергә дә риза. Минем берегезне дә югалтасым килми.
Айгөл хәлсезләнүен тойды. Иреннән ул мондый сүзләр ишетергә теләми
иде бугай. Айгөлнең сайлавын бәяли алуын, эченнән генә соклануын көткән
иде бугай ул Илдарның. Баласының тууы хакына үз гомерен корбан иткән
ана соклануга да, яратуга да лаек. Ул – чын ана. Ләкин Илдар бөтенләй
башка нәрсә сөйләде... Үз карынында тыпырчынмагач, күзенә күренмәгәч,
бала кадерен бик аңлап та бетерә алмыйдыр инде ир кеше. Моны, бәлки,
кичереп, гафу итеп тә була торгандыр. Айгөл, бәлки, берәр кайчан кичерер
дә. Тик әле аның сүзләре рәнҗетте. Нык итеп. Хәтта ике араны суытырлык
дәрәҗәдә. Хатын иренең соңгы сүзләрен тешләрен кысып кына тыңлады да:
– Син инде кемнедер югалттың бугай, – дип, трубканы ташлады.
Бер мизгелгә бөтен булмышын нәфрәт ялкыны чорнап алды. Аны шундук
диярлек кайдандыр килеп чыккан күз яшьләре давылы күмеп китте. Айгөл
корсагында хәлсез тартышкан баланы кочаклап үксеп еларга тотынды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев