Логотип Казан Утлары
Повесть

ГОМЕР (повестьның дәвамы)

Операция өстәлендә яткан хатын Айгөл үзе иде. Моңа хатын артык гаҗәпләнмәде, үзе бик ышанырга теләмәсә дә, күңеленеңме-аңыныңмы кайсыдыр өлеше белән ул хәлләрнең нәкъ шулай булырга тиешлеген сизенгән иде бугай. Бәлки, гаҗәпләнерлек вакыты да булмагандыр.

(Башыннан укыгыз)

12
Сулкылдаган саен сулышы кысылды, үпкәсе күкрәгеннән кубып,
тамагына килгәндәй тоелды. Айгөл тынычланырга тырышты, ләкин
күңелендә котырынган давыл юл куймады, ул инде хатынның теләгенә
буйсынырлык дәрәҗәдән узган иде. Күзләрен яшь томалады, уйларын
нәфрәт богаулады, үпкәләрен, бөтен тәнен сызлану йолыккалады. Күзгә
ак-кара да күренерлек түгел. Шулай да Айгөл, мизгелнең бер өлешендә
һушын җыеп, табибларны чакыру төймәсенә басты. Бәхетенә каршы,
шәфкать туташы шундук атылып килеп керде дә, эшнең нидә икәнлеген
аңлагач, укол ясап чыгып китте, ә бераздан, система кую әсбапларын
күтәреп, кабат керде.
– Сез, зинһар өчен, тынычланыгыз, – диде ул, хатынның иңеннән
сөеп. – Хәзер барысы да җиңелрәк булып калыр.
Айгөл тынычланырга тырышты. Шулай кирәк. Югыйсә бу дәрәҗәдәге
сулкылдау-сызланулар белән балаңны харап итүең дә бар. Алла сакласын.

Уколдан соң хәле бераз җиңеләебрәк калгандай тоелды, ә акрын гына тамган
система тамчылары тәэсирендә бөтен тәне йомшарып китте, күзләренә йокы
тыгылды. Бу халәте күңелендәге давылны да юкка чыгарды, әллә кайдан
кинәт баш калкыткан газаплы тойгылар кабат үз өненә кереп бикләнделәр.
Илдарны гаепләп, нәфрәтләнеп маташасы юк иде. Дөрес эшләмәде
Айгөл. Әгәр икенең берен сайларга туры килсә, имеш... Бу берничек тә
дөрес җавап бирә алырлык сорау түгел иде. Мондый сорауны бирергә
ярамый иде. Ире үзе дә әйтеп торды бит, юк-бар белән башыңны катырма
дип. Бу гадел сайлау түгел. Ике явызлыкның кечерәген сайларга кушалар.
Тик монда берсе дә кече түгел. Әгәр Айгөлнең үзеннән ире: «Минем исән
калуымны телисеңме, әллә баланың тууынмы?» – дип сораса... Бу очракта
нәрсә дип җавап биреп була да аның кайсы дөрес килеп чыга? Берсе дә
түгел! «Баламның исәнлеген телим» дип әйтү үзе үк «Синең үлемеңне
сайлыйм» дигән шикелле яңгырый бит. Мондый сүзне сөйгән кешеңә
әйтеп буламыни?
Илдар да алай дип әйтә алмады. Бәлки, күңеленнән ул баласының исән
калуын теләгәндер. Тик бу бит тел белән әйтелерлек сүз түгел. Асылда,
Илдар икесенең дә исән-сау булуын тели. Аңа бәйләнерлек бер сәбәп тә
юк. Тик... Тик аның абортлар, баланың үле туулары турындагы сүзе...
Хәер... Бер карасаң, ул да хаклы бит инде. Балаң төшсә дә, үле туса да,
аның артыннан башыңны кабергә тыга алмыйсың, кайгыларыңны эчеңә
йотып яшәргә мәҗбүр буласың. Бернәрсә дә эшләп булмый.
Ә яшисе килә иде. Тормыш авыр дип, ничек кенә зарлансаң да, яшь
кенә көеңә бу дөньядан китәсе килми. Чир-чорлар да, сызланулар да,
эпидемияләр дә узар ул бер. Акрын гына барысы да үз урынына кайтыр.
Тормышның матурлыгы күзгә күренә башлар. Үз өеңдә, сөйгән кешең
янында, үз балаңны күкрәгеңә кысып... Әрнү-сызланулардан, кайгы-
хәсрәтләрдән азат булып, күңел тынычлыгында һәм мәхәббәт дулкынында
яшәү үзе үк оҗмах кебек ләбаса. Мондый җәннәттән беркемнең дә баш
тартасы килерлек түгел. Айгөлнең дә яшисе, тормыш матурлыкларын күреп
хозурланасы, рәхәтлекләрен тоеп ләззәтләнәсе килә иде.
Үләсе килми. Үлемнән курку дигән нәрсә бар. Ул бөтен кешедә дә була
торган табигый тойгы диләр. Тик Айгөл үлемнән курыкмый, ул теге дөньяда
нәрсәләр көткәнлеген уйлап мазасызланмый, ул бу дөньядагы иң кадерле,
иң якын кешеләрен калдырудан курка, алардан аерылырга теләми иде.
Бу бер дә начар нәрсә түгел, әмма икенче ягы бар, һәм анысы Айгөлне
шомга сала, куркуга төшерә. Алдында икенең берсен сайлау ихтыяҗы калкып
чыккач, нәкъ менә шушы яшәү теләге аны дөрес юлдан аерырга мөмкин
иде. Табибка: «Иң мөһиме – баланың исән калуы», – дип әйтсә дә, хәлиткеч
бер мизгелдә аның карары үзгәрергә һәм хатын, үзе дә искәрмәстән баласы
турында онытып, үз гомере өчен көрәшә башларга мөмкин. Мондый хәлнең
хәтта ихтыярсыз рәвештә килеп чыгуы да бар. Табиблар гына түгел бит әле
монда, организм дигән нәрсә дә хәлиткеч көч булып тора. Организмның
үз-үзен саклау инстинкты бар бит әле. Әгәр менә шундый хәлиткеч сынау
вакытында Айгөл үзенең бөтен көчен баласының исән калуы өчен биреп
бетерә алмаса? Иң куркынычы шушы иде.

13
Баштагы хәлсез ухылдаулары җан авазына әйләнде. Авыртуга чыдап
булырлык түгел. Аның кайсыдыр җире генә авыртмый, ә бөтен булмышы
чамасыз сызлануга әверелгән шикелле иде. Әйтерсең дөньяның бөтен кара
көчләре зур бер гаскәр булып тупланган да, адәм күзе күрмәслек дәрәҗәдә
кечерәеп, Айгөлнең бар гәүдәсе буйлап таралган һәм аяусыз сугыш ачкан.
Тәненең тиресенә кадәр ут булып яна. Кояшта чамасыз кызынганнан соң эссе
мунчага кергән шикелле әрни. Хәтта күлмәге тәненә ышкылып китсә дә, бу
әрнү йөзләтә көчәя. Ә газап эчендә чәбәләнгәндә, тыныч кына ятып булмый,
әле кул-аяклары, әле бөтен тәне тартышып куя, йә уңга, йә сулга әйләнеп
ятарга мәҗбүр итә. Аның саен тәне ышкыла һәм утлы пычак белән тиресен
тунаган тәэсир калдыра. Буыннары сызлый. Иңнәре, терсәкләре, бармак
чуклары ата салкында боз булып туңганнан соң эри башлаган кебек әрни.
Аяк буыннары да шул ук хәлдә. Аякларында боз шикелле туң авырту, алар
инде йөрми дә, бөгелми дә, авыртудан башка нәрсәгә яраклы түгелдер кебек.
Алар шушы салкыннан һәм сызланудан котылырга теләгәндәй тартышып-
тартышып куя, хәрәкәтләнгән саен сөякләре бер-берсенә ышкылып ашалган
сыман була. Уалган сөякләрнең валчыклары итләренә, кан тамырларына
кадала. Эчендә дә бернинди тынгылык юк, бер ризык капканы булмаса да,
ашказаны таш тутырган капчык сыман тыгылып каткан, эчәкләрендә галәмәт
зур утлы елан анда-монда шуышып йөргән кебек. Корсагының әле бер, әле
икенче тарафына ут ягалар, бөтен булмышыңны көйдергән ялкын бер генә
мизгелгә сүрелгәндәй була да кабаттан дөрләп китә. Кара көчләрнең сансыз
гаскәре аяусыз үҗәтлек белән аның карынындагы иң изге урынны, туачак
баласы яткан карынын ертып керергә тели. Хатын моңа җаны-тәне белән
каршы тора. Тик аның җаны да инде челтәр кебек телгәләнеп беткән, озак
карышырлык гайрәте юк... Аңа ярдәмгә килеп, һөҗүм итүче дошманнарны
бәреп җибәрергә теләгәндәй, карынындагы бала тыпырчынып-тыпырчынып
куя. Ул да хәлсезләнгән. Бу җитди каршылык булудан бигрәк, канәгатьсезлек
белдерү кебек кенә. Тик ул хатынның күңеленә җылы өрә, ялгыз түгелмен
бит әле, минем көрәштәшем бар, бу мәхшәрне бергәләшеп, ничек тә җиңеп
чыгарбыз дип уйлау мөмкинлеге бирә.
Кинәт нәрсәдер булды.
Камауда калган кальганы коткарырга килгән гаскәрләр шикелле
көтмәгәндә, ниндидер көчләр пәйда булды да Айгөлнең әрнү-сызлануларын
бер-бер артлы кыйратырга кереште. Хатынның хәле җиңеләйгәннән-
җиңеләя барды. Аңа ярдәмгә килүчеләрнең үзара шаулашуы арасыннан
өзек-ертык сүзләре ишетелеп китте:
– Тиз булыгыз!
– Ашыгырга кирәк...
– Баланы коткарырга...
«Баланы коткарырга!» – дип кабатлады хатын, аларга ияреп. Баланы
коткарырга... Балакаемны! Аның уйларын, әлбәттә, беркем дә ишетмәде.
Зыр китереп, каядыр алып киттеләр дә, зәңгәрсу-яшькелт яктылык сибүче
кояш дөньясына кергәч, ашыгып-ашыгып, нәрсәдер эшләргә тотындылар.
Айгөл баш очындагы яшькелт-зәңгәр утлар сибеп янган шул кояшка
карап ятты. Ул якында гына кебек иде. Кояш түгелдер инде түгелен. Әмма
нурлары шундый рәхәт иде, күзне чагылдырса да, күңелне иркәли. Шул кояш астыннан Айгөлгә иелгән ак сыннар, бедер-бедер килеп, нәрсәләрдер
сөйләшә, тик хатын аларның сүзләрен аңламый. Бераздан алар да томанга
әйләнеп юкка чыкты, тирә-якта бушлык кына калды. Хатын үзен ниндидер
капкынга эләккәндәй тойды. Авыртулары күпкә азайса да, ул бу халәтеннән
беркая да китә алмый, үзенең кайдан килгәнен дә, кая барырга тиешлеген
дә белми. Керү юллары да, чыгу юллары да юк. Шуңа да үзенең хәле
котылгысыз булып тоела, сызланулары таралса да, күңелен әллә нинди
сәер, томан сыман сыек газап талаган шикелле була. Хатын, бөтен көчен
биреп, шушы хәленнән котылырга, үз-үзен бәяли алырлык яссылыкка
чыгарга тырыша, әмма берничек тә булдыра алмый.
Бераздан ул бөтен газаплардан тулысынча азат булып, рәхәт яктылыкка
атылып чыкты. Җилдә очкан тасма җиңеллеге белән караватына торып
утырды, аягына басты һәм бүлмә буйлап атлап китте. Атлап түгел, йөзеп...
Һәм, үзенең йөзә алуына гаҗәпләнеп, тирә-якка күз салды.
Ул операция бүлмәсендә икән. Айгөлнең сукыр эчәгенә операция
ясатканы бар, шуңа үзенең кайда эләгүен тиз аңлады. Түшәмгә эленгән
прожекторлардан төшкән яшькелт-зәңгәрсу яктылык та аңа яхшы таныш.
Ул, гадәттә, операция өстәле өстендә була. Монда да өстәл тирәли ак
халатлылар тезелешеп баскан, ара-тирә сүз әйтешеп алалар, күнегелгән
төгәл хәрәкәтләр белән нәрсәдер эшлиләр. Өстәлдә яткан кешенең йөзе
каплаулы, пөхтә итеп җыеп куелса да, озынлыгы беленеп торган куе чәчләре
генә аның хатын-кыз икәнен чамалау мөмкинлеге бирә. Кем ул? Ниндидер
таныш чалымнары бар кебек тә тоела, шул ук вакытта кемлеген төгәл генә
билгеләп тә булмый. Табиблар соклангыч бер ярашканлык белән хәрәкәт
итәләр. Читтән караганда, аларның бу хәрәкәте биюне дә хәтерләткән кебек.
Монда ничек килеп эләкте соң хатын? Гадәттә, операция бүлмәсенә
чит кешеләрне кертмиләр бит. Димәк, ул чит түгел. Операция өстәлендә
ятучы хатын аның берәр туганы микәнни? Әнисеме? Юктыр... Әнисе инде
күптән гүр иясе, үзенең дә, иренең дә кыз туганнары булмады... Хәтта
андый якыннары булган хәлдә дә, аны операция бүлмәсенә кертмәсләр
иде. Ничек килеп эләкте соң әле...
– Гафу итегез... – Айгөл үз тавышыннан үзе сискәнеп китте. Итагатьле
итеп, йомшак кына сорарга теләгән иде. Тавышы бик көчле килеп чыкты.
Ул тамак кырып алды да тагын кабатлады: – Гафу итегез, мин ничек...
Һәм көтмәгәндә башына суккан уйдан һушына килеп туктап калды. Монда
нәрсәдер дөрес түгел иде. Аның бая гына хәтта үзен сискәндерерлек дәрәҗәдә
кычкырып әйткән сүзен беркем дә ишетмәде. Хәтта бөтен игътибарларын
авыруга юнәлткән хәлдә дә аның тавышы эзсез үтәргә тиеш түгел иде. Бер тын
уйланып торды да табиблар янынарак үтте. «Якынрак килеп карасам, бәлки
өстәлдә ятучының кем икәнен дә чамалап булыр...» – дип уйлады ул. Түргә
узганда, стенадагы көзгегә күзе төште дә тагын туктап калды. Керфекләрен
ачып-йомып алды. Ләкин күренеш үзгәрмәде. Ул көзгедә күренми иде.
– Минсиңайти-и-им! – дип, күзләрен шарландырды ул бу көтелмәгән
хәлдән. – Нәрсә соң бу? Төш кенәдер бәлки.
Нәрсә генә булса да, бу чынбарлык түгел инде. Кычкырып әйтелгән
тавышыңны да ишетмәсеннәр, көзгедә үзеңне үзең дә күрә алма... Могҗиза
бу ниндидер.
Ул арада ак халатлыларны хәрәкәте җанланыбрак китте. Табибларның берсе өстәлдәге хатын эченнән нәрсәдер тартып алып өскәрәк күтәрде. Сабый
бала! Табиблар бер мизгелгә, карашларын шунда төбәп катып калды. Кинәт
аларның өстеннән күзгә күренмәс бер көч узды да барысының да күзләрен
моңсулыкка манды, йөзләренә сагыш, хәрәкәтләренә сүлпәнлек өстәде.
– Ул җансыз, – дип пышылдады сабыйны күтәргән табиб һәм аны
якындагы өстәлләрнең берсенә салды. – Аппаратны тоташтырыгыз...
Берничә табиб сабый яткан өстәл янына күчте. Берсе балага кислород
битлеге кидерде, икенчесе, кулларын капшап, укол ясарга җыена башлады,
өченчесе күкрәгенә кечкенә тәлинкә сыман нәрсә куйды. Ул арада күрше
өстәлдә яткан хатынның битен каплап торган челтәрсыман япма бераз
ачылып китте. Айгөл аны күреп катып калды. Операция өстәлендә яткан
хатын Айгөл үзе иде. Моңа хатын артык гаҗәпләнмәде, үзе бик ышанырга
теләмәсә дә, күңеленеңме-аңыныңмы кайсыдыр өлеше белән ул хәлләрнең
нәкъ шулай булырга тиешлеген сизенгән иде бугай. Бәлки, гаҗәпләнерлек
вакыты да булмагандыр. Бала дөньяга күренү белән ак халатлылар ояларына
таяк тыгылган кырмыскалар хәленә килеп кайнашырга тотынды. Аларның
бер өлеше сабый яткан өстәлдә мәш килсә, икенчеләре Айгөлнең гәүдәсенә
ябыштылар.
Ә бала... Аның баласы... Бу хакта уйлау белән ниндидер сәер тойгы
уянды. Үкенүме соң инде ул, әрнүме, газапмы... Алай да түгел бугай. Ни
икәнен дә аңлап булмый торган бер халәт инде шунда, авыр, караңгы халәт.
Яктылык, нур белән тулган дөньяңны буа, томалый торган. Әмма моның
ни икәнен ачыклап өлгерә алмады, ниндидер зур якты йомгак пәйда булды
да Айгөлне ияртеп алып китте. Аңа берничек тә карышырлык түгел иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев